Рәмзия Җиһаншина: Әкрен генә таудан төшеп киләм, Ә күңелем барыбер яшь минем...
Язам, сызам, күнегелгән халәт. Сүзләр тезәм туган телемдә.
ҖИР ӘЙЛӘНӘ
Җир әйләнә, хәтерләрне айкап,
Җилләр исә төптән, үткәннән.
Итил суы ага актарылып,
Сөрән сала Җирдән киткәннәр...
Җир әйләнә. Күренеп-күренеп ала
Алтын Урда, Идел Болгары.
Казан, Кырым, Себер, Әстерханы –
Затлы, бөек дәүләт элгәре.
Җир әйләнә. Әле Нугай-йортта
Сөем туташ дала иркендә.
Акбүз атта чаба томырылып –
Хәвеф-хәтәр сизми беркем дә.
Җир әйләнә. Әле тезләнмәгән
Казан ханлыгының мөнбәре.
Кол Шәрифнең китап язган чагы,
Алтын-көмеш китап төпләре.
Әйләнә җир-тарих өскә калка,
Айкап-чайкап безнең җаннарны.
...Шагыйрь бәйрәменнән кайтып киләм
Кайнарлатып каткан каннарны.
ТӨСЛЕ ҖЫР
Табигать тора күк гел якты төсләрдән,
Илаһи затлылык сирпелә көзләрдән.
Пәрәвез җепселе сузыла тын гына,
Зәп-зәңгәр күкләрдән тарала моң гына.
Сагышлы, юююююк, татлы сагышлы
Яфраклар түшәлгән сукмакның тавышы.
Пышылдый һәр яфрак кушылып көйләргә,
Ялкынлы ярсуын ашыга сөйләргә.
Бу көйгә җай гына кушыла җиле дә,
Моң белән өртелгән Көз атлый җиремә.
Язлардан кайтаваз Киек Каз Юлында,
Илаһи бер балкыш бу төсле җырымда.
КӨЗ КЕРГӘН
Сап-сары яфрагы каенның
Тын гына учыма сыенды...
Кыйбласын югалткан кешегә,
Яшәве бу җирдә кыендыр...
Җәй башы түгел шул. Көз кергән.
Яфракның язмышы шундыйрак.
Сукмакка түшәлгән ишләре
Аякка урала, пышылдап:
– Ямь-яшел чагымда язларын
Лепелдәп серләштем җил белән...
Сизелми гомернең агышы,
Җәй башы түгел шул. Көз кергән.
Ак каен яфрагы учымда.
Сап-сары битеннән җил үпкән.
Язлардан, җәйләрдән сукмагым...
Атлыймын тын гына. Көз җиткән.
БҮГЕН ТАГЫН КИЕК КАЗЛАР КҮРДЕМ...
Бүген кабат киек казлар күрдем
Шәһәр өсләрендә бу юлы.
Тымызык кич иде. Аяз күктә
Өчпочмаклап очкан кош юлы.
Чал Чулманның берәр култыгымы?
Камышлы күл Чаллым ярында?
Кошкайларым кайта туган якка,
Оясын да табар, парын да.
Бала чыгарырлар бергәләшеп,
Очырырлар туган оядан...
Утлы көпшә берүк очрамасын,
Егылмасын биек кыядан
Кошкайларым. Канат очларыннан
Моң тарала туган җиремә...
Битем буйлап тәгәрәде тамчы –
Исеп куйды яңгыр җиле лә.
Талгын гына канат кагулары
Яшәештән бары бер мизгел.
Яшәү-үлем. Бары тик бер сукмак...
Нечкәрде дә куйды бит күңел...
Бүген тагын киек казлар күрдем...
* * *
Һәр нәрсәнең үз вакыты, беләм.
Язын чәчәк тулы аланнар.
Ә җәйләрен җиләк, бөрлегәне.
Көзләремдә балкый баланнар.
Һәр нәрсәнең үз вакыты, беләм.
Кышлар тансык кары булганда.
Сагынганда кайтып кергән кешең
Кочагында күңел тулганда.
Һәр нәрсәнең үз вакыты, беләм.
Балкый күктә кичен йолдызлар.
Алтыннардан кадерлерәк булып
Үсте кочагымда ул, кызлар.
Һәр нәрсәнең үз вакыты, беләм.
Балдан татлы балам баласы...
Әй, санамыйм әле елларымны –
Килә балачакта каласым.
Һәр нәрсәнең үз вакыты икән.
Сабый чагым, татлы яшьлегем...
Әкрен генә таудан төшеп киләм,
Ә күңелем барыбер яшь минем.
ИПИ САЛА ӘНКӘЙ
...Ипи сала әнкәй. Миче әзер,
Юк кисәве, көле, күмере.
Сырлы калайларга бүлеп салган,
Күперепләр менгән камыры.
– Йөзе килер микән? Капкачлыйммы?
Мичем кызып җиткән анысы...
Көнаралаш салган биш ипигә
Сыйган мизгелләрнең барысы...
Кабарыплар пешкән ипиләрне
Каплап куйды мамык мендәргә.
Кем булса да берсе кайтыр әле –
Насыйп кайнар ипи кемнәргә?
Куәс төбе – калган камырыннан
Таба ипие дә җитешкән...
– Күз төпләрең кызыл, әнкәй, нигә?
– Болай гына, кызым, җил тигән...
Ипи калаеның һәр сырында
Көннәр, төннәр. Әнкәй кичергән.
Тәгәрәшеп ята ипекәйләр –
Ак мендәрдә. Әнкәй пешергән.
* * *
Язам, сызам, күнегелгән халәт.
Сүзләр тезәм туган телемдә.
Энҗе-мәрҗән кебек асыл алар –
Илем гаме нәзек иңемдә.
Газиз халкым диеп яшим җирдә,
Шигърияттән алам көч-дәрман.
Бик борынгы бабамнардан килгән
Тирәнәя бара тел-дәрьям.
Уйларына, күңеленә салсын
Ләззәт алсын газиз халкым ла.
Ишәм-ишәм, әнә каегымның
Ишкәк очларыннан җыр тама.
ХӘТЕР ЕЛЫЙ...
Чат өермә җанда. Давыл, давыл...
Йөрәк куа канны, ду килә.
Бусагага ятып хәтер елый,
Күңел ертыгыннан җил керә.
Йөрәк белән йөрәк тарткалаша –
Ызан өчен. Кемгә ни тия?..
Ат көтүе дала киңлегендә:
Ник берсендә булсын дирбия?!
Хәтер елый...
ЛАЛӘЛӘР
Яз сулышы белән уянды ул –
Нәфис бәллүр кәсә таҗлары.
Кояш сәламләде лалә гөлен,
Талгын саба җиле назлады.
Үткәннәрдән калган хәтермени?
Кабынды да койды таҗларын.
Бер мизгеле булып кабатланды
Ата-бабам кичкән язларның.
Милли бизәк булып кайтты янә –
Бу борынгы чәчәк. Безнеке.
Исем-атамасы әллә ничәү:
Русча тюльпан, диләр-кемнеке?
Төрки сүздер. Күңел төпкелендә
Тулпар белән яши янәшә...
Атлар утлап йөргән далаларның
Офык читләрендә ал рәшә.
Алсу ак болытлар күктә. Җирдә
Аллы-гөлле келәм лаләдән.
Сөем-туташ йөри саубуллашып.
Кияү, диләр, затлы каладан...
Сары лаләләрдә сары сагыш
Түгел, кояш төсе аларда.
Таш калада мәңгелеккә калган
Сөем-бикә балкый лаләдә.
Ап-аклары иртәнге чык суы –
Өрфиядәй нәфис үзләре.
Күпме гашыйкларның сере сыйган
Иркә, затлы күңел гөлләре.
Кызанаклы әфган басулары –
Кан төсендә бусы лаләнең...
Чит-ят җирдә ялгыз ятып калган
Улы, гүя, күпме ананың...
Балкып алды лалә бер мизгелдә...
Ак, кызылы, сары, алсуы.
Үткәннәрдән калган хәтер гүя.
Лаләләрдә язлар ярсуы...
* * *
Язгы кояш нурын өйгә дәштем.
Тәрәзәмнән керде сикереп.
Иңнәремнән назлап сыйпады да
Йөрәгемә кунды иң элек.
Таралды нур тамырларым аша.
Тамчы-тамчы тамды җаныма.
Сугарды ул күңел гөлләремнең
Бөреләрен күмеп назына.
Саксыз сүздән, усал карашлардан
Чәчкә бөреләрен сакладым.
Көннәремнең төрле чагы булды,
Иманымны мәгәр сатмадым.
Кешеләрдән тик яхшылык эзләп,
Гомер тавын менеп барамын...
Кыен чакта бигрәк аңлыйсың шул
Кичә белән бүген арасын.
Килеп җиткән икән быелгы яз,
Ләйсән яңгыр юа җанымны.
Яшим җирдә, яратуым аша
Биреп бөтен йөрәк назымны.
* * *
Гөрләвекме, дисәм... Яз үзе ич
Челтер җырын суза җай гына.
Авылымның кичке эңгерләрдә
Ташу төшкән чагын сагынам.
Тамчы, дисәм... яз сылукай икән.
Тамчы җырын суза бу юлы.
Төшләремә кереп саташтыра
Яшьлегемдә калган су юлы.
Саф тамчылы, челтер гөрләвекле –
Күңел халәтем дә әллә ни.
Яз уяткан ташкын хисләремне
Җырга салып, сезне сәламлим.
* * *
Сабый чакта кышлар бүтән иде –
Ак буранлы иде, карлы, серле...
Әллә нинди генә быелгы кыш,
Елдагыча түгел, кары керле.
Морҗалардан чыккан төтеннәнме...
Кар өсләрен кара корым сарган...
Язарыма хак сүз каян табыйм?
Дөньясы бит аның тоташ ялган.
Күзләр күрми, башлар иләс-миләс –
Кереп качтык җылы өнебезгә.
Бары тынгы белмәс кайнар йөрәк
Канны куа сүлпән тәнебезгә...
Каралыплар яткан ак карларга
Риза түгел чиста күңел менә.
Балачакның якты кышларыннан
Ап-ак карлар ява күңелемә!
Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев