Лилия Фәттахова: «Бер оеткы салдым күңелемә»
(ШИГЫРЬ)
Бер оеткы салдым күңелемә,
Әй, ачысын әле бер чымырдап.
Шигъри икмәк булып күпереп пешсен
Һәм таралсын кулдан кулга соңра...
Авыз итсәң, син дә сөенерсең –
Күңелең кабат таныш тәмнәр җыяр...
Алып кайтыр сабый чакларыңа,
Иң тансык тәм бит ул – хәтер сые.
Алып кайтыр туган якларыңа.
Чикмән кигән булыр бәрәңгеләр...
Чикләмичә хыял аргамагын,
Уйнар гармун, җырлар өянкеләр...
Сөйгән ярың капка төбең саклар,
Тәрәздәге утка әфсен укып.
«Әй, яшь чаклар, – диеп көрсенерсең, –
Бигрәк татлы иде таңгы йокы...»
Озак торса, ачып китәр камыр...
Шигъри икмәк булыр ачы тәмдә.
Ямь өстенә ямьнәр өстәлсә дә,
Качып булмас дөньялыкта гамьнән.
Елмаюың юып алыр йөздән
Хафаланган илнең күз яшьләре.
Вөҗдан бизмәненә яшең тамар...
Кирәк чакта – кыен – сүз дәшмәве...
...Бер оеткы салдым күңелемә.
Әй, кабартсын әле бар уйларны.
Йөрәк кенә түзсен. Сынатмасын.
Якынайтмый торсын соң туйларны...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев