Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ренат Харис: Безнең танк (Поэма)

Казан танк училищесына багышлана

                      1.

Поэт не может быть счастливым
В тревожные для мира дни...

                              Василий Фёдоров.

Пушкин туган көнне
һәйкәленә,
чәчәк тотып, халык җыела...
Ничә еллар Казан уртасында
кабатлана матур бу йола.
Пушкин шигырьләрен ике телдә – 
татарча һәм русча – әйбәтләп
сөйлибез без...
Үзебезнекен дә
телсез калдырмыйбыз, әлбәттә...

Көтмәгәндә миңа сүз бирделәр,
ә мин әзер түгел... Шул чакта
кемдер күкерт сипте хәтердәге
аптырашта калган учакка.

Әллә заман җиле  кушты, әллә
Пушкин рухы моны теләде – 
яттан белгән һәм тәрҗемә иткән
«Делибаш»ын1 аның сөйләдем:
«Ике лагерь күз алдында
Үрләрдә атыш бара.
Кызыл киемле тилебаш
Казакның күзен яра...
Үзем сөйлим,
үзем яуга керәм,
ә йөрәгем тибә учымда...
Үзем күрәм – төтен чыгып тора
танк пушкасының очыннан...

Күзләремне ялкын чагылдырды,
баш әйләнде төтен исеннән...
Шигырь минбәреннән төшеп киттем
сәер тойгы, авыр хис белән...

Нәкъ шул көнне,
нәкъ шул сәгатьләрдә
ерак Донбасс сугыш кырында
фашистларның бронеколоннасы
безнең бер танктан кырылган – 
корыч көбә кигән сигез гыйфрит
металл ватыгына әйләнгән!
Ахры, «Делибаш»ның хәтеремдә
уянуы шуңа бәйләнгән.

Телепатия2 дигән нәрсә дә
бардыр – моңа ихлас ышанам!
Пәйда булган сугыш миражы да
телепатиягә охшаган...
Мираж алгысытты –
ул танкны
йәки ишен килде күрәсем,
хәтта аның корыч бәдәненә
җан җепселе булып керәсем...
Ул Донбасста –
һаман хәрби сафта,
мин солдатка инде яраксыз.
Шигырь белән генә мин Донбассның
дәвалыймын солдат ярасын...


                    2.

Нигә мине эзәрлекли сугыш,
Әйтерсең лә хаксыз мин аңа?

                          Сибгат Хәким

Казан танк училищесыннан,
керер өчен, рөхсәт сорадым,
ә ул эшне хәрбиләрчә тотты – 
волокита корып тормады.

Мин плацта... 
Үткән сугышларда 
«Алтын йолдыз» таккан курсантлар,
бронзага әверелгәннәр дә,
тезелешеп тора бер сафта...

Мин музейда йөрим... 
Адым саен
горурлыгым калка, үр менә – 
монда илнең аман киләчәге
хәрби тарих белән үрелгән...

Кемнәр генә монда укымаган,      
кемнәр генә дәрес бирмәгән,
кайда гына алар танкларда 
хәрби бурыч үтәп йөрмәгән?!
Туган тиеш бер энем дә монда
белем алды...
Әле бүген дә
Донбасстагы танкистларга йөри,
ләкин гуманитар йөк белән...

Күпме монда данлыклы исемнәр!
Канлы исемгә дә юлыктым:
ул Курскта башын яра язган
Гудерианны3 да онытмый...
Кабан буендагы лагерьларда,
яшеренеп дөнья күзеннән,
монда килеп, танк йөртүчеләр
әзерләгән, мәлгунь, үзенә...
Һәм акырган 
«Drang nach Osten !» диеп4,
фюрер боерыгын кабатлап...
... Имеш, сөйләнгән ул, һаваланып,
йөзәчәкмен диеп Кабанда...

Ул заманда геосәясәттә
тәҗрибәсез булган Ватаным.
Дусларыбыз бүген дә катлаулы – 
кабатламыйк таныш хатаны...

Танкчылар  «alma-mater»ында,
Т-80 не шундук танып мин,
Учларымны күкрәгенә куйдым
нәкъ «Алёша»5 ише танкның...
Кыска ялганыштай нәрсә булды – 
хис чәчрәде, уйлар коелды,
кыш суыгы сеңгән бу тимернең
җаны бардыр кебек тоелды...
Теле бардыр,
әйтер сүзе бардыр,
хәтере дә, бәлки, уяныр,
сорый белсәм, бәлки, ачып салыр
люк астында йөрткән уйларын... 
Сере күптер моның:
яралыдыр, 
бәлки, бардыр башка сәбәбе...
Кайчандыр ул дөньяны селкеткән,
бүген бары уку әсбабы.

Су астында бегемоттай йөргән,
дөя кебек чүлдә күченгән...
Казанга да карап торгандыр, шәт,
мари урманнары эченнән.
Кем белә бит – Мәскәү үзәгендә,
дәүләт Ак Йортына укталып,
мәрхәмәтсез көпшәсеннән аңа
төкермәде микән бу танк?..
Шул мизгелдә үзен герой итеп
тойгандырмы, әллә юктырмы,
ни уйлады икән үзе күреп
кара сөрем сарган Ак Йортны?!

Һәрхәлдә ул Рәсим Баксиковның6
монда курсант булган көннәрен
буш итмәгән – биреп бетергәндер
бөтен серен, бөтен һөнәрен...
Юкса алар – «Ласка»7, «Лёня»7 белән –
өч йөрәкнең утын бер итеп,
алынмаслар иде юк итәргә
колоннаны ватып, эретеп?!

Баксиковны күрә алмадым мин,
омтылгаласам да берничә...
Нишлисең бит – әле сугыш бара – 
хәрбиләрнең көне хәрбичә!..

                          3.

Гранаталар тоткан Фазыл
Шаккатырган халыкны:
Чүлмәк кебек чәлпәрәмә
Китергән өч танкны.

                   Фатих Кәрим

Кеше белән һәркөн сөйләшәмен...
кояш белән, диңгез белән дә
аңлашамын чыкмыйча да хәтта
компьютерым торган бүлмәдән.
Мин аңарга бармак очы белән 
орынам да әфсен өрәмен,
һәм үземә кирәк вакыйганы
язу өстәлемдә күрәмен.

Тарурманнар8 аркылыга-буйга
кискәләгән иген кырында
тимер «тиле башлар» колоннасы
миңа таба килә ырылдап...
Ә мин казак түгел, 
кулымда да
сөңге түгел, автокаләм тик... 
Тиздән алар өйне таптаячак – 
уйлама да исән калам дип...
Исән калсам, үч алачак алар
татар шахтёрлары өчен дә –
йөз мең татар Донбасс җирләренә
Казан якларыннан күченгән...
Үч алачак минем китаплардан9,
үч алачак «Шахта» җырыннан –
Махсус Хәрби Операциядә
алар бүген сугыш кырында...

Һәм «Алёша», поскыныннан чыгып,
колоннага берне тамызды –
ике танкның ул,
ике атып,
мәңгелеккә япты авызын.
Көтмәгәндә һөҗүмгә юлыгып,
бронетранспортёрлар тилерә.
Аларны да берүзе «Алёша»
әйләндерде ватык тимергә...

«Алёшага» алмашка килгән танк
яраланды явыз дроннан –
фашист пушкасына мишень булып,
туктап калды ачык урында. 

Ядрәләрен атып бетергәч тә,
яңаларына дип борылган
«Алёшабыз» яралыны күрде,
сөйрәп илтте ышык урынга.

Янган тимер исеннән исергән
кыр өстендә ядрә яңгыры...
Безнекеләр эфирны тутыра
«Уррра!», «Молодцы!»лар яудырып...
Сүгенү дә ишетелеп куя – 
кешегә бит канлы сугышта
туп, ракета, танк кына түгел,
сүзлек куәте дә булыша!

Ә «Алёша» кайтып, снаряд алып,
яу кырына янә ыргылды...

Килгән якларына карап ауган
җансыз фашист белән кыр тулды...

Кайнар хисләр,көчле ташкын булып,
Донбасс якларына агылды... 

Йөрәгемдә торган күзле дрон
үзлегеннән җәһәт кабынды...

Йөрәгемдә
иярле ат10 белән
абай дрон тора кизүдә.
Бернәрсә дә качып кала алмый
Җир йөзендә аның күзеннән...

Һәм менә ул теге корыч тулпар!
Ул хәл җыя...
Бераз тырналган...
Экипажы үзгә...
Рәсимнеке
туган якларында тын ала...
Көнбатышка төбәгән көпшәсен...
Йөрәгенә дәһшәт тутырган!
Һәм мин аңа, 
бүлмәмнән дә чыкмый,
төрле сорау биреп утырам.

Шагыйрь соравына бөтен нәрсә 
җавап бирә, сорый бел генә – 
һәрбер кеше, һәр ил, һәрбер дәвер 
аңлый ала торган тел белән.    


          4.

– Скажи-ка, дядя, ведь недаром...
         М.Лермонтов («Бородино»)

– Йә, Алёша,сөйлә әле, солдат:
син – берүзең, 
дошман – колонна...
Балачакта алты бүре күрдем...
Искә төшсә – котым алына...

Ул алышта синдә тибә иде
татар, урыс, якут йөрәге;
өчесен өч якка кумадымы
һәлакәттән курку өрәге?

– Әй, шагыйрем!
Хәтта мин дә куркам
утта туган корыч булсам да.
Курка белү – бөтен нәрсәләрнең
рухын сыный торган бусага.
Өч йөрәк тә вулкан кебек типте –
тетрәүләре күчте миңа да –
әйтерсең лә абайламый бастым
үләндәге «яфрак» минага11.
Ләкин өчесе дә бер мизгелдә
бу халәттән бердәй арынды,
алты куллап, мине колоннага
«сәлам бирдерергә» алынды.
Ике гыйфрит чәлпәрәмә килде,
алты дәҗҗал тәмам тилерде – 
бергә тупландылар... 
Мин аларны,
ут төкереп, ваттым-җимердем...

– Сине дә бит дошман дроннары
күреп алды, ядрә яудырды.
Шул чакта да куркытмады мыни
сине утлы афәт яңгыры?

– Ул чакта мин инде батыр идем,
саклый иде мине фәрештә!..
Курка белү Җир-Анадан килсә,
ә батырлык иңә гарештән.
Батырларны бер куәт тә алмый,
батыр үлми –  һәлак була ул...
Көрәшкәндә
тыныч түшәк булмый – 
ирек бирми язмыш дулавы...

– Хис тә бармы синдә:
шатлык, кайгы,
мәхәббәт һәм нәфрәт, оялу?..

– Нинди йөрәк тибүенә карап!  – 
кеше аша тоям дөньяны...
Безнең тимердән мин яралганмын – 
синең канда аккан тимердән.
Мине таштан сыгып алган ут та
безнең җирдән чыккан күмердән...
Кеше күзе белән карыйм-күрәм,
колаклары белән ишетәм,
мин бөтенләй экипажга тоташ –
күмәк акыл белән эш итәм...
Сезнең уйлар белән яшим һәрчак,
бөтен хисләргә дә уяу мин:
мин кайгыра һәм шатлана алам,
ачуланган чак та булгалый...
Тизлегемнең иң-иң зуры белән
барып җитеп, дошман өерен
туздырасы килгән чакларымда
тузан итеп җилгә чөереп,
үзебезнекеләр туктаттылар – 
ниндидер бер сәбәп таптылар...
Сугышта бит сугышырга кирәк,
шуның өчен туа танклар...
Оборона тотканда – пошынам,
бераз чигенсәм дә гарьләнәм – 
миннән көлә кебек бар тереклек,
йолдызлары белән бар Галәм...
Атакада гына бәхетле мин – 
Җиңү атакадан башлана:
алда дошман,
һәм мин ул мәлгуньгә
«ахырзаман» булып ташланам,
аударамын барлык киртәләрен,
сикереп үтәм хәрби урларын,
шартлатамын корал базаларын,
яралыймын урман-кырларын...
Бөтен хисләр шулчак юкка чыга,
ә бер теләк тибә йөрәктә:
кошлар янә оя корсын иде
мин яралап үткән тирәккә!..

«Леопард»лар янды, 
«Абрамс»лар!»12
шырпы кабы кебек дөрләде – 
эчләрендә тере кеше янды,
исән чыкканнарын күрмәдем...

– Ә миңа бит күрү насыйп булды
үз танкында янган яугирне – 
гитлерчыларга каршы сугышкан
Сергей Орлов дигән шагыйрьне.
Фашист миномётлары яралый
ул идарә иткән танкны...
Ә ул уттан да көчлерәк булган!
Янган бите моңа – таныклык. 


                   5.

Они палят, палят с запада...
Но солнце расстрелять нельзя.

                             Сергей Орлов

Салкын февраль ае башларында –
Пушкин һәлак булган көннәрдә –
аның «Делибаш»ы янә менде
хәтердәге шигъри минбәргә...

Язу өстәлемдә сугыш кыры... 
Каләм гильза булып күренә...
Пушкин  шигыренең геройлары
күз алдымда – 
алар терелгән.
Мин казакка бәллүр ваза бирдем,
делибашка – чәчәк бәйләме,
Галәм бушлыгына себереп түктем
сәяси һәм хәрби хәйләне –
Җир Шарында барыбер җитәчәк
Дөнья Тынычлыгы Бәйрәме!
Ә Җир шары
кояш тирәсендә
күчәрендә торыр әйләнеп!..

Аһ, хыялым! Бәхеткә омтылып,
гөнаһка да, ахры, керәбез –
үлем коралына «Катюша» дип,
«Алёша» дип исем бирәбез.
Иң дәһшәтле хәрби очкычларга
«Аккош»13 исеме дә аяныч...
Бер уйласаң, шулай...
Бер уйласаң – 
матур булсын безнең таяныч.
Шагыйрьләргә илһам биреп торсын,
яңгырасын заман  җырында...

«Алёша»га хәзер ныклык телик!
Ул Донбасста – 
сугыш кырында...
Мәшһүр алыш вакытындагыдай
көчле булсын йөрәк тибеше  – 
ул бит инде танк кына түгел,
ул – җырларга кергән
чын Кеше!
Ул – Алёша!
Җиңү парадында
катнашсын да Кызыл мәйданда,
биек пьедесталга менеп бассын –
күрсен дөнья әллә кайлардан
Россиянең тагын бер символын...
Ялгыз ир дә сугыш кырында
яугир була ала, 
уйласа ул
халкы иминлеге турында.

     *
Заман гакыйль –
үзенә кирәкчә
таслап тора хәтер киштәсен,
             тарихтагы кайбер гыйбрәт хәлләр,
безнең көнгә, диеп, эшләсен!

Җанын бигрәк авырттырганнарын 
алга куя – безгә ярдәмгә...

Әнә нинди кисәтүле шигырь
искә төшкән шигъри  бәйрәмдә…


1 Делибаш – А.С. Пушкин шигыре. Бу сүз төрек телендә үтә тәвәккәл, кыю, чая сугышчы дигән мәгънәдә.
2 Телепатия – уй-фикернең ерак аралардан тапшырылу үзенчәлеге. 
3 Гудериан Гейнц – Вермахт генерал-полковнигы, Курск дугасында гитлерчыларның танк армиясе белән идарә итә.1926 елда, Версаль килешүләрен бозып, Германия, СССР белән берлектә, яшерен рәвештә Казанда «Кама» дигән танкчылар мәктәбе ача. 1929 елда подполковник Гудериан мәктәпне тикшерергә Казанга килә. Бу урында хәзер Казан югары танк училищесы.
4 Дранг нах Остен! (нем.) – Көнчыгышка – хәрәкәт! – немец фашистларының СССРга һөҗүм итәргә өндәве.
5 «Алёша» – каһарман танк исеме. Бу танк 2023 елның 6 июнендә берүзе дошманның ике танкын, алты бронетранспортёрын һәм бик күп бандеровчыларны юк итә.
6 Баксиков Рәсим Рәшид улы – Россия Герое (2023), танк ротасы командиры,«Алёша» танкында яраланган танк йөртүчесе Ф.Ев­сеевны (якут) алыштыра һәм танк командиры А.Леваков (рус), атучы А.Неустроев (якут) белән бергә дошман бронеколоннасын юк итә. Дүртесе дә Россия Геройлары.
7 Александр Леваков һәм Алексей Неустроев позывнойлары.
8 Тарурман – урман полосасы (Р.Харис неологизмы).
9 Р.Харисның «Китә казлар Донбасска» һәм «Казан Мәрьям Анасы» поэмалары, татар һәм рус телләрендә китап рәвешендә нәшер ителеп, 2023 елда  Донбасс сугышчыларына таратылды.
10 «Иярле ат»- Татар халык әйтеме: «Ир егетнең йөрәгендә иярләгән ат ятыр».   Һәрвакыт ил өчен көрәшкә әзер дигән мәгънәдә.
11 Яфрак мина – дошманның  яшел яфрак рәвешендә ясалган мәкерле минасы.
12 Германия һәм АКШ танклары исеме.
13 «Аккош» («Белая лебедь») – Казанда ясала торган ТУ-160М стратегик бомбардировщикның рәсми булмаган исеме. 

  26 февраль – 13 март, 2024


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев