Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәшит Әхмәтҗанов: Кил, язларда яши башлыйк әле, Язлар сиңа каршы йөгерде...

Шигырем дөньяны иңләсен, Кисәтеп афәтләр килерен.

ӘЛЛИ-БӘЛЛИ

«Әлли-бәлли, бәү...» җыр җырлый Ана. 
Яшел ялкында яфраклар яна.

Яшел ялкынга яңгырлар явар:
Тау-тау болытлар килер дә авар.

Явар гөлләргә, явар ташларга...
Сиңа да, бала, яши башларга

Вакыт җиткәндер. Чү, тукта, сабыр! – 
Яши башларга кирәк ич тамыр.

Чәчкәсе булып гүзәл тамырның –
Мең ел эзләгәч, менә табылдың!

Күлмәк кияргә әле иртәрәк,
Нәни йөрәккә моңлы җыр кирәк.

Юл кирәк сиңа – ак бәхетлесе,
Күзеңә иңсен офыклар төсе.

Сине кочаклап уйлана Ана,
Яшел ялкында яфраклар яна.

Яшел ялкынга ява яңгырлар...
Тиздән синең дә җырың яңгырар.

Яңгыр да ялкын, ялкын да яңгыр...
Әнкәң җырларын җаныңда калдыр:

«Әлли-бәлли, бәү, бәлли-бәү, балам, 
Мәңгегә синдә яшәргә калам.

Иген чәч җиргә – иген урырмын,
Бирмә беркемгә – илең булырмын.

Телең булырмын – коштай сайрарсың, 
Кайрак булырмын – кылыч кайрарсың.

Дустың булырмын – дошман җиңелер, 
Талгын җилем дә тауны җимерер.

Сине беренче күргәннән бирле,
Табигать миңа шундый көч бирде.

Әлли-бәлли, бәү, бәлли-бәү, балам...
Йокла! Мин мәңге йоклый алмам».


* * *
Согышта кабынып дөрлә, дөрлә кайгыда, 
Бәхеткә, шатлыкка табын – аның кайсы да 
Кечерәйтмәс синең җанны, синең дөньяны, 
Син – үлемсез кешеләрнең якын туганы!

Иртә кабынмасаң да, син илеңдә кабын, – 
Гомереңнең гүзәл чоры әнә шул чагың. 
Синдә шулай дәвам итәр халкың гомере, 
Синдә генә аның җаны исән-сау, тере.

Йөзләреңә нуры төшкән – сүндермә аны, 
Күзләреңнән балкып тора керсез вөҗданы. 
Илеңнең бөтен нәрсәсе сиңа сыена, 
Сыенырлар әле алар гомер буена.

Иртә кабын, илдә кабын, илнең баласы! – 
Килә безнең бу дөньяда балкып каласы.


* * *
Бер дулады. Сабыр итте. Кабатлады. 
Озак көтте башыбызны игәнне. 
Түзмәде җил. Җиңел генә кузгалды да 
Иделләрдән ярга бәрде көймәне.

Шунда гына искә төште: әллә кемгә 
Башыбызны иябезме – иябез!
Ә давыллар көткән җилгә таш кыя без, 
Шуңа күрә кайда ята көймәбез!

Ә кешегә баш имәсәң, башың бетәр. 
Бәрми генә җимерәчәк көймәңне. 
Сукмый гына синең күзләр сукыраер, 
Карап торыр синең утка кергәнне...

Кайчакларда кирәк башны ияргә, 
Башың тиеш кайчак күккә тияргә.

* * *
И Җирем, кайдадыр үзеңдә, 
Куеныңда яшеренеп торалар, 
Шартласа, сине дә, мине дә 
Урыннан кузгатыр бомбалар!

Таулар да сыкранып уянган, 
Кеше дә йокламый бу Җирдә. 
Ничек соң борчылма, шулкадәр 
Кайгысын-шатлыгын кичер дә.

Каплама, кит, болыт, каплама, 
Җиремне бөтен җан танысын! 
Мин җирдә төсләрне күзлимен: 
Зәңгәрен, бәбкәдәй сарысын, 
Яшелен һәм яшен төслесен, 
Алларын-гөлләрен... барсын да. 
Мәңгегә яшәргә өндәгән 
Төсләргә төренеп, каршымда 
Торасың нурланып, и Җирем! 
Гомерем – ул синең шигырең. 
Шигырем дөньяны иңләсен, 
Кисәтеп афәтләр килерен.

И Җирем, кайдадыр үзеңдә – 
Үзәндә яшеренеп торалар, 
Шартласа, сине дә, мине дә 
Урыннан кузгатыр бомбалар!


* * *
Утлар салдым Идел бозларына, 
Алып китсен әле дулкыннар.
Алдан барып, сиңа бу дулкыннар, 
Сагына, дип әйтеп куйсыннар.

Кил, язларда яши башлыйк, ярым, 
Бергә янсын әле йөрәкләр.
Бергә янса гына бу йөрәкләр, 
Бәхет белән дөнья бүләкләр.

Кайталмабыз инде илләргә, дип 
Киткән кошлар кайтып киләләр. 
Сагышларың салсаң көймәләргә, 
Су астына китәр көймәләр.

Кил, язларда яши башлыйк, ярым, 
Сагынулар бигрәк саргайтты. 
Кошларның да яшел яфракларга 
Кагылды бит инде канаты.

Кавышырга соңга кала күрмик, 
Башка ярлар миңа – салкын кар. 
Күңелдәге бозны эретергә 
Язым булып кайт син, сөйгән яр.
Кил, язларда яши башлыйк әле, 
Язлар сиңа каршы йөгерде. 
Узарсыңмы? Упкын өсләренә 
Күпер итеп сузам гомерне.


УЕМ ТИРӘН

Әллүкидәй моңлы бер тавыш:
– Сәлам! – диеп, миңа эндәште. –
Әй, егеткәй, – диеп, – башыңа 
Нинди кайгы, нинди уй төште?

И Әллүки,
Кабат афәтләр 
Килмәсеннәр җирем өстенә.
Без болай да барлык газапның 
Тәмен имдек ана сөтендә.

Карт дөньяның иң яшь кисәге 
Безнең маңгай үзе иде бит: 
Сугышларга чапкан атларның 
Тояклары аңа тиде бит.

Ләгънәтләнгән еллар бураны 
Котырынып кар тавы өйде.
Чана шуалмадык, ул таулар 
Кешеләрнең кабере иде.

Моңаймас та идем, Әллүки, 
Йөрәгемдә әрнүләр тулы.
Сиңа кул чабарга күпләрнең 
Җитми бүген, җитми бер кулы.

Сөенеп бу җиргә басарга 
Күпләрнең юк сыңар аягы. 
Тоташтырсаң – җирне иңләрлек 
Гарипләрнең имән таягы.

Кояш итсәк тә без бу җирдә 
Теткәләнеп беткән йөрәкне,
Дөм сукырлар барыбер уйлыйлар, 
Ярым, диеп, кара күлмәкле.

Сугышлардан тынган замана... 
Нәфрәтләнәм, уйлыйм, моңланам. 
Әгәр бүген белеп калмасаң
Кем биредә яхшы, кем яман,
Арттан килеп, тагын дошманнар
Безгә пычак кадар, Әллүки!

Уем тирән... баш сау... ил тыныч,
Балам күзен йомды...
Бәллүки!..


УТТАН ТУГАН УЙ

Бар нәрсәне монда сулар юган, 
Җилләр куган, ялмап ут алган... 
Илне сатканнарның тәңкәләре 
Сөякләре белән буталган.

Бу бабамны кемнәр тере килеш 
Иделләргә төртеп төшергән?! 
...Дөнья нинди генә сувенирлар 
Иҗат итми икән кешедән.

Чая дулкын ярга бәреп киткән 
Баш сөяген юам Иделдә.
Гади генә түгел, бу, минемчә,
Гаскәр башы булган кимендә.

Гаскәр башы булгач,
Башлы кеше,
Асыл заттан булган, билгеле... 
Кемдер каргый бүген: – Үз илеңне 
Саклый алмагансың, шыр тиле!
Баш кешеләр әллә ул чакта да 
Бар кешедән башлы саналган? 
Кичер, бабам, синең хакта бүген 
Китап язып ята мең надан.

...Утлар һәрчак монда бу суларны 
Чигендереп бию биегән.
Кем көенә биегәннәр алар? – 
Учагыма килеп иеләм.

Гөлләр бүген әйлән-бәйлән уйный 
Мин кабызган учак тирәли. 
Кипкән күлләр болыт булып килә, 
Сибәли дә яңгыр сибәли.

Кылычларның ул чак ташка түгел, 
Башка тиеп йөзе кителде... 
Тарихымны таптап китә калсам, 
Табаннарым канар шикелле – 
Кылыч булып тыныч кына ята 
Бабамнарның кайнар эзләре. 
Күкрәп керик яңа гасырларга – 
Эзләп йөрер юкса үзләре.


БОРЫН-БОРЫН ЗАМАННАРДА

Һай, Кандызым, дастаныңны кем яндырган, 
Бәетләреңне кем белә, кем сөйләр? – 
Камышларга тавышларга сәбәп булды: 
Барчасын да хәтерлибез без, диләр.

Имеш, монда борын-борын заманнарда 
Әллә ниләр яши торган чүл булган.
Аяз төнне айдан тамган көмеш тамчы 
Югалмыйча түм-түгәрәк күл булган.

Түм-түгәрәк күл читенә камыш баскан, 
Кошлар килеп бишек аскан камышка.
Кош оясы... Биш баласы, канатланып,
Юл күрсәткән күлдән ташкан агышка.

Сихри күлнең суы агып кая киткән?
Килеп җиткән шаулап торган урманга.
Ө урманда җырлый икән бер яшь егет, 
Иксез-чиксез кайгылары булганга.

Айдан тамган көмеш тамчы, теге тамчы 
Тере икән, җанлы икән ләбаса, – 
Беркайчан да су төбеннән чыкмас иде, 
Карурманда җырчы егет булмаса.

Гүзәл кызга әверелгән. Тулган айның 
Нурларыннан башына шәл ябынып,
Җырчы егет аланына якынлашкач,
Сүнгән учак яна башлый кабынып.

«Кан кы-ы-ы-ыз!»*, диеп пышылдый да
                                                җырчы егет
Һәм егыла гүзәл кызның каршына, –
Еллар буе көткәнеңнең аягына 
Егылмыйча ничек аны каршыла.

Менә шулай кавышалар ике гашыйк,
Менә шунда туа безнең бу нигез. 
«Мәхәббәттән туганбыз» дип ничә әйттем, 
Өлегәчә ышанмаган идегез.

Мәхәббәттән туган шулай безнең Кандыз. 
Кем ышанмый, ай-кояштан оялсын. 
Юккамыни моңлы таллар кән-төн җырлап 
Тирбәтәләр монда кошлар оясын.

* К а н   к ы з  – бер кавем-кабиләдән булган, гашыйк иткән кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев