Наис Гамбәр: Төнге сулар ага, төнге сулар, Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар...
Китүдән дә кайту авырырак Бу дөньяның чиксезлегендә; Яшәү белән Үлем арасында Яши кеше – үз читлегендә.
(Танылган шагыйрь һәм тәнкыйтьче Наис Гамбәрнең тууына 75 ел)
КАЙТСАМ...
Кайтамын да... китә алмый ятам,
Көннәр, төннәр ятам интегеп;
Бураннары чыкса – бишмәтем юк,
Яңгырлары яуса – итегем.
Мин гел шулай: кайтсам – китмәс өчен
Бер-бер хәйлә табам, алдашам;
(Йөрәгемдә – утлар, мин су эчәм
Атлар белән агач ялгаштан.)
«Акыллылар» әйтәдер дә (бәлкем?) –
Йөри шунда тик эт сугарып;
Этем түгел, атым сугарулы, –
Кайту белән ташлыйм тугарып.
Тугарылып ташлыйм кайту белән, –
Камыт суккан төшләр ял алсын!
Тик син генә, Ыгым, мәңге тынмас
Яраларны җөйли аласын.
Суын җылы синең, тының җылы –
Синдә генә басам сусынны.
Атлар ялгашыннан сулар эчәм –
Җирсү, сусау әллә шушымы?!
Җиккән атлар тора өй каршымда,
Син сорама: «Тагын кай таба?»
Кайтмам диеп китәмен дә, Мөслим,
Әфсеннәрең тартып кайтара.
ОЗАТУ
Авылда – көз... Дөнья сулып калган.
Кошлар – китә... Бу бер төш кебек.
Ятам кырда – очып барган җирдән
Егылып төшкән бала кош кебек.
Уйга талып, таулар үткелендә
Асылынып торды күк болыт;
Тынып калды урман...
Кырлар тынды –
Кошлар очты ул көн күк тулып.
Бөтерелеп, бәргәләнеп алар
Урадылар кырлар түреннән;
(Илаһи моң - кошлар өне иңә
Бар хәятка күкләр төбеннән.)
Саргылт монар – ерак атауларда,
Җете алтын – агач башлары...
(Мин нигәдер, кошлар киткән саен,
Моңсуырак була башладым.)
Нилектән бу? Нидән бу сискәнү? –
Җанда үкси киткән кош өне.
Көзләр керер-кермәс үксеп ятам,
Нишләрмен соң ялгыз, кыш көне.
Күтәрелде кошлар иле белән,
Кубарылды кошлар ил белән;
Яфраклар тама шыбыр-шыбыр
Кошлар очып үткән җил белән.
БОЛГАР ТАШЛАРЫНА
XVIII йөздә Болгар кабер ташлары
Успение чиркәве нигезенә салына.
Газетадан
Хак Тәгаләм!
Хак сүз!
Тел иңдер дә Болгар ташларына, –
Баш орыйм бер кабер ташларына, –
Тыңлап торыйм... Юкса ничә еллар
Сүз табалмыйм сөйли башларыма.
Чал тарихның тимер капкаларын
Ач та (ташлап нахак япмаларын!)
Ташка сүз бир... Хак Тәгаләм, бер сүз –
Соңгы сүзен үксеп ятканнарның.
Сөйләсеннәр яуда җиңелгәннәр,
Болгар туфрагына күмелгәннәр;
Җимергәннәр генә теллемени,
Хаклымыни «аксак тимерләннәр»?!
Юкса Иблис-кәлтә һаман алдый,
Коерыгын өзеп ялгый-ялгый;
Ялгыша ул: «Имеш, тарих – тузан,
Ташлар – үле, ташлар сөйли алмый».
Ләкин...
Килә дә көн – актарыла сулар,
Өскә калка Бөек Болгар, Сувар;
Тирәннәрдән калка язулы таш –
Тамгалы таш...
(Дөнья шундый чуар!)
Язулы таш – Болгар илчеседер,
Алласыдыр Болгар ташларының;
һәм ул хәтерлидер кара көнен –
Гарасатның ничек башлануын.
Безгә килеп җиткән бер догадыр
Ташка суеп язылган бу сүзләр;
Ташлар елый белми...
(Нык булырга кирәк!
Таштай нык булырга!!!) Яшьле – күзләр...
Кеше гомере Җирдә мизгел генә,
Халык гомере дә акмый тигез генә, –
Ташка күчә дә җан,
Сөйли үз телендә,
Салсалар да чиркәү нигезенә!
КЫЛГАННАР ЙӨГЕРӘ...
Дала буйлап кылганнар йөгерә...
Ә. Еники
Кылганнар йөгерә, кылганнар...
Дулкыннар йөгерә сөрлегеп.
(Акъәби йөридер кырларда,
Ак мамык шәленә төренеп.)
Кылганнар йөгерә сөрлегеп.
Хәтер – җил; мәңгелек җил-давыл, –
Актара учаклар кузын;
Шәфәкълар – кып-кызыл, кан кебек;
Дала – киң; көн – кыска; юл – озын...
Җил тузгый учаклар кузын.
Офыкта – чатырлар; яна ут, –
Учак та җилпенә, тынгысыз;
Таң белән – сәфәргә, сәфәргә!
Хыял – ук; хис-хәнҗәр – кынысыз.
Чатырлар каршында яна ут.
Акъәби торгандыр сәхәргә,
Җилләрдән көткәндер хәбәр-өн, –
Кылганлы кырлардан Ак атта
Бер кайтыр Ил кичкән хәләлең.
Акъәби көткәндер хәбәр-өн.
«Ир-егет җанында ат ята» –
Акъәби сүзе бу колакта...
Кайсыбыз менәчәк толпарлар
Кешниләр тибенеп улакка?!
«Ир-егет җанында ат ята».
Кылганнар йөгерә, кылганнар...
Кырлардан йөгерә сөрлегеп;
Акъәби учагы сүнгәнче
Булырмы сәхәргә өлгереп?!
Дулкыннар йөгерә сөрлегеп.
Кылганнар йөгерә...
Йөгерә...
ТӨНГЕ СУЛАР
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Көзге сулар шундый ямансулар, –
Таллар боек, түбән иелгәннәр,
Инде сап-сарыдан киенгәннәр.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Сулар өсте тулы яфрак ага,
Яфракларны дулкын ярга кага;
Ярда кала читкә кагылганнар,
Бер кояшка гына табынганнар.
Сулар өсте тулып яфрак ага.
Айның сузылып төшкән ак җепләрен
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары;
Кеше дә бит җирдә яфрак кына, –
һәр суның бар яшерен упкыннары.
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар, –
Күкрәк елгасыннан аккан еллар
Кайтмас, кайтмас... Тынгы бирми шулар.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
* * *
Теләсәң дә булмый – онытып булмый,
Минем кулдан килми, нишлим соң?!
Ирексездән синең эзне эзлим,
Туфрагына бассам Мөслимнең.
Менә монда,
Ык ярында учак яктык,
Уйнап кына, кызык өченгә;
Сизмичә дә калдык – ике юләр! –
Торып калдык
Дөрләп янган учак эчендә.
Мәңгелек ут ялмап алды безне,
Ялкынланып яндык учакта;
Һич тә шикләнмичә, тик бер көнгә
Кайтып килер идем ул чакка.
Син дә шулай кабат-кабат урап
Кайтасыңдыр ерак үткәнгә;
Учаклардан җылы алгалап кит,
Юлда, арып, хәлең киткәндә.
Үз-үземне генә алдыйм, ахры, –
Бер янганнар янмый!
Асылда без хәзер икенче:
Күмерләнеп ялгыз утырып калган,
Яшен суккан агач шикелле.
Әнә яшьләр – үсентеләр үсә,
Алар янсын, алар көйсеннәр;
Алар да бер сөю тәмен тойсын:
«Сөю – сәгадәт ул!» – дисеннәр.
Ә без?!
Бик еракта, Ыкның аръягында
Учак яна. Уты сүлпән инде, курыкма;
Кузларын җил кузгаткач кына,
Шәүләләре уйный офыкта.
СОҢГЫ ЧАБЫШ
...Утлап йөри тышауланган атлар.
Соңгы чабышкадыр?! –
Иярләрен барлый ят җайдаклар.
...Өзелделәр тимер өзәңгеләр.
Ничә тапкыр аңа
Өзекләре белән кизәнделәр.
...Уңлы-суллы уйнап торды камчы.
Агып төште күзе –
Соңгы тере күзе – утлы тамчы.
...Бәйгеләрдә туза икән йөрәк.
Көчкә басып тора,
Аумас өчен, җиргә башын терәп.
...Бик еракта тайлар куя кешнәп.
Тик ул ята инде,
Телен аркылыга тешләп.
* * *
Китүдән дә кайту авырырак
Бу дөньяның чиксезлегендә;
Яшәү белән Үлем арасында
Яши кеше – үз читлегендә.
Мәңгелеккә! диеп килгән идем,
Узсам – узганмындыр бер саплам;
Сәхәрдә дә бер сүз, ахшамда да:
«Югалтырлык түгел, югалтмам».
Гомер җебе кыска – бер саплам.
* * *
Ераклардан килгән тавыш сыман
Уяна да хәтер... Бөтерелеп,
Бетеренеп – кечерәеп алам;
Тоныгая истә калган төсең,
Кайчандыр үз, изге якын кешем! –
Син барыбер миңа сабый бала.
...Ераклардан килгән тавыш сыман.
Агачларны үлән кебек кенә
Ерып чыгарсың күк үткәннәрдән, –
Пәрәвезләр сарыр иңнәреңне.
Ташландык бер йортның каршысында
Бүкәннәргә утырып көткән мәлдә
Җилләр җилфердәтә җиңнәремне.
...Агачлар да үлән кебек кенә.
Бер көнен дә калдырмыйча яшәп
Уза гомер – ага гына, чәчрәп,
Улаклардан аккан су сыман.
Сөю – дәрья, ярларына тулмый,
Аккан суга кабат кереп булмый, –
Ярда калам... Бәхил шушыннан.
...Бер көнен дә калдырмыйча яшәп.
Әлсерәтте еллар, әлсерәтте...
Яшьлегемнең соңгы тәэссораты
Карап тора агач артыннан.
Мин әлегә туган туфрагымда;
Гомеремнең сыңар яфрагын да
Бирмәс идем көмеш-алтынга...
...Әлсерәтте еллар, әлсерәтте.
Тып-тып гына август җиле исә,
Ераклардан килгән тавыш сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев