Равил Насыйбуллин: Гаиләгә мәдхия (өзекләр)
Беләсең бит, Бергә булу үзе генә әле Бердәмлекне тәэмин итәлми. Бердәм булалмасаң, Гаилә дә Чын гаилә булып китәлми.
Равил Насыйбуллин 1945 елда Үзбәкстанда дөньяга килә. Аңа 4 яшь чагында алар гаиләсе белән әнкәйләренең туган тияге Башкортстанга кайтып төпләнә. Равил Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегендә белем ала. Мәктәптә балалар укыта, соңрак социология фәне белән ныклап шөгыльләнә башлый. 1991 елдан ул – социология фәннәре докторы, профессор. Галим шулай ук әдәби иҗат эше белән дә мавыга, шигырьләр яза. 2015 елда Башкортстан китап нәшриятында аның «Былбыл кунды күңелем кылларына» дигән китабы да басылып чыга.
I
«Яратам» дигән сүз
Күккә чөя,
Йолдызларга безне күтәрә...
Тик ул биеклеккә ирешүләр
Язык кебек бүген
Күпләргә...
«Яратам» дигән сүз –
Мәкерле сүз –
Утка сала,
Суга төшерә...
«Яратам», дип, шашып
Утта янган,
Суда калган
Күпме кешеләр...
«Яратам» дигән сүз –
Тылсымлы сүз –
Сихри хискә үрелеп ярала.
«Яратам» дип,
Уйнап кабатласаң,
Сөю көче җилгә тарала.
«Яратам» дип
Уйнап кабатлаудан
Ярылып ята
Күпме яралар...
II
Ике сөйгән йөрәк,
Оя корып,
Тормыш дигән борма юллардан
Атлап барган һәрбер адымы
Күчеп килә елдан елларга…
Һәрбер кышы, һәрбер җәе дә,
Һәрбер көзе, һәрбер язы да,
Шул ояның тарих китабына
Җыр юллары булып языла.
Корган ояң
Җырдай булсын өчен
Җырлап кына яшәү кирәкми –
Мәхәббәттән үрелгән хис булсын
Җилкендерә торган йөрәкне.
Мәхәббәтсез гаилә
Җилкәнсез көймә ул,
Тыныч суда, бәлки, йөзәр дә...
Тик аз гына дулкын күтәрелсә –
Рухи халәт җитми түзәргә...
Бер-береңне янып сөю булсын,
Ышанычың булсын парыңа.
Шул вакытта гына җиңеп була
Юл авырлыгының барын да.
Көтмәгәндә килгән уңышлардан
Баш әйләнеп киткән чагында,
Кайчак ялгыш басып абынганда,
Барысы да кайта урынына,
Мәхәббәткә гаилә табынганда.
Чын сөюдә туган гаиләнең
Гомере озын була шатлыкта.
Яратуың чын һәм төгәл булса –
Ким дә түгел,
Түгел артык та.
III
Беләсең бит,
Бергә булу үзе генә әле
Бердәмлекне тәэмин итәлми.
Бердәм булалмасаң,
Гаилә дә
Чын гаилә булып китәлми.
Бергә булу гына шарт булалмый-
Бердәм булу – гаилә нигезе.
Ә бердәмлек килә гаиләгә
Мәхәббәттә булса тигезлек.
Тигез булмаганда мөнәсәбәт,
Тигез булалмасаң мәхәббәттә,
Гаилә кору –
Бәхетсезлек булып,
Алып килә олы һәлакәткә.
Беләсең бит...
IV
– Әйе, беләм…
– Яратасыңмы...
– Белмим...
– Ә син...
– Мин дә...
– Сагындыңмы...
– Әйе...
– Ә син...
– Мин дә...
– Яши алмам кебек мин синсез...
– Ә син...
– Мин дә...
– Димәк, яратасың...
– Ә син...
– Мин дә...
– Бергә булыйк......
– Әйе...
– Оя корыйк...
– Белмим....
– Ә син...
– Мин дә...
V
Ничә тапкыр
Җиргә җәйләр килгән...
Нинди генә җәйләр булмаган да
Нинди җилләр тынны бумаган...
Нинди җилләр җанны куырмаган,
Күпме язмыш шартлап сынмаган...
Яфракларын коеп җир өстенә
Күпме көзләр килеп киткәннәр...
Ак биләүгә бала төргән кебек
Ак бизәккә күмеп гаиләне
Көзләр тагын кышка илткәннәр...
Тәрәз аша күзләгәндә генә
Ак мамыктай күренә яуган кар.
Ак мамык дип күргән
Ап-ак карда
Күгәргәнче басып торган бар...
Бер бурансыз кышлар буламы соң,
Бер салкынсыз кышлар буламы...
Булмыймыни ул салкын җилләрнең
Үзәкләргә үтә торганы...
Гаиләне урап үтми алар,
Тик барыбер үтеп китәләр.
Сөйгән парга
Җан җылысы өстәп
Тагын язлар килеп җитәләр...
Чәчәкләрне үреп чәчәкләргә
Җылы җәйгә тагын илтәләр...
VI
Сәгать-минутларны санау да юк,
Әйтерсең лә еллар агылмый…
Һаман
Бер иркенләп,
Икәү генә калып,
Сөйләшергә җае табылмый.
Бер-береңә шулай әллә күпме
Әйтер сүзләр,
Серләр җыела…
Кайсыларын әйтергә кыймаган…
Кайсын әйтү бездә тыелган…
Ник кыймаган…
Нигә тыелган…
– Күңел түрләреннән булса әгәр
Ник әйтмәскә…,
Нигә тыясың ?
Күзләремә кара –
Күз – күңел көзгесе –
Анда чын сөюнең билгесе.
Күрәсеңме,
Укып туймассың:
«...Минем бәхетемә тугансың син,
Минем бәхетемә үскәнсең...
Синсез миңа бәхет тимәс иде,
Син бәхетле мине иткәнсең...
Мин бәхетле булдым мәхәббәттә,
Сине сөюемдә, әлбәттә...
Мин бәхетле булдым сөюемдә –
Мәхәббәтем диеп җан атуда...
Мин яраткан мине сөяме дип,
Беркемгә дә сорау бирмичә,
Мин яраттым үзем белгәнчә...
Мин яраттым үзәк өзелгәнче...
Мин яраттым каным кайнаганчы...
Мин бәхетле булдым мәхәббәттә...
Яратканнар
Сорап яратырмы...
Сорап җан атырмы –
Яратканнар –
Аңын җуймаса...
Яратырмы бәхетен тоймаса...
* * *
Мин бәхетле булдым мәхәббәттә –
Җиңел бәхетме бу,
Түгелме...
Сине беренче кат күрүемдә
Җаным хисләр булып түгелде...
Йолдызларга җырлар җырладым мин
Сине яратуым турында...
Биш кат үлеп,
Биш кат терелдем мин,
Синең күзләреңнең нурыннан.
Терелдем дә
Сине теләдем мин...
Җаным-тәнем белән теләдем.
Син дә мине теләгәнсеңдер ул –
Белгәнсеңдер –
Бары тик мин
Бу дөньяда синең терәгең.
Кемгә-кем кирәге кемгә кирәк,
Бер-береңә шулай тартылгач?
Беребездән башка икенчебез
Тын алмагач.
Беребездән башка икенчебез
Торалмагач...
Очсыз хисләр белән вакланмадык,
Син минеке,
Мин синеке булып,
Бәхет тапкан өчен шатландык.
Мине сайлап,
Бердәнберең иттең.
Дөньяңда мин булдым –
Бердәнбер...
Сине сайлап
Бердәнберем иттем
Син дөньямда булдың –
Бердәнбер...
* * *
Заман җилләренә каршы басып,
Атлый алмас идем адым да –
Мин югалган булыр идем күптән,
Әгәр син булмасаң янымда.
Ярый әле,
Икәү кавышканбыз,
Чәчләребез киткән бәйләнеп...
Мин, хыялый,
Һаман сине эзләп
Йөрер идем дөнья әйләнеп...
Тумаган да булыр идем әле,
Җиргә син туасын белмәсәм...
Ә мин белдем.
Беләм –
Шулай була –
Чын сөюне әгәр теләсәң...»
VII
Картаябыз димә.
Картаймыйбыз.
Тик зурая хәтер капчыгы.
Мин һаман да синең
Мәҗнүн-картың,
Син шул Мәҗнүн-картның
Карчыгы.
Син янымда чакта
Дөньям нурга чума
Җанда кайнар хисләр уяна.
Бу бит үзе гаҗәп бер могҗиза
Безне кавыштырган дөньяда...
Ике йөрәк ярсып бергә тибә,
Ике сөйгән йөрәк тиң яна...
Бу бит үзе гаҗәп бер могҗиза –
Үзең корган
Шушы ояда
Сөеп-сөелеп яшәү дөньяда.
Уфа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев