Равил Рахмани: Исемнән җисемгә җиткәнче Мең тапкыр адаша бу йөрәк...
Чутлама яшьлегең көннәрен Ел белән – яшимгә саналып...
ШӘМАИЛЛӘР – ӨНСЕЗ ДОГАМ
Ай нурыннан үргән яшәү анты –
Язма-чатыр балачактан якын;
Каурый каләм җыр күк борма-борма
Очкынлана... җанда каба ялкын!
Өзек-өзек гасыр калкынуы,
Бабайларның җиткән серле хаты;
Чәбәләнгән урау язмышлары
Юл сабадыр җиргә кире кайтып.
Бу дөньядук сират күпрен үтеп
Тормыш кичкән кара шомлы илдә
Гаҗәпмени, горур милләт рухы
Яшәү тапса шушы шәмаилдә?!
Кыйбласына туры нур-тәрәзә –
Кайта-кайта үзен яклау өчен;
Вөҗданының тере таныклыгы –
Миссиясен җирдә саклау өчен!
Ни күргәнен әйтми үтә серле...
«Террор!» диеп кыза вәсвәсәче;
Бу төртенгән канлы-яшьле җирдә
Җиңлеп җиңдең, яшәү фәлсәфәсе!
Баш имәдең сурәт-табынуга,
Ымсынмадың шәрә курчакларга;
Буйсынмадың мәкер-тозакларга,
Тышкы шаукым, эчке кысаларга!
Йолып калдың үчлек ваклыгыннан,
Дәва булдың милләт ярасына;
Күңелләргә өмет-күпер суздың
Фани–бакый дөнья арасында.
Сабыйлыктан сеңгән аһәң – канда:
«Шөкер, яши, сау!» – дип сөенәмен;
Уентыклы сабыр урман-күлләр,
Дугайланган иркен тау-елгалар,
Кысылса тын... сезгә килеп сыенам мин!
Табигатьтәй даһи рәссам,
хикмәт иясе бу...
Идел-йортны – Илен тапкан
Әхлак үзе:
Чәбәләнеп төшә олы бәхет булып
Мәңгелекнең тере суы – Ходай сүзе!
Күзләремнән сарка өнсез догам:
Үткәннәр дә шыксыз,
кырыс күрәчәк тә...
Киң җиһанда мең-мең кырлы алмаз –
Иман яра Хак юл
туры киләчәккә!
СИНЕҢ ИСЕМ
Җиһанда һәрнәрсә исемле,
Исемсез туса җан – югала.
Сиңа да, зурлап, ат куштылар:
Гомерле булсын, дип, бу бала!
Әтиең-әниең дога күк
Теленнән төшерми исемең;
Тик шушы баш сүздә ачыла
Сөйдергеч әфсене кешенең!
Кабатлый урамнар, җил, яңгыр...
Теркәлдең җирләргә, күктә син;
Китерер исемең һәр таңда
Бәхтеңнең өр-яңа нөсхәсен!
Үз күреп яд итәр тиңнәрең,
Күпсенеп – ят итәр кемнәрдер...
Зур сөю кабызган ярыңа
Бу исем дөньяда – бердәнбер!
Халкыңның ул –
Өмет-Вөҗданы...
Ул – җитмеш буыннан Әманәт;
Исмеңә аркадаш булалсаң,
Кералмас арага яманат!
Яңарыш – үстерү тапканны!
Теләктән максатка – юл ерак...
Исемнән җисемгә җиткәнче
Мең тапкыр адаша бу йөрәк:
Калырсың язларда – түгелеп,
Җәйләрдә – кибегеп,
көзләрдә – күмелеп...
Ачылсын асылың –
зәмһәрир суыкта
Калкырсың җаннарда гөл кебек.
Чутлама яшьлегең көннәрен
Ел белән – яшимгә саналып...
Кушылма заманга,
тоткындай –
Кушамат, тагылган сан алып.
Әврелмә күмәклек исемгә –
Туган тел түзмәс бу җәбергә!
Булма буш кушымта паспортта –
Ил белән туганнар кабрендә...
Артмасын җиһанга затсыз ат:
Мәгънәсе юк – хәреф тезмәсе;
Игелекле, рәхмәтле исемеңне
Милләтең догадан өзмәсен.
Булсын ул каһарман – илеңдә,
Бер гөле – үз туган җиреңдә;
Шәүлә күк йөрмәсен буталып
Ят кавем капкасы төбендә.
Йөзе ак киләчәк каршында,
Күңле киң
хөр Идел-йортыңның!
Дога күк иштелә телләрдә
Иманлы исеме токымның.
Кумый ул сабыйны бишектән
Кемнедер һичшиксез яуларга;
Изгелек – Ходасы каршында –
Олы Хак кодрәте аңарда!
Таш түгел, тәкъдиргә
җөй сыман
Уелган мөһерле тамгасы;
Дәүләтле-шәүкәтле – җисемле исемең
Бер Хакка дан булып яңрасын!
ШӘҖӘРӘ
Сабый көннән газиз күргән әби-бабам:
«Балам!» диеп аваз салды җан-тәрәзгә...
Хәтер терелеп, өч-дүрт буын
кан-кардәшем
Тирәк булып үсеп чыкты ак кәгазьдә:
Күккә ашкан ябалдашлар – сокландыра,
Яши нәсел – күз алдында... яфрак яра.
Бу кодрәтле чал тирәкнең
тамырлары кайда?!
Юк күренми... җир астында алар бар да.
Дәшми тора мин белмәгән әби-баба...
Белмәгәнгә бүген язмышлармы кара?
Җан иңдергән, үстергәннәр...
ишле иткәннәр –
Шыбырдаша күпме яфрак,
әнә, кара!
Аңлыйлармы туфрак аша тамыр телен? –
Җан сизгечең белән сүлне барлау кыен;
Ник көз кергәч... үкенечле – сары дөнья,
Октябрьдә* ... ник түгә күк зарлы көен?!
Куяр иде сафта иңне-иңгә терәп,
Бердәм типсә җирдә бүген
милли йөрәк;
Сабантуйга кайтып төшкән
кардәшләр күк
Җир шаулатып гөрләр иде
миллион тирәк!
Һәр заманның җанда үз ялкыны –
Яшәү утын өсти торган, ала торган;
Нинди кодрәт иңдерә алсын шәхесләргә
Посадкалы вак куаклык катнаш урман?
Түгелсә дә күпме кардәш каны җиргә...
Сугаралмый нәсел тамрын җир астында;
Дәүләт исән карурманлы чакта –
Лаек яшәп ай һәм кояш яктысында!
Янган меңнәр
яшьлек ялкынында,
Мең тармаклы сөю-нәфрәт,
холык булып...
Шәҗәрәңдә – синең җиңү,
коллык…
хурлык –
Җитди бәя... җир өстендә халык зурлык!
Юк, шауламый-үсми –
үчә милли урман,
Гәрчә... саны арта бара куакларның;
Кай катламда бабайларның,
хәят нуры чәчеп,
Үчлек уты урган ялгыз учаклары?!.
* Татар милләтенең фаҗигале Хәтер көне,
Хәтер ае (автор искәрмәсе).
ХӘТЕР
I
Яр буйлары куак кына –
Оя-оя чатыр...
Дала иңләп илгә кайта
Шәҗәрәле Хәтер.
Сары-кызгылт яфраклары –
Безгә дигән хаттыр;
Һәрберсе – йөрәк... җөйләрен
Ятлап укыр чактыр.
Тиздән барсы, сибелешеп,
Җиргә төшеп ятыр...
Җыерчыклы тарих сере –
Җәрәхәтле Хәтер.
Өсләренә яңгыр явар,
Кырау, чык чылатыр;
Фани дөнья гамьсезлеге
Сагыш-моң кузгатыр.
Тынып калыр аннан җиһан,
Кабат ак кар балкыр...
Язылмаган ап-ак кәгазь
Кемгә нәрсә әйтер?!
...Сулар акмый тормас җирдә,
Кайтыр язлар, кайтыр;
Бозны тишеп чыгар сабак,
Тамырларда – Хәтер!
II
Кардәш булып килеп таптың эзләп,
Йөрәгемә утлар аттың төзәп:
– Биш гасырга авыш кыйблаң төзәт!..
Бу кадәр дә ник син үҗәт, Хәтер?
Нәслең-тамрың, кыйлган эшең саный,
Күрше карттай кырыс, – таяк яный;
Алга чыга йөгреп, арттан калмый,–
Ун мең яшең... холкың – сабый, Хәтер!
Өзеп бәгърең, сызлап тора эчтә,
Телә җанны иртәсен дә, кич тә...
Юк, калдырмый урын башка хискә –
Уйдан үткен, моңнан нечкә Хәтер!
Эзәрлекләп күпме куып барыр...
Ничәвебез туктап уйга калыр...
Уй төбендә, белмим, нәрсә табыр?..
Үз-үзеңнән ник син авыр, Хәтер?!
Кабынырга җитә сыңар чаткы –
Балачактан картлыгыңа чаклы
Чолгый тәнне уты катлы-катлы...
Газабың да – татлы ялкын, Хәтер!
III
Югалтудан вакыт, диләр, дәва –
Фаҗигадән ерагая ара...
Буын арты буын ятып кала,
Хәтер үлми – Хәтер алдан чаба!
Карында ук сине килеп таба:
Нәсел өне күчә җаннан җанга...
Дәһшәт эзе төшә каннан-канга...
Юк, төзәлми... тирәнәя яра.
Барган саен, алда еллар кара,
Асыл затлар поскан кайсы кая...
Йорт-Ватансыз үткән гомер зая –
Җәрәхәттән, сыкрап, Өмет тама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев