Марина АХМЕДОВА-КОЛЮБАКИНА: Дөньяда мин һәр нәрсәгә Гашыйк күзләр белән багам...
Марина Анатольевна АХМЕДОВА (КОЛЮБАКИНА) – шагыйрә, тәрҗемәче, публицист.
Марина Анатольевна АХМЕДОВА (КОЛЮБАКИНА) – шагыйрә, тәрҗемәче, публицист. 1952 елда Чиләбе шәһәрендә инженерлар гаиләсендә туган. Чиләбе дәүләт педагогика институтын, Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган. 1980 елдан Дагстан Язучылар берлегендә идарә рәисе урынбасары булып эшли. «Әдәби Дагстан» газетасының җаваплы редакторы һәм «Дагстан әдибе» нәшриятын гамәлгә куючы. Бүген Дагстан Язучылар берлеген җитәкли. СССР Язучылар һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы.
* * *
Гашыйк күзләр белән багам
Дөньяга мин бу тормышта,
Бөтен нәрсә ошый миңа,
Йөрсәм дә мин кайда гына.
Алдаламыйм, усалланмыйм,
Ачу тотмыйм беркемгә дә.
Һәм ялагай бәндәләрнең
Мин ышанмыйм берсенә дә.
Күпме гомер бирелгәндер,
Ни күрермен тагын алда,
Бәхетне дә, хәсрәтне дә
Үзе бирә безгә Алла.
Бәйләнгән мин җаным белән
Борынгылар мирасына.
Йөрәк кушкан мәгънәләрнең
Тугрымын барысына.
Җилбәзәк тә, кол да түгел,
Бары дөнья буйлап барам.
Дөньяда мин һәр нәрсәгә
Гашыйк күзләр белән багам.
2024 ЕЛНЫҢ 23 ИЮНЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛУЧЫЛАРГА
Өзми дә куймый телефон,
Тынмый, шалтырый һаман...
Синең белән сөйләшергә
Ашкына шулай анаң.
Ятасың җирдә, әйтерсең
Ике канат – кулларың.
Явызлыкка каршы бастың,
Үлемнән курыкмадың.
Тынмый шалтырый телефон.
Өмет өзелгән, сүнгән.
И газиз ана, сиңа ул,
Юк, җавап бирмәс бүтән.
Синең улың, батыр сержант
Барды кыю адымга,
Тормады куркып калтырап
Сатлык этләр алдында.
Мәңгелеккә тынып калу
Һич куркытмады аны.
Дошманның юлын томалап
Күкләргә ашты җаны.
Телефон йөрәге тибә,
Туктамый, тормый тынып.
Яңгырый: әни, әни, – ди,
Үлемсез сөю булып.
ОКОПЛАРНЫ ЧҮП ҮЛӘНЕ БАСТЫ
Әткәйгә
Окопларны чүп үләне басты,
Билчән, сарут, ни генә юк монда!
Ул окоплар әле тирән иде
Синең ата булган елыңда.
Яраларың әле әрни иде,
Каннар саркый иде аларда.
Шәһәрләрдә төтен исе аңкый,
Һәм хуҗасыз иде йортлар да.
Без бәхетле –
Әткәй исән калды,
Хат ташучы безне аяды.
Һәм син кайттың өйгә кыш җиткәндә,
Култык таягына таянып.
СУГЫШ БАЛАЛАРЫ
Охшаганбыз без фронттан кайткан
Әткәйләргә бөтенебез дә...
Меңгә берәү булып тик туганбыз
Бу дөньяга,
Алар күк, без дә...
Ленинградта, бозлы чиләк тотып,
Су алганда иелеп Невадан,
Шул чагында салкын елга суын
Эчергәнсең, әнкәй, миңа да.
Яткан чакта Мәскәү сазлыклары
Арасында окоп төбендә,
Ул окоплар тиле пулялардан
Саклаганнар ул чак мине дә.
Әйе, сәер,
Әмма дә бу шулай –
Бу дөньяга килгәнче әле,
Дошманнарны җиңеп үз өнендә,
Без сугыштан кайттык әйләнеп.
МАХАЧКАЛА
Төнгә калып ерак сәфәрләрдән
Кайткан чакта туган калама,
Уйлап ятам, ничек поездым дип,
Килеп керер Махачкалага.
Күз алдыма килә әкияттән
Чыккан сылу кыздай, каршыга,
Алтын нурлар чәчеп тирә-якка,
Күр, Тарки-Тау әнә ашыга.
Ничек анда ташлы Анжи-арка
Итәгендә төрле төсләргә
Кереп, балкый миңа таныш маяк,
Әкият сөйләп төрле телләрдә.
Яшел состав узып китәр тиздән
Яшьтән таныш поезд юлыннан,
Язучылар йорты тирәсеннән,
Һәм шау-шулы гавань буеннан.
Уйлап ятам яр буенда очкан
Акчарлаклар каршы аласын.
Порт буеннан узып киткән чакта
Кран кулын изәп каласын.
Күз алдыма килә чәчәк тотып
Мине көтеп басып торганың.
Һәм вагоннан төшеп ташлануым
Кочагына таныш урамның.
* * *
Ошый миңа гади хатын-кызлар:
Яулыклылар, эшләпәлеләр,
Ябыклар һәм бераз тулылар –
Сабырлыгы күзләренә чыккан,
Тырышлар һәм эшчән куллылар.
Мин аларга карап сокланам:
– Йа Ходаем! – димен, –
Йа Аллам!
Бер камырдан алар әвәләнгән,
Зур йөрәкле, олы җанлылар.
Картларга да, сабыйга да анда –
Һәркайсына урын табала...
Алар өчен
кысан түгел коммуналкалар да...
Такмаганнар алтын алкалар да,
Тормышлары түгел бал гына.
Тик күрмәссең алар карашында
Үч һәм нәфрәт.
Алар күңеле
Храм ишекләре кебек ачык –
Алардан тик якты түгелә...
Бәлки әле кылган догалары
Афәтләрдән саклап
Йөртәдер дә безне, кем белә!
«РӘСҮЛ ГАМЗАТОВ» КОРАБЫ
Гизеп ерак диңгез дулкыннарын,
Зур йөкләрен читкә озатып,
Вәкарь белән генә үз портына
Кайтып керде «Рәсүл Гамзатов».
Каршы алды аны таныш маяк,
Акчарлаклар чыкты каршыга.
Ә ул инде яңа сәфәрләргә
Чыгып китәргә дип ашыга.
Баку белән Иран арасында
Йөк ташый ул Каспий эчендә.
Ә ул ерак диңгезләрне гизә,
Океаннар күрә төшендә.
Тик аңа бу маршруттан инде
Туры килмәс чыгып качарга.
Кеше булып яшәгәндә бөтен
Илләр таныш иде аңарга.
Яңадан йөк төярләр дә аңа,
Аерылу сагышын кузгатып,
Ул портыннан китәр, аны бары
Акчарлаклар калыр озатып.
Кабат кайтыр сагынып үз ярына
Йөзсә дә ул кайсы тарафта.
Шагыйрьләргә шундый охшаганнар –
Һич тынгылык белми кораб та.
* * *
Юкә чәчәк аткан микәнни?..
Агачын да күрмим югыйсә,
Ә хуш исе бөтен һавада,
Ярып керә, борынны кисә!
Минем балачагым исе бу,
Шуны иснәп үскән идек без.
Карт юкәләр ышыгына чумып
Утыра иде безнең өебез.
Әйтерсең лә сары томшыклы
Кош баласы кебек чәчәкләр,
Минем тәүге шигырьләрем күк,
Беркатлылар шундый, садәләр.
Тибрәтте шушы бал исе
Тормышымның яшел бишеген.
Юкә чәчәкләрен койгандай,
Үтте яшьлек, ябып ишеген.
Сизелмичә үткән яшьлекне
Төшерәм дә кайчак искә мин,
Хуш исеннән аның исерәм –
Юкә чәчәк аткан микәнни?
МИЛЛИ МӘСЬӘЛӘ ТУРЫНДА
Нина Маркограф һәм
Наталья Лясковскаяга
Ике шагыйрь, ике дустым минем,
Ике урыс – алардан юк беркем русрак.
Ә чынында – алман һәм хохлушка,
Бар дуслардан алар дусрак.
Ә мин – урыс кызы, ни гаҗәп,
Туган җирләремнән еракта
Бик күптәннән инде Дагстанның
Үз баласы булып танылдым.
Авар, даргин, кумык, санап китсәң,
Утыз булыр иде чынында.
Кавказ сөйләшен һәм гадәтләрен
Энҗе кебек тотам учымда.
Моңсу түгел миңа гомер итү
Еракта да атам йортыннан.
Ятим булып калыр идем кебек,
Китә калсам әгәр мин моннан.
Тик кайчакта мине сагыш баса,
Юк, Россия түгел һич кенә,
Туганнарым мәңге ятып калган
Украина төшсә исемә.
Рафис КОРБАН тәрҗемәләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев