Марс Шабаев: Йөрәгемә иртә кергән идең, Соңлап урын таптың җырымда...
Хыялдагы бөртек энҗе өчен Баш тартам мең алтын-көмештән.
(Танылган шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марс Шабаевның тууына 90 ел)
* * *
Кабырчыклар җыям, кабырчыклар –
Диңгезләрдән түгел, инештән.
Бала чаклар – энҗе табар чаклар...
Ни кылансаң, бар да килешкән.
– Агымсуда энҗе буламыни?
Ул диңгездә үсә, тирәндә.
Дулкын шавы, дулкын бәллүендә... –
Зурлар миңа шулай дигәннәр.
Имеш, аны индус егетләре
Гомергә бер генә табалар.
Имеш, аңа җирдә шуңа күрә
Бәяләрне зурдан тагалар...
Күпне таптым, күпне югалттым мин
Агымсудай еллар эчендә.
Хыялдагы җем-җем энҗе хәзер
Чагыла инде, чагыла чәчемдә.
Тик барыбер кабырчыклар җыям,
Диңгезләрдән түгел, инештән.
Хыялдагы бөртек энҗе өчен
Баш тартам мең алтын-көмештән.
Минем энҗем – урман күлләрендә,
Үзебезнең агымсуларда.
Җитми аңа дөнья бәяләре,
Эзлим һаман, эзлим шуңарга.
* * *
Кояш әле агач башларында
Эленеп тора арып, йокымсырап.
Ә түбәндә инде абагалар
Ялваралар төн карасын сорап.
Агачларның бер дә гамьнәре юк,
Алар горур,
Алар мәһабәт.
Изрәткәндер, ахры, җылы нурга,
Яктылыкка булган мәхәббәт.
Якты дөнья!
Яктыны сөйсә дә,
Агач түгел ләса бу бәндәң.
Төшереп тор искә хакыйкатьне:
– Караңгылык үрли түбәннән!
БОДЛЕР РУХЫНДА
Йөрәк сыкравыннан бик талкынган,
Төксе, усал, хәлсез бер мәлдә –
Ярат мине, яме!
Ярат мине!
Юк, бәхет үк сиңа бирмәм дә...
Син бирерсең миңа көзнең шушы
Сүнеп барган шыксыз көнендә
Тик бер назлы мизгел,
Татлы мизгел,
Һәм ул калыр минем күңелдә
Мәңге... мәңге...
Шыксыз көзнең соңгы,
Ләкин тере,
Җәйне хәтерләткән нуры бул.
Син белмисең генә:
Нинди рәхәт
Синең тезләреңә орыну...
Кайнар күкрәгеңә башны куйыйм,
Ойыйм әле шунда,
Ойыйм... ойыйм...
Кайгы-сагышымны тарат, димим, –
Ярат кына, яме!
ХАТКА ЯЗМАС
БЕР СҮЗ
«Хат язмыйсың, – дисең. –
Хатка саран!»
Бер язармын әле,
Язармын.
Мәңге бетмәс озын хатымның син
Табалмассың очын-азагын.
Син укыган юлларында булмас
Каным сине көткән минутлар.
Булмас анда син урлаган җәем...
Көзгә кергәч,
Яктым мин утлар.
Шул утларга салдым
(Суга түгел!)
Синең күзләреңнең елтырын...
«Диңгез кибеп,
Таулар җимерелсә...» – дип,
Син укыган идең бер ырым
Шул җәеңдә.
Ырым очты утка!
Таулар исән,
Диңгез кипмәде...
Ләкин мине синең кебек усал
Беркем
Берчак ташлап китмәде.
Ә син киттең кара күңелең белән,
Йөрәк хәзер җансыз чүл төсле.
Мин сусадым сиңа хат язарга,
Каләмемә язар сүз төште,
Бары бер сүз!
Язмыйм –
Сүз көчле!
Мин кызганам сине!
МӘХӘББӘТНЕҢ
СЕРЛЕ ТАБИГАТЕ
Мәхәббәтнең табигате нинди?
Бармы чиге сөелү-сөюнең?
Нәрсә соң ул җан-тән яратуы? –
Җавап биреп кара син үзең!
Бер очраклы күз карашы белән
Меңнәр арасыннан тик берне
Сайлап алып,
Үз һәм якын итү
Ник һәрвакыт бәхет китерми?
Сөю...
Сөелү...
Акыл эшемени?
Ә сөймәгән кеше
Кешемени?!
Шигыремне бүлеп,
Фәрештәдәй,
Син керәсең... –
Өнеммени,
Әллә төшеммени?
Шигъри күктән
Җиргә төшер мине!
Күкрәгеңә капланыйм да синең,
Бөтен дөньясыннан яшер мине...
Мин тоярмын шунда сөю хисен,
Миңа бәхет –
Тою синең исең...
Икәү генә белгән ләззәтләрне
Татыйк әле тизрәк, татыйк әле.
Менә шул бит үзе, үзе инде
Мәхәббәтнең серле табигате...
* * *
Бакча буйлап торна торык кызлар
Пырхылдашып йөгереп үткәндә,
Кинәт кенә моңсу тавыш телде
Тирә-юньне зәңгәр күкләрдән:
– Тор-рыйк... Тор-рыйк...
Кызлар, тынып калып,
Күзәттеләр торна кәрванын.
Әйтерсең лә якты хыяллары
Торналардай очып барганын,
Үзләренең җирдә калганын
Сизенде дә сизгер күңелләре,
Көрсенделәр кызлар тын гына...
– Тор-рыйк... Тор-рыйк... –
Торна тавышлары
Эреп тынды...
Калды моң гына...
Ә бакчада чыпчык чыркылдаша!
Чыпчык китми,
Чыпчык гел янда.
Янда булгач – бер дә кадере юк:
Нәрсә җитми икән бу җанга?
– Тор-рыйк... Тор-рыйк... –
Моңсу ул тавышлар
Ник күңелне тырнап торалар?
Юксындыра, ымсындыра нигә
Һавадагы ерак торналар?..
* * *
Розага
Үпкәләмә.
Кыз чакларың түгел.
Сүреләдер матурлыгың да...
Йөрәгемә иртә кергән идең,
Соңлап урын таптың җырымда.
Булды вакыт:
Сыеша алмый, ташып,
Кага идең кайнар күкрәгем.
Чайпалдырмадым да,
Түкмәдем дә –
Барыбер сине җырга кертмәдем.
Күңел – комсыз,
Йөрәк көнчел булды:
Яшереп килдем кеше күзеннән.
Аз идеме гыйшкын җырлаучылар,
Җырлап бетермичә өзелгән?!
Җырга исереп күпләр онытылды.
Ә син идең һаман моң гына.
Шауламадың,
Урын дауламадың,
Үз урыныңны белдең тын гына.
Син һәрвакыт янда,
Янәшәдә,
Әйтерсең лә минем күләгәм.
Сиздермәдең...
Ләкин ул җырлардан
Йөрәгең көнләгәндер, көнләгән!
Кил әле, кил!
Йомшак башмаклардан,
Кухня исе сеңгән халаттан
Булсаң ни соң?
Сине җырлыйм әле,
Тарсынмыйча гына халыктан.
Җырлыйм әле...
Сине һәрчак янда,
Янәшәмдә кебек хис итеп:
Казаннардан килеп җитмәссеңме,
Соңлап туган җырым ишетеп...
* * *
А татарчонку хочется напиться...
Дм. Кедрин
Шагыйрь теленә кергәнсең икән,
И татар гынам, татар баласы!
Хәмерләр эзләп йөрергә кая –
Бер сынык юллап читкә баргансың.
Чәчелгәнсез дә дөнья буйлатып,
Милләтнең эшчән ир-егетләре,
Чәчрәгән сезгә иске тормышның
Шәрабы түгел, гел күбекләре.
Шундый булган ул синең сәрхушлек,
Дөнья ачысы сине исерткән.
Куган чактамы берәр ишектән,
Аһ-зарларыңны шагыйрь ишеткән.
Бәлки, син аңа, телең сындырып:
«Куалар... вот как...» – дигәнсеңдер дә,
Ул «водка» диеп аңлап калгандыр...
Юк, үпкәләмим аңа мин бер дә.
Төрле тел түгел, бер үк телдә дә
Кеше бер-берсен аңламаганда,
Казак камчысы, жандарм итеге
Кан-яшь эчерткән каһәр заманда,
Йөргәнсең читтә, кагылып-сугылып,
Тик бетмәгәнсең сынып-сыгылып...
Синең мескенлек, синең сәрхушлек
Тарих базына калды егылып.
И татар гынам, татар баласы,
Чәчелгәнсең лә син туган җирдән...
Тел очындагын әйтмәгән шагыйрь:
Хөрлек хәмерен эчәсең килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев