Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ленар Шәех: Татарга Катарга кадәр Җитмеш ел җитәр микән?..

Мөмкинлекне Аллаһ бирә, Бер яшәрлек дөньясы.

КАЗАН КӨЗГӘ КЕРЕП БАРА

Казан көзгә кереп бара:
Җил уйный урамнарда, 
Агачлар моңаешканнар,
Сагышка уранганнар.

Казан көзгә кереп бара:
Сүрән кояш җылысы, 
Җиләк-җимеш белән тулган
Көзнең сары тырысы.

Казан көзгә кереп бара:
Казансу дулкыннары
Талгын гына чайпалалар,
Чыгармыйча тыннарын.

Казан көзгә кереп бара:
Карыйм кирмән ягына. – 
Йөзләрчә көз гамен җыйган
Моңлы бер көй агыла. 

Казан көзгә кереп бара
Чал һава кочагында. 
Гасырлар буйлап фасыллар
Йөгерә, оча гына. 

Казан көзгә кереп бара
Әкрен генә, нык кына. 
Көзге шау-шу – шау-шу түгел, 
Күңелдә тынлык кына.


АКЛЫКНЫ САГЫНДЫМ

Кар ява, ап-ак кар –
Аклыкны сагындым.
Сак кына ак кына
Карларга кагылдым.

Кар ява, ап-ак кар,
Дөньяны матурлап.
Бу дөнья искиткеч
Тылсымлы, матур, ак.

Кар ява, ап-ак кар –
Агачлар аклыкта.
Бар җиһан күмелгән
Илаһи шатлыкка.

Кар ява, ап-ак кар,
Ак кына таң ата.
Күңелем аклыкны,
Сафлыкны ярата.


ТАТАРЫМНЫҢ ГАЗИЗ КЫЗЫ

Галимә, татар теле дәреслекләре авторы
Рәдинә Ягъфәрованың якты истәлегенә

Түгел лә син милләтемнең
Артык кызы, ким кызы.
Син – халкымның йөрәгендә,
Рәдинә Хәким кызы.

Мәгърифәтче, остаз да син,
Акыл, гыйлем иясе.
Татарымның газиз кызы –
Барданың Рәдинәсе.

Нишләтәсең, читтә туа
Аңлы татар җанлылар.
Андыйларның исемнәре
Мәңге бакый яңгырар!

Синең хезмәтләрне күреп,
Очынып китә җаным.
Ерак сәфәргә кузгалдың,
Хуш бул, Рәдинә ханым!

Яңа буын сабыйлары
Телне, һичшиксез, отар!
Синең гыйлем орлыклары
Тиздән, бик тиздән шытар!


САМОЛЁТТА – 2

Яңгыр да юк монда, мәшәкать тә,
Бары кояш, кояш – тоташтан.
Иксез-чиксез аклык арасында
Адәмнәрнең уе буташкан.

Кемдер гәзит укый, кемдер йоклый,
Берәү исә фото төшерә.
Кайберәүләр очыш вакытында
Тулы гомер гүя кичерә.

Кемдер чәен эчә, кемдер ашый... –
Биеклектә кеше бу мәлдә.
Куркыныч та бардыр, ышаныч та... –
Ниләр уйлый икән бу бәндә?!

Якыннары җирдә дога укый, 
Хәбәр көтә, ихлас борчыла. 
Җир белән күк арасында шулай
Сөю дулкыннары кушыла...

Очкыч җиргә төшәр. Аклык калыр.
Ияләнгән тормыш башланыр.
Мәшәкатьләр, дөнья чолгап алыр,
Мең төрлегә хәят ясаныр!

Ярый ла ул күкнең аклыклары
Күңелләргә йогып калалса...
Үзем белән алып төшәр идем
Шул аклыкны... әгәр яраса. 


КУАЛА-ЛУМПУР АЭРОПОРТЫ

Куала-Лумпур аэропорты.
Туктамый ява яңгыр.
Әйтә кебек: китәсең бит,
Шигырь дә язып калдыр.

Язам инде, ничек язмыйм! –
Илһам ташый җанымнан.
Күрешергә язсын әле
Киләчәктә тагын да.

Синдә дөньялар тоташа,
Төрле илләр, халыклар...
Синдә бар куе урманнар,
Елга, таулар, таллыклар.

Таллар янында бамбуклар,
Пальмалар, матур гөлләр.
Искитмәле гүзәллектә
Тын гына яшәр көннәр!

Беркем беркая ашыкмый,
Сулуы кабып чапмый.
«Мөселман!» дисәң, агайлар
«МашАллаһ» дип кочаклый.

Азаннар яңгырап тора,
Мәчетләр – буй җитмәслек.
Бер күрсәң оҗмахтай илне,
Моннан мәңге китмәслек.

Һәрчак кояш көлеп тора,
Яңгырлар явыштыра...
Малайзия дуслаштыра,
Җаннарны кавыштыра.

Табигатьтәге җылылык
Күңел түрләрендә дә,
Бәрәкәт, муллык аларның
Суы, җирләрендә дә.

Бер генә аерма: монда
Кар һәм суык – ят әйбер.
Малайзиягә килгән җан
Якты моңга әйләнер.

Куала-Лумпур, Путраджая,
Атаклы Малай иле
Күңелемә кереп калды...
Әлегә сау бул инде!

ПАРИЖДА

Агачлар шау чәчәк аткан,
Иртән яңгыр, кич – кояш.
Парижның яктылыгында
Берни уйлый алмый баш.

Йөрәк буйлап хисләр ага,
Җылылыкка уралып.
Кичер мине, гүзәл шәһәр,
Килдем бераз соңарып.

Тойгыларым чиктән ашкан, 
Сүзләрем – кайнар хисләр. 
Урамнан барган кызларың
Серле, матур, нәфисләр. 

Һәр почмагың – таң калырлык, 
Вакыт тын калган кебек.
Күпме сокланып барсам да,
Бары тын алган кебек.

Чәчәк төргән агачларга 
Карап көн-төн йөрмәле... 
Биек-биек биналарың –
Бар да сәнгать үрнәге. 

Сена ага. Ә Сенага
Карап тормыш агыла.
Дулкыннарда үткәнең дә,
Киләчәк тә чагыла. 

Мең-миллионлаган кеше
Уза якты пар эздән. 
Дулкын кебек дулкынланып,
Атлап киләм Париждан.


АЛЬБАТРОС

Истанбулда яңгыр ява,
Туктаусыз коя гына, 
Чиксез болыт эләккәндәй
Җилле ат тоягына.

Яңгыр ява шыбыр-шыбыр. 
Тәрәзәмнең каршында
Ана альбатрос утыра
Кечкенә оясында.

Кояш чыкса, кызудыр бит,
Төн җитсә, суык аңа.
Хәзер яңгырда күшегә –
Бер дә тынгы юк аңа.

Баласы чыкканын көтә. 
Ничәү булыр, кем белгән?
Һәр ананың да йөрәге
Сөю белән чигелгән.

Ана – гомер бүләк итә. 
Сабые буй җиткәнче
Кайгырта, карый, үстерә –
Өйдән чыгып киткәнче. 

Балалар уенда – дөнья, 
Аналар уе – бала. 
Дөньясы фани булса да, 
Ана шул килеш кала. 

Альбатрос та балаларын
Тәрбияләр, үстерер. 
Тегеләр диңгезгә очар, 
Дулкыннарны үз күрер. 

Истанбулда яңгыр ява, 
Туктаусыз коя гына.
Тиздән кояш чыгар, чыгар
Диңгезнең бу ягына.


ТАТАРДАН КАТАРГА КАДӘР

Татардан Катарга кадәр
Әгәр сәфәргә чыксаң,
Җитмеш көн, җитмеш төн кирәк,
Җәяү юлга юлыксаң... –

Диләр, имеш. Дөрес микән?.. 
Ялган, әллә чын микән?..
Билдә билбау диеп торам,
Кылыч җуйган кын икән!

Татарда салкын, Катарда
Эссе – беркем күрмәгән.
Мөселманнарның йөрәге
Изге җир дип дөрләгән.

Ком эчендә бер-бер артлы
Оҗмахтай шәһәр туган.
Барысын да тигез итеп, 
Фарсы култыгы юган.

Катарда иман ныклыгы... 
Татарда зәгыйфь микән?
Аксакалларның телендә
Үкенү һәм «Их!..» микән?

Мөмкинлекне Аллаһ бирә,
Бер яшәрлек дөньясы.
Кемгәдер җәннәт оясы,
Кемгәдер – эт оясы.

Җавап белән куркыталмыйм... 
Һәркем җавап тотасы. 
Гөнаһ арасында калган
Савапныңмы уртасы?.. 

Еллар барысын тигезли, 
Чорлар – гел үзгәрештә. 
Данлы һәм канлы дәверләр
Көтеп тора гарештә... 

Татарга Катарга кадәр
Җитмеш ел җитәр микән?
Аңа кадәр Татар үзе
Сау калыр, бетәр микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев