Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гөлшат Зәйнашева: Кунак кызы булып кына Килә икән яшьлек безгә...

Рухыбызда туган тел син, Җаныбызда туган тел. Ясалма, килмешәк түгел, Каныбызда туган тел.

(Танылган шагыйрә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел)


Үзем  турында

Сөйлә, дисәгез, сөйлимен
Үткән гомерем турында.
Үткән гомерем бер җыр, бәет –
Барсы чагыла җырымда.

Булды кагылып-сугылып,
Ятимлекләр күргән чагым.
Күгәрчен баласы кебек,
Йортсыз-җирсез йөргән чагым.

Булды ачлык тырнагында
Җан бирергә җиткән чагым.
Дусларны әҗәлдән йолып,
Кан бирергә әзер чагым.

Булды сандугачлар белән
Бергә сайрашкан көннәрем.
Җирдәге бәхеттән күккә –
Йолдызга ашкан төннәрем.

Булды эш, хезмәттә җиңеп,
Данга ирешкән чакларым.
Якын дуслар белән шатлык,
Бәхет бүлешкән чакларым.

Булды коега төшкәндәй,
Кайгыга баткан көннәрем.
Ай ярылган, йолдыз сүнгән
Шикелле кара төннәрем.

Булды ярты гәүдәм өзелеп
Калган кебек аерылулар.
Парлашып очып барганда,
Канатларым каерылулар.

Булды парымны җуйганга,
Аңымны җуйган чакларым.
Ялгызлыкка күнегалмый,
Дөньядан туйган чакларым.

Күңлемдә яшеннәр яшьни,
Бер кояштан, бер болыттан.
Шатлык һәм кайгы көрәшә,
Җырлар тумый бер дә юктан.

Тыңлыйсызмы, мин сөйлимен
Үткән гомерем турында.
Үткәннәрем бер җыр, бәет,
Барысы чагыла җырымда.

Барысы җырларга әверелеп,
Сибелеп калган эзләремдә.
Җырларыма сыеп бетми,
Моңы калган күзләремдә.

Үткәннәрем язым булган,
Бара гомерем хәзер көзгә.
Кунак кызы булып кына
Килә икән яшьлек безгә.

Үткән гомерем яшьлек булган,
Күкрәп-яшьнәп узып киткән.
И яшьлегем, синең белән
Саубуллашыр вакыт җиткән.

Хуш, яшьлегем! Очып киткән
Аккош кебек ераклаштың.
Мәңге кире кайтмас өчен,
Айга таба күккә аштың.

Үзең белән алып киттең
Мәхәббәтем хатирәсен.
Мәхәббәт яшьлек юлдашы
Дигәннәре хак, күрәсең.

Син китәсең, мин каламын,
Керфекләремдә яшь минем.
Аерылабыз, аерылабыз,
Хуш, яшьлегем, хуш, яшьлегем!..


Туган телем

Рухыбызда туган тел син,
Җаныбызда туган тел.
Ясалма, килмешәк түгел,
Каныбызда туган тел.

Рухыбызда туган тел син,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Борынгы бабабыз теле,
Болгар бабабыз теле.

Бишек җыры көйләгән тел,
Моңлы, ягымлы тел син.
Гашыйкларны таныштырган
Һәм кавыштырган тел син.

Зәңгәр күктән, кояш кебек,
Якты нур сипкән тел син.
Халкыбызны иманлы иткән,
Шәфкатьле иткән тел син.

Рухыбызда туган тел син,
Җаныбызда туган тел.
Ясалма, килмешәк түгел,
Каныбызда туган тел!

Ак күгәрчен

  (Баллада)
 
Бердәнберемне югалтып,
Ялгыз калгач башларым,
Ялгыз калган аккош кебек,
Мин упкынга ташландым.

Башларым ташка бәрелде,
Ләкин чыкмады җаным.
Эзләдем катырак ташлар,
Бәрелер өчен тагын.

Карыйм: упкынның төбендә
Бер ак күгәрчен яткан.
Бәргәләнгән томшыгыннан
Кып-кызыл каны аккан.

Ул да ташланган, ахры,
Ялгыз аккош шикелле.
Мөлдерәп күземә карап,
Күгәрчен телгә килде.

Ул әйтте: «Бичара хатын,
Ник ташландың упкынга?
Ник син шулай үзең кердең
Әҗәл дигән капкынга?

Әҗәл үзе чигенгәнче,
Каршысына бар идең.
Аккош түгел, син бит Кеше,
Кеше булып кал идең!..»

Шулай диеп, ак күгәрчен
Йомды кинәт күзләрен.
Кошны кулларыма алып,
Бер үкседем, түзмәдем.

Җан өрергә теләп аңа,
Җылы сулышым өрдем.
Яраланган ак гәүдәсен
Яулыгым белән төрдем.

Кулларымда тоткач бераз,
Күзләрен ачты кошым.
Үзем суламыйм, ә аның
Тоям җылы сулышын.

Упкыннан чыгарга булдым,
Кошымны тоткан килеш.
Мин бит Кеше, мин бит кеше,
Һәм мин чыгарга тиеш!..

Яшәсен өчен күгәрчен,
Тәмам терелсен өчен,
Мендем упкынның өстенә,
Куеп мин бөтен көчем.

Хәлем бетте, тыным кыса,
Упкын калды түбәндә.
Омтылдым кояшка таба,
Күгәрчен баш түбәмдә!

Ак күгәрчен баш түбәмдә,
Очам диеп талпына.
Очма әле, ак күгәрчен,
Янымда бул аз гына!

Очма әле, ак күгәрчен,
Әйтер сүзем бар әле.
Син дә ялгыз, мин дә ялгыз,
Икебез дә яралы.

Бәлки, төзәлер яралар,
Төзәлер канатларың.
Ташлама мине, күгәрчен,
Бик газаплы чакларым...


       * * *
Ялгызлыктан нишләргә, дип,
Зәңгәр күккә карадым.
«Ялгыз яшәргә өйрәт!» – дип,
Тулган айдан сорадым.

«Нигә ялгыз яшәргә?» – дип
Аптырады тулган ай.
Күктә мәңге яшәп, бик зур
Тәҗрибәсе булган ай.

«Син бит, – диде, – җир өстендә
Яшисең, син бит кеше!
Җирдә яшәгән кешенең
Бар гамәле, бар эше.

Ә гамәл, эш булган җирдә
Ялгыз калмый кешеләр.
Ник ялгыз калсын кешеләр,
Алар җирдә яшиләр!..

Чиксез галәмдә яшәп тә,
Ялгыз тоймыйм үземне.
Йолдызлардан якты алып,
Нурландырам йөземне.

Ялгызлыкка өйрәталмыйм,
Гафу ит!..» – диде аем.
Ялгызлыкка мәңгегә мин
Өйрәналмам, мөгаен.


Көзге сагыш

Тагын ялгыз йөрим урманнарда,
Сагыну-сагышларга юк чама.
Чыршыларның ылыс керфегеннән
Күз яшьләре кебек чык тама.

Яфрак ява иңнәремә
Әкрен генә җилпенеп.
Пышылдап кына колакка,
Яратам, дигән кебек.

Җәйләр үтте инде, көзләр җитте,
Сагышларга салды урманны.
Үзәк өзгеч моң бар урманнарда,
Кошлар сайравыннан калганмы?

Җәй буена бер дә күрешалмадык,
Урманнарда бергә йөрмәдек.
Бергә йөрмәсәк тә, күңелләрдә
Бар безнең илаһи бергәлек.

Яфрак ява иңнәремә
Әкрен генә җилпенеп.
Пышылдап кына колакка,
Яратам, дигән кебек.


Кышкы моңнар

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җир дә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып көтәр кешең булса гына
Бу гомерләр матур үтә икән.

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Ә күңелемә минем ява моңнар.
Кардай сафлык өчен җан бирермен,
Син булмасаң, мине кем соң аңлар?

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Уйландыра кышкы зәңгәр кичләр.
Бер йомарлам карга әйләнерме? –
Син булмасаң, белмим, йөрәк нишләр?

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Карлар түгел, ап-ак энҗе коела.
Яннарыңда сөйгән кешең булса,
Салкын кыш та җылы, җылы тоела.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев