Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нури Арсланов: Узганнардан түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын...

Мәйданнарда җиңсәң батыр калып, Таянычың-табышың, шиксез, халык. Күтәрелсәң зур дәрәҗә алып, Баскыч булып баскан ла шул халык.

(Күренекле шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нури Арслановның тууына 110 ел)


АТЛАНТИДА

Атлантида булды микән чынлап? 
Тынгы бирми сорау һич кенә: 
Әллә кайдан, ерак-ераклардан 
Һәлакәтле бер моң ишетелә.

Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга, 
Тау дулкыннар күккә ашканнар: 
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне, 
Һәйкәлләрне сулар басканнар.

Океан упкан кебек Атлант җирен, 
Дәүләтләрне монда җир упкан: 
Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда... 
Бер-берсенең тамрын корыткан.

Ничә тапкыр килгән монда яулар, 
Кичергәннәр илне кылычтан... 
Калдыгын да көлгә дүндерергә 
Миссионерлар күпме тырышкан.

Сәхифәләр тузган, юкка чыккан... 
Ә без менә, без - бар, булганбыз! 
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз: 
Әллә кыпчак, әллә болгар без?

Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул, 
Болгармы ул? Нинди аерма?! 
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!

Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без менә, без – бар, эз бар җирдә –
Без батырган саен калыккан.

Атлантида язмышы юк безгә, 
Оныкларның ачык бабасы: 
– Нәселең кем? – дип сорасалар әгәр, 
Әйтерләр: – Без – татар баласы!

Татарстан дигән ватаным бар, 
Татар дигән халкым бар минем. 
Узганнардан түгел, мин халкыма 
Киләчәктән урын барлыймын.


СӘЙФ САРАИНЫ УКЫГАЧ

Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли, 
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.

                                              Сәйф Сараи

Гөлдерсеннең Сөһәйл тирәсендә 
Әйләнүен тиңләп Җиргә, ул 
«Җир әйләнә Кояш тирәсендә!» 
Дигән серне әйтеп биргән ул 
Коперниктан йөз илле ел элек.

Шәрыкта бу, димәк, күптәннән 
Ачык булган. Сараи тик аны 
Шигъри чара итеп үткәргән.

Мөмкинме шик тоту Коперникка, –
Тел тидерү аның кебеккә! 
Тик гыйбрәтле шунысы: кайчак серләр 
Соң ачыла, элек белеп тә...


БОРЧУЫМ КАЛА

Тудым казах илендә,
Үстем йортым Иделдә.
Шушы ике өемдә
Әкиятем, чыным кала.

Дала җырга өйрәтте,
Идел җанны көйрәтте:
Бер уй телә йөрәкне –
Китсәм, борчуым кала...

Мирасым юк алтыннан –
Гауга купмас артымнан,
Тик йөрәктән саркылган
Җырым моңсуым кала.

Көмештәй кар суларым,
Язлардай ярсуларым,
Өмет-ымсынуларым,
Туган җир-суым кала.

Кырмыска иле сыман
Мыжылдап, кайнап торган,
Тырыш, тынгысыз, чыдам
Йортым – чыр-чуым кала.

Килгәннәр китә җирдә...
Зыян юк аннан бер дә.
Илем кайгысы миндә:
Китсәм, борчуым кала... 


ХАЛЫК

Әгәр дә син булсаң алтын балык,
Сиңа хәят биргән дәрья – халык.

Мәйданнарда җиңсәң батыр калып,
Таянычың-табышың, шиксез, халык.

Күтәрелсәң зур дәрәҗә алып,
Баскыч булып баскан ла шул халык.

Бәйгеләргә чыксаң ат атланып,
Иярләгән, томар таккан халык.

Бәхет килсә бусагаңны табып,
Юл күрсәткән аңа да шул халык.

Халкым диеп яшәүчегә янып
Үзе ялкын бирә изге халык.

Сөеп баккан әнкәң-әткәң дә шул,
Телең ачкан, кеше иткән дә шул.

Шушы телдә горур исем алып,
Милләтеңне аныклаган халык.

Һич онытма, кардәш, шул телеңне,
Исеңдә тот һәрдәм кемлегеңне!


СИН ГЕНӘ

Чәчәкнең кызылы син, 
Дөньяның кызыгы син,
Бер сыйфатың меңгә күчә: 
Җанга ыгы-зыгы син.

Сәбәпсез турсаясың, 
Аяусызсың, чаясың, – 
Белмәгәнгә шулайдыр шул 
Иркәлекнең чамасын.

Тылсымчым, күрәзәчем; 
Кызудан күләгәсең:
Күңел багларымда җиләс 
Канәферсең, лаләсең.

Тал булып бөгеләсең,
Җам булып түгеләсең, 
Зәңгәр төннәремдә тулган 
Ай булып күренәсең.

Йөзләрең балкып тора,
Түшләрең калкып тора,
Чәчләреңнән күк күгәрчен
Исләре аңкып тора.

Атлыйсың вак-вак кына –
Йөгермисең чак кына...
Озын телләр дә чарасыз:
Сөйлиләр мактап кына.

Канатлы күбәләгем,
Шат җанлы көлгәләгем,
И минем сабыр-салмагым,
Тынгысыз көйгәләгем...

Үзәкләрем өзелә,
Җитәрме түзем генә:
Күбәләк тә, көйгәләк тә –
Барсы да үзең генә...

Син генә, тик син генә
Тынгы бирмисең генә!
Тынгылар бирмәсәң бирмә,
Миннән башканы сөймә.


УТЫРАМ КӨЗГЕ БАКЧАДА

Җил каен-талларга куна,
Җирдән яфраклар куа.
Сүзләр хәрефләрдән тора,
Мәгънә сүзләрдән туа.

Хәрефләр тамчылар булып
Кәгазьгә тамып тора;
Утырам бакчада туңып,
Яфраклар явып тора.

Телгә килә алар менә, –
Тыңласаң, мәгънәсе бар:
Яфракларның да, җилнең дә
Шагыйрьгә дәгъвасы бар.

Беравыздан икесе дә:
– Күр, ниләр тезгән! – диләр,
Хәрефләр, җөмләләр – синнән,
Ә мәгънә – бездән! – диләр.

Җил гел пышылдый, яфраклар
Туктаусыз кыштырдыйлар:
– Җитмәсә дә туңар чаклар,
Туңгакка – кыштыр, – диләр.

Сүзен бүлдермим боларның,
Язам да язам гына,
Булсын иде туңуларым
Хәерле казам гына.


ЯРДАГЫ УЧАК ЯНЫНДА

Гәрәбә йолдызлар күкләрне бизи,
Ай сылу зәп-зәңгәр яулыгын изи,
Җилләрнең сулышын яфрак та сизми...
Нинди тын тантана иркәли җанны!

Ярдагы учакның ялкыны үчте,
Күмере яктырды, нәкъ алтын төсле,
Аның да көл белән капланды өсте...
Тик җанда ялтырап бер чаткы калды.

Менә ул терелде, ялкынга күчте,
Җәелде... Узганнар исемә төште:
Киң Идел суларын кайната төсле,
Давыллы дулкыннар тетрәтә ярны!

Сискәнеп мин кинәт бастым аякка:
Кораллы атлылар чаба як-якка,
Калканнар күкрәктә, уклар садакта,
Байраклар җилферди, байраклар канлы.

Гасырлар артына чыкканмын барып.
Хыялдан арындым... Җир нурга гарык,
Төн ята көрсенеп, тынлыкка талып,
Ай үрти елмаеп тынгысыз җанны...


ЮКСЫНАМ

Йолдыз булып күктән бакмый икән, 
Бер атылса гомер ук сыман: 
Китек күңел урын тапмый икән, –
Мин бит сине, Сибгат, юксынам...

Бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек, 
Табигатьләр төрле булса да. 
Дуслыкны да, хәер, көчәйтмәдек, 
Булсак та бик уйдаш, дустанә.

«Талантлылар белә, – дия идең, –
Үзләрендә талант барлыгын!» 
Белә идең, киң булса да илең, 
Хисләр өчен дөнья тарлыгын.

Тар дөньяда киң күңелле булып 
Яши алса кеше – үлемсез! 
Синең белән торган икән тулып 
Безнең оя! Синсез күңелсез...

Кайда син, әй, замандашым минем! 
Кочакларга әзер колачлар: 
Кордаш булган өчен дияр идем, 
Күп китте бит инде кордашлар.

Ятимлектә булмый күңелләр хуш, 
Сагышлардан чара юк сыман: 
Арабыздан киттең, урының буш, 
Шагыйрь, сине мин бик юксынам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев