Илмира Гыймаева: «Мин бит һаман синең «юләркәй»
(ШИГЫРЬ)
Кер эләргә чыктым җырлый-җырлый,
Кыш исеннән башым әйләнде.
Кәрзинемнән ак пар күтәрелде,
Карның бөртекләре бәйләнде.
Ник чыкканым онытылып торды,
Мин сокландым тирә-юнемә.
Күкрәгемне киереп сулыш алдым,
Саф алсулык керде йөземә.
Шуннан китте иң күңелле мәлләр:
Керләремә үрелә кулларым,
Ак җәймәләр, мендәр тышлыклары
Кочагына алды кер бавын.
Селким керне – матур булып кипсен,
Бөгәрләнгән җире калмасын!
Яулыкларым инде кыш иркендә,
Төсен генә суык алмасын...
Өши бармак. Синең күлмәгеңнең
Җылысына төрәм кулымны.
Кыш иртәсе суытып өлгермәгән –
Тоям якын, татлы җылыңны.
Кочакласын әле менә шулай
Синең күлмәк минем күлмәкне!
Мине генә, бары мине ярат!
Телгәләмә, яме, йөрәкне!
Күрче әле! Нинди матур булды!
Елмаеплар тора керләрем.
Кабат сыпырдым да күлмәгеңне,
Күңелем булып, өйгә юнәлдем.
Борылдым да, тагын бер сокланып,
Элгән керләремә карадым.
Синең күлмәк кочкан күлмәгемне...
Яратасың! Беләм! Аңладым!
...Ак кар явып үтте керләремә,
Туңмасыннар әле дигәндәй.
Үз-үземнән көлеп басып торам,
Мин бит һаман синең «юләркәй».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев