Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Илзирә Вәлиуллина: Сиңа бәхет теләгәнгә Бәхетсезлек теләмә...

Көзге кичне Аклык, сафлыкка төреп, Күңелләрнең аклыкларга Сусавын аңлап, күреп, Ява карлар...

БЕР МОҢ! 

Мин бу моңны туганда ук – 
Бик күптәннән ишеттем.
Күңелемә күптән уйдым,
Кечкенәдән иш иттем.

Аның белән уяндым мин,
Һәркөн йокларга яттым.
Шул моң аша күңелемә
Чиксез рәхәтлек таптым.

Бу МОҢ – ӘНИЕМНЕҢ моңы, –
Әнинең моңлануы!
Газиземнең, моңга чумып,
Фикерләү, уйлануы... 

Бүгенгедәй ишетелә... 
Саклыйм ул моңны җанда.
Калебемдә йөртәм аны,
Тамырымда ул, канда... 

Ихатаны ямьләндереп,
Җыр көйләгән мәлләре... 
Әниемнең моңланудан
Җиңеләйде хәлләре... 

Үземнең дә, моңга чумып,
Яшәп яткан мәлләрем.
Әни шикелле моңланып,
Җиңеләйтәм хәлләрем.

Бу мирасны әниемнән
Алмаган идем сорап!
Яшим, моң дигән байлыкны
Килер бәхеткә юрап!


* * *
Еллар ага... Сулар ага... 
Агымсудай гомер ага... 
Йөрәкләргә сабыр гына
Вакыт кага... 

Вакыт кага... 
Үтә диеп. 
Чираттагы ялган... 
Чираттагы шатлык... 
Бәхет... хафа... 
Чәчәк кебек сафлык... 

Вакыт кага... 
Көтә диеп
Яңалыклар... әмер... 
Көтә диеп яңа фәрман, 
Шәфкатьлелек... җәбер... 

Вакыт кага... 
Әрвахларны
Искә ал да, шөкер ит, ди!
Туар таңны, килер көнне
Сабыр гына көт, ди, 
Көт, ди... 

Йөрәкләргә вакыт кага... 


* * *
Синең янда бертөрле ул,
Яныңнан киткәч, бүтән.
Кешеләрне аңлый алмый
Кайчак аптырап бетәм... 

Син юкта уе гел хурлау,
Бергә вакытта мактый.
Нигә икән кешеләрнең
Шундыйлары да шактый!

Гайбәт сатып башланадыр
Кемсәләрнең юл башы.
Юкса болай да җитәрлек
Кешелекнең гөнаһы.

Болай да бит вакытлар тар
Саваплы эш эшләргә.
Шулай булгач, нигә кирәк
Гаепсезне «тешләргә»?

... Күңел – дәрья... чиксезлек ул!
Күңел – серле биләмә!
Сиңа бәхет теләгәнгә
Бәхетсезлек теләмә –
Хәсрәт белән түләнә!


КИЧЛӘР ҖИТӘ... 

Кичләр җитә... Серле кичләр,
Ямь өстәп күңелләргә.
Тагын бер кич, 
Ямьле бер кич
Өстәлә гомерләргә!
Кичләр... Кичләр... 
Урамнарда
Утлар яндырган кичләр!
Кичләр... Кичләр... 
Күңелләрдә
Сөю калдырган кичләр! –
Икеләнү, 
Шикләнүне
Юк иткән серле кичләр!
Иртәгесе көнгә өмет
Уята алган кичләр!
... Безгә әле күп кичләрнең
Ямьнәрен татыйсы бар... 
Әле безнең гомер буйлап
Сөенеп атлыйсы бар!
Кичнең тыныч, йолдызлысы
Җанга иң кадерлесе!
Якты көндә теләп йөрим
Тусын иде бүген дә дип
Кичнең иң хәерлесе!


* * *
Хәтердә ат арбасында
Кырдан печән ташулар.
Халык белән тулы булган,
Гөрләп торган басулар!
Бастырык куелган печән
Эшкә бераз нәтиҗә –
Күңелдә рәхәтлек хисе:
«Мактап җибәр, әти, җә!»
Ә юлда печән ишелсә,
Туктап, янә төйисең.
Өстә торган шелтә ала:
«Дөрес өя белмисең!»
Кайта шулай урам иңләп,
Йөкне тартып эш аты... 
Печәннең хуш исе белән
Янә тула каралты!
Шул печәнне ташый-ташый
Сөялләнде куллар да... 
Бүгенге яктырткыч түгел,
Ай яктыртты юлларга... 
Насыйп булды бик күп тапкыр
Очлау печән өемен.
Һич онытмыйм, әниемнең,
«Булдырасыз», – диюен.
Авылларда печән өсте
Хәзер инде үзгәдер.
Печән чаптым диюләре
Үткән көндә, сүздәдер... 
Тимер атлар чаба хәзер
Төйи, хәтта өя дә.
Сәнәк тотып печән аткан
Кеше сирәк түбәгә.
Чалгы тотып, печән чабу
Гамәл түгел, сүздәдер
Әткәм-әнкәм печән чапкан
Болыннар да үзгәдер.


* * *
Көзге кичне
Аклык, сафлыкка төреп,
Күңелләрнең аклыкларга
Сусавын аңлап, күреп, 
Ява карлар... 
Көзге кичне
Матурлап, сафландырып... 
Сагыштан китек күңелне
Дәвалап, шатландырып... 

Кичке карлар... 
Ап-ак карлар... 
Өзелеп көткән карлар... 
Җитәкләшеп үтә яннан
Шат елмаешкан парлар... 

Аклыклардан һичкем туймас,
Сафлыкларны күпсенмәс.
Иңгәндә күктән көпшәк кар
Җан боекмас, көрсенмәс... 

Кичке карлар... 
Ап-ак карлар... 
Көзем, кышларга тоташ.
Йөрәк әйтә: «Әкрен генә
Көзләрең белән хушлаш!»

Юк! Хушлашмыйм мәңгелеккә,
Хуш диям, вакытлыча.
... Көзләргә гашыйк җанымны
Ак карлар килеп коча... 


СИНСЕЗ... 

Күктән төшеп җиргә бәрелгән күк,
Син юк... дигән сүзне ишеткәч.
Йөрәк тибүеннән туктагандай,
Авыр хәбәр җанны өшеткәч... 

Галәм киңлегендә берьялгызым
Калдым хәзер... 
Калдым мин синсез... 
Күз яшьләрем тама салкын җиргә
Басып торам, өнсез... берсүзсез... 

Яшь аралаш сиңа пышылдыймын:
Нигә китт-е-ең?... Нигә ташлады-ы-ың?
Мин бит сине язмыш җилләреннән
Үз бәхетем диеп сакладым... 

Сине күреп елмаясы идем,   
Син юклыкка җаным моңая... 
Урамнарның һәрбер почмагыннан
Гүя сагыш усал елмая,
Усал итеп сагыш елмая... 


КҮҢЕЛ БАКЧАМ

Күңел бакчам шау чәчәктә әле,
Матурлыгы җитә һәркемгә.
Чәчкәләрен өзәргә юл куймам,
Рөхсәт итмәм ләкин беркемгә.

Кемдер үтә күңел бакчам аша,
Җылы сүзләр генә калдырып.
Кемдер үтә чая сүзе белән
Күңелемне чагып, яндырып... 

Кемдер юлчы, ә кемнәрдер анда
Бөтенләйгә кала тукталып.
Кем булсагыз да, күңел бакчамнан
Үтмәгез авырлык, шом салып.

Аклыкларга гашыйк күңелкәем
Калсын сездән, калсын көч алып... 
 

МӘГЪНӘ ЭЗЛИМ

Галәм кочкан күзләремдә,
Әйтелгән сүзләремдә, 
Көзге яңгырлар чылаткан
Сукмагым, эзләремдә 
Бармы мәгънә?.. Юкмы ул?..
Булса, төпле, ныкмы ул?..

Мәгънә эзлим яшәвемнән,
Сөйләшү... Дәшмәвемнән,
Сабырсыздан... түземнән... 
Билгеле, үз-үземнән! –
Эш бармаса, сәбәбеннән, 
Кылынган гамәлемнән, 
Яшәеш, галәмемнән... 
Мәгънә эзлим... Табылырмы?
Табылса, 
Бер аклык булып,
Җаныма сарылырмы?

Әллә миңа дөньясында
Эзләнергә кулаймы?
... Мин генәме эзләнүдә, 
Әллә инде... 
Бүтәннәр дә шулаймы?


ЙӨРӘК ҮЗЕ САЙЛЫЙ

Кемдер шулай, ни буласын
Алдан ук сизеп яши.
Күңелсез хәлләргә тарса,
Ничектер түзеп яши.

Кайберәүләр елак булмый, 
Горур атлый тормышта.
Андыйларга батыр холык
Бирелгәндер тумыштан.

Берәүгә кара төс ошый,
Берәү ярата акны.
Дөрес, бар да хуп күрәдер
Бәхет елмайган чакны.

Уңышларга һәр күңел шат,
Монда да бар уртаклык.
Максатка атлаган чакта
Чигенүчән куркаклык. 

Һәр йөрәкнең үз тибеше,
Үз тәртибе, кануны.
Шуңа һәркем үзе сайлый
Кайсы юлдан баруны,
Кайларга юл алуны... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев