Марсель Шәрәпов: Мин риясыз сабыйбала сыман Хыялланам, уйныйм, уйланам...
Күңеле пакъ булганнарны Яратып туймам!
ХӘМДҮНӘ АПАГА
Җырланасы җыр-моңнарың
Ярты юлда тынып калды...
Хәзер сине күкләр алды,
Сиңа тугры тамашачың
Әйтерсең лә ятим калды!
Синең «Сары чәчәк» җырың
Таш бәгырьне дә елата,
Ялгызны назлый, юата,
Күңелдәге борчуларны
Бер мизгелдә юып ата!
Бу дөньяга җайлашмадың,
Түрәләргә ярашмадың,
Гайбәтләрдә катнашмадың,
Курыкмадың – кирәк чакта
Туры сүзең әйтә алдың!
Зыялы татар җанында
Моңлы былбыл булып калдың!
МИНЕМ ҮЗ КЫЙБЛАМ
Син мактый дип барлыгымнан
Яхшырак булмам.
Чын дусларым янда торса,
Бәхеткә тулам!
Хөсетләнеп яманласаң,
Яман да булмам...
Алтынга пычрак ябышмый –
Минем үз кыйблам!
Битараф булып кылансаң,
Ялынып тормам.
Күңеле пакъ булганнарны
Яратып туймам!
ГАРМУНЧЫ ГИМНЫ
Әкияти серле чишмә агышларын
Хәтерләтә тальян гармун тавышлары,
Назлап чиртә күңелемнең нечкә кылын,
Тарата ул йөрәгемнең сагышларын!
Әйдә, дускай, тартчы гармун күрекләрен,
Җилкендерсен сылукайның күңелләрен,
Әбекәйләр искә алсын яшь чакларын,
Бал кортыдай нечкә билле кыз чакларын!
Сөю җырын әйттер әле, бию көен,
Бу гармуның откан, ахры, тургай телен,
Уятсынчы ваемсызны, туң йөрәкне,
Назлап үтсен былбыл кунган тал-тирәкне!
БӨРКЕТ РУХЫ
Мин бөркеткә әверелим мәллә,
Күпкә түгел, дуслар, бик азга...
Иңнәремә кунган козгыннардан
Арынасы иде беразга!
Бөркетләргә козгын халкы белән
Бил алышу бер дә ятышмый!
Чиләк белән дегет койсалар да,
Алтынга һич пычрак ябышмый!
Шуңа күрә күтәрелим әле
(Козгын тончыгырлык биеккә)
Зәңгәр күккә – сафлык түренә!
Кара эчлеләрнең иңнәремнән
Тыны бетеп коелганда җиргә,
Күңелемә тынычлык иңә!
ЯРАТКАНЫ – ЯР ИТКӘНЕ
Очраштылар берзаманны
Әзмәвердәй ир затлары.
Биеп торадыр атлары,
Алтын-көмеш тояклары!
Кинәт кызу бәхәс купты,
Кайсы хатын иң матуры?
Шактый гомер яшел алан
Шау-гөр килеп кайнап торды.
Үгез кебек әзмәвер ир –
Җәяү кача аннан һәр чир:
«Минеке сылу һәм чибәр!
Күрсәң мәгәр – исең китәр!»
Икенчесе юлбарыстай:
«Ышаныгыз, шаһит Ходай,
Минекенең йөзләре Ай!
Күзе зәңгәр, теле балдай!»
Өченчесе, гүя бөркет!
Халык тынды, ахры, өркеп:
«Иң матур хатын минеке!»
Җиргә типте – ил селкенде!
Вакыт туктамый, җитә кич,
Һаман төпле җавап юк һич.
Сорадылар беравыздан
Гасыр кичкән аксакалдан.
Башын иеп, уйга калды
Ап-ак сакаллы ил карты:
«Кайсы хатын иң матуры –
Яратканы – яр иткәне...
Кендек илгә береккәне,
Җир-анага тир түккәне,
Балам, дип гомер иткәне!..»
ЮК, ЕЛАМЫЙМ
Мин риясыз сабый бала сыман
Хыялланам, уйныйм, уйланам.
Ярсу йөрәгемне кысып учка,
Серләр йомгагына чорналам.
Атланам да акбүз тулпарыма
Болыт артларында югалам,
Алтын хатирәләр канатында
Балачакка таба юл алам...
Кичен исәп тотам: диңгезләргә!
Колач салып йөзеп чыгарга!..
Ә таңымда тынчу күлдәвектә
Аяк табаннарым чылана...
Тауга менәм, бөркет оя корган
Ташкыяга әләм эләргә...
Ни кызганыч, хыял – челпәрәмә!
Абынамын мүкле түмгәккә,
Хөсетеннән бүрткән дошманыма
Эче катып кала көләргә...
Зәңгәр күккә очам, канатланам,
Пар былбыллар җырын тыңларга...
Тик шапылдап җиргә килеп төшәм,
Бармак белән җирне тырнарга...
Инде хәзер нихәл итмәк кирәк,
Чәчне йолкып әллә еларга?..
Юк, еламыйм! Шатланмасын дошман!
Кулга гармун алам – җырларга!
АПРЕЛЬ ВАЛЬСЫ
Бар җиһанны иңләп, акка күмеп,
Җил әфәнде кызып нидер сөйли.
Ә бәлки ул чибәр Ай кызына
Багышланган серенада көйли...
Ә урамда апрель туташкайның
Соңга калган карлы бураны
Ак итәген җилдә җилпи-җилпи
Чегән кызы сыман вальс бии...
АВГУСТ ТӨНЕ
Урамда кара төн, күптәннән
Алтынсу йолдызлар сүнгәннәр
Җир-Ана, табигать жиһанны
Кап-кара шәл белән төргәннәр...
Бер-берсен эткәләп жай гына
Кургашын болытлар шуыша.
Алардан калышмыйм дигәндәй,
Адашкан, гамьсез җил куыша.
Иңкүлек өстендә ак томан,
Әйтерсең мамыклы ак юрган,
Зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәкләр
Туңмаска өстенә ябынган...
ИРЕК ТӘМЕ
Бик борынгы заманнарда,
Җиһан чиста чагында,
Һәммә ерткыч ифрат тату
Адәм – Һава чорында,
Явыз Иблис йоклый алмый
Җанварлар дус булганга...
Нинди начарлык кылырга?
Иблис озак баш ватты.
Аю, Бүре, Арысланга
Берәм-берәм таш атты...
Үзара бу мәхлукларны
Бер-берсенә ыскыртты!
Ошбу гамәл аз тоелды...
Иблис әйтте Лачынга:
Күкләрне иңләп күп очтың,
Әйлән син җир кортына!
Юкса сиңа өрәм әфсен,
Көч-кодрәтем сизәмсең!?
Яшәмәсәң мин әйткәнчә,
Үлем сиңа, беләсең!
Затлы кош кинәт кояшка
Соңгы тапкыр омтылды,
Күз иярмәс зур тизлектә
Уктай җиргә атылды!
Бар табигать бу хәлләрдән
Беркавымга тын калды...
Дуамал җил ярсый-ярсый
Агач бөгеп улады.
Җәйнең нәзберек яңгыры
Елады да елады...
Саубуллашты кыя – таулар,
Болын, кырлар, урманнар,
Түгәрәк күл, яшел алан
Монда бар да туганнар!
Горур Лачынны юксынып
Карт имән ыңгыраша.
Җир кортларын көнләштереп,
Күбәләкләр куыша.
Очмасам да, мин исән, дип,
Бичара корт шуыша...
И, хөрмәтле вә гыйззәтле
Галиҗәнап укучым !
Ирек сөйгән – бакыйлыкта,
Җир-корт яши ләбаса...
Синең хөкемгә тапшырам,
Үзең нәтиҗә яса!
ТАТЛЫ ДОГА
Салып ташла хөсет бишмәтеңне,
Көнче кәчтүмеңне эл чөйгә.
Бүтән кимә! Атла ихлас көйгә,
Эчтән генә «Әлхәм» не сөйлә!
Аең калкыр төпсез күкләреңдә,
Дөньяларың шулчак яктырыр,
Күңелеңдә якты хис уяныр,
Йөрәгеңнән татлы моң саркыр.
Йөзләреңдә мәңге сүнми торган,
Кояш кебек затлы нур балкыр!
ИСКЕ ЯҢА ЕЛ
Иске яңа елда чыршымдагы
Утлар яна сыман искечә.
Искә төшә әти-әниле кич,
Әйтерсең лә булды ул кичә.
Әнә, әткәй кулга тальян ала –
Бүрәнәле өйгә моң тула.
Былбыл сайрауларын хәтерләтеп,
Әнкәй җыры килеп кушыла.
Тәрәз төбендәге сары песнәк
Башын кыңгыр салган – моңая.
...Зәңгәр күкле тыныч ул кичләрнең
Биш йолдызы булып күгендә,
Без биш бала бик еш сагынабыз,
Ядкәр итеп саклап күңелдә!
Ак чәчләрне сыйпап моңланабыз,
Әткәй яшен узды һәммәбез.
Оныкларга карап куанабыз,
Күңел белән һаман бала без...
Арча районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев