Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәшит БӘШӘР: И күңел! Кара төннәрдә Якты көн булып түгел...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрь, прозаик, балалар язу­чысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Рәшит Бәшәргә 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

* * *
Ялган режиссёр. Ялган рольләр.
Ялган бер спектакль – яшәү дә.
Гаип була ялган «даһи»лар
Тормыш сәхнәсеннән төшүгә.

Дөньялыкта бик шәп уйныйлар:
Бәндә оста мәкер, хәйләгә.
Шыгыр-шыгыр сәхнә әйләнә...
Спектакль тәмам. Һәммә ялган
Сәхнә тузанына әйләнә.


МӘҢГЕЛЕК КОШЛАР

Саубуллашып чыгып китә дуслар
Төбенәчә ачык ишектән.
Төн пәрдәсен йомшак тибрәндереп
Сулыш алуларын ишетәм.

Ераклаша аяк тавышлары,
Китеп югалалар... Юллар тын.
Китеп югалалар... Бик күпләре
Кошлар булып оча югартын.

Күк гөмбәзен ярып оча алар,
Учка куна ап-ак каурыйлар.
Ак нур булып күзгә тула алар,
Җилләр булып чәчем тарыйлар.

Изрәп ятам, җил сулышын тоеп, 
Кояш туып килгән бер мәлдә.
Күкрәгемдә бер кош бәргәләнә,
Канат җилпер җире тар мәллә?


Ә ЕЛГА АГЫП ЯТА

Үткәннәремә карыйм
Еллар пәрдәсен ачып:
Малайчагым комлыкта
Тора балтырын кашып.

Терсәге сыдырылган,
Күлмәкчән, юеш ыштан.
Җәлпәк борын очына
Кызыл балчык ябышкан.

Кармагы ята комда,
Терәлеп аягына.
Тал чыбыгы селкенә
Бәртәснең саңагында.

Бәртәсне чандыр малай
Комнан иелеп алды.
Кузгалды... Ярдан менде.
Ә елга агып калды...

Кукуруз басуыннан
Авылга туры юлы.
Үләннәргә ышкыла
Ак бәртәс койрыгы.

Шаяртты мине малай,
Сизмәдем качасын да.
Кул изәде, югалды
Зур алма бакчасында.

Ә елга агып ята...
Еллар пәрдәсен ябам.
Үткәннәрдән бүгенгә
Әйләнеп кире кайтам.

Яшьлектә бер алманы
Өзмичә калган идем.
Шул алманы бер кызга 
Сузмыйча калган идем.

Ул тыйнак кызчык иде,
Мин тыйнак малай идем.
Ул хәзер әби инде,
Үзем дә бабай инде.

Кулымдагы алмамны
Чөйсәм кошлар юлына,
Килеп төшәр микән ул
Ак әбинең кулына?

Ә елга агып ята...

Йөрәгемә дулкыны
Өзлексез кагып ята.


ЙОЛДЫЗ КҮЛӘГӘСЕ

       1
Җан сызлаган кара төннәрдә
Ай шәүләсе керә өемә.
Бер чарасыз ятам уйланып,
Колак салып җилләр көенә.

Яктылыкка сусап ятам мин
Җан сызлаган кара төннәрдә.
Түтәлемдә гөлләр сулмасын,
Сулар сибим иртән гөлләргә.

Шиңгән гөлләр балкыр тураеп,
Гөлгә башын ияр һәр юлчы...
Җан сызлаган кара төннәрдә
Якты булып төнгә тулыймчы.

Кояш булып күккә куныймчы,
Бал кортлары гөҗләр гөлләрдә...
Мин янәдән ятам терелеп
Җан сызлаган кара төннәрдә.

       2
Арды җаным, бик нык туңдым мин,
Җылы эзләп озак йөрдем мин.
Карурманны ерып кердем мин,
Үләннәрдән чатыр кордым мин.

Төшәр-төшмәс кояш нурлары,
Җилләре дә исәр-исмәс гел.
Алан тып-тын. Телсез гөлләре.
Үзем дә мин иләс-миләс гел.

Яуды яңгыр, шырпым чыланды,
Дертләп сүнде ялгыз учак та.
Төнге җилдә яфрак леперди,
Йолдыз салкыннары – кочакта.

Җылынырмы җаным? Кем белгән...
Иле тоташ салкын күләгә.
... Әллә яңгыр, әллә күз яше
Тамып тора төнге гөлләргә.


КОЗГЫН АВАЗЫ

Үзәк өзеп исә җилләр,
Юпь-юеш көн. Калтырата.
Җилгә каршы оча козгын.
Юлдан атлы татар кайта.

Буш кырдагы эскертләрдән
Салам йолкый салкын җилләр.
Үлеп бара туган авыл.
Дөнья шыксыз. Салкын илләр.

Мәчете юк, мулласы юк,
Ябылды мәктәбе кичә.
Ил тамырын кисә-кисә,
Чорның кырыс җиле исә.

Су дугадан тама җиргә,
Тәгәрмәчләр шыгыр-шыгыр.
«Козгын инде зираттадыр?!» – 
Сөйләнә карт мыгыр-мыгыр.

* * *
Җылылык эзлим мин 
                            кешеләр күзеннән...

Хәсрәткә, нуҗага, кайгыга
Түзелгән, теш кысып түзелгән.
Сөенеч-шатлыгы, дерелдәп,
Керфектән яшь булып өзелгән.

Яктылык эзлим мин 
                            галәмнәр катыннан...

Кемнеңдер йолдызы кабынган,
Яктырган, нурланган, балкыган.
Күгеннән өзелгән, атылган
Топ-тонык йолдызлар артыннан.

Дисбегә ак көннәр тезелгән,
Аралаш карасы тезелгән.
Тезелгән... тезелгән... тезелгән.
Аннары өзелгән... өзелгән.

Җил генә йөгерә киткәннәр эзеннән.

* * *
Ай югалган кара төннәрдә
Сагынам мин көләч көннәрне.
Тайлар чапкан хәтфә болыннан
Агып килгән серле өннәрне.

Болыт баскан нурсыз көннәрдә
Сагынам мин якты төннәрне.
Иксез-чиксез галәм түреннән
Агып килгән серле өннәрне.

Җилләр шаулый. Сулар челтери.
Сагынам мин әллә кемнәрне,
Сагынам мин әллә ниләрне.
Баштан сыйпый серле җиһанның
Мәңгелектән килгән өннәре.

* * *
Менәсе үрләрем көтә...
Ә гомер чиксез түгел.
И күнел! Кара төннәрдә
Якты көн булып түгел!

Түгелде нур. Сыйпап үтте
Былбыллы ояларны.
Тирә-як тын. «Әллә кошлар
Сайрарга оялалармы?» –

Дигән идем. Кинәт кенә
Моңга күмелде бу як.
Һәммә нәрсә җырлый монда,
Һәм дирижёр – һәр куак.

Йа Ходаем! Ни тылсым бу?
Яшәреп китте күңел.
И күңел! Көмеш нурларга
Яшел гөл булып үрел!

ЙӨРӘК

Бу җирдәге бөтен аһ-зарлар
Йөрәгемә килеп бәрелә.
Бәрелә дә тетри йөрәгем,
Күтәрелә басым тәнемдә.

Бетә кинәт көннең яме дә,
Кояш сүнә... Күкләр караңгы.
Аландагы энҗе чәчәккә
Кунды микән энә карагы?

Тетрәү үтә... Тыныч йөрәгем,
Кояш нуры керә күземә.
«Дөнья исән!» – диеп сөенәм,
Яшәү көче сизәм үземдә.

Гөл селкенде дә... Кинәт кенә
«Җир тетриме?» – дигән шик килде.
Керпе икән... Үлән кыштырдый...
Һәммәсен дә йомшак тирбәтеп
Җир йөрәге тибә шикелле.


ӘЙЛӘНЕШ

Кырау сукты – җәйләр шиңделәр,
Тамчы тамды – кышлар үлделәр.
Гөнаһлардан җирне чистартып,
Илгә яшел язлар килделәр.

Ихатага җәйләр керделәр,
Әмма җәйләр кыска иделәр.
Гөнаһларга баткан адәмнәр,
Пычрак ерып, көздә йөрделәр.


КОДРӘТ ИЯСЕ

Канатсызга канат бирәм,
Талантсызга – талант. 

Канатлылар оча күктә.
Талантлылар юлы бик тә
Биектә, биектә!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев