Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Равилә Шәйдуллина-Мурат: Бала чагым әнә кубыз уйный Хәтеремнең каен тузында...

Җиңел чаналарда мин очтым. Ак болытлар белде. Күрде ай.

ЯШЬЛЕКНЕ ЭЗЛӘҮ

Чәчкәләрем көзләр булып елый, 
Юатырга янда ишем юк. 
Кочаклашып уза япь-яшь парлар, 
Аларның шул миндә эше юк.

Бәхетлеләр уза янәшәмнән.
Ел фасылы тими парлыга...
«Бу бит безнең сукмак!» – диеп,
Эчтән генә дәшәм аларга.

Әй бу сукмак! Мәхәббәтне саклап
Басып торам монда ялгызым. 
Таныш шәүлә күрми китеп бара
Хыялында калган хур кызын...

Куеныма алдым, җылытырмын: 
Ялгыз күшекмәсен хыялым.
Кара төнне икәү кичәрбез без,
Төн артында көтә уяну.

Ә әлегә... Җанда кайтавазмы, 
Китеп барган кошлар өнеме?!. 
Алар көнгә, ә мин төнгә керәм – 
Ялгызлыкның тәүге төненә...
 

ХЫЯЛЫЙ КЫЗ

Хыялый мин: күккә ашып үстем.
Урак айны таган итеп, кайчак 
Тирбәлдем мин күктә – биектә, 
Болытларны кочты минем кочак.

Йолдызларны калфак итеп кидем,
Җилкән болытларны киердем. 
Йолдызларга кадәр җитәм диеп, 
Сабый хыялымда тилердем.

Җил кызыдай, болытларны кочтым, 
Болыт тауларыннан боландай
Җиңел чаналарда мин очтым.
Ак болытлар белде. Күрде ай.

Ак болыттта калды бала чагым! 
Сезнең арагызга мин төштем. 
Хыялый кыз һаман күктә яши,
Ә мин җирдә – гади бер кеше.

 
ГОМЕР КӨЗЕ

Көз. Салкын. Яңгырлы.
Эзлим мин югалган җылыны, 
Кыш өчен җылытыйм җанымны.

Көз. Салкын. Чәчәкләр.
Иелеп чәчәкләр таҗына,
Дәшәм мин чәчәкнең җанына.

Көз. Салкын. Кырпак кар. 
Чәчәкнең таҗына кунган кар. 
Миндә дә чәчәкләр зары бар.

Көз. Салкын. Ак томан. 
Кышларга кергәндә, кемдә дә 
Куерган сагышлар бар сыман.

Чәчәкләр. Елыйлар!
Көзләрнең яңгыры күзләрдә. 
Көзләрдән юату эзләмә!
 

ХАЛӘТ

Юк, коенмыйм бүген таң нурында, 
Таң-иртәдән җаным яралы.
Аяк асларымда аунап ята 
Сынган канат – каләм-каурые.

Әрәм үткән мизгел-көннәрдән 
Ел-гомерләр җыйнап, мескенем – 
Тәмам арды инде карт Күке.
Гасыр кебек үтә һәр көнем.

Арыган җанны җилләр җилгәрә, 
Каеннар да тирән кайгыда.
Җир кызының узгын газабына 
Битарафтыр фәкать Ай гына.

Бу халәтем, бәлки, узгындыр да, 
Сызлана шул җаным, тузына... 
Бала чагым әнә кубыз уйный 
Хәтеремнең каен тузында.


КӨНБАГЫШ

                          Бер җырчыга
Көнбагыш сатып тора ул,
Чүмәләмә савыты.
Читтән генә карап тора 
Данлы-шанлы вакыты.

Карап тора читтән генә 
Балачак хыяллары.
Татар моңы сеңгән җаны 
Аңлый алмый дөньяны.

Тукай рухы карап тора 
Бер читтән, шаклар катып: 
Стаканлап җанын сата!
Ни заман бу, ни вакыт?!

Чатта басып тора җырчы.
Без шундый халыкмыни? 
Стаканлап җыр сатарлык 
Хәлләргә калдыкмыни?

Мин үзем дә тоз-борычлап 
Җырларымны сатаммы?
Дөресме соң бу гамәлем,
Әллә минем хатаммы?

Алай дисәң, борынгыдан,
Ышансаң язганына,
Сәүдәгәрлек һәм шагыйрьлек 
Без татарның канында...

 
КЕМ УРЛАГАН?

Бер энәсен тартып алдым 
Ай нурының.
Бер сапламын өзеп алдым 
Тоҗымнарның.
Яулык чиктем сөйгәнемә 
Көмеш нурдан.
Югалды шул кулъяулыгым. 
Кем урлаган?
Чәчүргечем төшеп калды 
Толымнардан.
Шуны эзләп йөрим бүген 
Болыннардан. 
Кулъяулыгым, ефәк тасмам 
Кем урлаган?
Гомер узмас кебек иде 
Су юлыдай.
Диңгезләргә агар диеп 
Уйланылган.
Бу гомерләр кар сулары 
Булган икән,
Аккан эзен яңа язлар 
Жуйган икән.

Кулъяулыгым, ефәк тасмам 
Тапмам инде...
Дәрьяларга гомеркәйләр 
Аккан инде.
 
* * *
Кайтып барам машинада... 
Бер кыз бала.
Тузанлы юл... Яланаяк 
Кызкай бара.

Күрә мине: кызыга ул. 
Кызыкмасын!
Ул бит – минем бала чагым, 
Юлы озын.
Туктыйм. Мин дә – яланаяк! 
Йә, кызыкмы?
Мин дә бастым синең янга... 
Әй, кызыкай!

Нинди хозур басып тору 
Бу туфракта!
Кызыкма син, юлым илтә 
Тик офыкка!

Ә синеке озын әле...
Әй, кызыкай!
Синең садә яшьлегеңә 
Кызыгамын!
 

САНДУГАЧКА ОЯСЫ ТАР

                  Фердинанд Сәлаховка
Сайрар кошка оясы тар,
Кош оясы тар шул сиңа...
Олы җырчы йөрәгенә 
Милләтнең бар гаме сыя.

Күңелләре каралганга,
Манып карның аклыгына,
Бүләк ит син җырларыңны,
Төреп җаның сафлыгына.

«Уел »лардай уелып калсын 
Оныкларның күңелләре.
Хафаланма, сандугачкай!
Соңгы җырың түгел әле.

Җырчы сандугач булсаң да, 
Сыймыйсың кош оясына.
Син – Ходайның бүләгедер 
Бөтен татар дөньясына.

«Уел»лардай уелып торам,
Түгелеп торам моң каршында. 
Чайпалдырма бәхетеңне,
Ә хәсрәтең түк барысын да.

 
КИТЕП БАРЫШ

Узган гомер – минем сукмак. 
Барам шуннан, туктап-туктап. 
Гомер үткән аткан уктай, 
Хәсрәтләнеп бер дә юкка.

Әрәмме ул, түгелме ул – 
Ниндие дә минем гомер!
Утта яндык, суда баттык, 
Чыныктык без, мисле тимер.

Гомер юлын барлап алам, 
Узган юллар, тузан тузган... 
Бәхет дигән назлы җилләр 
Никтер мине урап узган.

Кайчак тузан, кайчак буран... 
Әйе, булган аклыклары. 
Хәсрәтләрне күмә торган 
Көтелмәгән шатлыклары.

Бураннардан көч алганда 
Куркытмый ла картлыклары. 
Тик булмасын алар берүк 
Аклыкларның актыклары!

 
КИТЕП КЕНӘ ТОРАМ

Гомер үтә, кеше үлә, имеш...
Ә мин никтер бер дә үлмәм кебек. 
Посып калырмын күк оныкларның 
Күңеленә, җаннарына кереп.

Юк, үлмәм мин, коелырмын гына 
Яфрак булып агач төпләренә.
Ак бураннар булып дулармын да 
Әйләнермен ак кар көртләренә.

Юк, үлмәм мин, түгелермен генә 
Гомер касәсенә мөлдерәмә тулып. 
Ямансулап җиргә таралырмын,
Таң атканда, ак томаннар булып.

Юк, үлмәм мин, җиргә әйләнермен, 
Гөлләр тамырына һәм гөлгә.
Шытып чыгып, хәер-дога теләп 
Зикер әйтер өчен һәр көнгә.

Мин әлегә китеп кенә торам, 
Юксынырсыз, беләм, якыннар...
 

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ ТОҖЫМЫ

Урала, урала,
Битләргә чорнала 
Әбиләр чуагы тоҗымы.
Син бит ялгыз түгел,
Ни эзли соң күңел:
Әллә көз килүен тоямы?!

Икәү бергә яшәү 
Ул парлылык түгел,
Ул түгел ал рәшә,
Тоҗымга уралса җаннарың. 
Өзелеп көтсәң дә,
Атмыйча тилмертсә 
Бәхеткә илтүче таңнарың...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев