Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Люция Әблиева: Сүзебезне уйлап сөйлик әле, Дога булып бара ич алар...

Халкым кисәтә: Сак бул, алданма! Бал тамган телдән Агу да тама.

ЯЗНЫ КӨТКӘНДӘ

Каләмемә яз кагылды бүген,
Үзгәрттерде төптән сүзләремне.
Әйтерсең лә, үткәрмәдем кебек
Чирәм күзен ачмас көзләремне.

Төмсә көннәремне кояш нуры
Коендырды бикле ишек аша.
Нинди ләззәт! Нинди көяз тойгы!
Хис-дулкыннар миннән алда таша.

Хыялымда бозлар инде әнә
Чатный-чатный барлый китәр юлын.
Зәңгәр күккә багып, ашъяулыгын,
Көйли назлап яшькелт хәтфә-болын.


ТӨШ

Төшемә кердең дә, уянгач
Төсмерләп уйландым бик озак.
Таныш та кебексең, түгел дә,
Сер-йомгак, бу нинди табышмак?

Имештер, озаттым зур юлга,
Иңсәңдә – биштәрле капчыгың.
Нишләптер (бәлки, төш булганга),
Аяклар тоймады таң чыгын.

«Көтәрмен, әйләнеп кайт!» – диеп,
Иреннәр туктаусыз кабатлый.
Үзем дә кебекмен, түгел дә,
Чынбарлык үткәреп яңаклый...

ТУГАН ҖИР УЛ – БЕРӘҮ!

Сүзебезне уйлап сөйлик әле,
Дога булып бара ич алар.
Яхшылыкка юрыйк барысын да,
Болай да күп ялган-ялалар.

Сүзебезне уйлап сөйлик әле,
Юкны-барны тормыйк болгатып.
Күп сынаулар аша үткән Ватан,
Тезләнмәгән... шуны онытмыйк!

Сүзебезне уйлап сөйлик әле,
Акылыбыз булсын гел аек.
Таң чыгына бармы тиңе булган?!
...Туган җир ул – берәү, башка юк!


* * *

Каен ышыгында торам,
Күл өстен туный яңгыр.
Кем белсен, бәлки, сулыкка
Берәр ачуы бардыр.

Шап та шоп килеп бәрелә,
Тамчылары дәррәүләп.
Читтән генә күзәтәбез,
Каен белән икәүләп.

Күл чайкала, күл тибрәлә,
Түзә инде, нишләсен?
Салкын көзге яңгырларның
Белә ич бер үтәсен.

Бу дөньяда бар да үтә,
Син дә, мин дә – үткенче.
Чыландым яңгыр астында –
Калмасын үкенече...


САК БУЛ, АЛДАНМА!

«Бал тамган телдән
Агу да тама».
Оста уйланган,
Уздырып кара!

Дәвер-иләктән
Иләнгән әйтем.
Халкым, син шулай
Гел хакны әйттең.

Тормыш – дәреслек,
Һәм – алтын сүзең.
Ачасың җайлап
Дөм сукыр күзне.

Өслектә түгел,
Тирәндә сере.
Колга, хакимгә
Бердәй тәэсире.

Халкым кисәтә:
Сак бул, алданма!
Бал тамган телдән
Агу да тама.

ШИГЪРИЯТ ДӨНЬЯСЫНДА

Өндәүләрдән торган шигырьләрне
Кабул итәсеңме, замандашым?
Затлы имезлеккә төреп биргәч,
Икенчерәк тәме, беләм, ашның.

Сорау куя торган очракта да,
Кирәкме соң өндәүләргә бикләү?
Бу бит, миңа калса, бармакларны,
Авырттырмый, җайлап кына бөкләү.

Шөһрәт гөмбәзенә күтәрелер
Миссияне үтиме бу билге?
...Күңел көтә иҗат мәйданына,
Сөлге буып чыккан ныклы билне.


ТОТАШ ЯКТЫЛЫК!

«Нарат урманында иртә»,
Сихри бер тынлык.
Монда дөнья шау-шуына
Мыскал урын юк.

Беленер-беленмәс кенә
Томан тарала.
Кояшның нурлары үткән,
Нәни акланга.

Рәссам узган давылны да
Оста яшергән.
Яшел хәтфә үләннәрне
Бизәп төшергән.

Аю балалары уйный,
Рәхәткә чигеп.
Табигать үзе аларны
Курчалый кебек.

Таң исе аңкый бар җирдә,
Бөркелә сафлык.
Караңгы урман эчендә
Тоташ яктылык...

ҮТЕНЕЧ

Тәрәзәмә җил шакыды,
Килгән кич утырырга.
Тегеннән-моннан җыелган,
Хәбәрен тутырырга.

Кертергәме-юкмы сине?
Холкың бит иңке-миңке.
Йолкып ташлыйсың кайвакыт
Йөз еллык өянкене.

Кирәгең әле күренми,
Бүгенге кичем – үзгә.
Синең белән шуңа күрә
Керәсем килми сүзгә.

Тыныч кына хатирәләр,
Сүтәргә иде исәп.
Җеп очымны чуалтырсың,
Мондый халәтем сирәк...

Тәгәрәсен җайлап йомгак,
Биеми генә тыпыр.
Сине көтеп торган бардыр,
Әйдә, шул якка сыпыр.

Әгәр дә кирәгең чыкса,
Җил түтәй, алай-болай,
Ишек келәсен төшереп,
Ачып кертермен... шулай.

Күңелгә ятыш булмаган
Истәлекләрне төяп
Бирермен, куяр өченгә
Каф тауларына сөяп.


САК БУЛ!

Шатлык өләшкәндә сак бул, дустым,
Сөенгәнне генә сөендер.
Барысы да кабул итеп бетми,
Эче поша аңа кемнеңдер.

Югыйсә бит тамчы кадәр генә
Өлеше юк аның бу эштә.
Әмма ләкин сине түбәнсетеп,
Әйтер сүзен таба, күрешсә.

Җайлы гына кемгә килгән җиңү?
Аңлый аны бары яулаган.
Була... була... шатлык өләшкәндә,
Агу белән энә саплаган.

Бөекләргә кизәнүче байтак,
Чыдап кына торсын ак катам!
Чебен кадәр мәгълүматы белән
Филгә үрелгәнгә шаккатам!

Имеш, алар дөрес эшләмәгән,
«Болай итәр идем, мин булсам!
Бәхет диңгезенә чумар иде,
Дөнья йөзендәге һәр инсан!»

Авызымнан, шундый вакытларда
Чыгып оча теге... «япунмать».
...Бөекләрнең тырнак бөртегенә
Тормаганнар суга чаң-набат!

ЫШАНМАСАҢ...

Шигырь калыбына сыеп бетми,
Яши-яши мин дә үзгәрдем.
Сөюемне роман итеп язам,
Иң-иңнәрен сайлап сүзләрнең.

Килеп чыкмый... Төсләр эзлим менә,
Кулларымда уйный пумала.
Мольбертымда әзер сюжет ята...
Юк, минемчә түгел... уала.

Күңел түрләреннән ургып чыккан
Моң бирәлер, бәлки, аңлатып?
...Җиде нота гына җитми икән,
Ышанмасаң... кара яратып.

* * *

Мин сине көзләрдән яшердем,
Алтыннан булса да төсләре.
Жәлләдем буярга асылга
Ямь-яшел, яз тулы хисләрне.

Мин сине көзләргә кертәсем,
Һич килми... Үзең дә беләсең.
Күңелем сизәдер, күрәсең.
Җилләре бәгырьне теләсен.

Мин сине җәйләрдә калдырам,
Әйләнеп ул кире кайтачак.
Җанымда – иркәле карашың:
«Уртак таң берсүзсез атачак!»


ЖӘЛ...

Йолдызлар яңгырын күзәтү
Язмаган... Нишлисең, бик тә жәл.
Хыялда такыя кем үрми?!
Булгалый, әйе шул андый мәл...

Бөркетләр үз иткән кыяга
Чакырдың... И үзең бер сабый!
Кирегә, җирләргә каерыр,
Көчләрнең барлыгын уйламый.

Күзләрдән күзеңне алмаган,
Вакытны кайтарам төсмерләп.
Кызганыч, әле дә тоямын,
Тәннәрем киткәнен чемердәп.
Жәл...


ДӨРЕС ЮЛ

Алтын-бриллианттан йозак салып
Куйсаң да син күңел түренә,
Үпкә, борчу-кайгы ишеләре
Җаен таба анда керергә.

Ачкыч таба нәфрәт, үч тойгысы,
(Әйтерсең юк башка эшләре!)
Әйбәт булыр иде, кимчелекләр
Чистарынып керсә элгәре.

Җиңел генә җиңәр идең дә бит, –
Тамырлары киткән тирәнгә.
Мамонтларны аулап йөргән бабай,
Интеккәндер аннан, бигайбә.

Ә бит дөньялыкта сине урап,
Алган күпме матур-гүзәллек.
Таң атуы – сихри бер манзара,
Баш очында – гаҗәп зәңгәрлек.

Бер-берсеннән яхшы мөнәсәбәт
Кабул итә кеше көн туса.
Урын калмаска да тиеш түгел,
Вак-төяк уйларга, югыйсә.

Котылырга яман-хөсетлектән,
Кемдер әйтер: «Әйдә, эт өстер!»
Ләкин мәсьәләнең чишелешен
Үзебездән эзләү дөрестер.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев