Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Оксана ИЛЬЮП: Күңел яктылыгын саклый белү Биреләдер меңнән берләргә...

Мин гашыйк бу төнгә. Һәм сиңа! Бу әсәр дә төнлә яралган.

       * * *
Чиксез рәхәтлеккә чумган чагым!
Рәхәтлекнең була төрлесе.
Җиһан белән бер көй-аһәңендә
Сеңә җанга сихри Таң төсе.

Һәр күзәнәк тирә-юньгә тузгып,
Бар-бөтеннең таный шивәсен.
Көзгедә күк Галәм сафлыгында
Зиһенемнең чагыла шәүләсе.

Мин таркалам һәрбер Тереклеккә,
Һәр Аланга, Күлгә, Башакка,
Һәр Орлыкка, һәрбер Кыя Ташка.
Барлык Җиһан минем кочакта!

Һәрбер уем уяу. Бер уянгач,
Кабат йоклап китү икеле.
Сулышымда – Галәм сулышыдыр!
Галәм төсле чиксез киңлегем!

Калебемнең нуры сарып ала
Туып килгән кояш урнына
Бар Җиһанны! Һәм Асылым шулчак
Әверелә илһам җырына.

Зиһенемне ача Мәңгелек һәм
Мизгел кушылган мәл офыкта.
Һәм мин түгел читтән күзәтүче,
Мин шәфәкънең үзе, чынлыкта.

        * * *
Ничә яшь? Кем белгән. Кем биргән
Егерме. Утыз... биш. Шул чама.
Әмма бу бары тик шартлылык.
Саннарга син, зинһар, ышанма!

Һәр санның ул гына таныган 
Бар сәер вә тирән бурычы:
Вакытның чикләнгән булуын
Ул безгә искәртеп торучы.

Шартлылык – чәчләргә чал куну.
Чынлыка бер генә хакыйкать:
Дөньяга, тормышка ни караш?
Күңелдә, йөрәктә ни халәт?
Мөһиме шул фәкать. 
Шул. Фәкать.

        * * *
Мин чәчкә күк – үтә нечкә –
Җил-давыл кагылмасын.
Ачык йөрәк ачы сүздән
Янмасын, ябылмасын.

Бәллүр күңелне дорфалык
Чакмасын, чатнатмасын.
Наданлык анык зиһенне 
Ярмасын, тарайтмасын.

Кеше фикере җаныма
Тимәсен, тилмертмәсен.
Тормышымда яктылыкны 
Ходаем киметмәсен.

Гаделсезлек ышанычны
Алмасын, алдамасын.
Гарь, шөбһәле ялган сүзләр
Йокмасын, ягылмасын.

Ач мине – килсә ачасың.
Бел – теләсәң белергә;
Әмма сак бул – күңелемә
Омтылганда керергә.

        * * *
Төн тансык моң көйли. Мин, ярсып, 
Нотадан нотага омтылам.
Аһәңнәр тоташкан мизгелдә
Бер таныш аккордта онытылам.

Күкрәктә ирекле сулышның
Бу аккорд иң мөһим нигезе.
Күңелем кыллары тибрәлә –
Ул аккорд бит синең исемле.

Төн илһам өләшә. Эндәшә.
Сөйләшә. Үзләшә җырымда.
Керфегем очында уйнаклый.
Мин уяу. Син йокла янымда.

Төн моңы сыгыла аккордтан,
Һәм кыллар канатка әверелә.
Асманнан таҗлары сүрелеп,
Чәчемә кушылып үрелә.

Ничаклы моңлы көй бу дөнья!
Ничаклы мин аны яратам!
Мин гашыйк бу төнгә. Һәм сиңа!
Бу әсәр дә төнлә яралган.

Халәтем – ярымтөш. Алда таң.
Йолдызлар тузаны – төн артта.
Мин язам, онытылып калганчы
Җанга хас бер таныш аккордта.

Үзәккә үтәрлек аһәңле
Күренеш. Наз алам аңардан.
Мин төннең куенына сыенам
Җыр булып. Мин тулы. Яңадан.

        * * *
Кайчандыр бер туган кыю уйдан
Нибары тик гадәт кенә калган.
Төрле яклап тузан – җил тузгыткан.
Төрле яклап ялган.
Һәр кешенең үз туксаны туксан.

Кайчандыр бер ярсып, дөрләп торган,
Һәм аннары озак пыскып яткан 
Күмер уты сүнгән. Һәм көл булган.
Тәкъдир шулай язган.
Дөнья – тоташ куе көлгә тулган.

Дөнья – тоташ күз ачмаслык томан.
Өзгәләндек, бәргәләндек яман. 
Тик... туйдырган инде. Бәгырь каткан. 
Кайсы якка баксаң,
Ни уйласаң, янда атлар –  яран.

Көчле булдык шуның белән алдан.
Ә бүгенгә... кыю хыял-уйдан
Нибары тик хәрабәләр калган.
Без үзебез тузан...
Һәр кешенең үз туксаны туксан...

        * * *
Елмаеп уяндым. Төн назлый.
Урамда яңадан кар яуган.
Чакырдымдыр кебек мин сине,
Син мине ишеттең дип торам.

Апрель себерә уйнаклап,
Күбәләк көтүедәй буран!
Мин синең исемне пышылдыйм,
Син мине ишеттең дип торам.

Бу – кышның хушлашу карыдыр.
Тылсымлы да, серле дә урам.
Уянып, мин дәштем күк сиңа,
Син мине ишеттең дип торам.

        * * *
Беркайчан да минем тойгыларны
Син белмичә яшәп интекмәдең.
Төшенәм дип, хәтта күзләргә дә 
Озак итеп багу кирәкмәде.

Барлык булган күңел халәтемне  
Шигырьләрдә һәрчак сөйли бардым.
Хисләремә моң тасмасы үреп,
Шашып, ярсып җырларымны яздым.

Һәм ничаклы ерак булсаң да син,
Бу әсәрләр безне якын итте.
Хәлләремне белер өчен бары
Шигырьләрем укуың да җитте.

Алар аша таный белдең мине.
Серләремне ачтың аңлап бар(ы)сын.
Күрешмәүләр берни түгел. Җырлар
Арабызда күпер булып калсын.

        * * *
Тормыш дигән ямьле яланнарда
Күкне ярып, шәфәкъ калыкканда,
Дөнья әйләнешен уздырып,
Яшьлек чаба, тузан туздырып.

Иреклекне сөйгән шаян юрга
Иксез-чиксез офыкларга табан
Юыртадыр. Кала эзләре,
Кала артта язлар, көзләре.

Әй юырта, ак-караны күрми,
«Гомер үтәр, кире кайтмас» дими.
Яшьлек бара җилләр кудырып,
Яшьлек чаба тузан туздырып.

        * * *
Яктылыкка тартылучы җан мин.
Гел яхшылык килә күрәсем.
Тик шул омтылышның үзем генә 
Белеп яшим хакын, бәясен.

Күңел канатларым каерылганда, 
Бар дөньяга ачу туганда,
Башка бер дә елмаймастай булам, 
Югалырдай, карлы буранда.

Күзләремдә кайчак чагыладыр
Яктылыкның төксе маягы.
Төшенәсе иде: айның да бар
Кояш төшми торган аръягы.

Төшенкелек җанга ургылганда, 
Дөм караңгы, шыксыз көннәрдә
Күңел яктылыгын саклый белү
Биреләдер меңнән берләргә. 

        * * *
Күптән таныш. Хәтер җуеп онытылган
Хисләр кинәт әйләнде дә кире кайтты.
Бер җыр булып чыңлыйсың син күңелемдә,
Һәм ул җырда чит нота юк, һәм юк яты.

Гитарамның таныш аккорд тавышлары.
Хатирәләр юлларыннан барышларым...

Һәр аһәңе хәтерләтә төсмереңне:
Синең кебек үтә ерак, үтә якын.
Кем икәнең әле дә сер. Минем өчен
Син мәңге боз. Һәм мәңге ут. 
Афәт. Янгын.

Гитарамның таныш аккорд тавышлары.
Хатирәләр юлларыннан барышларым...

Мең ел инде үз кешеләр. Юк, ят икән.
Бер-беренә капма-каршы күпме хисләр!
Отып йөрәк тибешемнән моң ярала –
Нәфрәт белән мәхәббәткә уртак әсәр.

Гитарамның таныш аккорд тавышлары.
Хатирәләр юлларыннан барышларым.

        * * *
Дистә еллар алмашынды. Ә син һаман 
Элеккечә, гүя чумып күзләремә
Карыйсың да, «яратам» дип пышылдыйсың.
Һәм бар нәрсә үз урынында шул мизгелдә.

Бар нәрсә дә шундый дөрес: сүзләреңнән
Наз чәчелә. Карашларың, өтеп канны,
Күңелемнең иң төбенә кадәр төшә.
Без бербөтен. Без бер йотым. Без бер җанлы.

Вакытыбыз – мизгел? Гасыр? Тулы дәвер?
Җуелгандыр күренешләр дә күбесе. 
Начар булган нәрсә, хәер, истә калмый –
Хәтер саклар иң татлысын, кадерлесен.

Һәм тагын бер алсу шәфәкъ калыкканда,
Сергә төреп ничә таңнар язылганын,
Күчә дәфтәр битләренә безнең тарих –
Мәхәббәтнең мәңге тынмас авазлары.

        * * *
Алган гыйлем тәҗрибәләп тупланмаган –
Китап, димәк, укылмаган, ятланмаган.
Күп дәресләр ваз кичерелеп, исраф калган.

Мин һәрвакыт гади генә бер кыз булдым.
Артык биек кыяларга ургылмадым.
Раббыбыздан хаклык сорап, дога кылдым.

Зирәклек бир, дидем, кабул итәр өчен
Кешеләрнең һәм үземнең кимчелегем.
Бир ярлыкау асылына төшенү көчең.

Дөнья ямен данлап яздым шигырь, җырлар.
Кем дә булса мине ишетер әле, тыңлар.
Мин күргәнчә күрер, бәлки, белер, аңлар.

Кешеләргә гаҗәпләнеп, яшьләр түктем.
Кабат карап кыйблага тезем чүктем.
Ничек таныйм бу тормышны, шулай үттем.

Язмыш мине сындырмады. Сөйде назлап.
Сынаулары – сабак иде, түгел газап.
Үз юлыма бастырды ул азлап-азлап.

Алган тормыш тәҗрибәсен туплап торам.
Һәм самими елмаям да, алга барам.
Рәхмәтләнеп, тәкъдиремә тугры калам.
Рәхмәт, Аллам!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев