Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Харрас ӘЮП: ТАЛПЫНАСЫҢ КОШЛАР БУЛМАСАҢ ДА...

* * * Күпме генә озак яшәмәсен - Юк, бер гомер бик аз кешегә, Шуңадыр ул, бәлки, чордан чорга Әкиятләр булып күченә. Ерак кардәшләрем! Күрәләрме, Аңлыйлармы безне, дисезме? Әкият итеп, хыял итеп түгел, Исән итеп тоям мин сезне. Әллә каян, тирән катламнардан Бәреп чыккан чишмә шикелле, Әкиятләр миңа сезнең җаннан...

* * *
Күпме генә озак яшәмәсен -
Юк, бер гомер бик аз кешегә,
Шуңадыр ул, бәлки, чордан чорга
Әкиятләр булып күченә.
Ерак кардәшләрем!
Күрәләрме,
Аңлыйлармы безне, дисезме?
Әкият итеп, хыял итеп түгел,
Исән итеп тоям мин сезне.
Әллә каян, тирән катламнардан
Бәреп чыккан чишмә шикелле,
Әкиятләр миңа сезнең җаннан
Таралышкан моңны китерде.
...Гаҗәеп бер әкият эчендә без:
Сөенәбез... Газап чигәбез...
Янып көл булабыз...
Ул әкияттән
Китмибез соң әле нигә без?
Борынгылар үз әкиятендә калган,
Үз диюен җиңгән һәр Алып...
Безнең әкияттән дә бер яктылык
Китәр сыман җиргә таралып.
Җирдә яшәгәннәр әкиятне дә
Калдырырга тиеш җылытып.
Гаҗәеп бер әкият эчендә без -
Бер сөйләрләр, бәлки, чын итеп...
ГОМЕР САНДЫГЫ
Ак калайлы гади зәңгәр сандык,
Сандык эчләрендә ни ятыр! -
Ачкан саен, үткән кире кайтыр,
Керфек очкайларын чылатыр.
Кыз чакларның олы истәлеге -
Ука күлмәк, көмеш беләзек;
Булган икән, ай-һай, билләр нәзек,
Кадерләрен, ахры, белмәдек...
Кершән-иннек бүләк иткән иде,
Тотылмаган гел дә диярлек. -
Әйтелмәгән икән күпме сүзләр,
Тынып калган шуңа ияреп...
Тәүге чәче, нәни башлыгы бар,
Ләкин улың күптән үзе юк,
Болыт түгел Көнбатышка аккан, -
Хәсрәтләрең бара сузылып.
Кызларыңның язган хаты исән,
Орден-медаль - ирең калдырган...
Хәтер кебек, тулган тыгызланып, -
Шул сандыкта икән бар булган!
Өләшәсе күптән барлап куйган,
Әзер инде үлемтегең дә;
Тик... җибәрми тартып тора һаман, -
Нәрсәдер бар сандык төбендә:
Ачкан саен кагылыр ул җанга,
Төшләреңә кереп уятыр, -
Оныкларга кала гомер-сандык,
Эчләрендә аның ни ятыр?..
ТЕЛ АЧКЫЧЫ
Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк тә гәрчә кыен чак -
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак.
Җаныбызга салып шул ачкычны,
Сәфәрләргә киттек өйдән без.
Серле ачкыч булган икән лә ул,
Адашмадык дисәм нидән без.
Ачып кердек күпме күңелләрне,
Серен белдек күпме бикләрнең!
Бәхетсезгә әйләнгәнен күрдек
Туган телен үги иткәннең.
Игелегең кабул итмәсләр күк,
Үзеңә кайтыр сыман - ук атсаң.
Гасырлардан күчә-күчә килгән
Бу ачкычны әгәр югалтсаң.
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Бүтән тагын нәрсә теләсен.
Туган телем!
Белгән бит ул минем
Ни кылсам да сиңа киләсем...
Байлыгымның олылыгын тоеп,
Ышанып керәм якты көнемә.
Дәверләрне ачар ачкычым бар -
Рәхмәт яусын туган телемә!
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ
Табигатьнең, Вакыт каршысында
Тып-тын калып, башын игән мәле.
Тезелешеп, җәйне озатырга
Чыгып баскан печән кибәннәре.
Көз килүгә, ак җәймәдәй булып,
Сузылып ята җиргә ап-ак томан;
Кояш нурларында пәрәвезнең
Тирбәлгәне ишетелә сыман.
Тик бер генә көзнекеме соң бу? -
Урманнарны моңсу сагыш сарган.
Кыштыр-кыштыр килеп, алларыңа
Ялкын өзлеп төшә агачлардан.
Ерак үткәннәргә, киләчәккә
Ишетелер күк, әгәр аваз салсаң;
Күптән киткәннәрне табарсың күк
Болыннарда бүген, эзләп барсаң...
Чал Вакытның, дөнья каршысында
Тып-тын калып, башын игән мәле. -
Табигатьнең шушы мизгелендә,
И, җаннарны чайкыйсы бар әле!..
ЙӨГЕРМӘКТӘ КЕШЕ
Сабый чакта кеше йөгермәктә,
Йөгерүе белән сөйдермәктә;
Бер гамең дә куып җитә алмас,
Җилләр генә туладыр күлмәккә...
Үсеп җиткәч кеше йөгермәктә:
Юл белмәктә уе, җир күрмәктә;
Туган өйдән еракларга китеп,
Аналарын, ярын көйдермәктә.
Олыгайгач та кеше йөгермәктә:
Ил йомышын йомышлап йөрмәктә;
Әйткән сүзе, кылган эше белән
Җирдә яшәгәнен белдермәктә.
Картайгач та кеше йөгермәктә:
Үткәннәргә кабат кул бирмәктә -
Хыял белән көнгә ничә тапкыр
Дөньяларны гизеп өлгермәктә.
Гомер буе кеше йөгермәктә,
Бөтен күргәннәре - бер йөрәктә.
Язмышларны узып киталмыйбыз,
Никадәрле генә йөгерсәк тә!..
* * *
Үз-үземне белә башлаганда,
Миңа гүя бары да таныш иде -
Әйтерсең лә инде икенче кат
Китергәннәр җиргә ялгыш мине!
Дөнья гына гаҗәпләнде бугай:
Чакырмады да ул, кумады да.
Шул көенчә калдым кебек яшәп...
...Таяндым мин кабат кулларыма,
Аягыма торып бастым тагын:
Бары да якын, бары да ымсындыра:
Әүвәл яшәвемдә кем идем соң?! -
Искә төшералмыйм шунсын гына.
Бик күптәнге таныш наз шикелле,
Битләремә җил сугылып китә;
Нидер җитми җирдә... Кемнәрдер юк -
Үзәк өзгеч моңсу булып китә...
Суын эчәм, сулыйм һаваларын,
Сайрар кошларына колак салам;
Иң кирәген күрми каламдыр күк,
Кайдадыр ул? - Әле табылмаган...
...Бу юлы да яшәп бетералмыйм,
Узып барам инде, булмый туктап;
Нидер кала һаман -
Әле җиргә
Киләсем бар бугай тагын бер кат!..
АВЫЛДАШЫМ ӨММЕҺАНИ АПАГА АЧЫК ХАТ
Авылдашым Өммеһани апа!
Язмый калсам әгәр мин бу хакта,
Гөнаһ булыр. Аяк баса алмам
Мин яңадан кайтып туган якка.
Авылда бер чая хатын идең,
Җебеп яшәмәдең - каты идең.
Туры сүзле булдың. Әҗерен дә
Үз җилкәңдә бик еш татый идең.
Урак урдың, көлтә бәйләдең син,
Эш дигәндә җенгә әйләндең син.
Ничек итсәң иттең - бу язмышны
Алдар өчен таптың хәйләне син.
Бәхетеңне Алла каргамасын! -
Хәтерлим мин Өммай карамасын:
Шул агачка кабык бишек асып,
Балаларың кырда карагансың.
Ятимнәрең кеше иткән чакта
Кылдың микәнни соң берәр хата -
Нигә болай булды картлык көнең,
Авылдашым Өммеһани апа?!
Картлар йорты - синең йортың түгел:
Бер тын тормас идең, бер көн түгел.
Очып кына кайтыр идең дә бит -
Балаларыңа син беркем түгел...
Йа хикмәти Хода, таң каласың:
Сизгән кебек көнең караласын,
Күптән инде яндырганнар иде
Авылдашлар Өммай карамасын.
Гыйбрәт итеп, бер-берсеннән алып,
Ходай суккан, дип сөйләде халык:
Инде сиңа кайтып җиттем, дигәч,
Кече улың үлгән йөрәк ярылып...
Белмим ничек юатырга сине,
Нигә генә сүз башладым, тиле?!
Карамага бишек элмәс идең,
Үткәннәргә кайталмыйсың кире.
Авылдашым Өммеһани апа!
Рәнҗемә берүк син бу хатка,
Исән барып җитә алса әгәр -
Көл булмаса янып юлда чакта...
КОШ ЕЛАВЫ
Яланнардан бер әйләним дисәң,
Кошлар елый...
Нинди коштыр алар? -
Баш очында бөтерелеп һаман,
Җан ачысы белән кычкыралар.
Синнән шулай курыктылар микән,
Бу тирәдә бармы оялары?
Югыйсә бит бер дә елатырга
Теләмәгән идең син аларны.
Үзәк өзгеч итеп кычкыралар -
Капланып хет ела яланнарга.
Сизгәннәрме әллә - яшәвеңне
Хәвеф-хәтәр тулы заманнарда?
Кычкыралар...
Белгәннәрме әллә -
Синең дә бит бар иде лә канат!
Киселгән шул. Тик күнегеп булмый,
Егылсаң да инде ничә кабат...
Талпынасың кошлар булмасаң да.
Башың килеп ташка бәрелүгә,
Йөрәккәең күккә томырылып,
Мәңгелек бер кошка әверелә:
Җан ачысы белән кычкыра ул,
Шул кошларга кушылып, яланнарда.
Кошлар елый, хәерлегә булсын...
Сабырлыклар бирсен заманнарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев