Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Төрле еллардан...

Язсам гына яшәвемне раслыйм.

4 августта Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне олы гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа тазалык-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ҖИЛ – ВАКЫТ УЛ...

Җилләр шатлык алып киләләр.
Җилләр картлык алып киләләр.
Җилләр диннәр алып киләләр.
Җилләр чирләр алып киләләр...
Җилләр алар шундый: теләсәләр –
әллә ниләр алып киләләр!
Җил – Вакыт ул, белми тынычлык!
Җил тамырын кисәр кылыч юк!


* * *
Ни бар канда, ни бар җанда
ачтым салдым. Ышандым.
Сөенечләрдән-көенечләрдән,
ичмасам, бер бушаныйм!
Ә чынлыкта авырайдым,
Уй-исәп барыбер басты:
Ни колакка ирешәсен
төгәл белми, сер ачтым...


* * *
                         А. Хәлимгә
«Бу юлларны сагынырбыз әле!
Тик кайтылмас бүтән менә...»
Әйе, сагынырбыз. Вакыт – Алла.
Ә без бары кеше генә...
Ә шулай да без – без булырбыз гел!
Дәрте калыр, дәрман бетсә дә!
Изүләрне чишеп юл чыгарбыз,
Иллдә зарыгып безне көтсәләр...


* * *
Эшең юк, язган чакта мин
үксимме, әллә көләм.
Ничек язганымны бары
бер үзем генә беләм!
Япа-ялгыз мин. Бу ялгыз чак –
иң бөек хөрриятем.
Вөҗданым белән сөйләшәм, –
шул минем шигъриятем.


* * *
Курыкма, биек оч, Кошым!
Күк чикне беләмени!
Көл, күңел! Дөнья моңы
бер безгә генәмени!
Оч, оч, Кошкай, кис җилләрне!
Шаш, Рухым, – дуласын җан!
...Егылсак – белгән-күргәннәр
яхшыга юрасыннар.


* * *
Бәхетлеләр – ачык, киң күңелле,
риясыз, саксыз, ваемсыз.
Ә бәхетсез күп чак көчле көнче
һәм юкка да үче аяусыз...
Бәхетлеләр оныта, кичерәләр,
хөсетлелек нигә аларга?
Барсын күреп торган, һәрчак аек
бәхетсездән саклан дөньяда!


* * *
Гомерләре җыр булалган
Кешеләр – иң бәхетлеләр!
Язсам гына яшәвемне раслыйм.
Юньле эшем – йөзем аклыгы.
Язсам гына – Җирнең улы булам,
сөелүгә-назга хаклымын.
Язсам гына – бәхтем тулы, бөтен.
Язу эше – намус, кан эше.
Язсам гына – илгә, кешеләргә
файда итсәм генә мин кеше.


* * *
                       Н. Исәнбәткә

Яу-дауларны күргәннәр күп,
Көрәш-шауда җиңгәннәр күп,
Вакыт-яу – иң-иң яманы!
Җиңүчеләр сирәк аны!
Вакыт белән хезмәте тау
ирләр генә алыша ала.
Заман, иелеп, җиңүченең
шанлы исемен алып кала.


* * *
Кыз сынын ясады бер оста,
Ә кыз эчтән көлде, масайды.
«Җан өрсәң дә, оста, син ташка,
таш таш инде, тере мин – башка!»
...Акты гомер. Оста күптән юк...
Ә таш сын шул – көләч, яшь һаман!
Бөкре карчык килгән янына:
яшьлегенә – сынга яшь тама...


* * *
Яхшылыкның, диләр, әҗере күп.
Ә шулай да –
кайгылыга кушылып елый алмыйм.
«Бу да жәлли», – диеп рәнҗер күк.
Юк, үземне куймыйм яхшыга...
Ә шулай да...
бәхетлегә тыныч карый алмыйм –
сөенечтән, ахры, яшь чыга.


* * *
Синең өчен җан атмасам,
саргаймас, көймәс идем.
Бүтәннәрдә булса күңлем,
«бәгырем!» димәс идем.
Чарам булса, горур йөрткән
башымны имәс идем.
...Бергә булсак, сине, бәлки,
бу кадәр сөймәс идем.


* * *
Могҗизага яшьрәк чакта ышан,
гөл асылын җәен өз икән.
Язгы эзләр белән килгән идем, –
сезнең урамда да көз икән...
Бер вакыты җиткәч кай  җирдә дә
пәрәвез җепләрен җил өзә.
Әй авыр, кайтмаска киткәнгә –
«Озак йөрмә, тиз кайт!» – дип кул изәү...


НӘСИХӘТ

Бушка алма берни бу дөньяда.
Җиңел килгән рәхәтлектән саклан.
Язмыш дигәннәре костырыр бер, –
ә косканың булыр чат кан!
Юләр булсаң гына шатлан –
җиңел килде, диеп, бу мал,
бу мәхәббәт, бу дан...
Җиңел үлереңә генә шатлан.

НИ МӘГЪНӘ?

Ни мәгънә шәп киемнән –
аны кем дә күрмәсә?
Ни мәгънә сау тәнеңнән –
кем дә кадерен белмәсә?
Ни мәгънә тау менүдән –
кем дә сәламләмәсә?
Ни мәгънә эч сереңнән –
аны кем дә белмәсә?


ТУГАННАРГА

Бергә чакта үскән идек
тал тамырлары кебек!
Безне бергә кайчак кайгы гына
җыя хәзер Туган нигезгә...
Без төрлебез төрле тарафларда
мәшәкатьле Тормыш-диңгездә.
Шатлыкларның, хәтта бәйрәмнәрнең
көче җитми очраштырырга.
...Ә бит беркөн беребез ким булып,
туры килер басып торырга!..


* * *
Усал дисәләр дисеннәр,
тик мескен димәсеннәр!
Үземә тисә тисеннәр,
ярыма тимәсеннәр!
Башымны төйсә төйсеннәр,
ярама тимәсеннәр!
Даныма тисә тисеннәр,
балама тимәсеннәр!


* * *
Гомер бакый Яхшы белән Яман
якалашкан, канда буталган...
Тарих – сәер: хәтерендә рәттән –
изге җан да, зина кылган да.
Алып бабай өйгән курганнар да,
Герострат яккан храм да,
Клеопатра хатын патшаның
күкрәген чаккан елан да.


* * *
Кеше гомеренә караганда –
суга ятып тибрәнүче
күләгәләр күпкә ныграк!
Иртән төшкән чык сәгате озынрак!
Чишмәләрнең моңы мулрак!
Бу күкләр астында
мәңгелек иң ныгы –
Кешеләр хәтерен сеңдергән туфрак...


ЯЛГАН

      I
Һәр әйтелгән ялган сүздән
мөгез чыкса маңгайга!
Кыяк үләннән күбрәк
мөгез булыр дөньяда!
Әле дә чыкмый. Юкса бездән
сабыйлар качар иде...
Олылар бер-берсен күреп,
акылдан шашар иде!

     II
Һәр ялганнан җан көчләнә.
Күз нуры тоныклана.
Ялганчының, бер көн килеп,
баскан туфрагы яна!
Ә туфракка нәрсә ялган –
Табигать ул яңара!
Һәр ялганнан иң әүвәле
Ил аңы томалана...

ТУГАН ӨЙДӘ КҮРГӘН ТӨШ

Шундый матур төш!
Бөтен җир гел –
чәчәк тә гөл!
Чишмә дә инеш!
Һәм шунда...
мин имеш!
...Айны урак итеп гөл кистем.
Чүмеч йолдыз белән су эчтем!


ТУКТАРМЫ?

Җил – исүеннән туктармы,
җилкән корганга карап?
Чирәм – үсүдән туктармы,
очын кырганга карап?
Су – хәрәкәттән туктармы,
буып куйганга карап?
Адәм – көрәштән туктармы,
иреген тыйганга карап?..


ТАУ – ШУЛ УК ҖИР...

Тау – шул ук җир. Тик аңарга
башны чөеп карар җир.
Тау – шул ук җир. Туарга да,
күмелергә дә ярар җир.
Тау – шул ук җир. Тик һәркемнең
табанына ятмас җир.
Тау – шул ук җир. Биеклекне
бер югалтсаң,  тапмас җир.


* * *
Шигырьнең кирәклеге турында 
кайчак кирәкмәгән бәхәсләр дә 
булгалый.

«Шигырьне укымыйлар...» дип
«сөенү» җиңелрәк.
Бездә әдәбият әнкәсе
гомердән Шигърият!
Әнкәләрне санламаучы
сантыйлар да җитәрлек.
Бездә шигырь – аңлаганга –
башың Себер китәрлек!


ШАГЫЙРЬ БУЛСАҢ...

Нечкә җанлы, чын иманлы
булып тууың кирәк.
Шатлык-кайгыңны аңларлык
җирлек булуы кирәк.
Шагыйрь булсаң, дөнья өчен
давың, януың кирәк.
Януыңны күп халыклар
күмәк тануы кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев