Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кайсын Кулиев: Ап-ак таулар ул көн минем күзгә Кара яккан кебек күренде...

Кичер, балам, сине ташлап киттем. Чал башыңнан инде кем сыйпар? Тап төшерми яшә намусыңа. Юкса әнкәң каберендә елар.

Күренекле балкар әдибе, Кабарда-Балкар Республикасының халык шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның М.Горький исемендәне Дәүләт премиясе лауреаты Кайсын Кулиевнең тууына 105 ел тулды. Бу сәхифәдә без укучыларыбыз игътибарына үз чорында татар шагыйрьләренең якын дусты булган, берара хәтта Казанга күченеп яшәргә дә теләк белдергән Кайсын Кулиевнең әнисенә багышлап иҗат ителгән «Әнкәемә мәдхия» дип аталган шигырьләр шәлкемен тәкъдим итәбез. 


ӘНКӘЕМӘ МӘДХИЯ

             1
«Әнкәсе барның йөрәгендә ут яна»,–
Дигән сүзнең  асыл  мәгънәсен
Аңлый икән бәндә бу дөньяда
Җуйгач кына газиз әнкәсен.

Мин әнкәсез торып калдым бүген.
Утым сүнде гүя йөрәктә.
Ул төнне таң атмый калды гүя.
Авыр миңа бүген бигрәк тә!

             2
Әнкәй, төштә син үлгәнне күреп,
Күп еладым сабый вакытта.
Фронтта да миңа шул төш кереп,
Күп уяндым карлы окопта.

Мин ул төштән куркып әнкәемә
Фронттан күп хатлар җибәрдем.
Йөрәгемнең уты сүнде бүген,
Сынды бүген гомер тирәгем.

             3
Һәлак булсам сугыш кырларында,
Уйлый идем, әнкәм елар, дип.
Күз яшьләре аның күл булыр да,
Ярларыннан ташып чыгар, дип.

Көч тә бирде безгә, кыюлык та
Әнкәйләрнең язган хатлары.
Хатларында килгән сүзләре һәм
Күз яшьләре безне саклады.

             4
Минем кебек өзелеп яраткандыр
Әнкәсен югалткан һәр бала.
Чал төшкәндер күптән чәчләренә,
Инде минем чәчем чалара.

Әнкәйләрен югалтканнар! Сезгә
Инде мин дә менә иш булдым.
Бер яралый ана үз баласын,
Яраланып мин дә егылдым.

             5
Мин күп кичтем авыр кичүләрне,
Кардан өшеп, боздан егылдым.
Әнкәемә килеп сыендым да,
Әнкәм яккан утта җылындым.

Арабызда, әнкәй, нинди таулар!
Мин аларны инде кичалмам.
Алар безне мәңге аердылар,
Кулларыңнан сулар эчалмам.

             6
Киттең, әнкәй, инде төштә генә
Бер өн булып килер сүзләрең.
Инде төштә генә багар миңа
Нурлы йөзең, кулың, күзләрең.

Беркемгә дә зыян китермәгән
Кулларыңнан бүтән үбалмам.
Арабызда күперләр юк бүтән,
Күзләреңдә күзем күралмам.

             7
Иртә үлде әткәй, син яшь килеш,
Газап күреп, авыр яшәдең.
Авырлыкта безне үстерсәң дә,
Зарланмадың, бер сүз дәшмәдең.

Туган җирдән читкә сөрелгәндә,
Күрсәң дә күп җәбер-золым син,
Сыгылмадың, бөтен халык белән
Бергә үттең хурлык юлын син.

            8
Чит җирдә мин, әнкәй, сиңа килеп,
Күкрәгеңә салып башымны,
Оныта идем бөтен кайгыларны,
Оныта идем хәтта яшемне.

Сабый бала булып кала идем.
Кайта идем туган илемә,
Ишетә идем Чегем чишмәләрен,
Йөзем куям Күк-Таш җиленә!..

             9
Чал төшкәч тә башкаема, әнкәй,
Утыра идем кочып тезеңне.
Кышкы кичтә бик еш тоя идем
Сабый бала итеп үземне.

Әй шатлана идем ул чакта мин,
Кош тоткандай гүя кулыма.
Беркайчан да инде сабый булып
Утырырга язмас улыңа.

             10
Җирләдек без аны сентябрьдә,
Аяз, җылы көзге бер көнне.
Ап-ак таулар ул көн минем күзгә
Кара япкан кебек күренде.

Тауларда көн шундый матур иде,
Әнкәемнең гомер юлыдай,
Әнкәемнең якты өметләре,
Саф йөрәге, назлы кулыдай.

             11
Синсез, әнкәй, беренче төн килде.
Инде төнне, көнне күрмәссең.
Артта торып калды синең гомер,
Кар-яңгырга сәлам бирмәссең.

Сары күлмәк кигән агачлар да.
Тын җил исә, талгын, әкрен.
Әнкәм йөзен яктырткан ай күктән
Назлый бүген аның каберен.

             12
Эчем пошып, тынычланыр өчен,
Үлгәнеңне һаман онытып,
Сиңа килсәм, «Әнкәң юк инде», – дип,
Каршы ала тик буш урындык.

Эзлим сине, эзлим, таба алмыйм,
Эзлим синең ярдәм кирәктә.
Кычкырсам да ишетмисең, әнкәй.
Синсез авыр миңа бигрәк тә!

             13
«Ир кешегә елау ярамый!» – дип
Әйтә идең кыен чагында.
Нишлим, әнкәй, бар кешедән качып,
Елыйм бүген каберең янында.

Кичер мине! Мин үз гомеремдә
Тыңламыйча синең сүзеңне,
Сабый бала кебек үксеп елыйм,
Елыйм тыя алмый үземне.

             14
«Син елама, балам. Миннән алда
Сине киссә әҗәл кайчысы,
Синнән күпкә миңа авыррак
Булыр иде үлем ачысы.

Һәр намазда башым җиргә бәреп,
Мин Ходайдан шуны сорадым.
Бар ананың теләге шул, балам.
Чынга ашты минем морадым.

             15
Сине ялгыз калдырдым шул, балам.
Кичер, берни эшли алмадым.
Күңелеңә синең моңа кадәр
Булмады һич яра салганым.

Мин яшисен инде яшәдем. Син
Матур яшә, тик шул теләгем.
Мин үстердем сине, миннән соң да
Кормый үссен гомер тирәгең.

             16
Кичер, балам, сине ташлап киттем.
Чал башыңнан инде кем сыйпар?
Тап төшерми яшә намусыңа.
Юкса әнкәң каберендә елар.

Сак бул, балам, золым да күп җирдә.
Яшә белеп тормыш кадерен.
Моңа кадәр мин сакладым сине,
Сакчың булыр хәзер каберем».

             17
Сау чагыңда, әнкәй, намусымның
Эшләремнең тордың сагында.
Туры юлны күрсәтүчем булдың,
Дөрес юлдан тайган чагында.

Зирәклегең, изгелегең синең
Сабак булыр миңа һаман да.
Син булырсың минем өчен өлге,
Инде синсез торып калганда.

             18
«Елама син, балам, – диде әнкәм. –
Югалттым дип йөрмә кайгырып.
Очрашырбыз бер көн», – дигән сүзе
Колагымда тора яңгырап.

Шушы сүзләр калды йөрәгемдә.
Өн ишеттем шунда таулардан:
«Очрашмассыз инде кабат,» –дигән
Җавап килде миңа алардан.

             19
Гарсия Лорка! Әнкәм укымаган.
Кичер аны, шагыйрь туганым!
Сине укыса ул аңлар иде
Безнең хәсрәт уртак булганын.

Карар иде әнкәм көнгә, төнгә,
Тыңлар иде таулар сыктавын.
Әнкәй түгел, мескенемне бүген
Кызганып мин үзем сыктадым.

             20
Әй кешеләр! Кайгы килде миңа.
Тирән кайгы – эчкә сыймаган!
«Син генәме бүген ятим җирдә?
Күп аналар кичкән дөньядан!» –

Диярсез сез. Сүзегез хак, дуслар!
Әнкәм үлде – җанга кыш килде.
Шундый кайгы бу җиһанда бары
Миңа гына килгән шикелле!

             21
«Кешеләргә бул гел игелекле.
Әгәр дустың юлда абынса,
Бел, яшәүнең шунда мәгънәсе –
Дусны юлда ташлап калдырма»,–

Дидең, әнкәм. Шушы сүзләреңне
Һәр эшемдә, һәрбер адымда,
Васыятең итеп сакларга дип,
Мин сүз бирдем кабрең алдында.

             22
Җырларымда, әнкәй, синнән алган
Чал тауларның зирәк акылы.
Синең күкрәк сөте белән кергән
Сабырлыгың, йөзең аклыгы.

Бер үләрмен мин дә, тик калачак
Синнән алган намус, игелек.
Җырларым да китәр минем белән,
Тик игелек җирдә мәңгелек!

             23
Әй кешеләр! Сезгә эшем белән
Шатлык китерәлсәм әгәр дә, –
Яңгырдан соң тәрәзәгә төшкән 
Тамчы хәтле генә булса да ул, –
Сез укыгыз рәхмәт әнкәмә!

Кемгәдер мин бер игелек кылсам, –
Сез әнкәмә рәхмәт укыгыз.
Кем өчендер туганыдай булсам, –
Сез әнкәмә рәхмәт укыгыз.

Җырым белән ярдәм итә алсам, –
Сез әнкәмә рәхмәт укыгыз.
Күңлегезгә әгәр кереп калсам, –
Сез әнкәмә рәхмәт укыгыз.

                                                  1963

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев