Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рафис Корбан: Кемнәрең юк иде, дөнья, Мин яшәгән заманда!..

Бәләкәйдән шулай эшләп үскәч, Белеп үскәч тозлы тир тәмен, Яхшы беләм ипи-ипекәйнең Мин табынга ничек килгәнен.

ӘЛЕ ДӘ ГАРМУНЧЫЛАР БАР!
                     
                  Рамил Курамшинга

Гармунчыларга кызыгып  
Үстем бала чагымнан. 
Көннәр буе чыкмый идек
Мунча алачыгыннан.

Гармунда уйнарга шунда,
Җыйналып малай-шалай,
Өйрәнәбез көннәр буе.
Остазыбыз – бер малай.
Тальянда уйнау серләрен
Ул гына белә иде.
Колагыңа аю баскан,
Дип миннән көлә иде.
Гармунчы була алмадым,
Колакка баскач аю.
Гармунда уйнауның да шул
Бардыр ул берәр җае.
Эх, уйный белсәң иде ул
Гармунның тәмен белеп,
Рәшит Мостафин шикелле,
Рамил Курамша кебек.
Күгәрепләр бетәр иде
Бу күңелләр җыр-моңсыз.
Әле дә Курамшалар бар!
Нишләр идек гармунсыз?..                 


БЕЗНЕҢ АВЫЛ СӨЙЛӘШЕ

Минем туган авылымда
Тумаган бер мин генә.
Тудырган, әдип иткән ул
Габдул Шәрәфине дә!

Мин дә инде үземне бер
Язучымын дип яшим.
Габдулла Шәрәфидә ул
Безнең авыл сөйләше!

Геройларын гел безнеңчә
Ул инде сөйләштерә!
Битаман телен, ичмаса,
Чын әдәбиләштерә!

Дөресрәк әйткән чакта,
Син, укучым, тор белеп:
Битаманлаштыра ул
Әдәби татар телен.

                         
ҖЫРЧЫЛАРГА, ШӨКЕР, БАЙ ТАТАР!
    
              Мирсәет Сөнгатуллинга

Нинди бетмәс моңнар бу татарда!
Татармы соң моңсыз торала?!
Җырчыларын аның тыңлаганда,
Актарыла бәгырь, турала.

«Тәфтиләү»ен аның, «Уел»ларын,
«Су буйлаб»ын, «Салкын чишмә»сен,
«Өнсә»ләрен аның тыңлаганда,
Моңланмыйча бәгырь нишләсен?!
Күңелкәйләр моңга сусаганда
Җырчылары, шөкер, бар аның.
Җырларында тирән моңнар аның,
Моңнарында сагыш, зар аның.
Тик җырлары аның елак түгел!
Дәртле моң бар татар җырында.
Яуга чыгып киткән чагында да
Җырлаган ул җиңү турында!
Нинди генә авыр заманда да
Моңлы татар җырсыз тормаган.
Ваһаповны, Илһам Шакировны,
Кудашеваларны тыңлаган.
Афзаловасы бар, Ильясовы,
Җырсыз торсынмыни, һай татар?!
Хәйдәре бар аның, Айдары бар – 
Җырчыларга, шөкер, бай татар!
Нинди бетмәс моңнар бу татарда!
Татармы соң җырсыз торала?!
Инде шыксыз үтте дигәндә дә
Көннәремә җырлар урала.


ИЛАҺИ ИСЕМ ЙӨРТҮЧЕ ДУСТЫМА

Рәхмәт, бабам, мин дә синең дәвам,
Бер җырчысы нәсле Кукушкинның!

                                         Равил Рахмани

Яхшы дуслар бик күп булмый,
Син – берсе шул азларның.
Җитмеш берен каршы алдың
Сиңа язган язларның.

Син муллалар нәселеннән.
Итагатьле ул халык.
Ерак китмәгән, синнән дә
Саркып тора муллалык.

Җиде буын бабаң мулла,
Кайсын алып баксаң да.
Әниең дә мулла кызы,
Мулла улы атаң да.

Мулла димәгән, тир түгеп,
Эшләп тапкан азыгын –
Кайсы аның тегермәнче,
Кайсы күмер казыган.

Галиулла атлы бабаң
Сәгатьче данын алган.
Күкеле сәгатьләр ясап,
Кукушкин булып калган.

Аллаһның туксан тугыз
Исеме арасыннан
«Рәхмәтле» дигән атын син
Үзеңә алдың – Рахман!*
__________________

* Мулла бабасына бояр кушкан Кукушкин фамилиясен үзгәртеп, Равил Фәйзерахман улы үзенә Рахмани фамилиясен алды.


* * *

Кемнәрең юк иде, дөнья, 
Кемнәрең сагындыра... 

                        Равил Фәйзуллин

Кемнәрең юк иде, дөнья,
Мин яшәгән заманда!
Күптән югалган затларың
Сагындыра һаман да.

Урамнарны урап кайтсам,
Гел очрарлар кебек.
Таныш урам чатларыннан 
Килеп чыгарлар кебек.

Алар да мине шулай ук
Сагынганнардыр кебек.
Алар да мине күрергә
Зар булганнардыр кебек.

Сагышларымны алам да,
Юнәләм урамнарга.
Табалмыйм яшьлек эзләрен,
Үзгәргән урамнар да.

Казан урамнары буйлап
Көн буе йөреп кайтам,
Югалттым дигән дусларның
Һәммәсен күреп кайтам.

Урамнары үзгәрсә дә,
Хатирәләрем исән.
Югалттым дигән дуслар да
Гел үзем белән икән!


* * *
Сизми дә калдым, яшьлегем
Үткән дә киткән икән.
Яшьлекнең миңа тиешле
Еллары беткән икән.

Ир уртасы дип йөртелер
Чагым да үткән икән.
Кай арада гомер үткән?
Картлыгым җиткән икән.

Туксан яшьлек бер карт көлде,
Шул булды юанычым:
«Син әле, ди, алтмыштагы
Яшь егет минем өчен!»


УЯНУ

Гыйнвар уртасы җитт(е)исә,
Әле бит кыш дип тормый,
Идән астында саклауга
Салган бәрәңге борный.

Борный, йомырканы тишкән
Тавык чебеше кебек.
Карында тибенеп яткан
Яралгы кеше кебек.

Яз килә! Ничек соң сөю
Уянмас йөрәгеңдә?!
Уята ул караңгыда 
Яткан бәрәңгене дә!

Уята яз йокысыннан
Кар-буранлы мартны да.
Җир астына кереп ятар
Көне җиткән картны да!

Сөю уята йөрәктә,
Кодрәте зур язның!
Уятты менә мине дә –
Яратам, дип җыр яздым!


БЕР СҮЗ БЕЛӘН ГЕНӘ ӘЙТКӘНДӘ

Без түгәрәк гаиләдә үстек,
Әткәй дә бар иде, әнкәй дә.
Без түгәрәк бәхетлеләр идек,
Бер сүз белән генә әйткәндә.

Трай тибеп кенә йөрмәдек без,
Дәү әниләр безгә әйткәндәй.
Без нужаның ни икәнен белеп,
Эшләп үстек әткәй-әнкәйдәй.

Бәләкәйдән тәмен белеп үстек
Сызылып аккан маңгай тиренең.
Балдан татлы итеп ашый идек
Бер кыерчык ипи телемен.

Бәләкәйдән шулай эшләп үскәч,
Белеп үскәч тозлы тир тәмен,
Яхшы беләм ипи-ипекәйнең
Мин табынга ничек килгәнен.

Кай арада үсеп картайганбыз,
Әнкәй дә юк инде, әткәй дә.
Кинәт кенә ятим булып калдык,
Бер сүз белән генә әйткәндә.

Ә шулай да без бик бәхетлеләр,
Бер сүз белән генә әйткәндә.
Без түгәрәк гаиләдә үстек,
Әнкәй дә бар иде, әткәй дә.


ЯЗМЫШ  ШУКЛЫКЛАРЫ
                             
                          Хәйдәрдән

Борын заманда, кайсыдыр илдә
Яраткан патша йөрергә ауга.
Бер көтү яран һәм эт ияртеп,
Чыккан ул ауга, менеп атларга.

Ләззәт китерә Шәрыкта хәрам.
Быргы җыр суза хур кызы сыман.
Аучылар килә юрга атларда,
Тик тузып кала һавада тузан.

Тәүге уңыштан ярсып, аучылар
Алдылар атып шактый кош-киек.
Тик менә бәла – җәрәхәтләнде
Патша, кулына ялгыш ук тиеп.

Патшага һәрчак ялагай вәзир
Шулвакыт саксыз сүз ычкындырды:
«Күрергә язган булгандыр инде», –
Диеп, патшаны тынычландырды.

Бу сүздән патша: «Ах, әле шулай
Көләсеңме?!» – дип, кызды, кабарды.
Мескен вәзирне зинданга ябып
Куярга дигән әмер чыгарды.
 
...Икенче тапкыр падишаһ тагын
Аучылар белән чыкты сунарга.
Бу юлы алар юлыкты ауда
Кеше ашаучы юлбасарларга.

Һәм башкисәрләр сунарчыларның
Бөтенесен дә харап иттеләр.
Яралы кулын күреп, патшаның
Үзен кызганып, тими киттеләр.

Куркудан коты алынып, көчкә
Кайтып егылгач өенә, башта,
Аллага рәхмәт укып, зинданга
Вәзир янына килгән, ди, патша. 

«Янам, – дигән ул, – оят утында,
Ялгыштым сине ябып зинданга.»
Һәм биргән сөйләп яраннарының 
Харап булуын чыккач сунарга.

«Мине дә суеп ашарлар иде, –
Дигән, ди, вәзир, – зур рәхмәт инде,
Шулай зур хата ясавың өчен,
Мине зинданга япканың өчен».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев