Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мөдәррис Вәлиев: Каш өстенә куеп кулын, туган як, Әнкәем күк, кайтыр юлым күзлидер...

Бер иңемдә – ялгызларның зарлы чагы. Бер иңемдә – күңелләрнең парлы чагы!..

(Танылган әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь һәм нәшир Мөдәррис Вәлиевнең тууына 70 ел)


ЯРЛЫКАВЫҢ ҖИТМИ

Кайгы-хәсрәт килсә, күкрәгемә
Җаның-тәнең белән сыенасың.
Икебезгә бүлгәч, бу авырлык
Азрак тия, диеп сөенәсең.

Яфрак очындагы чык шикелле
Энҗе алкаң дерелдәп китүен
Сизмимен шул һәм күрми дә торам
Гаҗиз булуыңны, әй газизем!

Бутыйм бугай кайчак хак, нахакны...
Ә син, кәефен кырдым, дип кызганасың.
Кызганырга мәҗбүр булуыңнан
Ояласың микән – кызарасың...

Бермәл күңел чишмәләрең куеруын,
Күзләреңдә сурәтемнең җуелуын
Сизмимен шул һәм аңламый торам
Хаклы булуыңны, йөз аклыгым!

Юлдан кайтсам – эзең бусагада,
Йөзләреңә моңсу сагыш кунган:
Көнләшүдән түгел, – борчылудан,
Зарыгып көтүдән, сагынудан.

Менә шулчак... сыймас булып кочагыма,
Мәхәббәтле дөнья ачыла сыман.
Сулган-корыган гөлләр яфрак яра
Күрешүче кулларыбыз җылысыннан.

Бер иңемдә – ялгызларның зарлы чагы.
Бер иңемдә – күңелләрнең парлы чагы!..
Тәүбәләрем тәмам кабул булсын өчен,
Җитми тора бары синең ярлыкавың.


АЙ КҮРГӘН – КОЯШ АЛГАН

Җиләкле алан... Соңгы чык
Эри чалгы йөзендә.
«Таңда килермен, көт! Танда-а!.. –
Сагынуга син түз генә...»

Ак томан – ак чатыр шаһит:
Борылдым ярты юлдан! – 
«Ул мәлдән китмәс идең шул,
Курыксаң югалтудан!»

Чал нарат шаһит – карт буйдак,
Ылысын коя аска:
«Көткән – сабыр, көтү авыр,
Юлыңны үлән басса...»

«Таңда килермен», – дип киттем.
Өнсез җыр – моңсу алан.
Үләндәге чыкларны да
Ай күргән – Кояш алган...


СУЛАР БОЛГАНГАН ЧАКТА...

Аккошлы күл тирбәлә дә,
Дулкын кага ярларга.
Упкыннарда йөргән уйлар
Кушыладыр аларга.

Күңел күлемдә аккошым,
Тидермәм җилен-карын, –
Сулар болганган чакта да
Ак калсын канатларың.

Калдырмасын сине язмыш
Яңгырларга-карларга, –
Ятлар ярын алкышларга,
Үзеңнекен – каргарга...


        * * *
Сурәтеңне, ак болыттан пакь итеп,
Күзләремнең аязына яшердем;
Күкрәүләрең яңгыр булып таммады,
Тик аҗаган булдымыни яшенең?!

Сагынулар йөземә кабат чыкмасын, –
Аккан суга, искән җилгә саркылсын.
Кыл урталай бүлгән идек бәхетне...
Алып кил син үзеңдәге яртысын!


САРЫ ТӨНБОЕКЛАР

         Сак бул! Сары яфрак аска тарта.
                                           (Китап сүзе)

Сагынуымнан сары яфрак булдым, –
Күмеп китте ак кар.
Өзелгән яфраклар еламый да,
Яңадан кайтуны уйламый да
Өзелгән яфраклар.

...Күтәрелдем кайнар бозлар булып,
Салкын суга актым.
Дулкын кире какты сагышларны,
Әрнүләрне, хата-ялгышларны
Дулкын кире какты.

Әверелдем туган яктан килгән
Ялгыз бер болытка:
Сары төнбоеклар яуды кичен,
Тар бүлмәмнән киң дөньяга күчте
Сары төнбоеклар.


АК ЯУЛЫК

Әлки, Алпар, Муллавылы – юл башым,
Әнкәм фатихасы булды юлдашым.
Капка төбе, ап-ак яулык, моңсу йөз –
Юл башында кала, диләр, бетмәс эз.

Хәтер күзем еллар аша һаман да
Шул эзләрне армый-талмый эзлидер.
Каш өстенә куеп кулын, туган як,
Әнкәем күк, кайтыр юлым күзлидер.


АНА ХАТЫ

                  «Авыл дәфтәре»ннән

Шарт-шорт килеп яна, – ялкын
Ярсып ябырыла имән утынга.
Тәрәз капкачларын каерырдай булып,
Буран ярсый, котыра.

Күрше апа әйтеп хат яздыра:
Бер ашыгып тезә... бер тына.
«Уйлап йөргән сүзем күп иде дә,
Хат яздырган чакта онытыла!»

Ябык кулы – яулык почмагында,
Хәтер төенчеген аралый:
«Бүген төштә күрдем сине, кызым, –
Ак күлмәктән... көлеп карадың...»

Буран, арып, бусагага ята.
Утлы күмер мичтә аллана...
Бөтен дөнья тынып тора, ахры,
Хат яздырган чакта аналар...


ЯЗМЫШ

Мин диңгездән киткән тамчы идем,
Диңгеземә кабат кайтыр идем,
Диңгеземә бер кайтасым килә!

«Кайтар!» – диеп мин ялвардым Җиргә,
«Кайтар!» – диеп мин инәлдем җилгә.

Дулкын канатында бер өн килде:
«Тамчы булсаң, кире кайтыр идең,
Үзең диңгез булгач – кайту юк».


БОЛЫН

Без яшьлектә бер җыр язган идек,
Көе калды сибелеп болынга;
Чишмә булып, күңелем болынында
Агыла шул көй, агыла тын гына.

Агыла да алып китә ерак, –
Гөлләр белән юлын бизәрмен...
Яшьлек чишмәсеннән алган көйнең
Онытмасак икән сүзләрен.

Язлар белән әйләним дә кайтыйм
Кайтавазлар булып, тын болын!
Сандугачлар эчкән чык сулары –
Бездән түгелеп калган моңдыр ул...

РОМАШКАЛАР

Көл өстендә –
Каска ярып үскән чәчәк –
Кайта – кайтмый чәчәге...
Ә без көттек:
Кайта,
     кайтмый, 
           кайта...
Күпме ромашканың таҗын сүттек:
Кайта, кайтмый... – 
Әтиләрне кайтарырга 
                                бер чук җитмәде.
Ромашкалар... 
                  каска белән капландылар,
Дәүләтләрне каска белән капладылар,
Кызган каска белән.
Аңамени – бар афәте бу дөньяның 
                      бар ялкыны?
Әмма афәт белми калкан-каскаларны.
Каска белми саклаганын 
                                   кем башларын:
Батырлармы? Куркаклармы? – 
                                   аңа барыбер!
Усаллармы? Юашлармы? – 
                                   аңа барыбер!
Калкан-каска калган: тимер касә –
Тимер тавышы белән шыңшып,
Башлар түгел, ташлар ярылганда да калган ул...
Хуҗасына тугрылыклы бер көчектәй,
Кабер өстендә ятып калган каска.
Аны тишеп,
                  үчекләп, –
Кайта-кайтмый чәчәге... ак ташта...
Кайта-кайтмый...
                   кайтмый...
                         кайтмый...
әтиләрне кайтарырга бер чук җитми. 


ДӘВАМ 

(ветераннар сүзе)

...Әй, сез,
Безнең тездә үскән малайлар,
Шелтәлимсез безне кырыслыкта?
–  Сынау бар:
          ир тормышта
                 корыч – утта...
Без тормышның үзе кебек 
                              кырыс булдык:
Дөнья йөге авыр; иңгә куеп иңне,
Үткәрдек без чыктан-чыкка, 
                                  чыктан-чыкка
Йөрәкләрдә кайнарлык һәм сафлык    
                                   исән иде!
Әкрен кабынып, озак дөрли торган 
                                   хисләр иде.
Артык шаулап яши белмәдек без,
Ялган бизәк безгә ят булды.
Гади булып,
                 гадел булып кына
Без атладык еллар аркылы...
Әй, сез
         безнең тездә үскән малайлар,
Без казыган окопларда
                         чирәм үскән,
Без күтәргән буралар да 
                          юктыр күптән...
Әмма бит сез – яңа буын, яңа заман – 
Безнең дәвам!
Сез үзегез тормыш йөген тартасыз,
Сез үзегез хуҗа хәзер дөньяга.
Юллар озын; горур атлап үтегез! –
Корыч утта, ир тормышта сынала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев