Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кадыйр Сибгатуллин: Урамнардан чыгып китте җырлар, яшьлек шаулап тынды озакка...

Унсигездә шиңгән чәчәкләре яулык почмагына үсәләр.

ИРГӘ ЧЫКМЫЙ КАЛГАН АПАЛАР

Өч кулъяулык болгап өчәү китте...

Печәннәре чәбәләнеп калды,
чабылып бетми калды өч алан.
Чалгыларын онытып калдырдылар,
пакусларга кадап очларын.
Китәселәр киткән.
Соңгы озату.
Авылдагы соңгы өч егет.
Бер болында өч кыз басып калды,
күзләрендә калды өч өмет.
Урамнардан чыгып китте җырлар,
яшьлек шаулап тынды озакка.
Дугадагы кыңгыраулар чыңы,
гармун тавышы калды колакта.
Китте...
Китте...
Чак-чак өлгерделәр
кайнар билләренә кул салып.
Калды...
Калды...
чынлап үбелмәгән
сусыл иреннәре турсаеп.
Өч кулъяулык болгап өчәү китте,
очып киткән кошлар төслерәк.
Читлектәге асыл кошлар кебек
талпынышып калды өч йөрәк.

Үкседеләр кызлар капланып...

Хатлар язды өч кыз бер өстәлдә,
терсәкләрне терәп терсәккә:
«Ташламагыз безне, ташламабыз,
ниләр язса, ниләр күрсәк тә».
Иреннәре белән ябыштырып,
өч кат үбеп бергә салдылар.
Өч тәрәздән карап өч кыз көтте,
өч егеттән өч хат алдылар.
Ә беркөнне килде ике җавап,
ә беркөнне килде соңгы хат.
Хатлар язды өч кыз бер өстәлдә,
бер егеткә өч кыз соңгы кат.

Яшелләнеп, куе булып үсте
алар чабып киткән аланнар.
Киң-киң атлап чалгычылар үтте:
күз алдында таныш адымнар.
Өч кыз йөрде бергә болын ярып,
яшь талларны кочып үттеләр.
Кайтмаска ук киткән егетләрен
болыннарга чыгып көттеләр.
Туры басып, кемнәр чалгы янап
сызгырдылар? –
Бу да истә бит.
Алар тавышы белән дәште болын,
өч кыз йөрде тыңлап,
сискәнеп.
Бер-беренә вәгъдәләшкән кебек,
сыенышып үскән үләннәр.
Аермагыз, без – бер дигән сыман,
кыякларын бергә үргәннәр.
Дер селкетеп үтсә астан елан,
аерылып кала пар үлән...
Ташламам дип вәгъдә биреп кенә
кавышып булмый икән яр белән.
Яшь малайлар чапты инеш буйлап,
алар җиккән атка атланып.
Күз яшьләрен сөртеп үләннәргә,
үкседеләр кызлар капланып.

Еллар белән бергә яшьлек үтте...

Үтте...
Үтте...
Еллар елга тоташ...
Җилкенешеп алган чакларда,
сандык ачып, кызлар хат укыды,
тик үзләре юк шул хатларда.
Алар ташлап киткән аланнарны
кызлар ел да бергә чаптылар.
Егетләрен кабат күргән кебек,
унсигезгә борылып кайттылар.
Кызлар хисен инде яшьлек түгел,
дуңгыз фермалары исертте.
Кышкы кичтә алар тальян моңын
абзар аша гына ишетте.
Үтте...
Үтте...
Бөтен авылына
сугыштан соң ике аксак бар.
Ике кулсыз йөрде җиңен селкеп,
кабер кырыенда – аксакал.
Толлар да тол,
калган кызлар да тол,
никах күрми китте кияүләр...
Егетләрдән калган бүрекләрне
сеңелләре эшкә кияләр...
Үтте...
Үтте...
Егет кулы түгел,
тормыш тотты нәфис куллардан.
Дүрт баласы бергә елаганда,
көнләштеләр кызлар толлардан.
Ач баласын иске шәлгә төреп,
толлар мичкә тизәк якканда,
кияүгә дә чыгып калмадык, дип
көрсенделәр кичен ятканда.
Калган иде өч кыз,
егетләре
өч кулъяулык болгап киткәндә.
Еллар белән бергә яшьлек үтте...
Үтмәгән дә кебек,
үткән дә!

Илле яшьлек кызлар чигү чигә...

Аулак өйдә кызлар чигү чигә,
колакларда – сәгать тавышы.
Сәгать кебек келт-келт итеп кенә
гомерләрнең үтеп барышы.
Арттан бәйләп куйган ак яулыктан
күренеп тора бераз ак чәчләр.
Ут шәүләсен таң дип белә микән,
сөрән сала малай әтәчләр.
Ишекләрне һаман шакучы юк,
егетләргә, ахры, иртәрәк.
...Алларында көрән песи ята,
бераз шаян, бераз иркәрәк.
Яулык чигә өч кыз кич утырып,
күзлекләре түбән салынган.
Яулыкларда – болын чәчәкләре,
чәчәк урталары – сарыдан.
Битләрендә бераз кызыл шәүлә,
яңаклары бераз кызарган.
Хушбуй микән, иннек, пудыр микән,
чәчәк исе килә кызлардан?
Төшеп беткән инде сәгать гере,
күтәрерләр әле, күрсәләр.
Унсигездә шиңгән чәчәкләре
яулык почмагына үсәләр.
Илле яшьлек кызлар яулык чигә,
дулкынлана яулык читләре.
Ишекләр дә ачык,
егетләре
бүген тагын кайтып җитмәде...

 

ИНВАЛИДЛАР

Өчәү иде алар.
Атна саен
бер үк көнне,
бер үк сәгатьтә
очрашалар мунча ләүкәсендә...
Бу хаҗәт тә иде,
гадәт тә.
Күрешкәндә кырыс битләрендә
балкып ала җыерчыклары.
Алар кергән сәгать –
мунчаның иң
күңелле һәм җылы чаклары.
Шаян сүзләр,
мәзәк,
уен-көлке
бер атна бит инде җыелган.
Шаулап тора ләүкә.
Һич ким түгел
сабан туендагы җыеннан.

Икесенең берәр кулы җитми...
Өченченең аяк бер генә...

Карап торсаң,
бөтен рәхәтләре
әйтерсең шул мунча керүдә.
Икесенә сыңар тазны тотып,
ике кулсыз башта су ташый.
...Салсаң иде берәр чүмеч эссе,
кара мунча түгел,
юк ташы.
Өченчесе тирләп парлап чаба,
күбрәк ача парны,
түз генә!
Ике куллап ышкый аркаларын,
таянган да сыңар тезенә.
Ике куллап ышкый,
үзе көлә:
– Ятыйм мәллә үзем, арсагыз?
Бурычымны түләп бетералмам
булса да, – ди, – туксан аркагыз.

Бу сүз башта сәеррәк иде,
тик соңыннан төштем серенә.
Язмыш шулай бәйләп куйган икән
бу өчәүне берен-беренә.

...Дошман белән бәрелештә булсын,
окоптамы,
ялан кырдамы;
семьяларга язган хатта булсын,
сохарида,
таныш җырдамы.
Бергә-бергә барын уртак итеп,
тыгыз куеп иңне иңнәргә,
көрәшкәннәр алар өчәү бергә,
бергә кайтыйк диеп илләргә.
Дошман белән соңгы якалашу
алар өчен көтелмәгәндә
сәеррәк була,
олы юлның
яртысы да үтелмәгәндә.
Чолганышны өзеп килгән чакта,
ут эчендә,
дөнья купканда,
сул беләген пуля тишеп чыккач,
беренчесе юлда туктала.
Икесенә әле бер яралы...
Салынып төшә кинәт уң кулы, –
өч солдатның инде икенчесе
хәл җыялмый ята бу юлы.
Икесенә ике иңен куеп,
чәйни-чәйни ирен итләрен
сөйрәлгәндә,
тезе яраланып,
хәтерләми һуштан киткәнен...

Ничә минут,
ничә сәгать үткән?
Ике иптәше – ике яралы
аңнарына килә-китә генә
үлем тотып торган араны
аны сөйрәп көчкә үткәннәр дә
үләргә дип хәлсез ятканнар.

Инвалидлар булып кына түгел,
туганнар да булып кайтканнар.
Бүлеп кара, кемгә кем бурычлы?
Язмыш җепләренең очлары...

...Атнага бер мунча ләүкәсендә
гөрли инвалидлар почмагы.

Бер атнадан әллә нәрсә булды,
күренмәде сыңар аяксыз.
Кеше дә күп,
мунча тынып калды,
кая көлү,
кая шаян сүз!
Атна саен сыңар куллы икәү
шул ук көнне,
шул ук сәгатьтә
икәү генә килеп юыналар,
дәшми-тынмый гына, гадәттә.
Үзалдына кайсы нәрсә уйлый?
Әрни микән китек пар күңел?
Атна саен каен себеркегә
су да тими кала,
пар түгел.

Тегесеннән бергә чыксалар да,
аера соңгы чолганышлары.
...Кеше дә күп, мунча тынып калды,
ләүкә хәзер – матәм почмагы.
                                              
                                                      1979

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев