Разил Вәлиев: «Яңарасы иде, агарасы...»
(ШИГЫРЬ)
Ак карларда эри төн карасы,
Төзәлә күк Җирнең җан ярасы.
Ак карларга охшап, безгә дә бит
Агарасы иде, яңарасы.
Яңарасы иде, арынасы
Күңелләрне сарган сагышлардан –
Моңа кадәр һәрбер туар көнгә
Бәхет юрап, күпме ялгышкан бар...
Офыклар да бер ачылыр әле,
Көн яктырыр, болыт бер таралса.
Тик әлегә илдә буран дулый,
Без барасы юлны карлар баса.
Шул карларны ерып, еллар кичик,
Карамыйча юллар уравына.
Кыйбла – туры, Иман тулы булса,
Адашмабыз язмыш буранында.
Яңа елда хәсрәт-кайгылар да
Әверелсен карга – ак тузанга.
Хыял кебек ымсындырып безне,
Болытлардан өстә йолдыз яна.
Күчсен аклык һәммә күңелләргә,
Килсен шатлык һәммә кешегә дә!
Ходай кушып, Яңа елда күктән
Бәхет иңсен безнең ишегә дә!
Бәхет иңсен барча кешеләргә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев