Илһам Ногман: Күргән саен шушы курганнарны Кан хәтере җанны бимазалар...
Алтын Урда, Казан ханлыгына Хыялымда кабат кайтамын, Бөек Болгар җирләрендә йөреп, Горурланып шаклар катамын.
ИЗГЕ КИТАП
Тәүге Китап Күкләрдән ул
Иңгән җиргә, бәхәссез.
Аллаһ сүзе гомер бакый
Булган бөек, бәһасез.
Бихисап хикмәт тупланган
Бу мөкатдәс китапка.
Һәр тәкъва җан мөкиббәндер
Чын, илаһи хитапка.
Могҗизага тиңдер аның
Һәрбер сүрә, аяте.
Чагылган монда җиһанның
Бар мәхлукат хәяте.
Иманлы инсаннарның ул
Төшмәгән бер кулыннан.
Бары Китап яздырмаган
Бәндәне хак юлыннан.
Күңелгә илһам биргән ул
Төшенкелек басканда,
Тәүбә кылырга күндергән
Гөнаһларга батканда.
Изге Китап булгангадыр
Урыны һәрчак түрдә.
Шуннан да асыл хәзинә
Юктыр тагын бу җирдә!
Илаһи нур бөрки аннан
Җир йөзенә, Галәмгә.
Рәхмәт, безнең күзне ачкан
Бу кодрәтле Кәлямгә!
ДАЛА ХАТИРӘСЕ
Үткәннәрдән тик курганнар калган
Һәйкәл булып бөек бабамнарга.
Каракошлар бары шомландырып,
Килеп куна сынташ-балбалларга...
Козгын, карчыгалар хаким монда,
Алар биләмәсе бу мазарлар.
Күргән саен шушы курганнарны
Кан хәтере җанны бимазалар...
Ерак тарихларга алып китә
Уйлар, сискәндереп искәрмәстән...
Курганнарның эргәсенә ятып,
Җилләр елый, гүя исәрләнгән...
ТАУЛАР
Көрднең иң якын дусты
бер генә – ул таулар.
Көрд халык мәкале
Җил-давылдан ышыклар гел алар,
Иңен куеп, мохтаҗ чагыңда,
Мәгърур таулар калкан булып басар,
Һәрчак торыр синең сагыңда.
Таулар, таулар...
Горур бөркетләрнең
Туган җире, кунар кыясы.
Бу дөньяда, әйе, һәркемнең дә
Тик бертөрле булмый оясы...
Таулар иле нинди сокландыргыч! –
Биеклеккә күңел омтыла...
Монда хөрлек, монда бу дөньяның
Барлык ваклыклары онытыла!
ТАТАР ҖЫРЫ
Алып китә әллә кайларга ул,
Үткәннәргә гүя кайтасың...
Татлы уйларыңнан хозурланып,
Онытылып тыңлап ятасың...
Юксыңдырта ерак бабамнарның
Дәүләт тоткан газиз җирләрен...
Нинди кодрәт синдә, татар җыры! –
Бик тирәндә бугай серләрең...
Алтын Урда, Казан ханлыгына
Хыялымда кабат кайтамын,
Бөек Болгар җирләрендә йөреп,
Горурланып шаклар катамын.
Татар җыры – халкымның язмышы,
Чал тарихы затлы токымның;
Шатлыклары, кайгы-сагышлары,
Моң-зарлары Идел-йортымның.
ТАҢ СУЫ
Иртә таңнан изге чишмәләрдән
Им-томчылар алган таң суы.
Шифа булган ул күп сырхауларга,
Сихәт биргән һәрбер тамчысы.
Хасталарны аякка бастырган
Чир-зәхмәтне җиңеп, ошбу им.
Тәнне генә түгел, рухыбызны
Саклап калган икән ич бу дим.
Сабый чактан, шөкер, иман иңгән
Таң сулары белән җаннарга.
Рәхмәт укыйм имче әбиләргә
Ходай бирмеш һәрбер таңнарда.
Заман зәхмәтләренә дә, бәлки,
Шифа булыр әле таң суы,
Мохтаҗ җаннар көткән ярдәмнәрнең
Барсыннан да, шәт, иң тансыгы.
Күпме имансыз зат бу дөньяда
Хәрәм кылып яши һәрдаим.
Дөньяларын имгә китерерлек
Кодрәтеңне иңдер, Ходаем!
КҮЛКӘЕМ
Киек казлар төшмәс инде бүтән,
Кибеп бара суың, күлкәем!
Сагынсам да күрә алмам инде,
Еракларда китте гөлкәем.
Язларын да суың ташып акмый,
Кар сулары әллә коймыймы?
Сагышларың йөзләреңә чыккан,
Эчләреңә генә сыймыймы?
Су буйларың гел үзенә тарта,
Балачаклар шунда калганга.
Син булмасаң кемгә сөйләр идем
Моң-зарымны күңлем тулганда?
ИЗГЕ СӘГАТЬТӘ
Уемда ашам мин күкләргә,
Онытып бу дөнья гамьнәрен.
Күңелем нечкәрә, тоямын
Хәятның илаһи ямьнәрен.
Йа Раббым, мин дә дим, бер бәндәң,
Хатадан түгелмен һич хали.
Шәфкать ит, ярлыка, ташлама,
Галәмдә бер үзең ич Гали.
Догамны кабул ит, Илаһым,
Сәҗдәләр кыламын каршыңда.
Иманнан яздырма нәселем,
Түреңне насыйп ит гаршеңдә.
Син рухи сердәшем тиңдәшсез
Һәм чиксез мәрхәмәт иясе.
Яд итеп һәрдаим үзеңне,
Килә мең шөкерләр диясе.
Биектән иңә күк бу вакыт
Сихри көч дәрт өстәп җаныма,
Коелган шикелле хис итәм
Тамчылар сабырлык җамыма.
Күңелне били бер хозурлык,
Кальбем нурлана тагын да,
Ходаем, бу изге сәгатең –
Намазга оеган чагымда.
ЕГЕТ ҖЫРЫ
Су буйларында йөримен,
Уем гел синең хакта шул,
Уем гел синең хакта.
Нигә соң бергә булмадык
Сөеп туялмас чакта ла,
Сөеп туялмас чакта?!
Бер генә дә уйламадым
Ялгыз калырмын диеп шул,
Ялгыз калырмын диеп.
Гомерләрем үтәр микән
Кайгы-сагышта көеп лә,
Кайгы-сагышта көеп?!
Кулъяулыгыңны саклыймын
Һаман да төсең итеп шул,
Һаман да төсең итеп.
Кавышырбыз бер дип уйлыйм
Ходайдан вакыт җитеп лә,
Ходайдан вакыт җитеп.
ЯРАТАСЫ КИЛӘ КӨЗДӘ ДӘ
Яшьлек үтеп киткән
Сизелми дә күптән.
Күңел генә бер дә картаймый.
Яратасы килә
Шашып елый-көлә,
Чәчләр агарганга карамый.
Бер сүрелми икән
Бу хис сөю дигән,
Картаясың һич тә килмәсә;
Язлар үткәненә,
Көзләр җиткәненә
Күңелләрең әгәр күнмәсә.
Гомер буе сөеп
Яшик янып-көеп,
Тормышның бер ямен җуймыйча.
Яшьлектәге төсле
Типсен йөрәк көчле
Сөеп-сөелепләр туймыйча!
МИЛӘҮШӘЛӘР
Тәрәз төбебездә миләүшәләр –
Иң яраткан синең гөлләрең.
Серләшәсең алар белән кайчак,
Беләсеңме әллә телләрен?
Ямь өстиләр алар өебезгә,
Күтәрәләр һәрчак күңелне.
Шуңа безнең өйдә һәрвакыт җәй,
Менә шуңа бездә күңелле.
Миләүшәләр, безне сөендереп,
Ел буена чәчәк аталар.
Өебезгә көзләр кермәсен дип
Тырышалар бугай бит алар...
СӨЮ ҖИМЕШЕ
(Бер гүзәл зат монологы)
Гомерем буе каңгырып йөрдем,
Көйли алмадым тормышларымны.
Язмаган, ахры, бу дөньяларда
Насыйбым белән кавышуларны.
Минем дә бит бер татыйсым килә,
Сөю җимеше ул нинди була?
Яшәүмени бу, тик газап кына,
Күзләрем ачы яшь белән тула.
Сөю җимеше бармы икән соң,
Эзләп-эзләп тә табылмагачтын?!
Бардыр ул, бәлки, юктыр да, бәлки,
Каян белим соң татымагачтын.
Ул парлы тормыш, бәхетле язмыш,
Табыным тулы гел татлы җимеш, –
Төшләргә керә ымсытып көн дә, –
Көтәдер мине көзләрдә, имеш.
ШӘРЫК ГҮЗӘЛЕНӘ
(Шаярту катыш)
Шомырт кара күзләреңнең нуры
Эретте дә салды җанымны.
Ширбәт саркып торган иреннәрең
Сәрхушләтте тәмам аңымны...
Ходай һәдиясе булгансыңдыр
Минем бәхетемә бу җирдә.
Мондый шәрык гүзәленең назын
Онытырлык түгел гомергә.
Сине төшләремдә күрә-күрә,
мин Мәҗнүнгә бугай әйләндем.
Ләйлә җаным, синең толымнарга
Гомерлеккә, ахры, бәйләндем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев