Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Госман Садә: Кыйбладан җилләр исә дә Чорлар сөремен куа...

Танылган шагыйрь Госман Садәнең тууына75 ел

ЯШӘУ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА

Яшәү белән үлем арасында – 
Гомерләрнең якты һәр язы.
Гел иркәләп безне уятачак 
Бишектәге сабый авазы.

Яшәү белән үлем арасында – 
Сөюләрнең сагыш-газабы.
Шундый матур яшәү моңы булып 
Җырланачак әле азагы.

Яшәү белән үлем арасында 
Ачылмаган күпме сер ята. 
Гомеркәйләр кылын чиртә-чиртә, 
Язмышларны меңгә болгата.

Яшәү белән үлем арасында 
Мин кабыздым гомер шәмнәрен. 
Шул шәмнәрем беркөн сүнгәчтен дә, 
Җыр яктысы булып яшәрмен.

Яшәү белән үлем арасында 
Гомеркәйләр безнең түгәрәк. 
Сөюемне берүк онытма, дип 
Очып йөри нәни күбәләк.


ТАРИХЧЫ

               Равил Фәхретдиновка

Күрәзәче өчен хаҗәтме соң 
Куна-төнә яту архивта?
Юраса да сиңа матур язмыш, 
Катнашы юк аның тарихка.

Йолдызлардан ерак тарих юлы... 
Тарих юлы чумган тузанга.
Күрәзәче күркәм язмыш юрый 
Уч тутырып көмеш сузганга.

Күрәзәче өчен көмеш барда 
Нигә хаҗәт Алтын Урдалар?
Язмыш юлын кан-яшь югангамы, 
Тарихчылар сирәк туалар.

Күрәзәче юрый киләчәкне,
Кичәгедә аның эше юк.
Йолдыз теле белән сөйләшсә дә,
Ил тарихын язар көче юк.

Кичәге көн архив тузанында.
Кичәге көн һаман өркетә.
Әй тарихчы! Әйтче чын дөресен: 
Киләчәктә безне ни көтә?


ТАҢ СУЫ

(Әнием истәлегенә)

Нәни чакта безгә салкын тисә, 
Табиб эзләп әни чапмады.
Иртүк өйгә алып керә иде 
Ат башыдай чакма бер ташны.

Шушы ташка бәйле дәвалавы, 
Имләвенең асыл ысулы.
Карлар ерып, Үр Оч чишмәсеннән 
Алып кайта әни таң суы.

Йөзеп йөри бозлы чиләгендә 
Йөзек сыман нәни биш балык. 
Балыкларны түгел, чакматашны 
Ул кыздыра әүвәл мич ягып...

Таш кызганнан-кыза утлы кузда, 
Керә яшен шары төсенә.
Бөтен кышны хәтта җылытырлык – 
Ул таш ия кояш көченә.

Тәмам кызып җиткән ташны әни 
Ипи кебек мичтән ала да 
Илтеп куя, әфсен укый-укый, 
Идәндәге чуен табага.

Никадәрле гади вә илаһи 
Әниемнең имләү ысулы –
Толып белән каплап һәммәбезне, 
Кызган ташка бөрки таң суы.

Утырабыз шабыр тиргә чумып 
Чуерташның кайнар парында. 
Таң сулары белән безне әни 
Савыктырды зәһәр салкында.

Карлы-бозлы җилләр һаман исә, 
Әниемне искә төшерәм...
...Чәй кайната сыман таң суыннан, 
Мич тутырып ипи пешергән.


МАТАДОР

Уйнады музыка. Башлана тантана... 
Яшәүме, үлемме җырларда мактала? 
...Атыла мәйданга үкереп яшь үгез.
 Юнәлгән егеткә сөңгедәй пар мөгез.

Әйтерсең җиңелмәс көч булып яу килә. 
Сызгыра бар мәйдан... шашына... ду килә... 
Ишетми матадор куәтләү сүзләрен.
Кан баскан үгезнең акайган күзләрен.

Ул белә: алышта шәфкать юк, аяу юк. 
Кулында нибары шпага һәм яулык. 
Көрәштә бары тик батырлык коткара. 
Матадор алдында калка тау кап-кара.

Түгәрәк арена төн белән каплана. 
...Үгезнең күзләре яулыкка алдана, 
Һәм янә ажгырып егеткә ыргыла. 
Мөгезгә эләгеп яулыгы ертыла.

Ә егет, кинәттән атылган яшендәй, 
Тайпыла кырыйга кыргый бер мәчедәй. 
Кан-көрәш мәйданда яңадан башлана. 
Ярсыган матадор үгезгә ташлана.

Кадала батканчы шпага үгезгә.
Кадала егет тә шпага-мөгезгә.
...Уйнады музыка. Мәйданда тантана. 
Матадор исеме телләрдә мактала.

Чәчәкләр бәйләме сибәләр юлына.
Ут кебек чәчәкләр. Чәчәкләр кан гына. 
Яшәүме, үлемме җырларда макталыр. 
...Чәчәкләр өстенә егыла матадор.


* * *
Кыйбладан җилләр исә дә, 
Көн ачыла сөремнән... 
Пакьләнде таплы исемнәр. 
Шагыйрь кайтты сөргеннән.

Кайттылар... кайта торалар.. 
Ә алар кайтырлармы? 
Дулкыннар һаман сагынып 
Юалар комлы ярны.

Учакны кемнәр тергезер? 
Утлар сүнгән, сүрелгән... 
Алар бит мәңге кайтмаска 
Туфрагыннан сөрелгән...

Аерган чакта туфрактан 
Сабый яше коелган.
Куылыр өчен бу җирдән 
Сабый ни гөнаһ кылган?..

Кыйбладан җилләр исә дә 
Чорлар сөремен куа... 
Сагыну, сагыш дулкыны 
Кырым ярларын юа...


МӨДӘРРИС БЕЛӘН ЗӨЛФӘТКӘ

И Мөдәррис дустым! И Зөлфәтем! 
Уйлансам да күпме сез булып,
Сезне куып җитә алмас җырым, 
Юлларымда ята сузылып...

Егермем дә әле тулмаганда 
Кузгаттыгыз мине Уфамда...
Зөлфәт дускай, синең янда мине 
Кочаклады килеп Туфан да...

Нәни генә ике шигыремә 
Тамды аның яшел карасы...
Якынаер өчен Казаныма 
Кирәк икән йөрәк ярасы...

И Мөдәррис, Зөлфәт – дускайларым! 
Сез еракта миннән, еракта.
Сезнең белән уртак сер бүлешә 
Күбәләкләр генә... зиратта.

Сез ятасыз Тукай кочагында,
Ерак түгел сездән Туфан да... 
Егермем дә әле тулмаганда 
Кузгаттыгыз мине Уфамда.

Китү юлын иртә сайладыгыз,
Өч мәртәбә тулгач егерме.
...Учак итеп татар инсаннары 
Мең кабызыр сезнең гомерне...


ӘПӘ

Бер юләрлек кылсаң,
Син үлгәч тә
Көлә-көлә сөйләп йөрерләр, 
Һәр корольнең шуты булган кебек, 
Авыл саен була бер юләр.

Үз юләре безнең авылның да:
Әнә Хәким, ягъни дивана.
«Ү-ү!» – ди ул, шулай исәнләшә,
«Ү-ү, Әпә!» – димен мин аңа.

Гыйбарәттер бөтен тел байлыгы,
Күп дигәндә, кырык ымлыктан.
Матурлыкны Ходай жәлләмәгән – 
Диванабыз кара мыектан.

Матурларны таный ул үзе дә, – 
Җиңгәләрне: «Апа, тәт-тә!» – ди.
Хәер бирсәң,
Дога кылган була,
Бит сыпыра: «Алла әп-пә!» – ди.

Сәрхуш күрсә, җен ачуы чыга...
Гәрчә күпләр бездә салгалый. 
Андыйларның тетә тетмәләрен 
Аты-юлы белән: «Йаф-фа-лый!»

Яшел яздан кара көзгә кадәр 
Чыбыркысы төшми кулыннан;
Үргән булыр аны кыш аеннан,
Очын үрер айгыр кылыннан.

Яратканга күрә мал-туарны,
Өй борынча йөри көтүгә.
Авыз итә суган-йомыркадан,
Тозын ягып кара ипигә.

Ашап туйгач, битен сыйпап куйгач, 
Махоркасын төрә кәгазьгә;
Бу шөгыльдән аны тыеп булмый, 
Мохтаҗ түгел Әпә вәгазьгә.

Гүя король таҗы 
Боҗралары
Махоркадан чыккан төтеннең. 
Ашап туйгач,
Төреп гәҗит бите,
Тарта микән шуты корольнең?

Кайдан килсен аңа мондый ләззәт 
Көнләшә ул, бераз чамалый. 
Көтүлектә Әпә үзе король – 
Чыбыркылы король, йаффалый!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев