Рафига Усманова: Хәлләрегез ничек, хәлләребез, Ныклы микән милли гамьнәребез...
Рафига Усманова – Русия һәм Башкортстанның язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Рафига Усманова (Закирова) 1954 елның 7 сентябрендә Башкортстанның Борай районы Бустанай авылында туа. Туган авылында – сигезьеллык, Борайның беренче мәктәбендә урта белем ала, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
Рафига Усманова мәктәп елларыннан ук әдәби иҗатка тартыла. Шул чордан башлап аның шигырьләре, парчалары, нәсерләре район, Башкортстан һәм Татарстан республика газета-журналларында дөнья күрә. Ул бүген башкорт һәм татар телләрендә дөнья күргән «Жиде чишмә», «Балачагым диңгезе», «Бәхет алмасы», «Мәйдан сорый йөрәгем», «Әбәк уйный күбәләк», «Тәкъдир тактасы», «Әни-апа», «Бәхет аяк астында», «Туган җирем – туар җырым», «Шәмдәлләрдә шәмнәр яна» һ.б. шигырь, проза, публицистика китаплары авторы.
ДАСТАННАР
Бәгырьләрне өзә өммәтемнең
Тарихлардан килгән дастаннары.
Язма һәйкәлләрне укы, өйрән,
Үзебезнең җәүһәр – ятсынма әле.
Милләтемнең асылташларыдай
Елъязмасы аның дастаннары:
Үткен акыл, фәһем, фикри үрнәк
Үткәндәге сыкрау, моң-зарлары...
Тирән аһәңнәрдән кузгаладыр
Йөрәкләрнең ярсу ташкыннары.
Сабак, үрнәк, зиһен диңгезе ул
«Идегәй»дәй мәшһүр дастаннары.
Дәүләтеңнең фаҗигасен аңла,
Кемнәр аны саклап басканнарын,
Кемнәр булган вәхши баскыннары?..
Кавемеңнең бөек мәрсиясе,
Тере шаһите ул – дастаннары...
ЛАШМАН
1
Йөрәккенәң өзелеп төшәр сыман,
Хәтерләсәң әгәр барысын да,
Динен саклап, телен сатмаганга
Шундый чорлар булган тарихында...
Лашман тарткан халкым, кендек өзеп,
Яшәгән ул әнә шулай түзеп,
Аямаган, кызганмаган үзен,
Чыдаган ул сабырлыкта йөзеп.
Лашман тарту һаман дәвам итә
Халкы өчен янган фидакарьдә.
Сине монда түрләр кабул итмәс,
Әгәр булсаң горур бер вәкарьдә.
2
Бушка лашман тарткан кыяфәттә
Физик хәлсез кайчак ник халәтем?!
Мәет чыккан йорттай эчпошыргыч
Ихтыяҗсыз нигә бар сәләтем?
Яңа куәтләргә мәңге-мәңге
Юл ачылмас кебек тоелганда,
Уңышларың өчен рәхәт тоймый,
Йөрәгеңнең яше коелганда,
Мин хәтергә алам милләтемне,
Юккамыни, беләм, чөнки хактан,
Дошман балтасына башын салган,
Рухи ирке өчен лашман тарткан...
БЕРГӘ-БЕРГӘ
Кулга-кул башланган эшләр
Бар дөньяны балкыталар,
Бердәм булмаган кавемнәр
Үз-үзләрен таркаталар.
Яшәешнең кануннары
Аерым безгә булмас үзгә:
Кечкенә кырмыскалар да
Таулар өя бергә-бергә!
БЕЗ ИСӘН!
(Хәтер көненә)
Сибелдек тә, чәчелдек без,
Дөньяның бар почмагына
Таралдык без.
Ассалар да, киссәләр дә,
Югалмадык,
Чит-ят туфракта да кабат
Яралдык без.
Яралдык без,
Яраларны ямый-ямый.
Югыйсә ул төзәлмәде,
Һаман каный...
И милләтем җаный,
Безне һәркем
Ярабыздан таный.
Таный безне әрнеш тулы
Моң-сагыштан,
Түгеләдер, кагыл кылга
Син ялгыштан,
Газиз моңны ят кыйммәткә
Юк, алышмам.
Бу җәһәттан
Һичбервакыт мин
Адашмам.
Таный: «Исәнмесез!» – дигән сәламемнән.
Туган телне яклап язган
Каләмемнән.
«Сез исән!» – дип җавап килә
Галәмемнән.
Без исәнбез, әйе, шөкер,
Без исән!
Оныкларың күңеленә
Әләм итеп уй син
Шул хәтерне,
Милләтеңне әгәр чын
Сөйсәң!..
ХӘЛЛӘРЕБЕЗ НИЧЕК, ХӘЛЛӘРЕБЕЗ?
Алдыбызда шундый сорау тора:
Хәлләребез ничек, хәлләребез?
Туган телгә һөҗүм барган чакта
Нинди эшләр кырган мәлләребез?
Бисмиллаһлы милли ашыбызга
Бетмәдеме авыз тәмнәребез?
Хак динебез, йола-гадәтләргә
Тартыламы җан һәм тәннәребез?
Хәлләребез ничек, хәлләребез,
Саумы туган моңлы зәмзәмебез?
Килер буыннарга тапшырырга
Җитәрлекме күңел ямьнәребез?
Хәлләребез ничек, хәлләребез,
Ныклы микән милли гамьнәребез?
Мәңге-мәңге дөрләп янсын иде
Кабындырган рухи шәмнәребез!
Хәлләребез ничек, хәлләребез?
ӨНСЕЗЛЕК
Җилләр булып исәм,
Комнар булып күчәм.
Кайгыларда көйсәм,
Башларымны исәм,
Соңым булмас әле,
Күтәрермен аны,
«Син исәнме?»– дисәң,
Мин исән!..
Төнбоеклы күлне
Әнә сагыш күмде.
Комнар басты инде,
Хәтерләтеп чүлне.
Әнә балыклары
Авазсыз, юк өне,
Хәтерләтә кемне?
Телсез калсам – мине.
Шунда инде
Тәнем исән булыр,
Җаным булыр үле!..
ХАКТАН ДА
Оттыгызмы?.
Кемнәр анда
Байлык күреп
Капланды?
Хаким булып ришвәтлектә
Тапланды?
Оттыгызмы?
Сәләтсез кем иҗатында
Таптанды?
Яисә кем минем кебек
Җан асрарга
Хезмәтендә
Какланды?!.
Оттыңмы син, маңкорт мескен,
Җанисәптә
Милләтеңне
Сатканда?
Оттыкмы соң, дәшми калып,
Туган телне
Кысаларга
Япканда?!.
Җавап көтмим, юк, кирәкми,
Вакланма!..
Тарих дәресләре бар да
Дастанда!!!
Кызганыч!
Без булалмасак,
Хактан да,
Гафләт йокысыннан айнып,
Дөрес юлны
Тапканда!..
САНЫЙЛАР
Халык исәбен алу уңаеннан
Саныйлар безне, саныйлар,
Саный-саный арыйлар.
Бик күп без, Аллаһка шөкер,
Саный-саный аңлыйлар.
Саныйлар безне, саныйлар,
Чал хәтерне тарыйлар.
Тарих салган яралар бар,
Алар һаман каныйлар.
Саныйлар безне, саныйлар,
Санап кемгә ярыйлар?
Тиешме икән? Тиешсезгә
Әллә ертык ямыйлар?
Саныйлар безне, саныйлар,
Бәлки, шулай алдыйлар?
Азаюны өмет итеп,
Берәмтекләп талыйлар?!
Һәркем үзен санаганда,
Ялгышмаса ярый ла...
Үз нәселен саташтырган
Бар арада холуй да.
Саныйлар безне, саныйлар,
Саный-саный арыйлар.
ИншәАллаһ,без миллионнар,
Саный-саный аңлыйлар.
Саныйлар, әйдә санасын,
Димәк, безне таныйлар.
Сынатмыйкчы, милләттәшләр,
Бердәм булыйк, жаныйлар!
МОНДА МИНЕМ ТАМЫРЛАРЫМ
Ата-бабам бу туфракта
Ничә гасыр иккән иген?
Чал Кояшым шаһит моңа,
Туган Җирем, изге Күгем.
Шәҗәрәм дә монда минем,
Тамырларым тирән бүген.
Дәвам итәм нәселемне,
Күтәрешәм аның йөген.
Үз илендә кем килмешәк?
Ватанда без абориген!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев