Луиза Янсуар: «Багышлану»
(ШИГЫРЬ)
Берни калмаганда йөрәгеңдә, дөрләгәндә ике ягы җирнең,
Урманнарны сула... урманнарны... Һәм онытма: Яратудан килдең.
Һәм онытма: килдең яратырга. Онытса да дөнья – нәрсә ул, ни?
Яшәсә дә акылыннан язып, ник язганын хәтта үзе белми.
Сулышыңнан кайнар ялкын бөрки. Тамырларым буйлап ага афәт.
Тамырларым буйлап ага бәхет. Елап, яше кипшергән... мәрхәмәт.
Кемгә сөйлим моны? Кемгә сөйлим?! Яшерәм дә йөзем күкрәгеңә,
Кулларыңның ышыгында синең ышаналмыйм җирнең күкрәвенә.
Үзәгемне ярып, сулар ага. Үзәгемне ярып, давыл кага.
Нидер шартлый һаман... нидер яна... Һәм Ярату... Тамчы-тамчы тама.
Урманнарны сулыйм... урманнарны... Алар шундый тып-тын булгангамы?
Алар шундый булгангамы тере? Сыя бөтен хәтеремнең сере.
Сыя сере дәверемнең бөтен. Ут та төтен. Юкса... Ут та төтен.
Пышылдыйсың: «Елар өчен түгел, мин елмаер өчен сине көттем –
Берни калмаганда йөрәгемдә, ышанам дип кайтып йөгәнергә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев