Мөхәммәт Мирза: Адәм баласы (цикл)
Тапканы – таланган, Хәрәмнән – капканы. Адәм баласының Аерып аямый Яуга чапканы...
* * *
Теләге – үргәчә,
Карашы – тезендә...
Адәм баласының
Бәдәне, бөрешеп,
Карыша көзендә.
* * *
...Карама чанага,
Каен тәртәсенә...
Адәм баласының
Атлы ил-көнендә
Кирәк һәммәсе дә...
* * *
Каенлы – кайгырмас,
Тимерле – тилмермәс.
Адәм баласының
Кулы эш белгәне
Ач тормас, ким йөрмәс...
* * *
Йомшагын корт ашар,
Катысын кыш ярыр...
Адәм баласы
Шуларны күреп тә
Җирдә яраклашыр...
* * *
Санаулы тиз үтә.
Үлчәнгән тиз бетә...
Адәм баласын тик
Гомере буе бетмәс,
Төкәнмәс эш көтә.
* * *
Азы җитәр, хәтта
Җитми калыр күбе...
Адәм баласының
Аеруы кирәк
Орлыгыннан чүбен...
* * *
Эш кушсаң, коелыр
Укасы, серкәсе...
Адәм баласының
Итәгеннән төшмәс
Әнкәсе иркәсе...
* * *
Ташны оргач ташка,
Чәчрәп чыккан очкын...
Адәм баласының
Шул мәлдән кулында
Утлы уенчыгы...
* * *
Йорт-курасы таштан,
Шыплап тулган малы...
Адәм баласының
Бәхете чиктән ашкан, –
Сынау тоткан мәле...
* * *
Тукталып тын ала,
Атлап китә тагын...
Адәм баласының,
Ниһаять, таныйлар
Тузып картайганын…
* * *
Шәмдәй төз сынына
Туймыйлар сокланып...
Адәм баласының
Иңендә фәрештә:
Куйды нидер язып...
* * *
Шартлар чиккә җитеп,
Тәгәрәп көлгәне:
Адәм баласының
Бер хилафсыз үткән
Бәхетле көннәре...
* * *
Исеме – тугач ук,
Дан, шөһрәт – танылгач...
Адәм баласы, шәт,
Исем-шөһрәт алды,
Күп йөреп ялынгач...
* * *
Ат солтаны – юрга, –
Адаштырмас юлда.
Адәм баласының
Юлдан язганнары
Атсыз булуында...
* * *
Кунак сорар – табар,
Таңнан торып чабар...
Адәм баласына
Бабасыннан калган
Изге гадәт йогар...
* * *
Күршесендә күрер,
Уятып ниятен:
Адәм баласын ул
Җир читенә илтер,
Таптырып төятер.
* * *
Үткәреп мактаган, –
Мул салган зыянын.
Адәм баласы гел
Оныта башлаган
Нәфесен тыярын...
* * *
Сурәткә баткан тән –
Кем кайда, ни күргән?
Адәм баласының
Тәнгә талымсызы
Соңлап бик үкенгән.
* * *
Танымый үттеме? –
Тормагыз шаккатып.
Адәм баласының
Мантыган мәле бу,
Бәрәңгесен сатып.
* * *
Тышыннан танырлар
Чүлмәген, капкачын...
Адәм баласының
Җил-давыл кыймшатмас
Коймасын, капкасын.
* * *
Тирмәсе – киездән,
Ятагы – чыптадан...
Адәм баласы шул
Җәйләү-кышлавыннан
Ун гасыр чыкмаган.
* * *
Атын җуйган мәлдән,
Күрсәтмәс димәссең:
Адәм баласының
Ирдәүкәләр тотар
Ил-йорт дилбегәсен...
* * *
Матриархат чиккән:
– Кайтырмын, – дип янап.
Адәм баласының
Черкигә «чер» иткән
Ир дигәне яман...
* * *
Таш чокып искәрткән
Гасырлар катыннан:
Адәм баласының
Батырының әҗәле... –
Бер уйнаш хатыннан.
* * *
Тәхетле чагында
Җае – ясагыннан...
Адәм баласының
Кысылып чыгуы –
Урынбасарыннан...
* * *
– Күтәр, – дияр, – асар;
– Төшер, – дияр, – басар...
Адәм баласының
Тәхетлесенең колы –
Кансыз урынбасар...
* * *
Тапканы – таланган,
Хәрәмнән – капканы.
Адәм баласының
Аерып аямый
Яуга чапканы...
* * *
Коллыкка төшереп,
Качырганнар котын...
Адәм баласының
Кайчан күтәрелер
Кыйммәтләнгән поты...
* * *
Дөньялык – тоташтан
Могҗизалар кыры...
Адәм баласының
Бар рәхәтен татыр
Өлгере, тапкыры.
* * *
Барда – бергә, юкта –
Торыр югалып та.
Адәм баласының
Бердәм бөтенлеге –
Хак иманы ныкта!
* * *
– Кемгә кулай ил бу?
– Кем терәге – имән?
Адәм баласының
Тик әшнәлесенә
Хак өлеше тигән!
* * *
Арттан сүтеп алып,
Алга куя салып.
Адәм баласының
Алгарышына Күк
Тора хәйран калып...
* * *
Көзенә керүдә –
Тезенә өрүдә...
Адәм баласына
Киез итегенә
Ияреп йөрүдә...
* * *
Җилдә корган җилкән:
Диңгез, дәрья кичкән...
Адәм баласына
Ерак бабасыннан
Яраклашу күчкән.
* * *
Төрен бүлгән төргә,
Аерып башын башка.
Адәм баласына
Хас күнеп килешү
Хәтта ят карашка.
* * *
Аклы-кара төсне
Төссезлек диләр ник?
Адәм баласының
Җирдәге гомере
Көн-төннән тора бит.
* * *
Сәгать теле чаба,
Саный-саный, уңга.
Адәм баласының
Гомеркәе ага
Капма-каршы юлда.
* * *
Кемнеңдер салганын
Табып, өс ябынган
Адәм баласына
Кулдан-кулга күчеп
Йөрер яр ягылган...
* * *
Бурыч баткагына
Күрәләтә кергән
Адәм баласының
Калган гомере торыр
Гел йокысыз төннән...
* * *
Ялкыны – яндыра,
Күмере – кыздыра...
Адәм баласы үз
Гомерен учагы
Янында уздыра...
* * *
Галәмдә барысы
Кирегә әйләнә...
Адәм баласына
Алтыда – алтмышта
Күрере шәйләнә...
* * *
Өсте – өстәгегә,
Әйрәне – сатыла.
Адәм баласының
«Сөт кала – Ватан юк»
Дигәне ач тора.
* * *
Яланөс. Яланбаш –
Ялангач иркендә...
Адәм баласының
Кайнар йөрәклесе
Бик кирәк ил-көндә...
* * *
Таянганы – таяк,
Туктап калган арып...
Адәм баласы, үз
Үткәненә карап,
Китәр юлын табып...
* * *
Көлке куа килә,
Куып, ега сугып.
Адәм баласының
«Тоттырмыйм» дигәне –
Кабартылган куык.
* * *
Эт өреп торганда
Бүре кереп кырган.
Адәм баласының
Каравылдагысы
Бикләнеп утырган.
* * *
Түренә дә үтәр,
Тупсада да көтәр...
Адәм баласының
Соранып килгәне
Бер әҗерсез китәр.
* * *
Ниятенә кергән –
Морадына җиткән.
Адәм баласының
Үҗәт тәвәккәле
Арысланны җиккән.
* * *
Бер чумып чыкканнан
«Чукынды» димәсләр.
...Адәм баласының,
Иманын имгәткәч,
Малына тимәсләр.
* * *
Биш бармак – биш балдак, –
Күзне камаштыра.
Адәм баласын шул
Көяз купшылыгы
Хатыншалаштыра...
* * *
Кем ни язмас – кемнең
Каләме кулында.
Адәм баласы – Мин,
Язган-сызганнарым
Тик үзем турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев