Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Лениза ВӘЛИЕВА: СҮЗГӘ СЫЙМАС БЕР ЙОМАРЛАМ ХИСЕМ, КУЛЛАРЫМА АЛЫП, УЧКА КЫСАМ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Лениза Вәлиева 1986 елда Азнакайда туып, Чаллы шәһәрендә үскән. Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлагач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый һәм бүгенге көндә шушы институтта фәнни хезмәткәр булып эшли. Лениза Вәлиева - «Диңгездә йолдыз коена» исемле шигъри җыентык авторы. 2008 елда дөнья күргән әлеге китапка кереш...

РЕДАКЦИЯДӘН. Лениза Вәлиева 1986 елда Азнакайда туып, Чаллы шәһәрендә үскән. Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлагач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый һәм бүгенге көндә шушы институтта фәнни хезмәткәр булып эшли.

Лениза Вәлиева - «Диңгездә йолдыз коена» исемле шигъри җыентык авторы. 2008 елда дөнья күргән әлеге китапка кереш мәкаләне Ленизаның укытучысы - филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов язган.



* * *

Итил суы ака торур,
Кыя төбен кака торур...

Идел суы һаман агар,
Кыя төбен дулкын кагар,
Һәр заманның үз шагыйре
Яр буенда учак ягар.
Дәрья суы һич кимемәс,
Игән башны кылыч кисмәс -
Хакыйкать бер. Әмма адәм
Шагыйрь булса башын имәс.
Ярда яңа эзләр уяр,
Шигырьсез көн ямен җуяр;
Үзем, димәс, сүзем, диеп
Бар талантын, көчен куяр.
Шигырь, диеп яшәр бары,
Җырда булыр бәхте, зары,
Тынлык ярып тавыш бирсә,
Тетрәп торыр Идел яры.
Дан шаукымы аңа тимәс,
Һичбер вакыт «Мин, мин», димәс;
Калкан итәр күкрәген дә,
Үз сүзеннән тик чигенмәс.
Алмашыныр ханнар, чорлар,
Яңгырап торыр яңа җырлар...
Иделгә ни?! Һаман агар,
Кыя төбен дулкын кагар...

* * *

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Дәрдемәнд

Күңелдәге хис балкышы күчсен кәгазьгә,
Әмма, Каләм, бирмә урын коры вәгазьгә.

Яңгырасын җанда мәңге саф шигъри аһәң;
Таулар күчәр, тик, Шигърият, югалмас бәһаң.

Тамырыңда - бик борынгы чорлар авазы,
Гасырлардан күчеп килгән сүз кайтавазы.

Синең телдә тик языла сөю сүрәсе,
Кирәк чакта, син - дошманга ялкын көлтәсе.

... Шигъри гөлләр бакчасында мәңгегә калам...
Нинди сер бар кальбеңдә, йә сөйлә, Каләм!

* * *

Арынасы иде кысалардан
Һәм, ташланып яңгыр кочагына,
Эх, бер ярсып елап, шашып көлеп
Янсаң иде хисләр учагында.

Иртән төшкән томаннарга ияреп,
Чыланасы иде таң чыгына.
Давылларга каршы барсаң иде,
Качып калмый курку ышыгына.

Яшь колындай башны артка чөеп,
Шат уйнаклап йөгерәсе иде.
Аяк астындагы вак көчекләр
Эч пошырып өрсә өрсен иде.

Тез чүктереп барлык авырлыкны,
Әйтә алсаң әгәр «Җиңдем!» - диеп,
Бер татлы хис биләп алыр җанны,
Һәм шул халәт бәхет була инде.

* * *

Күңел төбе, хәтер йөге катлам-катлам,
Күп нәрсәне инде куе тузан сарган.
Пакьләнсен дип, кайтсын диеп күңелгә ямь,
Язгы җилгә җилләтергә җанны эләм.

Бер мәгънәсез үткән, бәлки, ничә еллар.
Каерылып карап, шашып үксеп елар,
Юаталмас тик бернәрсә нәүмиз җанны:
Үткән гомер аттыралмый туар таңны.

Тәрәзәне котырынып җилләр ачыр,
Күз яшьләре тулыр шулчак булып яңгыр.
Кемдер көлер, кемдер җирне тырнап елар,
Алладанмы, шайтаннанмы куәт сорар.

Төнге күкне утлы яшен угы телер,
Җан халәтен бары үзе генә белер.
Колакларны көчле шартлау, күкрәү ярыр,
Мең гасырлык җан тузаны җирне сарыр.

Сафланган җан өр-яңадан гүя туар,
Язгы яңгыр җиң сызганып җирне юар.
...Хаклык килер, гаделсезлек чиген кичкәч.
Язгы җилгә җанны эләм апрель җиткәч.

* * *

Күңелнең ишеген кагалар
Бик әкрен, бөтенләй тавышсыз.
Мин тыныч, ишетмим, янәсе -
Кем йөрмәс вакытлы-вакытсыз?!

Юрганым бөркәнәм башымнан,
Ә ишек ныгырак шакылдый.
«Мин бүген өйдә юк, китегез!» -
Йөрәгем түзмичә пышылдый.

Арылган. Күзләрем йомыла.
Колакны телгәли дөбердәү.
Мин ятам һаман да тын гына:
Әйдә, как, шакылда, дөбердә...

...Хәбәр бир, дәш, чакыр! Югыйсә,
Күңелгә үтмәкче бу яңгыр.

Ут-ялкын ялмады җанымны,
Учакта дөрли һәр күзәнәк.
Болай да ябулы ишеккә
Бик салам тизерәк-тизерәк.

Югыйсә, тирә-як - ут тоташ,
Җаныма үрмәли бу кояш.

Тирбәтеп бишектә, биеккә -
Болытка ук әйди уемны.
Тырышам, бирешмим, җибәрмим
Туфракка ябышкан кулымны.

Учларым астында - җылы җир...
Бөтереп алмакчы була җил.

Каршымда - дулкыннан кыя-тау.
Хыяллар беркайчан ялгышмый.
Күңелнең ишеген ачам да
Атлыймын язмышка карышмый.

Җан хәзер мәңгелек сәфәрдә,
Әйләнеп кайтуы икеле.
Син инде эзләмә, соңардың,
Мин инде мин түгел шикелле.

* * *

Офык чите йотты - батты кояш...
Шул мизгелдә хәлләремне сораш!
Соңгы өмет булып сүнгәч якты,
Бер мәгънә юк. Сер яшерер чакмы?
Апрель кичен иңләп йөрер берәү,
Күзләрендә - бәхет көтү, эзләү...
Яктыда да табалмагач, кайда
Шәм яндырып, кич эзләүдә файда?
Тик шулай да кабат апрель җиткәч,
Җан талпына, җиргә шәфәкъ иңгәч.

Ничәнче кат язлар килде.Тормыш -
Әйтерсең лә, чаптар атка - ярыш.
Яшим дисәң, ялына ныграк ябыш!
Һәркемгә дә - үзе язган язмыш.
Ә кояш бит сүнми, бары бата.
Төнне куып, һәр таң кабат калка.
Хакмы, юкмы - анысы мөһим түгел,
Вакыт җиткәч, үзе аңлар күңел.
Нәрсә әйтмәс бәндә, сөяксез тел?!
Хыялымны кайтар, зинһар, апрель.

* * *

Сүзгә сыймас бер йомарлам хисем,
Кулларыма алып, учка кысам.
Таралыр да вакланыр дип куркам,
Аңлатырга әгәр аваз салсам.
Сүз кирәкми, сүзләр артык, көчсез,
Бәһасе юк хискә лаек түгел...
Әйтмәсәм дә, шиксез, аңлар, беләм,
Һәрнәрсәгә сизгер даһи күңел.
Алыш-биреш шаулап барган заман
Теш кайраучы түбән җаннар тулы.
Адәм түгел, бәндә бүген күпләр
Һәм буталган иман, ялган юлы...
Ә син һаман шундый пакь күңелле,
Бар ваклыктан өстен Алиһәдәй.
Тез чүктерәм бөтен авырлыкны
Көч бирүче кешем барда синдәй.
Сүз табалмам әмма, кичер, әни!
Кысам бары хисне кулларымда.
Сиңа дигән иң кадерле бүләк -
Бер йомарлам бәхет учларымда.

* * *

Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!
Дәрдемәнд

Таулар күчәр, комнар китәр, бетәр эз...
Һәрнәрсәнең була чиге - бәхәссез.
Гасырларны кичәр әмма шигъри сүз.
Шагыйрь җаны - киләчәккә баккан күз -
Алдан сизәр дөнья шавын, көн гамен,
Кайсы җилләр җибәргәнен ил ямен.
... Заман башка, имеш... Ялган! Һаман шул:
Акыл түгел, мәртәбәдә - көчле кул.
Хакыйкать бит, аһ, һәрвакыт соңара,
Тузан һаман уйган эзләрне сара...
Тик баш имә, зинһар, рухым, сынма, түз!
Тарих төпкеленнән беркөн калкыр Сүз!

* * *

Томырылып, күккә аша уйлар
Һәм атылып җиргә сүнә йолдыз.
Биеклеккә һаман тарта хыял -
Тауда оя корган бөркетме без?!
Чакрымнарны еллар белән санап,
Юл тузаны безнең эзне саклар;
Акыл таныр юләрлеген, бары
Йөрәк кенә хис гамәлен аклар.
Гел яктыга, югарыга, диеп,
Тау менмәкче булып тез канаттык.
Уч йомарлап сынатмадык, имеш,
Теш сындырдык кысып, юк, сынаттык.
Ә шулай да юл бар әле алда,
Башны чөеп, горур атлап үтәр.
Элеккечә шашкын булсын йөрәк,
Ә соң акыл... акыл кабат күнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев