Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Михаил Лермонтов: Ялгыз җилкән аксыллана Зәңгәр диңгез томанында...

Гүзәллегең белән җәлеп итмә! Рухым сүнде инде, чаларды.

КӨЗ

Яфраклар да саргайдылар,
Тынып калды чыр-чулар;
Моңсу яшеллеккә чумды
Урмандагы чыршылар.
Кыялар арасындагы
Чәчәкләр сулган төштә
Сукачы да ял итәргә
Яратмый инде һич тә.
Батыр җанвар ирексездән
Качар өчен җай эзли.
Төнлә тонык ай басуны
Томан аша көмешли.
                                       1828

ЧИРКӘС КЫЗЫ

Сезне күрдем: үр, басулар,
Куаклар, тауда үскән,
Кыргый дөнья матурлыгын –
Көләч йөзләргә күчкән;
Киң далада тын гадилек
Һич тә чыгалмый истән.

Чиркәс кызы... Терек аккан
Урында күрдем аны, –
Күз карашы әсир итте,
Әйләндерде дөньяны;
Кыяларда йөрү уе
Юкка чыкты, уянып.

Җәннәт тавышын ишетеп,
Тәүбәле җаным бара –
Күк матурлыгын күрергә
Оча серле дөньяга –
Сөю, дәрт, газап тавышы
Хәтердә гел яңара.
                                      1829


ДУСЛАРЫМА

Җаным кызу булып туган,
Дусларымны яратам,
Кайвакытта шешә белән
Вакыт үткәреп ятам.

Көчле данга һәвәслек юк,
Җанны сөю җылыта,
Лираның моңлы тавышы
Кан дулкыныннан тота.

Еш кына күңел ачканда,
Газаплар моңсулата,
Каты махмыр шау-шуында
Йөрәгем уйга бата.
                                        1829


ГРУЗИНОВКА

Сиңа әйтәм, и ягымлы дустым,
Минем өчен шундый мәзәк син,
Илһам чыганагын яратасың,
Алар өчен хәтта үз-үзеңне
Корбан итәсең бит... гаҗәп син!..
Юкка гына мәкерлеләр белән
Юк ла, дустым, бергә йөргәнең! –
Хатын-кызлар болай да бит – илһам,
Ә рәхмәтле булган хатын-кызны
Бармы синең берәр күргәнең?..
                                                   1829


* * *
Гүзәллегең белән җәлеп итмә!
Рухым сүнде инде, чаларды.
Күпме еллар, үзгә караш булып,
Акылыма тирән эз салды!..
Онытылмас бу минутлар өчен,
Мин ваз кичтем матур дөньядан;
Ләкин хәзер хәерче сир кебек,
Чит зат сыман җирдә уянам!
Әгәр юлчы төннең карасында
Адашкан бер утка юлыкса,
Ул артыннан чаба... тотып ала...
Аста – тайгак упкын, тын кыса!.. 
                                                   1829

ҖЫР

Узган көннәрнең өрәге,
Әйт, ни өчен
Йоклаган дәрт, мәшәкатьнең
Бүлдең төшен?
Син тиз узар дәрт, теләкне
Сеңдерәсең!
Каян табыйм бәхет, гамьне –
Хет берәрсен?..
Кайда дуслык анты, гайрәт,
Уйлар төпле?
Еллар чоңгылы юк итте
Рәхәтлекне!..
Яшь булсам да, яңакларым
Тоныкланды;
Йөрәктә күралмау, суык
Урын алды!
                                      1829


СУГЫШ

Дусларым, сугыш башланды;
Күктә – намус байрагы;
Кан үче алырга дәшеп,
Изге быргы сайрады!
Гафу, шау-шулы мәҗлесләр,
Җанга моң сибәр көйләр,
Вакхның зур бүләкләре,
Изге Русь, чибәркәйләр!
Онытырмын сине, сөю...
Мәшәкать, яшьлек шуннан...
Ирекле булып очармын
Мәңгелек дан артыннан! 
                                    1829


РӘХМӘТЛЕМЕН!

Рәхмәт яусын!.. кичә сөю сүзен,
Шигыремне тыныч кабул иттең;
Аңламадың тик асылын хиснең,
Ялган игътибарың булды түзем –
Рәхмәтлемен!

 *
Синең барлык һәрчак әсир итте;
Гаҗәп караш белән үткен сүзең
Күңелемдә мәңге калыр минем,
Ләкин, зинһар, әйтмә инде, җитте:
Рәхмәтлемен!

*
Яшь көенчә һич тә калмас идем
Гамьле колларыңның төркемендә,
Зәһәр шелтә урынына бер дә
Мин бу сүзне генә алмас идем:
Рәхмәтлемен!

*
Салкынлыгың карашыңда яшәр
Һәм юк итәр өмет-хыялларны,
Йөрәгемдә чыккан янгыннарны;
Шул вакытта җаным сиңа дәшәр:
Рәхмәтлемен!
                                                 1830


АХМАК ГҮЗӘЛГӘ

       1
«Шәрабымны эчәсеңме?..» –
Диеп Амур сорау атты.
Бик теләгем булмаса да,
Мин савытны тиз бушаттым.

       2
Хәзер телим чылатырга
Иренемне, ялкын алган,
Чөнки дәртнең дым кәсәсе
Башың кебек бушап калган.
                                              1830


* * *
Димәк, сау бул! Тәүге тапкыр шушы аваз
Күңелемә каты хафа, борчу сала.
Сау бул! Алты хәреф күпме газап бирә,
Мин яраткан бар нәрсәдән бушлык кала.
Аның гүзәл күзләре – җан ярасында,
Соң мәртәбә күрәм... бәлки... карашын да!
                                               1830


САУБУЛЛАШУ

Гафу, гафу! 
Күпме газап
Китерала
Бу сүз азак.
Сизәм синдә
Серле ымны –
Тәмуг, оҗмах,
Хыялымны
Чакырасың
Алыс якка.
Синең кулың
Бик еракта
Иренемнән.
Мин ялварам:
Бер мизгелгә
Кил яныма,
Күкрәгемә
Тының өреп,
Сөю утын
Кабат терелт.
Мин биредә
Чирле килеш,
Ялгызлыкмы
Минем өлеш?
Үзем генә
Ятимлектә,
Сагыш белән
Хакимлектә.
Бу халәтне
Кичәрменме?
Сине көтәм –
Исәрменме?
Сине кысып
Иренемә,
Үләр идем
Бүген менә,
Язмышыма
Бер үч итеп.
Мохтаҗлыктан
Булмый китеп.
Болай булгач,
Хәтер аксын –
Саубуллашу
Ишек каксын!
                         1830


* * *
Өметсезлек рухы сыман
Җанны кысып кочакладың;
О! ни өчен соң син аны
Бөтенләй үк, йә, алмадың?

Җаным сиңа мәңгелек храм;
Анда бары синең сурәт;
Күктән түгел, бары аннан
Котылуны көтә йөрәк.
                                      1831


ҖИЛКӘН

Ялгыз җилкән аксыллана
Зәңгәр диңгез томанында. –
Нәрсә эзли ерак илдә?
Туган җирнең тын ягында?

Дулкын уйный, җил сызгыра,
Мачта сыгыла һәм шартлый.
Юк! Ул бәхет тә эзләми,
Бәхеттән дә качып ятмый! –

Аның өсте – зәңгәр киңлек,
Аста кояш нуры ага;
Ул, тынгысыз, давыл сорый,
Гүя шунда тынгы таба.
                                       1832


* * *

Хуш, исән бул, юынмаган Рәсәй,
Түрәләр һәм коллар дәүләте,
Сау булыгыз, зәңгәр мундирлылар,
Гади халык, күндәм гадәтле. 

Пашаңнардан Кавказ аръягында
Качып котылырмын, мөгаен,
Күпне күргән күздән, күп ишеткән
Колаклардан инде, Ходаем.
                                        1840


ГЁТЕДАН

Тау өсләре йоклый сыман
Төнге караңгылыкта;
Үзәннәр дә күмелгәннәр
Тылсымлы бер тынлыкка.

Юлда да тузан күренми,
Селкенми һичбер яфрак.
Чак кына көт, озакламый
Ял алырсың син азрак.
                                       1840

Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев