Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ренат Харис: Һавасы, дөньясы, җаны күк, Кешедә мәхәббәт бер генә...

Россиядә хәзер уйнаган җил шагыйрь җанын айкап җибәрә -  дога булып туасы шигырьнең бөтен изге сүзен җилгәрә.

НИШЛИК  СОҢ? 
             
Нишлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек – әле күздән яшемез дә кипкән. Россиядә хәзер уйнаган җилләр вә Россия һавасы безнең бөтен коллегаларыбызны шул халәте рухиягә китергән...                                                                                                            
                            Тукай.“Мәкаләи махсуса.” 1912 ел.

Россиядә хәзер уйнаган җил
шагыйрь җанын айкап җибәрә - 
дога булып туасы шигырьнең
бөтен изге сүзен җилгәрә.

Телдә кала авыр, затсыз сүзләр...
Ә каргыйсы килми тормышны –
күпме буын аны ничә гасыр 
гадел итәр өчен тырышты!

Без дә тырышабыз кадәри хәл,
ябып булмый ләкин җил юлын -
Ходай кулы чыгарган җил түгел,
чыгаргандыр аны җен кулы.

Без Аллаһы белән күп көрәштек!
Җенгә каршы түзем җитәрме?!.
Мондый җилне басып була фәкать
җеннән көчлерәген җибәреп -

шул халәте рухиягә килик
акыл дәртен кушып йөрәккә!
Рух егылса, без дә сытылырбыз,
догаларыбыз да кирәкмәс!..

Шул халәте рухиядә яшик
заман тезгененә ябышып,
кирәгеннән артык каты тартып
йә артык буш тотып ялгышмыйк!


СИРТМӘКОЙРЫК

Бөреләр һаман ачылмый...
Күңел ничек ачылсын –
салкын сугыш исе килә,
исә җилнең ачысы.
Йөрәкне тәшвиш суыта,
ә башта уйлар кайный:
каннан исергән дөньяны
яз  да айныта алмый.
...Ә сиртмәкойрык күңелнең
сүрән икәнен белеп,
кәефне кояшка чөя, 
койрык очына элеп...

 

ЯШӘП  АРЫМАГАННАР

              Ринат Гайзатуллинга

Атлар турында сөйләдең...
Сөйләдең кызык итеп...
Һәр сөйләгеңне тыңладым
хисләнеп, исем китеп...

Күз алдымда: эшелоннар
чаба Париж ягына,
төялгән атлар күзеннән
мөлдерәп яшь агыла.

Телячий вагоннар тулы
эшләп арыган атлар,
эшләп арыганнары да
яшәп арымаганнар.

Атның  акылы йөрәктә -
сизенәләр бахырлар:
колбасалар булып алар
туган илгә кайтырлар...

Колбасалар күргән саен
шул атлар искә төшә,
атлар искә төшкән саен
йөрәк итләрем пешә.

Атлар турында сөйләдең
бик күп кызыклы нәрсә...
Син язучы булыр идең,
шуны язып җибәрсәң.

Сине тыңлаган вакытта
йөрәгем шундый ярсый - 
килә минем мәрхәмәтле
ат карагы буласым.   
 

ТИЗРӘК

-  Кем ул юлга тизрәк чыга?
-  Атлана белгән кеше!
-  Кем бәхетен тизрәк таба?
-  Шатлана белгән кеше!


ТАБИГАТЬ  ОПТИМИЗАЦИЯСЕ

Штаттан язны кыскарттык -
җәйгә туры чыктык кыштан...
Артык фасыл нигә кирәк –
әрәм булып ята бушка?!

Календарьда апрель ае,
ә урамда көрт көрибез,
бүрек киеп, карда биеп,
ямьле җәй көтеп йөрибез.

Әллә оптимизация?
Әллә Җир күчәре коры?..
Штаттан язны кыскарттык
җәйгә чыгар өчен туры...


МИН  ШУНДЫЙ

“Күрегез: без – бөек!” диеп,
чыкмадым байраклар тотып...
Мин – халыклар  дус яшәгән
көчле илнең патриоты.

Теләсәң ничек гаеплә,
сүгенәсең килсә  сүген...
Үз халкыңа ут чакыру
каһарманлык түгел бүген...

“Нәрсә булса да булыр!” дип
яшәргә дә һич кирәкми –
ләббәйкә үз язмышыңа
хуҗа булырга өйрәтми.

Татарның барыр юлына
мин шигырьләремне түшим...
Кирәк булса, үзем ятам!
Мин шундыймын, шундый кеше...

Камалышта калган солдат,
үз өстенә ут чакыра...
Мине дошман урамаган,
мине халкым урап тора...

Батырлыкка өнди торган
байраклар урыны – йөрәк!
Безгә байракларны шунда
җилфердәтә белү кирәк.


       * * *
Шуның хәтле җирем күп –
оят ачлык күрергә!
Күпме елга-күлем бар –
оят сусап йөрергә!
Һавам да иксез-чиксез –
ник кысылсын сулышым?!.
Көнләшмә син, Өченче
Бөтендөнья сугышы...
Тешләрең шыгырдатып,
нәфесеңне сузма син...
Без Җирдә кунак кына –
табынымны бозма син!


МӘХӘББӘТ  БЕР ГЕНӘ 

Мәхәббәт турында сөйләшмик - 
тәмен дә, төсен дә бетермик,
сөйләшү, күңелле  булса да,
күңелгә куаныч китерми. 

Ул хисне беркем һәм беркайчан
аңлата алмаган әйбәтләп.
Төпченә башласаң, мәхәббәт
әйләнә дә куя гайбәткә,

мәңгегә гайрәтең чигәрлек
мең төрле “имешкә” төренә...
Һавасы, дөньясы, җаны күк,
кешедә мәхәббәт бер генә.

Без сулыйк, без күрик, без эчик
бер сүзсез иң серле тылсымны,
өлешләп өләшкән чакта да
гомергә җитәрлек булсын ул!


ЛӘҮКӘ

Дөнья куып тирләдеңме,
тордыңмы катып-туңып –
тәнеңә дәрт-дәрман бирсен
мунчаның кайнар тыны!

Пешкән кура җиләк кебек 
булсын битең алмасы!
Талдай сыгылмалы итсен
умыртка баганасын.

Сеңереңә хәтле үтсен
каен миннеге җиле - 
ябалак муены кебек
борыла алсын билең.

Терсәкләрең, тез башларың
рәхәтләнсен йомшарып –
җәяүләп урап кайтырлык
булсын хәтта Җир шарын.

Могҗизаларга сәләтле
ләүкәдән килгән тылсым –
калак сөякләрең синең
канатлар кебек булсын.

Тәнең ару, күңелеңдә
юктыр мәк карасы да -
фәрештә кебек очып йөр
Җир һәм Күк арасында.

Ләкин очып китә күрмә
бар дөньяңны онытып –
вакытында төш ләүкәдән
һәм юынырга тотын!

Ләкин бик озак маташма,
(юкса җылынып бетә) 
өеңдә сине бер шешә
минеральный су көтә!..


       * * *
Чәчләрем агарсалар да,
каш-керфек элеккечә...
Күзләрем зәңгәр килеш мин
башка халәткә күчәм.

Башка халәткә күчәм мин
күчүемне сизмичә -
шул ук һава сулап, шул ук
суларны эчә-эчә...

Зәңгәр һаман зәңгәр миңа,
яшел төс һаман яшел,
эсседә тирлим әле мин,
суыкта туңып яшим.

Үткәнем киләчәк белән
ялгау-җөйсез ялганган...
Океан кимеми кебек
бер чиләк су алганнан,

ә кими бит! Ә кими бит –
кимеми мөмкин түгел!..
Ләкин аның кимүенә
ышанмый минем күңел...

Чәчләрем агарсалар да,
каш-керфек элеккечә...
Күзләрем зәңгәр килеш мин
башка халәткә күчәм.


КОП-КОРЫ КАР

Коп-коры кар! Һәр бөртеге -
бәллүр тузганак.
Салмак кына җил иссә дә,
көртләр кузгала
кайнар дюннар йә барханнар
шуышкан сыман,
Җирдә ап-ак фәрештәләр
куышкан сыман.
Фәрештәләр арасында
басып торамын
яңа елда яңа бәхет
көтеп-соранып.
Кайнар учларымны сузам,
күзләрем йомып,
колакларымны шомрайтып,
туктатып тынны...
Нидер куна учларыма,
ирендә эри...

Коп-коры кар! Өмет кебек...
Кар көрәп йөрим...


САНАМЫЙ ЯШӘҮ

Сәгатьләп яшәү авырдыр -
тамчылап су эчергәндәй,
ком тауларын бөртек-бөртек
башка җиргә күчергәндәй.

Ел фасыллары белән без
үлчибез гомер агышын...
Фасыллар үтә торалар
берсе берсенә ябышып...

Араларында юк ызан,
юк киртәләр, баскычлар да...
Елга булып ага гомер...
Без калабыз моңлы ярда

көнләп, сәгатьләп гомерне
саный белмичә, аптырап...
Туктагыз!.. Ә ник санарга?!.
Санамый яшәү яхшырак!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев