Гөлнур Айзат: Син – язылган, язылмаган Әллә күпме җырларым!..
Яшәү мизгеленең тәмен тойсаң, Мең төсмерле матур җыр чыга.
ӘНКӘЙ ДИСБЕ ТЕЗӘ
(Төш)
Хөрмәләрдән әнкәй дисбе тезә,
Ашъяулыгын җәеп салган да.
Берьялгызы нидер көйли үзе
Гөлчәчәкле матур аланда.
Үлән чыкларында юып ала
Хөрмәсенең йөзен тезгәнче.
Дисбе җебен кат-кат тартып карый –
Чыдам булсын дисбе – өзмәслек.
Бер дисбесен ашъяулыкка куйган –
Матур чыккан, тигез, килешле!
Көйләп кенә дога укый әнкәй –
Хәтерләтә моңы инешне.
Көмеш тавышына сокланышып,
Урман кошлары да тынганнар.
Әнкәй дисбе тезә зур аланда, –
Пар дисбе күк булсын туганнар.
Әнкәй дисбе тезә иртә таңнан,
Бер көйли дә, тагын бер тына.
Мин төшемнән кинәт уяндым да,
Дога кылдым әнкәй рухына.
БОЛГАР ТАШЛАРЫ
Болгар җирләрендә күксел ташлар,
Сарылып калды уйлар ягылып.
Хәрабәләр арасында йөрдем,
Ташлар белән бер тән, җан булып...
Ташлар, ташлар,
Алар да бит җанлы!
Күпме серләр саклый бугай ташлар.
«Таш бәгырьле» диләр кайчак безне,
Сынауларда гел сынала башлар!
Ташлар телсез, дисәләр дә күпләр,
Ышанасым килми ул сүзләргә.
Җансыз дигән ташлар китерә кайчак
Күз яшьләрен безнең күзләрдән...
Изге Болгар җирләрендә ташлар,
Киткәннәрнең исемнәре калган.
Мәңгелеккә күчкәннәрнең көчен,
Гаярь моңын мин ташлардан алам!
Ташлар, ташлар ,
Алар да бит җанлы!
Хәтер булып истә тора һаман.
Сынау килгән чакта мин ташлардан
Һәрчак нык булырга үрнәк алам.
ТОРМЫШ НУРЫ
Тормыш матур – үзең күрә белсәң!
Кемгә – ямьсез, соры, нурсыз да.
Яшәү мизгеленең тәмен тойсаң,
Мең төсмерле матур җыр чыга.
Дәрт алырга була бу тормыштан,
Гел яктылык эзләп карасаң.
Һәр ачылган яфрагыннан алып
Бөҗәгенә кадәр яратсаң.
Күңелсезгә әйләнә ул тормыш,
Елап зарланудан туймасаң.
Кешеләрдә гел яманлык күреп,
Мескен уйлар гына уйласаң.
Начар уйга начарлыклар сара –
Арта тора рухи мескенлек.
Тормыш нуры үзебездән тора –
Шуны белсен иде кешелек!
ӘНИ ҖИТМИ
Безгә матур тормыш сораганы,
Догалары күз алдымнан китми.
Ничә яшьтә булган чагында да
Безгә – балаларга әни җитми.
Әни җитми киңәш кирәк чакта,
Сагынулар арта гына бара.
Әни дигән изге кешебезнен
Яратуы йөрәкләрдә яна.
Моңланганда, әни тавышларын
Хәтер чишмәсеннән эзләп алам.
Әниләрне Җәннәт белән тиңләп
Яраткандыр безгә газиз Аллам.
Туган якка гел кайтасы килә,
Әни карашлары тартып тора.
Безне күреп, әни сөенечтән
Үзе кояш сыман балкып тора.
Гомер узган саен әни кирәк,
Сагынулар арта гына бара.
Әни дигән изге кешебезнен
Яратуы йөрәкләрдә яна.
ТОРМЫШ – ҖЕП
Тормыш шундый нечкә җеп сыман ул:
Сизмәгәндә өзелә дә китә.
Шул вакытта һәркем уйлап куя,
Гомер өзелергә мизгел җитә.
Ялганмый җеп. Күпме тырышсаң да,
Тормыш тартып нечкәргән ул, бахыр!
Мең сикәлтә аша кайчак юллар,
Ә кемнеңдер юлы һәрчак такыр.
Сәгать уза, айлар бик тиз уза –
Мәңгелеккә килмәгәндер кеше.
Кайберәүләр тинтәк булып яши –
Бакыйлыкка мәңге китмәс төсле...
* * *
Үткәннәрне уйлап елар чакмы?
Күз яшендә бармы юату?
Гомер – көткәнеңне эзләп табу,
Гомер – тапканыңны югалту!
Дус дигәнең дошман булып чыга,
Дусның агуыннан баш яна!
Яратканнар – очрашудан курка,
Онытулар шуннан башлана...
Дога сыман гел кабатлап әйтәм:
Булма куркак, булма мескен дә!
Курыкканнар өчен сан юктыр ул,
Юк ихтирам бер дә мескенгә!
Гомер гомер була, узсаң аны
Үкенмәслек, матур чын итеп.
Шундый гомер соклануга лаек,
Яшик аны сүнмәс җыр итеп.
БӨРКЕТ
Бөркет булып көчле бөркетнең дә
Бер көн килеп сайлар чагы җитә:
Көрәш аша – тагын югарыга,
Мескен булып үләргәме читтә?
Сайлый бөркет бары биеклекне,
Үскән тырнакларын чукып ала.
Түзә бөркет – биек кыялардан
Бармак саен бәгырь каны тама...
Яшәү өчен көрәш дәвам итә,
Таш кыяда – канлы томшык эзе!
Бөтен тәне әрнеп сызласа да,
Гел биекне барлый бөркет күзе!
Авыр булып үскән канатларын
Йолкып ата – түзсә түзә йөрәк!
Биеклеккә кабат җитәр өчен
Яңа чыккан канатлары кирәк!
Эләктерер өчен үз дигәнен
Үсеп чыгар тырнаклары кабат.
Нигә әле бөркет була торып
Яшәсен ул мескеннәргә карап?!
Таш кыяны чукып яргаланган
Томшыгы да үсәр – үсми тормас!
Өзгәләнгән озын канатлары
Кабат ныгыр-бөркет мескен булмас!
Тормыш дәвам итәр шул чагында:
Йә көрәш син, йә кит дөньядан!
Бөркет булып син кердеңме төшкә –
Сорау алам менә уйлардан...
АЙ-ЯЙ!
Дулаган чакларым була,
Талгын уйга талганым.
Елаган чакларым була –
Һич яшерә алмамын.
Турсайган чакларым бардыр –
Мин бит хатын-кыз заты!
Мин чеп-чи җирски хатын,
Ә кайчакта – бик затлы!
Елмайган минутлар күптер –
Ачык минем халәтем.
Бер матур җыр яза алу –
Оҗмахым вә җәннәтем!
Әрнегән вакытлар бардыр,
Өзелгән минутларым.
Тик беркайчан якыннарны,
Дусларны онытмадым.
Үземә авыр чакта да
Уйладым кеше хакын.
Кеп-кечкенә, гади дә мин,
Хыялым белән алтын!
Моңланган чакларым бик күп –
Үзегез беләсездер?!
Минем бөтен халәтемнең
Шаһиты менә сездер!
СӘЛАМ ӘЙТТЕМ
Юлларына нур төштеме –
Кояшка кушкан идем.
Син йөргән юлны яктыртсын,
Нур белән тулсын, дидем.
Җилләр кактымы тәрәзең –
Сәлам әйттем җилләргә.
Яз исен җиткерегез, дип,
Тик син йөргән җирләрдә.
Кошлар чыркылдады микән,
Куакларда мактанып?!
Синен хакта минем җырны
Җырлый алар шатланып.
МИНЕМ КҮҢЕЛ
Мин күңелне җәйдем идән итеп,
Тартынма син, әйдә, уз түргә!
Ләбиб Лерон.
Минем күңел көнгә чыккан саен
Мең төрлегә сыза, үзгәрә.
Йә ул гөлчәчәкле бакча була –
Чагылдырып керә күзләргә.
Тоз сибелгән юл-сукмаклар була,
Тозы чыга кайчак күңелнең.
Ләйсән яңгыр юа керфекләрне,
Бар сагышы ага түгелеп...
Минем күңел кайчак камыр булып,
Тулып менә, чиксез кабара.
Йөрәгемне учка кысып сыгам –
Аңа нинди дару табарга?!
Минем күңел – язылмаган китап,
Геройларны әле күрмәгән.
Юлга чыгам күңел моңын алып,
Менәр өчен биек үрләргә.
СИН!
Син – минем тормыш китабым,
Озак еллар укыган.
Син – яралы язмышым да,
Йөрәгемә утырган!
Син – минем тозлы яшьләрем –
Бик күпләрдән яшергән.
Җавап бирмәс тын диварым –
Инде мең кат дәшелгән.
Әйтелмичә тел очында
Тирбәлеп йөргән сүзем!
Синең белән мин ярсу да,
Бик сабыр, чыдам,түзем!
Син – ышанычлы юлдашым,
Җитәкләп бара торган!
Син – йокысыз күп төннәрем –
Мең төрле уйлар тулган.
Син – язылган, язылмаган
Әллә күпме җырларым!
Синең йөрәгең типкәндә,
Яши әле хыялым.
Иңнәремнән кочмасаң да,
Син – парлы бәхет әле!
Дәшмәсәң дә, йөрмәсәң дә,
Тик исән бул син, яме!
Синең карашың нурында
Мин кояш була алам.
Газап күлендә йөзсәм дә,
Көч бирә газиз Аллам.
Арып егылган чагымда
Син дип торам кабаттан!
Үзем сайлаган язмышым –
Мең кат тезләр канаткан.
Иңнәремә назлап кына
Кагылмасаң да, беләм:
Син өзелеп яратасың
Мине шул күргән көннән...
Буа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев