Рәис Сафин: Әйе, авыр... Ләкин мәхәббәтле – Шул рәвештә тормыш сөйкемле...
Куак имәнгә тиң түгел, Бер туфракта үссә дә.
ТАТАРЛЫК ӨЛГЕСЕ
Алабута аш булмас,
Алтын-көмеш таш булмас.
(Халык мәкале)
Алтынга кер кунмас, диләр,
Затлылыкка кунармы?
Нәҗес арасында алтын
Затлы булып калырмы –
Уйлап карыйк шуларны.
Шакал – төлке була алмый,
Бер сукмактан йөрсә дә.
Куак имәнгә тиң түгел,
Бер туфракта үссә дә.
Татарның да үз юлы бар,
Үз иле бар дөньяда.
Тамырларыбыз тирәндә,
Рухыбыз – тау-кыяда.
Әдәп-әхлак, гореф-гадәт –
Күңел шаһы халыкның.
Белем-гыйлем, мәгърифәттер
Кальбендә татарлыкның.
БЕЗ БИТ КЕШЕ ЗАТЫ
Кеше туа, гөлләр чәчәк ата,
Тормыш дәвам итә җиһанда.
Бал кортлары чәчәкләрне бөрки,
Җир яшәрә – яңгыр юганда.
Дөнья булгач, төрле чагы була,
Давыллар да куба кайчакта.
Җил басылыр, давыл тынып калыр,
Сөю чәчәк атар кочакта.
Елмаюлар!.. Сихри, серле караш –
Мәхәббәтнең нурлы ләззәте.
Иркәсенең назлы кочагында
Гашыйкларның күңел җәннәте.
Һәр гомернең язы – хисләр таҗы,
Яшәешнең алтын тәңкәсе.
Дин-иманлы нәсел калдыруда –
Яшәвеңнең асыл мәгънәсе.
МИН СОКЛАНАМ!
Гомер буе күктән күзем алмыйм,
Ай-кояшны күзлим сокланып.
Аллы-гөлле салават күперен –
Бизәкләрен аның таң калып.
Могҗизадыр иртән таң сызылу,
Офыктагы тәүге яктылык.
Кояш чыга, нурлар көнгә бага,
Җир-күкләргә иңә җылылык.
Гаҗәпләнеп, шаклар катып китәм
Гүзәллеген күреп таңнарның.
Һәр тарафта сихри авазлары
Мәхәббәткә тансык кошларның.
Гөл-чәчәкләр җирдән сихәт алып
Иркәләнә дөнья назында.
Яфракларда энҗе бөртекләре
Җемелдәшә кояш нурында.
Сөйли алар нәрсә турында?..
Гади гына сыман күренсә дә,
Мең яфракның меңе – мең төрле,
Җан иясе кебек сизгер алар,
Планета аның һәрбере.
Исем китә гаҗәп гүзәллеккә,
Табигатьтә булган муллыкка.
Рәхмәт әйтәм: муллык, гүзәллекне
Булдыручы тиңсез Аллаһка.
ПАМИРНЫ ЮКСЫНУ
Миңа, шиксез, ат җене кагылган,
Атлар күрсәм,тулам мөлдерәп...
Атым белән чикне сакладык без,
Памир тавын кичтек бергәләп.
Җайдагына ат хыянәт итмәс,
Качып китмәс җае чыкса да, –
Заставага исән алып кайтыр,
Күз ачкысыз буран булса да.
Биш мең фәлән метр биеклектә
Заставабыз булды «Баш гөмбәз».
Җир-күкләрне кочкан болытларның
Кочагында атта йөрдек без.
Тауда кайчак кар бөртекләп яумый,
Ул колачлап тоташ коела.
Җирдә булып, күктә атта йөрү –
Әкияттәге сыман тоела.
Мин бүген дә атка атланамын,
Алтмыш еллык гомер узса да.
Кыя-тауга менеп сихәт алам,
Төшләремдә генә булса да.
Истә әле заставадаш дуслар,
Памир салкыннары бәгырьдә.
Кыр кәҗәле, карлы-бозлы таулар...
Тугры атым һаман исемдә.
ТОРМЫШ СӨЙКЕМЛЕ...
Җәйләр ямен көзге җилләр сөрде,
Саргаешып яфрак коелды.
Дөньяларның сихри гүзәллеге
Галәм кочагына сыенды.
Елга идем, инеш булып калдым,
Дулкыннар да какмый ярларга.
Картлык килде, гомер елгасының
Куәте юк ярсып агарга.
Барысы да вакыт эргәсендә,
Язы, көзе була һәркемнең.
Хәтсез чирләр сырып алганда да
Кадрен белик чикле гомернең.
Юкка гына тормыш бирелмәгән,
Юкка тумый кеше дөньяга.
Сорыкорттай әрәмтамак булып
Узмасын ла гомер заяга.
Әйе, авыр... Ләкин мәхәббәтле –
Шул рәвештә тормыш сөйкемле.
Ул искиткеч гүзәл, могҗизалы –
Кешеләрнең үзе шикелле.
Бу тормышны сөеп, гашыйк булып,
Шәфкатендә гомер кичәрмен.
Таң калдыргыч гаҗәп дөньяларны
Нәүмиз итеп ничек китәрмен?..
БАР ДА КАЛА...
Уйларымның очы-кырые юк,
Акылыма сыймый уйларым.
Күңелемдә – диңгез ярсулары,
Катлы-катлы гаме дөньяның.
Йолдызларга, ай-кояшка багам,
Сокланамын карап күкләргә.
Галәм кадәр Галәм хәрәкәттә,
Ай-кояшлы булган чикләрдә.
Тик кешеләр һаман тынышалмый,
Кемгә байлык, кемгә җир җитми.
Яу кырында кемдер ятып кала,
Үзе белән берни апкитми.
Бар да кала, кемдер файда ала,
Читләр хуҗа шәхси малына
Җир куй(е)нына иртә кереп ята,
Шөкер итмәгәннәр барына.
Уйлан, кеше! Уйда гакыл көче,
Син хикмәтле акыл иясе.
Җир-әнкәйнең дәрәҗәле заты,
Аллаһының вәкарь бәндәсе.
Һәр үсемлек, һәр җан иясе дә,
Яшәсеннәр хаклы хокукта.
Тик кешеләр ерткычларны узып,
Баш бетәрлек эшләр кылмакта.
Уйлан кеше! Кемлегеңне аңла,
Яшәешнең аңла мәгънәсен.
Бу дөньяда бар да кайтавазлы,
Чәчкәнеңне үзең урасың...
УЙЛАН ӘЛЕ, КАРДӘШ!
Таяк була ике башлы,
Фикерләр кара-каршы.
Берәүләрнең – юл азагы,
Берәүләрнең – юл башы.
Берәүләр битараф яши,
Берәүләр «чәчәк» ата.
Язмышны сәбәп иткәннәр,
Аклана, акыл сата.
Дөньяда һәр мәхлукның да,
Үз изге бурычы бар:
Нәселне саклау, ишәйтү –
Күкләрдән иңгән карар.
Уйлан әле, уйлан, кардәш,
Чын татар булып уйлан.
Газиз телен югалтканның
Кемгә кирәге калган?
Теле барның – иле булыр, –
Телле ил – сакта торыр.
Телен, илен җуйганнарның
Нәсел тамыры корыр.
АТЛЫ ҺӘМ... АТСЫЗ ХАЛЫК
Тегәрҗептәй бер кырмыска
Камыл сөйри, тырыша.
Әйтерсең, батыр көрәшче
Мәйданда бил алыша...
Мин дә гомерем буена
Тормышта бил алыштым.
Бу дөньяның тәртәсенә
Тугыз яшьтән ябыштым.
Тәртә мине, мин тәртәне
Өстерәдек алмашып.
Һәркем үз ягына тартты,
Һич булмады аңлашып.
Бераз читләшә башласам,
Тәртә алды каерып.
Муеныма камыт салды,
Җибәрмәде аерып.
Хәзер атсыз арба тартып,
Халкыбыз иза чигә.
Их, атлы дәүләтебезне
Төзергә иде безгә.
КЫР КАЗЛАРЫ КАЙТА
Кояш чыга, дөнья нурга чума,
Тормыш гөрли ил-җир Анада.
Кыр казлары... илгә кайтышлары,
Сагышлы моң иңри һавада.
Исәнләшә казлар ил-җир белән,
Дулкыннарда таныш авазлар.
Каңгылдашып туган җиргә кайта
Ил кадерен белгән бу казлар.
Канат кагып, ерак юллар сабып,
Казлар кайта туган якларга.
Ата-баба оя үргән җирне
Туган иле итеп сакларга.
БЕЗНЕҢ КЫЛЫЧ
...Бетте көч, сынды кылыч –
шул булды эш.
Г.Тукай
Уйландым мин. Озак фикер сүттем
Тукай әйткән кылыч турында.
Ата-баба мирас иткән кылыч –
Кай тарафта, кемнәр кулында?
Сынганмы ул? Әллә Тукаебыз
Күзенәме шулай күренгән?
Рухы сынса, легендар Алып та
Колак кагар иде җиңүдән.
Кылыч исән! Ата-бабаларның
Көч-куәте булып саналган.
Ул чыныккан. Булат кылычыдай,
Кайнар көрәшләрдә дан алган.
Халкым кебек чыдам, гайрәтле дә,
Саклана ул затлы кынында.
Милли рухы, халкым горурлыгы –
Чын татарның асыл канында!
ИСӘН КАЛДЫК!
Җир астыннан гөлт-гөлт чишмә тибә,
Җир-әнкәнең йөзен чылатып.
Тамырларга йөрәк канны куа,
Яшәү барсын өчен җан атып.
Иртән чыккан кояш – кичен бата,
Төн яктысы – күктә ай калка.
Ай-кояшның нурлы кочагында
Иркәләнеп сихри таң ата.
Җан иясе якты көнгә керә,
Хәрәкәткә килә тереклек.
Кавемнәрнең варислары – без дә,
Ничә үлеп, ничә терелдек.
Исән калдык! Ачы гыйбрәт алдык.
Җан-бәгырьдә әрни җәрәхәт.
Милли рухны ай-кояшлы итик, –
Шул чагында булыр бәрәкәт...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев