Рәфкат Шаһиев: Маңгаема җыерчыклар кунып, Чигәләргә ап-ак бәсләр иңде...
Ошый миңа көзнең чуар чагы, Алтын чыгы, кызыл чагы тагы.
БЕЛМИЛӘР
Август әле көз түгел бит, диләр,
Тик җәй түгел инде.
Табигатьтә әле бар да яшел –
Җанга сары иңде.
Август әле көз түгел бит, диләр,
Бәлки, шулайдыр да.
Ә һавада мөлдерәмә сагыш,
Күктә шул айдыр да...
Август әле көз түгел бит, диләр,
Табигать тә яшел.
Мин җанымның табигать түгелен
Күптән белеп яшим.
Август әле көз түгел бит, диләр –
Белмиләр...
* * *
Кыйммәтләр үзгәрде –
Кыйммәтләр кыйммәтен югалтты.
Кыйммәтләр үзгәрде –
Кыйммәтсез кыйммәтләр юл алды:
Яхшы эш – мескенлек санала,
Әрсезлек, затсызлык дан ала.
Сүзләре бик матур ялтырый,
Гамәлләр бик яман калтырый.
Әдәбе, әхлагы түбәннәр
Иң затлы таҗларны кигәннәр.
Борынгы бабайлар белгәннәр:
– Ата улны белмәс, – дигәннәр,
– Ана кызын белмәс, – дигәннәр,
Суда батып, утта көйгәннәр,
– Шул көн килер, сезгә, – дигәннәр.
Ул көн килде бүген –
Кыйммәтләр кыйммәтен югалтты,
Кыйммәтләр үзгәрде –
Кыйммәтсез кыйммәтләр юл алды.
ВАТЫК СӘГАТЬ
Әллә илне бәялиләр,
Әллә ирне.
Арта бара бәяләре
сәгать саен.
Хезмәт итә кемнәрнеңдер
Газизләре.
Ут эчендә саный алар
Көнен, аен.
Әллә яшәү бәяләнә,
Әллә үлем.
Һич кенә дә кабул итми
Бу күңелем.
Гомерләрне болай итеп
Бәяләүнең
Йөрәккәем сизеп тора
Хак түгелен.
Башларны да бәялиләр,
Ашларны да.
Базар чоры, бәя арта
Шундый вакыт.
Фән-техника алга китте,
Ә кешелек
Таш гасырда туктап калды –
Сәгать ватык.
* * *
– Исәнмесез, Күңел !
– Сез кай якка? Язга?
Мин дә барыйм әле сезнең белән.
Анда сафлык, анда тамчы җыры,
Күкләр зәңгәр анда, мин бит беләм.
Барыйм әле, ишетәсем килә
Гөрләвекләр җырын челтер-челтер.
Яз җилләре сыйпап чәчләремнән,
Мине керсез яшьлегемә илтер.
Калмыйм сездән, бик күрәсем килә,
Язгы кояш көлеп караганын.
Ләйсән яңгыр юып алыр кебек
Әрнеп торган йөрәк яраларын.
Абау, җаным, Акыл!
Берүк калма бездән!
Карабрак тор син. Язда – яшьлек...
Тиле яшьлек туарылып китеп,
Хата ясамасын төзәлмәслек.
МИН
Язмышыңа язылганны,
Кул аркасы белән сөртер,
Ташлап булса,
Үткән юлым ялгыш диеп,
Кире кайтып, хаталарсыз
Башлап булса...
Ул – мин булмам.
Бертуктамый авыз ерып,
Җырлап кына гомер юлын
Үтеп булса,
Йөрәгеңә якын алмый,
Шулай гына борчулардан
Китеп булса...
Ул – мин булмам.
Авыз тулы кара канны,
Күрсәтмичә чит-ятларга
Түзеп булса,
Җаным тулы сагышларга,
Ялгышларга батмаенча
Йөзеп булса...
Ул – мин булам.
ҮЗГӘРЕРГӘ КИРӘК
Үзгәрергә кирәк, диләр, үзгәрергә..
Г.Афзал
Үзгәрергә кирәк... Ничек итеп?
Әй, күп тә ул киңәш бирүчеләр.
Тик бармы соң синең күңелеңдә
Ниләр яшәгәнен белүчеләр?
Үзгәрәсе иде җиңел генә,
Нечкә җанны читкә алып ташлап,
Һәм яшәргә иде җансыз гына,
Барысын да өр-яңадан башлап.
Сагышланмый, моңсуланмый гына,
Сызлатмыйча йөрәк яраларын,
Күңел күзең тома сукыр булып,
Күрмәенчә язмыш караларын.
Ишетмәскә йөрәк авазларын,
Тыңламаска җаннар елаганын.
Ятка сиздермәскә үз җаныңның
Ялгыз бүре булып улаганын.
Мин үзгәрдем. Сез бит кирәк дисез,
Сез әйткәнне тыңлап башым иям.
Кирәк чакта Арлекино булам,
Кирәк булса, башка битлек киям.
Үзгәрергә кирәк... Мин үзгәрдем,
Тышым минем хәзер бүтән инде.
Маңгаема җыерчыклар кунып,
Чигәләргә ап-ак бәсләр иңде.
...Үзгәрергә кирәк… Мөмкин булса,
Бик үзгәрер идем. Булмый бүтән.
Йөрәгемне учларыма кысып,
Үзгәрмичә гомер юлын үтәм.
ҮЗ ҖЫРЫМ БАР
Утырсам да кемнең арбасына,
Кеше җырын җырлый белмәдем.
Үрелмәдем кеше әйберенә,
Һәм үземнекен дә бирмәдем.
Җырлар өчен һәрчак үз җырым бар,
Тармы, киңме – бар үз сукмагым.
Тез астына сукканнары булды,
Кул күтәреп үзем сукмадым.
Кеше кубызына биемәдем,
Тәлинкә тотмадым кемгә дә.
Кыйблам минем бер дә үзгәрмәде,
Шулай булыр килер көндә дә.
ТУКТАЛЫШТА ТОРАМ
Тукталышта торам.
Басып.
Берьялгызым.
Җылы.
Бер дә инде август димәссең.
Һаваларда баллы билчән исе,
Яшәү көче.
Берүк күзләр генә тимәсен.
Тукталышта торам.
Басып.
Берьялгызым.
Кайтып килергә дип...
Салмак кына оча пәрәвезләр.
Исеп куйды шунда август җиле.
Югалдылар...
кай яккадыр юл алдылар
минем эзләр.
Тукталышта торам.
Басып.
Берьялгызым
түгел икән.
Моңга чумып сизмәгәнмен.
Җыелганнар берәм-берәм никадәрле.
Күрмәгәнмен.
Онытылып матурлыкны
күзләгәнмен.
Тукталышта торам.
Юк, торабыз
Басып.
Кайтып килергә дип...
Бөтенесе икән минем якка –
Бар да күзли, күксел офык читен
Мин дә шулай.
Матурлыкны аерып алып
Тезәм акка.
Тукталышта торам.
Басып.
Берьялгызы
Җаным гына.
Шул вакытта, коеп яуды сагыш
Күккә күтәрелгән торна тавышыннан.
Иште генә
Эчем, тышым лычма сагыш булды –
Миңа күчте генә.
Тукталышта торам.
Басып.
Күпләр арасында.
Җаным ялгыз.
Торналардан яуган сагыш күккә менә.
Мөлдерәмә сагыш уртасында
Тукталышта торам.
Басып... кайтып килергә дип...
Үткәнемә.
КАРА КӨЗДӘН ЯЗНЫ КАРАП ТОРАМ
Ошый миңа көзнең чуар чагы,
Алтын чыгы, кызыл чагы тагы.
Яңгыр үпкән яшьле яфрак исе,
Йолдыз чуарлаган айлы киче.
Торналарның моңсу тавышлары,
Көзге суда болыт агышлары.
Ошый миңа яфрак бураннары,
Сагыш баскан авыл урамнары.
Ләкин көтәм шәрә, кара көзне,
Яңгыр күмә торган безнең эзне.
Җилдә кураларның сызгырганын,
Кояш чыкмас борын кич булганын.
Көтәм. Тизрәк бар да үтсен диеп,
Язгы кояш җирне үпсен диеп.
Күңелем белән шулай ашыктырам,
Кара көздән язны карап торам.
ТАГЫН БЕР АЙ АЛДА ҖӘЙ БАР ӘЛЕ
Тагын бер ай алда җәй бар әле,
Көзгә керә торган.
Шатлыгын да, борчуын да бергә
Өеп бирә торган.
Тагын бер ай алда җәй бар әле,
Көзгә керә торган.
Иртән торсаң, көн дә яңа хәбәр,
Чәчләр үрә торган.
Тагын бер ай алда җәй бар әле,
Көзгә керә торган.
Бу дөньяның әллә кемнәре бар –
Күзгә керә торган.
Тагын бер ай алда җәй бар әле,
Көзгә керә торган.
Никадәрле эш эшләргә була,
Телгә керә торган.
Тагын бер ай алда җәй бар әле,
Көзгә керә торган.
Көмеш чыклар кушып, үрмәкүчләр
Челтәр үрә торган.
Тагын бер ай алда җәй бар әле,
Көзгә керә торган.
Сукрайтмасын язмыш күңел күзен –
Ихлас көлә торган.
Табигатьтә әле никадәр ямь,
Күзләр күрә торган.
Тагын бер ай алда җәй бар әле,
Көзгә керә торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев