Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ләбиб Лерон: Алда калкыр беркөн май кояшы – Матурлык һәм аклык арасыннан...

Адашкан бер кораб йөзеп үтәр Ләббәйкәле заман дәрьясыннан.

МӘШҺҮР СКРИПКӘЧЕ
                            Фуат Әбүбәкергә

Тусаң да син үзбәк якларында
(Илне чорнаганда ут-ташкын),
Нәсел җебең Әтрәч якларына – 
Кама Тамагына тоташкан.

Шуңадырмы, синдә бабайларның
Күргән кебек булам чалымын; 
Тойган кебек булам көйләреңнән
Шул чорларның шаулы агымын.

Скрипкәңнең моңлы кылларыннан
Агыладыр сыман сагышлар.
Үтәдер күк минем күз алдымнан
Көйгә әверелгән язмышлар.
 
Синдә – бабайларның вәкарьлеге,
Горурлыгы, ирек-хөрлеге;
Синең йөздә – еллар чагылышы, 
Үткәннәрнең данлы берлеге.

Еллар үтәр, чорлар алышыныр, 
Килер җиргә яңа гасырлар...
...Скрипкәңнән очып киткән Моңны
Безнекеләр, танып, каршылар. 

ЯКТЫЛЫК

Бәндәләрне ялкын көйдергәндә,
Ут өргәндә адәм актыгы – 
Кара күмер арасыннан калкып,
Килеп чыгар кебек яктылык!

Бөгелмәсне, сыгылмасны сыный,
Тез чүктереп, җиргә яткырып, – 
Җир ярыгы буйлап бөҗәк чаба
Һәм шуышып үтә яктылык!

Өзгәләнә күңел төпләрендә
Кысыр яздан калган ак тынлык, – 
Әллә аска, әллә өскә тарта
Чигәләргә күчкән яктылык!

Кара көннәр арасыннан саркып,
Күңелләргә төшәр яктылык – 
Әйтерсең лә, гомер болынында
Җиләк булып пешкән яхшылык!

Җир ярыгы кысып сыткан чакта
Котсыз, шыксыз адәм актыгын – 
Сәях гомер ярасыннан балкып,
Бәреп чыгар сыман яктылык!

ДЕКАБРЬ ЯҢГЫРЫ

Шыксыз көн. Котсыз төн.
Декабрь яңгыры.
Шып-тып-шып...
Әйтерсең,
Көйсез көй яңгырый...

Табигать – тәкәббер,
Көннән-көн тилерә – 
Чыгымлый бураны,
Өзлексез җил өрә.

Өзлексез өскә кар
Йә яңгыр яудыра...
Җелеккә үк үтә
Боз кебек яңгыры.

Саташам бугай мин – 
Авыру шикелле.
Җанымны шом баса – 
Авыр уй шикелле.

Саташам бугай мин – 
Күкләрдән ут ява;
Мин туңам... Үземнең
Тәннәрем ут яна.

...Шыксыз көн. 
Котсыз төн.
Илереп,
Җил өрә.
Әллә җил, әллә мин,
Әллә ил тилерә...

Болганчык елгада 
Чиста су булалмый.
Чирләшкә илендә 
Кеше сау булалмый...


САЛКЫНДЫР АНДА...

Җиләк быел да уңасы иде,
Чия дә эре буласы иде.
Алмалар пешеп туласы иде...
Әллә ни булды дөньякайларга:
Күзләр тидеме алмакайларга...  
Төренгән иде барсы да акка – 
Хараплар булды чәчәктә чакта...

Нәкъ җиләк кебек чаклары иде,
Нәкъ чия кебек чаклары иде,
Нәкъ алма кебек чаклары иде...
Әллә ни булды дөньякайларга:
Суыклар төште әллә кайлардан...
Суыклар төште дөньякайларга – 
Салкындыр инде... балакайларга...
Салкындыр анда... 


ИКЕ РОБАГЫЙ

* * *
Һәр көн иртән зур-зур эшләр кырмак була,
Көндезләрен берәр план кормак була.
Төш вакыты үтеп киткәч, уйлап ятып,
Кич җит дисә, урыныннан тормак була.


* * *
Тормыш – кырыс, берәгәйле:
Зур хыяллар һәм максатлар ерагайды.
Иң кызыгы, иң гаҗәбе:
Чәчләр... тешләр... дуслар... сирәгәйде.


ТӘРӘЗӘЛЕ... ТАБУТ

Буран дулый. Тирә-яктан
Бертуктаусыз бәрә җиле...
...Менә тагын бер авылга
Табут кайтты – тәрәзәле!

Менә тагын бер авылга
Тәрәзәле табут кайтты! –
Тагын кемнең җаны читтә
Үз әҗәлен табып кайтты?

Йөзе-төсе күренсен, дип
Уйганнардыр тәрәзәсен...
(Тәрәзәсе булу әллә
Белгертәме дәрәҗәсен?!)

Хушлашырга килгән, әнә,
Авыл халкы, үз ишләре – 
Тыялмыйлар берөзлексез
Бәреп чыккан күз яшьләрен...

Кайчан гына: «Җиңеп кайт!» – дип,
Озатканнар иде аны.
Кайтты менә... Кайтты – үлеп...
Тынгы тапты микән  җаны?  

Бер мизгелгә гүя тынлык
Бар зиратка кереп тулды...
Нотык тотты хәрби түрә:
– Батырларча һәлак булды! 

Нәрсә өчен, кем өчен ул
Газиз башын яуда салды? – 
Бу турыда сөйләр, бәлкем,
Исән калган яудашлары... 

...Тәрәзәле табут кайтты
Менә тагын бер авылга...
Зират. Буран котырына...
Һай авыр ла... Бик авыр ла...


КОЯШ КИТЕГЕ

Яз, дигәнем – яз түгел.
Наз, дигәнем – наз түгел.
Җәй, дигәнем – җәй түгел.
Җай, дигәнем – җай түгел.
Көз, дигәнем – көз түгел.
Йөз, дигәнем – йөз түгел.
Кыш, дигәнем – кыш түгел.
Кош, дигәнем – кош түгел.
Буш, дигәнем – буш түгел.
Дус, дигәнем – дус түгел...
Бу нидән икән, нәрсәдән шулай?

Кар, дигәнем – кар түгел.
Яр, дигәнем – яр түгел.
Бай, дигәнем – бай түгел,
Май, дигәнем – май түгел.
Зур, дигәнем – зур түгел.
Бур, дигәнем – бур түгел.
Сер, дигәнем – сер түгел.
Тир, дигәнем – тир түгел...
Тиктомалдан ник күңелем тула?

Көй, дигәнем – көй түгел.
Өй, дигәнем – өй түгел.
Гөл, дигәнем – гөл түгел.
Көл, дигәнем – көл түгел.
Тау, дигәнем – тау түгел.
Сау, дигәнем – сау түгел.
Ау, дигәнем – ау түгел.
Яу, дигәнең – яу түгел... 
Нилектән шулай, кемгә бу кулай?

Ул, дигәнем – ул түгел.
Кул, дигәнем – кул түгел.
Җыр, дигәнем – җыр түгел.
Җир, дигәнем – җир түгел.
Чир, дигәнем – чир түгел.
Чор, дигәнем – чор түгел.
Ир, дигәнем – ир түгел.
Ил, дигәнең – ил түгел...
Йа Аллаһ, әйтче, нилектән шулай?

Йа Аллаһым, и Аллам!
Синнән гайре, бәхетне
Кем дә бирмәс китереп...
...Күңелнең иң төбенә
Салдың Кояш китеген. 

ҮТКӘННӘРГӘ ЮЛ БАР, ДИЛӘР...

                  Фатих бәй Кутлуга

Үткәннәргә юл бар, диләр...
Шунда без дә кайтыйк, әй! –
Безләргә дә шанлы еллар 
Рухы йоксын, Фатих бәй!
 
Үткәннәргә юл бар, диләр...
Соңга калмыйк – кайтыйк, әй! –
Бабайларның көч-куәте
Йоксын безгә, Фатих бәй!

Үткәнгә юл – ерак, диләр...
Ерак булсын, кайтыйк, әй! – 
Киләчәккә бару өчен
Кайту кирәк, Фатих бәй!

КӨЗГЕ ИДЕЛДӘ – МАЙ ШӘҮЛӘСЕ

Мосафир җил үтте көнне алып – 
Оеп калды көзге Идел өсте.
Нәүмиз айның как шәүләсе бүген –  
Ышыклауга мохтаҗ күңел төсле. 

Керәч якты чәрдәкләнеп ята,
Охшап безнең хәлсез ниятләргә;
Тояк эзе шәйләнгән күк була
Ырыс капка йоткан тиякләрдә. 

Рәшәме ул хәтер офыгында, 
Төерме ул татар бугазында?! – 
Ыру булып ыргып килә уйлар – 
Пырак булып оча күк базында.

Ятим һәм ят нарасыйлар кебек,
Зилзиләдән качып... җилгә бара – 
Диңкеп, тәмам зәгыйфьләнеп, 
Ымсыз кавем тулы илсез кораб...

Рәсемме ул хәтер төпкелендә,
Уйлармы ул тарих чоңгылында?! – 
Чырагач-утсыз, саз чиртмәкче булдым... 
Ыңгырашу чыкты соңгы кылдан.

Зиһеннәрнең иләсләнгән чагы,
Өнгә төшнең әверелгән мәле...
Ләүһелмәхфүзләрдә язылганны
Әләм иткән дәвер килгән мәллә?!

Йолдызларга карап юл эзләмим,
Хәтер ташларына сүзләр уймыйм... 
Айның төсе качкан – аңа кыен. 
Көзге... Идел... Анда  йөзләр уйный...

Алда калкыр беркөн май кояшы  
Матурлык һәм аклык арасыннан...
Адашкан бер кораб йөзеп үтәр
Ләббәйкәле заман дәрьясыннан.

ВАЗГЫЯТЬ ҺӘМ ВАСЫЯТЬ

Аласын алалмасак та,
Бирәсен бирдек инде...
Телсез-көнсез яшәп ятыш – 
Бездә шул хөрлек инде.

Бүген безнең хәлләр шундый,
Бездә шундый вәзгыять.
Халкымның соңгы татары
Кемгә язар васыять?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев