Рәис Сафин: Җир-күкләрнең кисәтүе булып, Кышын – яңгыр, җәен кар ява...
Туган телне локомотив итик, Алып барсын безне уңайга!
КИЛЕР БЕР КӨН...
Әллә белеп, әллә саташыпмы,
Кышын яңгыр, җәен ява кар.
Һәлакәткә илтер хаталарда
Кем гаепле, нинди серләр бар?
Җәмгыятьләр асты өскә килә,
Ил-дәүләтләр тузгып таркала.
Әхлаксызлык канунлашкан саен
Кышын яңгыр, җәен кар ява.
Берәүләрнең иңе тар булса да,
Колачламак бөтен дөньяны.
Кышкы яңгыр, җәйге кар шикелле,
Канлы-яшьле булыр зыяны.
Кешеләрне, игеннәрне егып,
Кышын яңгыр, җәен кар ява.
Табигатьнең кануннарын бозган
Бәндәләрдән Күкләр үч ала.
Җир-күкләрнең кисәтүе булып,
Кышын – яңгыр, җәен кар ява.
...Килер бер көн:
Азып-тузган хәсис мөртәтләрен
Алыштырыр Аллаһ башкага.
И ТУГАН ТЕЛ!..
Кан кардәшем, чал башымны иеп,
Сине сөеп, сиңа эндәшәм.
Татар белән татар үз телендә
Әйтсен: «Мин татарча сөйләшәм».
Уянырлар шулчак күзәнәкләр,
Калкып чыгар татар тамырдан.
Күкләр күкрәп, яшеннәре яшьнәр,
Җир яшәрер җылы яңгырдан.
Әй, адашкан, кыйбла югалтканнар, –
Маңкортлашкан татар туганнар,
Ана телсез, изге динсез калып,
Чит-ятларның колы булганнар...
Сезгә дәшәм: сез дә бабаларның
Әманәтле татар оныгы.
Рухыгызда, каныгызда сезнең
Милләтебез нәсел орлыгы.
Без мәңгелек ислам динле халык,
Телебез дә – Аллаһ бүләге.
Әл-Коръәннең телен белгәннәрнең
Кыямәттә булыр кирәге.
Агачларны яфраклары бизи,
Кеше күркәм – холкы беләндер.
Һәркемне дә дәрәҗәле итә –
Ана теле, газиз, бердәнбер!
ЯШӘРТИК ӘЛЕ ҖИРЕБЕЗНЕ...
Басуларны чүп үләне басты,
Колач җәйде әрсез әрекмән!
Балтырганнар, шайтан таяклары...
Килде безгә башка җирлектән.
Ил-җирләрне яулап алды шулар,
Яфракларын җәеп як-якка.
Капладылар кояш, ай нурларын,
Котырынып үсеп сабакка.
Элеккечә чайкалмыйлар инде
Талгын җилдә иген кырлары.
Башакларның дулкын очларында
Балкып тормый кояш нурлары.
Кысыр җирдә ачы җилләр уйный,
Тәгәрәшә сәяр кылганнар.
Килмешәкләр илне талап йөри –
Кан-яшь коеп аран корганнар.
Сыкрана җир яраларын ямап,
Зар(ы)гып көтә хаклы хуҗасын.
Аллаһыдан вәгъдә ирешүгә,
Белә аның хуҗа буласын!
Әй, кардәшем, җиңнәреңне сызган,
Чүп үләннән тазарт илеңне,
Бабаларның хаталарын төзәт,
Хөр-азат ит мирас җиреңне!
ДӨНЬЯ ГАМЕ
Дөньяның бар ике гаме:
Яхшы, яман гамәле.
Яшәеш өчен көрәштә
Һәркемнең үз әмәле.
Яхшылык – Аллаһ гамәле,
Явызлык – иблис эше.
Кылыч болгап ил яулаучы –
Иблистән яман кеше.
Шул яманнар иш-ишәйсә,
Явызлык баш күтәрә.
«Ут чәчеп, давыл уручы»
Һәлакәткә этәрә.
«Яхшылык – җирдә ятмас», ди,
Алтын да хакын җуймас.
Җир-күкләрнең ил туенда
Явызлык кияү булмас.
Һәркемгә дә фарыз булсын, –
Аллаһ гамәлен кылсын.
БОРЧЫЛУ ҺӘМ ӨМЕТ
Кем әйтмешли, утлар-сулар кичтек,
Дөнья сәхнәсендә сыналдык.
Фиргәвеннәр замандашы булып,
Чорлар кайрагында чарландык.
Татар булдык. Өч кыйтгада бердәй
Ил-дәүләтләр кордык шөһрәтле.
Мәгърифәтле булдык, гыйлем чәчтек,
Үрнәк татар булдык, әхлаклы.
Язлар ел да гөрләп чәчәк атты,
Җәйләр ил-хәятне яңартты.
Киң далада терлек саны артты,
Ефәк юлын урап мал кайтты.
Гамьсез булдык, уяулыкны җуйдык,
Ил капкасын ачтык дошманга.
Аш атканга ул туп, ядрә атты,
Ил-җиребез батты яшь-канга.
Бөтен дөнья хәрәкәттә яши,
Тик үзгәрми тәүге асылы.
Татарның да ай-кояштай балкыр,
Мәңге яшәр милли акылы!
ЭЗЕҢ КАЛСЫН...
Кемнәр килеп, кемнәр китмәгәндер,
Сулар аккан, җилләр искәндер.
Искән җилләр, аккан сулар кебек,
Әллә кемнәр килеп киткәндер.
Әти салган йортлар искергәндер,
Берәүләре тузып аугандыр.
Заманының истәлеге булып,
Нигезләре генә калгандыр...
Тик берни дә үтми эзсез генә,
Ат аунаган җирдә төк кала.
Һәр гамәлең килер буыннарның
Гомер сөрешендә сынала.
Яхшысы да, яманы да – синең
Нәселеңнең булыр өлгесе.
Балта остасы газиз әтиемнең
Йортлар булды мактау билгесе.
Еллар узды. Бу тормышта мулдан
Күрдем агын, күрдем карасын.
Һәр эшемдә тоеп гомер иттем
Ата-бабамнарның мирасын.
Кемнәр килеп, кемнәр китмәгәндер,
Һәркемнең дә кала үз эзе.
Буыннарның нәсел каннарында –
Оныкларның йөрәк тибеше!
БЕРДӘНБЕР!
Бу дөньяга кемнәр килеп китмәгәндер,
Һәркем изге гамәл кылмак теләгәндер.
Бөекләрнең тарих белә исемнәрен,
Саклап тора ташка баскан әсәрләрен.
Һәрбересе булган мәшһүр, булган даһи,
Табигатьнең кануннары бит илаһи.
Күк йөзенең йолдызлары күп меңнәрдер,
Балкып торган нурлы кояш тик бердәнбер!
Дөньядагы китап санын кем белгәндер?
Изге китап – Коръән-Кәрим тик бердәнбер.
Дәрәҗәдә булса да һәр уйлы фикер,
Акыл дигән илаһи көч тик бердәнбер.
Өч кыйтгада дәүләт тоткан – төркиләрдер,
Пассионар татар халкы да тик бердәнбер.
Бердәнберлек – тиңсезлекнең бер төредер,
Аллаһы да өчәү түгел, тик бердәнбер...
АРЫН!
Эш-гамәлме, әллә сүзме алдан?
Фараз кылсын галим-голәмә.
Әйткән сүзе затны мәшһүр итә,
Легендага кеше әйләнә.
Кешене эш, күркәм иҗат данлый –
Шулай булган борын заманнан.
Таш гасырлар аша алгарышка
Килгән кеше ерак чорлардан.
Без – татар да төрле кавем булып,
Шанлы-канлы авыр юл үткән.
Гамәл кылып, ил-дәүләтләр корып,
Бөек халык булып җитлеккән,
Сакланмаган ләкин этлектән.
Чит-ятларның усал ач этләре
Ябырылган аның өстенә.
Хыянәтчел хәйлә һәм мәкерле
Этләр белән икән эш йөртмә...
Эт-этлеген итә, тешләп китә,
Хуҗасын да талый симерсә.
Азгын этләр урлап, талап йөри,
Ил-дәүләтнең малын бүлешә.
Табигатьне бүре – санитарлар
Арындыра, диләр, казадан.
Арын, татар, җаһил этләр кебек
Баскын биргән газап-җәзадан!
БУЛДЫР ӘЛЕ!
Мөхтәрәм Фәндәс Сафиуллинның
якты истәлегенә.
Милли университетыбыз
халкыбызны
Киләчәккә алып барачак
локомотив булыр.
Фәндәс Сафиуллин.
Локомотив тукталышта тора,
Йөгерешми җитез вагоннар.
Халыкларга белем-гыйлем нуры,
Җан җылысын илтә торганнар.
Белеме бар меңне ега булыр,
«Белем ал син барып Кытайга».
Туган телне локомотив итик,
Алып барсын безне уңайга!
Үсемлек тә үсмәс, чәчәк атмас,
Җимеш бирмәс кояш булмаса.
Адашырлар иде – ай яктысы
Нурлар сирпеп күктә тормаса.
Газиз халкым, җыеп аң-исеңне,
Ай-кояшлы ит син үзеңне.
Булдыр әле милли университет
Фәндәс Сафиуллин исемле!
ТАТАР МОҢЫ
Татарымның моңлы-зарлы моңын
Уйга чумып тыңлыйм ис китеп.
Назлы моңнар айкый бәгыремне,
Күңелемне тора үксетеп.
Илаһи моң татарымны сөеп,
Җир-күкләрдән иңгән җанына.
Башым иям әби-бабайларның
Җан авазлы милли моңына.
Татар моңы – моңнарыбыз таҗы,
Энҗе-мәрҗәннәргә бизәлгән.
Остазы ул халкым көйләренең,
Тәсбих сыман җепкә тезелгән.
Татарымның милли рухы сеңгән
Татар моңы, яшә берлектә.
Күкләр күкрәт, җанда яшен уйнат,
Нурлар булып балкы тәхеттә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев