Мәхмүт Хөсәен: Аермагыз әни сөтен, Әни телен бәбидән!..
Яшен утына тиң карашыңнан Әллә нишләп китте йөрәгем...
(Танылган шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел)
* * *
Ватан миңа –
Курай моңы,
чишмә җыры,
Кузгалаклар тулы үзәнлек.
Ул – көмеш күл,
толымлы тал,
кара урман,–
Туган яктагы бар гүзәллек.
Ватан миңа –
Ерак болгар бабаларым,
Нигез ташын салучылар Казанымның,
Саклап калучылар канлы сугышларда
Аязлыгын,
ямен Ирек язларының.
Ватан миңа –
Яшьнәү,
яну,
хәләл хезмәт;
Эштә маңгай тирең сеңгән
фидакарьлек.
Кояш тулы мөстәкыйль ил киңлекләре,
Үз язмышын үз кулына алган халык.
ТАУЛАРЫГЫЗ ШАҺИТ
Шәһри Казан белән Кырым бүген
Күрештеләр Кара диңгездә,
Бәгърегезне телгән гарьлек хисен
Бүлешергә килдем мин сезгә.
Ипи-тоз вә якты йөз белән сез
Туганнарча каршы алдыгыз.
Сездән башка Кырым ятим иде,
Өзгәләнде шуңа җаныгыз.
Тауларыгыз шаһит:
Очраштык без
Йөзне куеп тозлы җилләргә.
Ихлас котлыйм кайтуыгыз белән
Мәңге газиз туган җирләргә.
Ата-баба туфрагыннан сезне
Бүтән йолып кем дә аталмас!
Идел белән Кара диңгез –
Рухи игез,
Казан белән Кырым – ватандаш.
УЛ БЕР ГЕНӘ
Туган тел газиз анадай –
Күпер рухи дөньяңа.
Иманың камил сакланса,
Кунмый һичбер кер аңа –
Ул һәрвакыт өр-яңа!..
Әни – туган телебездә
Иң тансык сүз балага.
Үз телендә әйтелмәсә,
Әверелә ярага.
Яралый ул иманыңны,
Язмышыңны яралый.
Җуя җаның кешелеген
Һичбер нигә карамый.
Газиз баласын чын ана
Мәхрүм итми теленнән.
Тел, аның күкрәк сөтедәй,
Изге туган көненнән.
Тел җуйган –
Иман гөленең
Өзелеп төшкән чәчәге...
Бүгенгесе аның ятим,
Юк аның киләчәге.
Бәбине, тел ачылуга,
Аермагыз әнидән.
Аермагыз әни сөтен,
Әни телен бәбидән!..
ЯНУ
Җирне күмеп алтын көшелләргә,
Кинәндерә илне кешеләр.
Ә шагыйрьләр җирдә кешеләргә
Бүләк итә рухи энҗеләр.
Мин дә шагыйрь.
Гомер буе, димәк,
Каләм белән кое казыла.
Бел, укучым: янса гына йөрәк,
Илһамланса гына языла.
Мине шагыйрь иткән изге илгә
Акыл көчем фида, вөҗданым.
Шәп җыр язсам, Туган ил сөенә,
Төн чигенә, тетри дошманым.
Яз һәм яшьлек җырда алып киләм
Туган җиргә, газиз халкыма.
Туар көннең үрләренә җиләм
Атланып мин заман атына!
Тик кызганыч:
Гел атыла туплар!..
Тыныч йоклый алмыйм һаман мин.
Сугышларсыз көн хакына, дуслар,
Гомер буе ихлас янам мин.
Янам!..
ЯКТЫ МОҢ
Җибәргәнсең бик үтенгәч.
Көткәч,
Ике рәсем салып хатыңа:
«Унҗидедә чагым»...
«Җитмеш яшем җиткәч»...
Дип язылган рәсем артына.
Күргәч синең аксыл чәчләреңне,
Көзге кырдан шәрә пеләшем
Түбәтәен җәһәт башка элде,
Тиз таныды тиңен, күрәсең.
Яшен утына тиң карашыңнан
Әллә нишләп китте йөрәгем...
Арынып ул гыйшык ярасыннан,
Сизде кебек яшьлек егәрен.
Тонып барган күзләр ялкынланды,
Сүзсез калды аек акылым...
Хәтеремдә тәүге яр җанланды,
Биләп алды җанны якты моң!..
ҖИР КУНАГЫ
Кырпак карлар, гүя, җир өстенә
Каз йоныннан ястык түшәгән!
Шул түшәктә йолдызлар ял итә
Төшеп төнлә зәңгәр түшәмнән...
Бик тә ямьсез булыр иде дөнья,
Кышлар килеп карлар яумаса...
Кырпак карлар кебек без дә җирдә
Вакытлыча кунак лабаса!..
ДИҢГЕЗ ИСЕ КИЛӘ КАРЛАРДАН
Бездә хәзер кырпак карлар ява:
Кара төсе җирнең агарган...
Куыра кыш җиле...
Күңелдә – яз!
Диңгез исе килә карлардан.
Җанга якын булсаң да син, диңгез,
Шактый ерак безнең аралар.
Буран купкан мәлне
Телә арган тәнне
Сугышларда алган яралар!..
Рәхәт иде җәен,
Диңгез офыгында
Җылы таңнар аткач сызылып,
Онытыла иде бар яралар
Яткан чакта комда кызынып.
Ә хәзер кыш бездә:
Оча карлар...
Усал җилләр исә сызгырып...
Мин утырам өйдә, мич кырында
Япь-яшь җырчыларның, яшел
чыршыларның
Сүнмәс яшьлегенә кызыгып...
КӘЛӘПҮШЕМ
Нишләп әле син кәләпүш кидең:
Әллә уең мулла булумы?
Милләтчеләр михрабына таба
Борасыңмы әллә юлыңны?
Дорфа дәшеп шулай,
Саруымны
Юри кайнатасың шикелле.
Уйлап сөйләш, зинһар,
Такма миңа
Тамырыннан ялгыш фикерне.
Гомер сөрәм Идел туфрагында,
Ил өчен ут кичтем җитмәсә.
«Милләтченең хәтта «м» хәрефе
Ят бер аваз миңа, чит нәрсә.
Юл маягым минем – аяз таңнар,
Туган телем – кыйблам, иманым.
Тулы канлы татар кешесе мин
Бөтен төбәгендә дөньяның.
Кәләпүшле кыяфәтем белән
Милли булып алга басканда,
Җаным-тәнем белән мөселман мин
Кайнап торган тормыш-дастанда.
Баш заманча, гел яңача уйлый
Асыл кәләпүшем астында...
Ә кәләпүш кию – күркәм гадәт
Борынгыдан татар халкында.
Бүгенгебез аша карыйк та,
Күз төшерик милли тарихка.
Күр Апушны:
Бәрхет кәләпүшле...
Әле зуп-зур Тукай булгач та,
Ихтирамлап аны,
Кырын салып,
Горурланып йөрткән ул башта.
Кәләпүшем, димәк, Тукай төсе,
«Тәфтиләү»ем, «Әллүки»ем ул.
Мәрҗаниләр, Гаяз Исхакыйлар,
Кариевлар кигән кием ул.
Кәләпүшем – милли баш киеме,
Халык өлгесе ул, ил заты.
Ата-баба истәлеге итеп
Саклый аны татар ир-аты,
Халык өлгесе ул, ил заты.
СҮНМӘС ЯШЬЛЕК
Дәрман бирдең, яшьлек,
Давылларны,
Ябырылган яуны җиңәргә,
Давыл түгел, ярсу дәрьялар да
Тиң киләлми синең җегәргә.
Хисең белән, яшьлек, мин дә яндым
Мин дә сөйдем, мин дә көнләдем.
Дәртең белән уттан исән чыктым,
Текә кыяларга үрләдем.
Пәрәвезен сала биткә еллар,
Тоныклана төшә хәтер дә...
Ә шулай да какшадым дип йөрәк,
Картайдым дип кыймый әйтергә!
ВАКЫТ ТУКТАМЫЙ!
Мизгелләрне генә түгел,
Гасырларны коча Вакыт.
Кирәк чакта ул туктасын иде...
Юк, туктамый!
Оча Вакыт,
Иңнәрендә заман йөген тартып!
Вакытка ук атып, туп атып
Караса да дөнья,
Ул гел оча –
Берничек тә булмый туктатып.
Безгә насыйп газиз мизгелләрне
Агызабыз суга кайчакта...
Вакытның һич аңа исе китми,
Үлем белән ялгыз калсак та...
Ул гел оча!..
Ирегенә баш буларак кеше,
Вакытны бар дип тә белми – санламый...
Вакыт серен өйрәнмичә ныклап,
Үз эшенең күплегенә сылтап,
Яшәү асылын ул аңламый.
Ашыкса да һаман каядыр,
Вакыты гел җитми каладыр.
Ә ник өйрәнмибез
Вакытның без очу серләрен?!
Ашыгабыз, кулдан ычкындырып
Әхлакый аң, иман йөгәнен.
Кеше килә Җиргә,
Яши...
Аннан китә.
Ә киткәнче иҗат итә.
Ашыга ул тизрәк яулар өчен
Тәхет түрен, текә бәхет ярын...
Ашкынмыйк без,
Ашыкмыйк без гүргә,
Онытмыйк без җирдә ләхет барын.
«Яманның түрендә булганчы,
Яхшының гүрендә булыйк».
Без онытмыйк:
Кеше тик бер туа,
Тик бер тына аның йөрәге...
Үлгән җанны, юк, терелтә алмый
Ни табибләр, ни таң җилләре...
Ә Вакыт гел оча...
Оча-а-а!!!
* * *
Мәңгелеккә, зинһар, табынма,
Әҗәл уяу һәрбер минутта.
Тормыш дигән олы табында
Кунак икәнеңне онытма.
Кунак йорты сана җирне дә,
Канәгать бул аның сыена.
Өтелсәң дә язмыш җилендә,
Кешеләргә кашың җыерма.
Илгә багла йөрәк җылыңны,
Уйла җирне, зурла халыкны.
«Мин!..» – дип чөймә күккә борынны,
Суфи димәс халык сарыкны.
Пешка икәнеңне тактада
Онытма син король чакта да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев