Равил Рахмани: Ябышып йөрмә кемгәдер, Булсын ла үз канаталарың...
Кирәк түгел тарих китаплары, Җаны тулы ядкәр – әйтере; Көнен көнгә үрер вакыт җебен – Йөрәгендә аның хәтере!
БЕЛЕМ, ҺӨНӘР
Татар галимнәренә
Җитәр, галим, җилпенергә...
Йолдызлар дип очынырга,
Төпченергә Җиһан серен, –
Фән баскычын куйчы җиргә!
Җиде катлы күкләреңнән
Төш, кире кайт туган илгә:
Җиткер көнгә Иман сүзен –
Сызылсын нур – тузган мидә?!
Төшеп вакыт коесына,
Җитәр, галим, чокчынырга;
Тарих өйгән пычрак ләмне
Күп түктең, чык чынлыгыңа!
Су төбенең зар-өмете
Какланмасын моңы тулып;
Тибеп торсын ил йөрәге
Сөю-нәфрәт җыры булып.
Кырыс гыйлем хөкеменең
Кодрәтен куй һөнәреңә;
Көн үткәрмә кәсепчедәй
Бу үзгәреш көннәрендә.
Курыкмый бас буразнага –
Ерак бабаң эзләренә;
Пакьлә бурыч-гамәлеңне
Әхлак-көрәш кизләвендә.
Кач көнлекче коллыгыннан –
Буш сүз, алдаш базарыннан;
Сиңа Ходай акыл биргән –
Тайма тәкъдир язганыннан.
Җегәрле иткән – кырыс заман
Сынавында тартышырга;
Көпчәксез милләт арбасын
Төптән җигелеп тартышырга.
Юк, баетмас бу һөнәрең,
Аңа исең китмәсен лә...
Илт халкыңны яшәешнең
Әбелхәят чишмәсенә.
Ябышып йөрмә кемгәдер,
Булсын ла үз канатларың;
Җилгәрсен – милли йөрәгең
Тормышның бар кара-агын:
Миллионнарның язмыш ватык,
Беткән илдә аңлы хаклык;
Җитми килеп җир халкына
Сабый җанлы таңгы вакыт.
Кайтар, галим, юлдашларың
Тулы фикер сәләтенә;
Көйлә милли яшәешне,
Кайтар Тукай «Сәгате»нә1 !
ТЫРЫШЛЫК2
(Замана бәхәсе)
– Беләсездер, балалар:
Татлы белем җимешләрен
Үрелеп өзеп алалар!
– Без татарда исәрләр –
Ботагына менеп утырып,
Шул ботакны кисәләр.
– Пычкы уйный кулларда...
Бөтен мәктәп бик канәгать,
Исән аяк-куллар да.
– Безнекеләр тырышлар.
Хисап әзер: «Олы җиңү –
Ботак-ботак3 уңышлар!»
КҮРШЕ ХАКЫ
Күрше хакы – Алла хакы!
(Татар халык мәкале)
Әни әйтә: «Күршеләр, – ди,–
Үзебездән яхшырак!»
Ә күрше апа безне мактый...
Белмим, кайсы хаклырак?
Күрше – бездән, без күршедән
Дөрестән дә әйбәтме?..
Үз-үзеңнән шәбрәк булу –
Теләктерме, гадәтме?!.
Җирдә шундый күршең юкта
Аянычтыр кешегә;
Күрше хакын хаклап яшәү –
Һәркемне ул үстерә!
Нигә тарих китабында
Талау һәм үлем генә?
Өйрәтсеннәр дәресләрдә
Күрше булу гыйльменә!
Бар милләтләр, бөтен илләр
Булсын әйбәт күршеләр!
Рәхәтләнеп, иркен сулап
Яшәр иде кешеләр!
АНА ХӘТЕРЕ
Кирәк түгел тарих китаплары,
Җаны тулы ядкәр – әйтере;
Көнен көнгә үрер вакыт җебен –
Йөрәгендә аның хәтере!
Күзме мөһим сукыр мәхәббәткә,–
Баласы аша күрде дөньяны...
Нәселенә затлы бүләк итеп
Карынында йөртте ул аны!
Кендек өзгәч, җанын бу тормышка
Бишек җыры белән ялгады;
Белде сабый тәмен яшәүләрнең,
Татлы сөтен имеп ананың.
Дөреслекне ачар теле белән –
Ул булмаса... аңа кем әйтер?!
Аңлы бала – төптән фикер йөртер,
Дәреслекне үзе төзәтер?!
Ана хәт(е)ре – ачкыч килер көнгә,
Күзен төбәп калыр озатып...
Өммәтенә барып куш(ы)лыр бала –
Табар өчен тамыр-йозакны!
Алып керер газиз туган теле
Мирасына ата-бабаның...
Мең авазлы милләт чишмәсендә,
Юк, корымас рухы баланың!
ҖИДЕ БАБАЙ ҺӘМ БЕР ОНЫК...
Ни кызганыч, бабайларның
Күрми калдым берсен дә;
Туган... яшәгән... киткәннәр... –
Калган безгә өч җөмлә!
Их, шул җиде бабай белән
Бүген күрешсәң иде;
«Кара, ничек охшашканбыз!..» –
Дип бер көлешсәң иде!
Ябык елларның хәлләрен
Сорап белешсәң иде;
Милләтнең шатлык-хәсрәтен
Бергә бүлешсәң иде!
Чорның соры тузаннарын
Селтәнеп атсаң иде;
«Бу көнне дә күрдек бит!..» – дип,
Кочып елашсаң иде.
Гасырларны алып учка,
Төбәлеп баксаң иде;
«Җиңдек-алдадык!» дигәннең
Мәкерен ачсаң иде.
Көчләп тагылган тарихтан
Чынлыкка кайтсаң иде;
«Без башка юлдан!» дияргә
Зур кодрәт тапсаң иде.
Ничекләр алга барырга
Ныклап киңәшсәң иде;
Дөньяның бөтен татары
Мәңге берләшсәң иде!
Бер йодрыкка төйнәлгәнне
Дошман да күрсен иде;
Безгә дә бәхет килгәнгә
Дөнья сөенсен иде!
Янда тәмле чәйләр ясап
Әбиләр йөрсен иде:
«Бәбкәм, барча оныкларны
Чак(ы)рып кил!» – дисен иде.
БАТЫРЛЫК
(Бабай һәм онык)
– Бабай, элек сөйли идең
Яуда, сугыш кырында
Ятып калган милләттәшләр –
Каһарманнар турында:
Дзотларны каплаганнар,
Танкларда янганнар;
Әсирлеккә эләккәч тә
Батыр булып калганнар...
– Әйе, улым, сугыш та юк,
Сугыш кебек узган юл;
Җанисәптә ни өчендер
Татар кими елдан-ел...
– Ничек, алар бер җавапсыз
Яшәүдән курыкмыймы;
Тере чактук үлем яулау
Ул шулай зурлыкмыни?
Йөрәкләрдә түгелмени
Үзең саклау коралы;
Тыныч көндә кими барган
Милләт батыр буламы?!.
* * *
Бу гомерне сорап алмаганмын:
Насыйбы шул... мәкер, элмәкләр;
Чәбәләнеп бетәр иде башка –
Ярый, димен, миңа эләккән!
Дөнья белән кырыс алыш-биреш,
Үзгә хисап сабый яшемнән:
Таңда кояш көлде үги булып...
Җиргә күзем ныграк ачылган!
Ак-караны аерыр җан биргәнсең,
Ау төенен чишү әмәле;
Тамчы суда кояш күрү дәрте,
Утлы мәхәббәтен галәмнең.
Зур сөюнең үсмер вәгъдәләре,
Якты көндәй сүнде – ай калды;
Күлдә бәгъре кара көйгән җикән,
Кырда рәшә-өмет чайкалды.
Меңгә телде гомер җилгәргече
Аямыйча дусны-дошманны;
Әмир итте никтер ул куштанны –
Боерып яши нәфсе кушканны.
Ике башлы комсыз үрмәкүчнең
Тозагына халык эләккән;
Ничә гасыр чәбәләнә, бахыр,
Коллык йөген тартып элмәккә...
Бу гомерне сорап алмаганмын,
Ул тәкъдирдә сайлап бирелгән:
Милләт күрке – акбүз бала идем,
Чыгалмадым тормыш төбеннән.
Тыз-быз килеп заман куа арттан,
Төпкә җиккән миндәй җүләрен;
Өч шагыйрьлек гомер-язмыш бирдең, –
Бу әҗерне ничек түләрмен?
БЕРЕНЧЕ ГЫЙШЫК ХАТЫ
Татлы исеме ачар иртәләрең,
Якты рәсеме тартып торыр кичен...
Айлар, еллар кайнап тулган хисең
Телдән әйтеп биреп булыр димсең?!.
Кирәк каләм, йөрәк, йокысыз төн –
Чумар өчен җанның чоңгылына:
Алып чыгып энҗе-мәрҗәннәрен,
Таҗ куярга яшәү чынлыгына!
Гашыйкларның мәгълүм кыюлыгы:
Гади хатка күч(е)реп бар халәтен,
Мең җай табып үтеп керер чикне
Тапшырырга йөрәк әманәтен!
Күңел кошын, мең кат әфсен укып,
Чыгарыр да мең кат биктән ачып –
Гашыйкларның мәгълүм куркаклыгы:
Көтәр хөк(е)мен ялгыз читкә качып...
Төн йоклатмый җаннан саркып тулган –
Пешеп җиткән йөрәк җимеше ул;
Каурый болыт – хыял дәрьясының
Ләйсән яңгыр булып җиргә иңеше ул!
Ап-ак кәгазь, ике очкын җөмлә –
Йөрәкләргә ялкын үрләтерлек;
Сөю хаты – утлы рапсодия,
Язмышларны борып үзгәртерлек!
Ул чакыра парлы очышларга!
Гомерлеккә салыр януларга...
Канат җәеп горур күккә менәр,
Җилгә очар... тузгып каурыйларга.
1 Тукайның «Ваксынмыйм» шигыренә ишарә.
2 Кайчандыр татар халкын үлемнән йолып калган аның ихлас тырышлыгы бүгенге вәзгыять шартларында үзенә кирегә эшли – ел саен мәктәпләрдә йөз меңләгән татар баласы туган телен, димәк, төп яшәү фәне агачын корытып, телгә дошман, ата-баба рухы һәм аның культурасына битараф манкортка әверелә.
3 Поэтик тәрҗемәдә моны «Күсәк-күсәк уңышлар!» дип аңларга кирәк (автор искәрмәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев