Мөдәррис Әгъләмов: Бездән соңгыларга юл калдырып, Мәңгелекне дәвам итәбез...
Бозлар каплап киткән фасылда да Астан гына барыбер агабыз.
СУЛАР ГӨРЕЛТЕСЕ
Еракларда калды, еракларда,
Без юк инде хәзер ул якларда.
Хәтеремдә сулар гөрелтесе,
Сулар гөрелтесе колакларда.
Үләннәргә инде төшкән кырау,
Ромашкалар шиңгән,
Бетте юрау.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Ул суларга хәзер юллар урау.
Җырлар гына калды истәлеккә,
Сагышлы ай калды зәңгәр күктә.
Колагымда сулар гөрелтесе.
Очам сыман чиксез зәңгәрлеккә.
Җырларымда калды яра-эзләр,
Тоз сибелгән яра, яңа эзләр.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Күз алдымда оча пәрәвезләр.
Алар аша син читлектә кебек,
Дөнья синсез гел чит итә кебек.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Сулар минем аша үтә кебек.
Мин дә тынмам сулар туктамаса,
Дөнья үзе уза минем аша.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Мин бутамам, дөнья бутамаса.
Сугарылган минем бәгърем җыры,
Җырлар белән тулы бәгърем кыры.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Иманым нык, шөкер,
Кальбем туры!
Башак уган кебек җыр угансың,
Җырларыма орлык булдыргансың.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Син
бит
мине
кабат тудыргансың.
Синең аваз килми бу якларга,
Кайтавазы гына колакларда.
Син
бит
миңа –
сулар гөрелтесе,
Үзең генә
Ерак-еракларда
ҖЫРЛЫ КӨННӘР
Җырлы көннәрем бу... Ак кәгазьгә
Бер юл язалмаган хәлемдә
Сызлап-сызлап җырлар зеңләп тора
Оеп калган бәдәннәремдә.
Бер тәртипсез хәлдә язмаларым
Сибелеп яткан өстәл өстенә,
Шигырьләрдә урын дәгъва итеп,
Күпереп торган муллык – көз керә.
Җырлы көннәрем бу... Барлык хисләр
Сүзгә әйләнәчәк булса да,
Күңелеңне аны алдап булмый,
Ул ихласка гына ышана.
...Ә көз әнә күзгә карап тора
Акыллы сүз көтеп, яңа сүз,
И кешеләр, сез дә, көз шикелле,
Аягүрә дөрләп янасыз.
Мин үзем дә мохтаҗ җылы сүзгә,
Көз шикелле, күзгә багасыз.
Яңа сүзне әмма ишетмәссез,
Йөрәгегез булса ярасыз.
Ә ник әле шушы гүзәл көздә
Яңа сүзләр уйлап табарга?
Сүзләр шул ук, кирәк аны бары
Яраларга белеп ябарга.
Абзар өсләрендә печән тулы,
Ашлык белән тулы келәтләр.
Келәтләргә ашлык тулган көндә
Нәрсәләр бар сездә, йөрәкләр?
Җырлы көннәрем бу... Ак кәгазьгә
Бер юл язылмаган мәлемдә
Әнә шуны уйлап җырлар зеңли
Көзне сизгән бәдәннәремдә.
ТАГЫН БЕР КОШ
Көзге күкләр шундый тыныч иде,
Шундый тыныч иде бу тараф.
Киек казлар очып бара иде,
Вакыт ага иде битараф...
Пышылдасаң, җир сискәнер сыман
Тоела иде,
Дөнья тын иде.
Табигатьнең җиргә чалкан төшеп
Изрәп яткан минуты иде.
Зәңгәр күктә – киек каз юллары,
Басуларда – тояк эзләре.
Оча иде кибән өсләреннән
Көзнең алтын пәрәвезләре.
Агыла иде моңсу, татлы сагыш
Сары яфракларга өстәлеп...
Кинәт кенә мылтык тавышыннан
Ак каеннар куйды сискәнеп.
Әйтерсең лә җирнең кайтавазы
Яңгырап кайтты чорлар аркылы.
Кеше сыман ыңгырашып куйды
Зәңгәр күктә киек каз юлы.
Соңгы көчен җыеп талпынды кош,
Түбәнәйде...
Төште капланып.
Һәрбер чорда бер үк җавап яши:
– Без аңарга, – диеп,– атмадык!
Төзәп түгел (бу ысулны беләм),
Болай гына, кызык өченгә
Җибәрелгән ядрә килеп кергән
Очып барган төркем эченә.
Иң яшенә, көчлесенә тигән,
Әле күпме очачагына!
Тагын бер кош ауды, яшь фидаи,
Тагын бер кош синең яныңа.
...Табигатьнең җиргә чалкан төшеп
Изрәп яткан минуты була...
Пышылдасаң, җир сискәнер сыман
Тоела безгә,
Дөнья тын була.
Шундый чакта яманлыкның кулы
Бәйсез икәнлеген искәреп,
Ыңгыраша киек каз юллары,
Ак каеннар куя сискәнеп.
ДӘВАМ
Катламнардан актарылып чыгып
Бер-беребезне эзләп табабыз.
Тын үзәндә сихри кич булганда
Чишмә булып сиңа кушылам да
Инеш булып бергә агабыз.
Шарлавыктан сикереп төшәбез дә
Чоңгылларны йөгереп үтәбез.
Яшел ярлы моңлы җыр калдырып,
Бездән соңгыларга юл калдырып,
Мәңгелекне дәвам итәбез.
Язлар саен ташып, илһамланып,
Колач ташлап җәелеп алабыз.
Ә табигать безгә бирә, ала,
Бозлар каплап киткән фасылда да
Астан гына барыбер агабыз.
Аннан елга булып киңәябез,
Күп инешләр бергә тулабыз –
Мең гаилә бер гаилә булып,
Һәммәбезгә уртак дога кылып,
Идел кадәр халык булабыз.
Һәр чорның үз киртәләре киртә,
Заман һәрчак заман,
Аңа ни?
Бездән соңгы йөкне күтәрергә
Чишмәләрдән безнең дәвам килә,
Тукталырга безгә ярамый!
ЯФРАК ЯҢГЫРЫ
Кичке эңгер. Авыл көтүләре
Кереп килә басу капкасын,
Камыл таптап, әрәмәгә таба
Йөгерә-атлый бара яшь хатын.
Күкрәгеннән ташый сәламәтлек,
Тыгыз беләкләре – кара-тут...
Сәрхүш булып ята көзге киңлек,
Озаталар җилләр яратып.
Иреннәрен тешләп йөгерә-атлый,
Йөзләренә төшкән сары су...
Бүген аны шундый рәнҗеттеләр
Нахак сүзләр белән... Бары шул...
Бүген аны шундый рәнҗеттеләр,
Өзгәләнгән чагы бар иде...
Бер үксер дә, җиңеләеп кенә
Калыр иде... булса гаебе.
Ире өчен әрнеп бара әле,
Тапкан икән йөзгә түгәр чүп.
Колагында чеңли нахак сүзләр,
Йөрәккәен ярып: «Сөйрәлчек!»
Имеш әле ул көлмәскә тиеш.
Сөйләшмәскә тиеш елмаеп;
Кешеләргә ачуы юк аның, –
Күңел ачыклыгы ни гаеп?!
Иреннәрен тешләп йөгерә-атлый,
Үтеп чыга басу ызанын...
Аваз сала-сала эзләп килә
Кичкә кайтмый калган бозавын.
– Әй, җиңгәсе! – Бер мөлаем егет
Станциягә юл сораша.
– Ерак түгел... – Һәм озата китте
Үзе генә белгән юл аша...
...Калтыранды бизгәк тоткан кебек,
Утта янды тәне чит наздан.
Йөрәк шашып типте, типте, типте...
Ярсып үпте, үпте... Бераздан
Каударланып аягына басты,
Каударланып какты итәген,
Каен яфрак койды, каен тойды
Аның нинди хәлдә икәнен.
Яңгыр булып яфрак яуды җиргә,
Җилләр сипте, җилләр таратты...
Үзен чиста саклый ала кеше,
Тик күтәрә алмый нахакны:
Яңак буйлап тәгәриләр яшьләр,
Озатканга түгел юлдашын...
Бая гына – нинди авыр иде...
...Җиңеләеп калыр, еласын...
...Ефәк чәчен иңнәренә чәчеп,
Кереп килә басу капкасын
Әле генә кылган гөнаһыннан
Җиңеләеп калган яшь хатын.
АК КАЕННАР
КҮЛӘГӘСЕНДӘ
Аккош күле, тагын сиңа килдек,
Яшьлек эзләп килдек, ә синдә
Күзне камаштырган ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.
Азмы калды синдә кышкы кичләр
Бураннары, көртләре белән.
Еллар үтә-үтә кеше нишләр –
Очрашмаса үткәне белән?!
Бу тәрәзә капкачларындагы
һәрбер кадак таныш,
Һәр уем.
Ни хәл итим, ни хәл? Бит мондагы
Таянычлар ауган... ах, кыен!
Чүп үләннәр хәтта сагыналар:
Исән чакта кадрең юк бәндә...
Алмагачлар кебек ауды алар –
Тамырлары киткәч тирәнгә.
– Зур булганнар икән, хәзер белдек, –
диеп дөнья сөйләшәсен дә...
...Ап-ак киңлек алар,
Ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.
Рәхмәт сиңа, Аккош күлендәге
Безне очраштырган Тирән күл,
Саегасың,
Тик бетмисең әле –
Чыганагың, димәк, тирәндер.
Саегасың, беләм... Сыкранам да,
Учлап кына тотам бәгырьне...
Иң гаҗәбе шунда: син һаман да
Саега барган саен кадерле.
Саега барган авыр көннәреңдә
Нинди тирән икән күңелең!
Күпне бирдең,
Күпне салдым иңгә,
Мин аз гына сораган идем.
...Менә тагын... янә сиңа килдек,
Без шигъри өн биләмәсендә...
Ап-ак киңлек алда,
Ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев