Нияз Акмал: Гомер шундый озын кебек иде, Озын кебек иде – елга буе...
Танылган шагыйрь Нияз Акмалның тууына 70 ел
ТУГАН ТЕЛ
Ул мине мәхрүм итмәгән
Моңнарыннан, җырыннан,
Мин карында чагымда ук
Аккан ул тамырымнан.
Иркәли алмас идем мин
Җирнең иң иркә гөлен, –
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.
Шатлана белмәс идем мин,
Кайгыра белмәс идем,
Ак белән караны хәтта
Аера белмәс идем.
Аера белмәс идем мин
Дөньяның көнен, төнен –
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.
И әнкәй!
Күктәге йолдыз!
И әткәй!
Җирдәге таң!
Син, Сөйгән яр!
Син, Табигать!
Син, Шигърият!
Син, Ватан!
Башка телләрдә әйталмас,
Аңлата алмас сүзне
Туган телемдә әйтеп мин
Иркәли алам сезне!
Ул мине мәхрүм итмәгән –
Ул мине эзләп тапкан:
Мин карында чагымда ук,
Тамырларымнан аккан!..
КҮПТӘН ИНДЕ...
Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк?
Күптән инде җылы яңгырларга
Кочакларны җәеп кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.
Күптән инде язгы күкрәүләрдә
Ярга ятып учак яккан юк.
Күптән инде, күптән югалткан юк,
Күптән инде, күптән тапкан юк.
Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларга күптән тарган юк.
Күптән инде, күптән саргайган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.
Күптән инде янып ашыккан юк,
Мең үкенеп соңга калган юк.
Бер сокланып тыңлар дөреслек юк,
Бер ышанып тыңлар ялган юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк? –
Күптән инде, күптән яшәгән юк,
Күптән инде, күптән үлгән юк.
Күптән инде күзләремне тутырып
Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!
Коткарыгыз мине, коткарыгыз
Тик бер генә көнгә булса да!
Сез аңларга тиеш минем хәлне –
Сезнең дә бит хәлләр шул чама...
КАБЫНАМ ДА СҮНӘМ
Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм,
Абынам да сүгәм, абынам да сүгәм.
Без китәрбез уңга, без китәрбез сулга –
Юлга куймасыннар, өймәсеннәр юлга!
Кеше өчен, имеш, иң зур кыйбла – торак.
Нишләп безнең кием бездән кыйбатрак?
Бар чакта – белмиләр, эзлиләр – югалгач,
Кеше үз киеменнән очсыз булып калгач.
Бәндәсе дә гаҗәп: һич өметен өзми –
Тунын тотып яккач, көлдән бетен эзли.
Яңа кием фарыз яңа заманага!
Хәерчегә шатлык: ямаулыгы яңа.
Алай бору кирәк, болай бору кирәк –
Сулар һавага да чират тору кирәк!
Бер тотынгач юкса – тоту кирәк ныклап,
Тамак төбен генә тормасын кытыклап.
Рас сыйлыйлар икән – шәпләп сыйласыннар,
Кунак киткәч кенә тавык суймасыннар!
Ахшам вакытында көтү куалармы?!
Ахыр заман җиткәч, кабат туалармы?!
Иң беренче догам, иң беренче сүрәм:
Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм.
Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм –
Абынам да сүгәм, абынам да сүгәм...
ФИЛОСОФЛАР
Иң борынгы бөек философлар,
Яшәү асылын ачар урында,
Калын-калын трактатлар язган
Дәүләт төзелеше турында.
Ул дәүләтләр күптән җимерелгән,
Кичә туган – бүген искергән.
Хисләр-төсләр алмашынган саен,
Фәлсәфәгә бүтән төс кергән.
Фән агачы үскән,
Ә кешенең
Тамырлары җиргә бәйләнгән, –
Фән дигәнең фәлсәфәгә тарган,
Вәсвәсәсе фәнгә әйләнгән.
Без борынгы түгел,
Без – бүгенге!
Галимнәрдән ләкин сер кача.
Бөтен илгә урта белем керттек,
Акыл ягы калды уртача.
Айны, күкне, йолдызларны сөеп,
Яшәү асылын ачар урында,
Философлар һаман нидер яза
Дәүләт төзелеше турында.
ТӨНЕ БУЕ ЙОКЛАМАГАН ЧАКЛАР!..
Төне буе йокламаган чаклар,
Балачакның серле әкиятләре!
Алар бездә, төне буе бездә,
Таңга кадәр бездә – иң шәпләре.
Йокы алмый.
Безнең батыр әле
Аждаһаны табар юлда гына.
Коткарырга тиеш таң былбылын:
Алмаз кылыч таккан билбавына.
Таң былбылы – гүзәл бер кыз икән,
Ул – читлектә,
Дию оясында.
Ул яшь түгә булыр.
Белми әле
Бу батырның юлга чыгасын да.
Атлый батыр.
Җен-пәриләр аңа
Очрап кына тора адым саен.
Аның саен әкият кызыклырак,
Йокы кача бездән аның саен.
Мәңге бетмәс әкият булсын, дидек,
Шундый озы-ын әкият, елга буе.
Төне буе йокламаган чаклар,
Йокламаган чаклар төне буе!..
Төне буе йокламаган чаклар!..
Үсмер чакның серле кануннары.
Әллә синдә генә булды микән
Толымнарның шундый калыннары?!
Күзем йомсам,
күз алдымда идең.
Күз алдымда...
Телдә – синең исем,
Мәктәпләргә иртүк баруларым,
Тагын сине тизрәк күрер өчен.
Сине тизрәк тагын күрер өчен!
Ә төн озын, озын – елга буе.
Төне буе йокламаган чаклар,
Йокламаган чаклар төне буе!..
Күз алдымда...
Сабантуйларына
Төшкән чагы Сарман буйларының.
Җырга кереп калуы булдымы әллә
Зәңгәр таудан яулык болгавының?
Күз алдымда...
Ал яулыгы җилдә.
Сабантуе.
Үлән шундый куе!
Төне буе йокламаган чаклар,
Йокламаган чаклар төне буе!..
...Гомер шундый озын кебек иде,
Озын кебек иде – елга буе.
Төне буе йокламаган чаклар,
Йокламаган чаклар
гомер буе...
КИЛЕР БЕР КӨН
Ятлар безгә яман тамга такты:
Без – югары, имеш, сез – түбән.
Килер бер көн!
Бөтен карагруһлар
Әйләнешеп китәр йөзтүбән!
Килер бер көн.
Таңнар матур атар,
Таңга керер минем халкым татар,
Йөргән юлыбызда гөл ятар, –
Килер бер көн!
Кояш сүнсә генә,
Баш очында безнең ай батар.
Килер бер көн.
Халык авыз итәр
Хаклык дигән татлы шәрабтан.
Килер ул көн! Төгәл белеп әйтәм:
Җиде ятлар тотар тоташ матәм,
Карагруһлар йөрер шәрәтән!
Килер бер көн.
Безнең туган якка –
Күп хәсрәтләр күргән бу якка –
Ятлар ятка калыр көннәр килер,
Оятсызлар калыр оятка!
Килер бер көн.
Җир хакимсез булыр,
Кеше нәселе булыр маңкортсыз.
Килер ул көн!..
Тик аңынчы әле
Ашау кирәк безгә
мең пот тоз...
КАР ЭЧЕНДӘ ИДЕ ЯБАЛДАШЛАР...
Хәйдәр Бигичевка
Ул якта да таңнар шундый матур,
Ул якта да үлән шундый куе.
Ул якта да сандугачлы була
Татар дөньясының сабан туе.
Рәшит Ваһаповлар, Бигичевлар
Туып үскән һәм данлаган якны
Талантлы як, диеп атаучылар
Йөз мәртәбә, мең мәртәбә хаклы.
Җырда ялкын итеп була икән
Халкың йөрәгендә йөргән утны.
Түбән диеп әйтеп буламы соң
Сергачны һәм Нижний Новгородны?!
– Сарман кияве, – дип яраттылар,
– Татарның бер моңлы улы, – диеп.
– Чын иҗатның горур падишаһы,
Чын иҗатның горур колы! – диеп.
Иртә иде аны югалтырга,
Ах, бигрәк тә әле иртә иде.
Йөрәгендә Хәйдәр башланмаган
Иң моңлы җыр әле йөртә иде.
Кар эчендә иде көзге урман,
Тынып калган иде ябалдашлар.
Алар гүя көтә иде кебек:
Өр-яңадан Хәйдәр җырын башлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев