Мөхәммәт Мирза: Китү-кайту дөньясында Ара якын, юл ерак...
Яфраклар ни сөйли җилгә, Аркаларын ачып? Чәчәкләр ни сөйли җилгә, Ятып бетеп җиргә?
МОҢ
Җаннан бүленгән халәт – моң,
Җаннарга җитәр өчен.
Җырга-көйгә әверелеп,
Галәмгә китәр өчен...
Җаныңны тыңлап кара да
Моңлан әле, и кешем.
Дөнья фани. Моңлы мизгел –
Мәңгелекнең бер төше...
* * *
Урам тутырып үттеләр,
Үр ягына киттеләр...
Артларыннан үкси-үкси
Өреп барды бер көчек...
Гүргә илтеп керттеләр...
Китә бара кеше
Үз гомерләрен кичеп...
Озатып калыр кем, ничек?
* * *
Аралары белән әйләнеп яткан
Коелган тал яфраклары күл өстендә...
Офык читендә болытларга ут капкан:
әллә кояш баткан,
әллә таң аткан.
Бераздан шәфәкъ-кызыллык
югалыр эреп:
төнгәме,
көнгәме?
КЫЗЫЛ КАР ЯВАР МИКӘН
Кыйбласызларга
Кай яктан
Чыкса да Кояш – барыбер;
(Аркаларын җылытырга
Борылып яту да җитә.)
Уйларымны бутады гел
Офык читендәге кызыл шәфәкъ:
Явармы кызыл кар бирегә?..
ҖИЛ ГЕНӘ
Яфраклар ни сөйли җилгә,
Аркаларын ачып?
Чәчәкләр ни сөйли җилгә,
Ятып бетеп җиргә?
... Беркем беркемгә кичерми
Мәҗбүри мохтаҗлык...
... Җил генә куя таләбен,
Карамый бернигә?
* * *
«Кайту ягы якынрак», –
Таныш сукмак, янәсе...
Ничә тапкыр узып киттем
Авылымнан янәшә...
...Чалманарат, кайтасым бар
Бәхиллегеңне сорап...
Китү-кайту дөньясында
Ара якын, юл ерак...
* * *
Сандугач өзә... өзелә,
Алыр кем үтеп ары...
Сабыен алып тезенә
Иркәли-сөя бары...
Җәйләр авышкач көзенә,
Кинәттән туктап калыр...
Баласын очырган көне
Ярты гомерен алыр...
ҖИЛНЕҢ ЭЗЛӘГӘНЕ
Җилнең эзләгәне – бер кура,
Ышанмасаң, үзеннән сора...
Табып алса, үтеп керә дә,
Кылын кылга тартып өрә дә,
Мең авазлы моңлы көй чыга:
Нур булып галәмгә тарала,
Күк балкышы моңнан ярала...
Җилнең эзләгәне – бер кура...
Түр бакчада ярык йөз кура,
Җил кагылса, чинап зар чыга,
Зарга ияреп тагы әр чыга.
Ятлар ярып киткән куралар,
Ятлар ягып киткән куралар...
Җил кагылса, елап зыр чыга...
Җилнең эзләгәне – бер кура...
Үр артында бер мең гүр тора...
Гүр өстендә ярык мең кура.
Җил кагылса, мөгрәп мур чыга...
Җилгә мурлы кура кирәкми,
Мең моңлы бер кура эзли ул...
Табарына өмет өзми ул...
Җилгә, җиргә кирәк бер кура.
ИЛЕ БУЛСА ГЫНА
Борынгыдан килгән Идел-Йортта
Варислары булып чәчәннәрнең,
Бер Хак, шөкер, Үзе тәкъдир итте
Монда туып, монда яшәүләрне...
Ана сөте белән Җанга иңгән
Илсү, җирсү хисе төкәнмәслек.
Гасырларның аръягыннан килгән
Илне өстен кую – төгәл мәсләк.
Иле булса гына кавем халык
Исеменә лаек сан алачак.
Мәңгелеккә барыр юлын табып,
Милләт булып җирдә саналачак.
Иле булса гына кара төннең
Күләгәсе аңар төшмәячәк,
Җаһиллекнең зәһәр җиле кубып,
Салкыннары җанын өтмәячәк.
Халкын илле итәр өчен лачыны,
Илен имин итәр шаһ ирләре.
Рухи күге капусы ачылыр,
Сынлы, санлы булса шагыйрьләре.
КИТМӘ, АК БОЛЫТ
Ак болыт тора эленеп
Берүзе зәңгәр күктә...
Онытылып калганмы ул,
Белдерүеме үпкә?..
Ак болыт бер тын чыгармый,
Йоклап киткәнме әллә?
Җир шарын әйләнеп, арып,
Кайтып җиткәнме әллә?
Әллә аның да болында
Киләме тукталасы,
Кулдашым булып, уртакка
Күбә, кибә саласы?
Агыйделдән дә ак булып
Күктә акты, югыйсә, –
Әллә килә күбәләктәй
Гөлгә кунып каласы?
... Куышыма төн ягылды, –
Каралмады ак болыт.
Таңгача торды янымда,
Таралмады ак болыт.
Таңның шәмәхә нурында
Коенды соң ак болыт,
Агыйделем-сылуыма
Ак шәлен япты болыт.
Чыкта туенды болыным,
Көнем туды ак булып,
Күңлем тулды пакь булып –
Китмә, китмә, Ак болыт?!
* * *
Эфес каласы хәрабәләрендә
Меңьеллыклар аунап ята,
Тузанга батып...
Тарихы – төзәлмәс хата,
Узганга кайтып
Үкенүдән, үртәлүдән
Зыяны артык;
...Кан-яшькә коенган ташка
Җил елый ятып;
Ташларны өеп күтәргән
Субайлар ватык –
Хәрабәдәге хәлләргә
Битараф вакыт...
ИҢ ТЫҢГЫСЫЗ МАТДӘ – КЕШЕ
Бүленгәнне бүре ашар
(мәкаль)
Матдәнең яшәве асылында
Өзлексез бүленү тулаем.
Ачыктан да ачык мисалында:
Күр, күзәт асманның Тулы Аен.
Бар иткәндә: – Бул! – дигән ич Ул,
Дигән: – Сакланганны саклармын!
Бүленешү – тернәкләнү, үрчү –
Түгел бетү вакланып.
Бүленешү – чиккән челтәр кебек
Чылбырланып кабат берләшү.
Җирдә иң тынгысыз матдә – Кеше,
Яшәр өчен мәңге көрәшү.
Бүленгәнне бүре ашар – хак сүз.
Яши-яши аңлар ул аны:
Кешелекне мәңгелеккә илтер
Бүлгәләнмәс рухы, иманы!
МӘСӘЛ ӨЧЕН
Ала карга оя корды имәнемә,
«Кош оясын туздырмагыз!..» – дигәненә
Күнеп тәүбә иткән затмын, ничек түзим,
Көн-төн «Карр, карр!» дип
җаныма тигәненә?
Моңа кадәр мең яшәгән имәнемдә
Сандугачлар гына сайрап кинәнде дә,
Ябалдашы сабантуйлы сәхнә иде,
Сәнгать иде иң югары кимәлендә!
Ала карга тәү кат «Карр!» – дигән мәлендә,
Бер сайрар кош калмады шаһ имәнемдә.
Ала карга каргылдавы – кара каргыш,
Үз башына төшәсен белми әле дә..
«Кош оясын туздырмагыз!» – дигәнендә:
Күз алдымда сандугачлар имәнемдә...
БЕРҮЗЕМӘ БЕР ДИҢГЕЗ
Ялгызым торам ярында:
Берүземә – бер диңгез...
Көтмәгәндә сискәндереп,
Күкне кап урталай ярып
Яндырып төште йолдыз.
Качаклар кичкән диңгез бу,
Кайчыдай кискән диңгез.
Чалгыдай чапкан дулкыны,
Суырып йоткан упкыны –
Ачу, үч иткән диңгез.
Күз яше тозлы диңгез бу,
Кайнаган, кузлы диңгез.
Берсеннән-берсе күрмәкче,
Һаләкәтенә кермәкче –
Бәгыре бозлы диңгез.
Тау-тау дулкыннары килеп,
Ярына суккан диңгез...
Таралган, сынган саллары,
Хәбәрсез югалганнарны
Бер тында йоткан диңгез.
Ятаклы, комлы диңгез бу,
Уенлы, кызык диңгез...
Кызып каралган тәннәре,
Тума шәрә бәдәннәре –
Уйнашлы бозык диңгез...
Качаклар кичкән диңгез лә,
Кем кичалмаган диңгез.
Ятаклы комлы ярында,
Онытып бар дөнья гамен,
Кем кочалмаган диңгез...
Бер Раббым, хозурыңда
Дүрт ягым да төп-төзек.
Төшемдә түгел, өнемдә
Качаклар кичкән диңгезне
Колачлап чыктым йөзеп.
Ялгызым торам ярында:
Берүземә – бер диңгез!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев