Георгий Ибушев: Көзләр исе сеңгән затлы келәм, Алтын җептән тукылган төсле...
Үткәннәрне барлый-барлый, Сагынып яшәгән чак...
КАЙТЫП КИЛӘМ
Кайтып киләм әле. Сагындырды...
Тугайларны йөреп чыгармын,
Мәтрүшкәләр инде чәчәктәдер,
Чат тавыннан җиләк җыярмын.
Әйләнермен басу сукмакларын,
Инде арыш башак җыйгандыр,
Юкәләрдән татлы, баллы һава
Урамнарга җәелеп тулгандыр.
Күршеләр һәм авылдашлар белән
Сөйләшермен. Кызык аларга,
Сорашырлар: «Кай якларда йөрдең,
Нинди яңалыклар Казанда?».
Инеш аша салган ташлары да
Кадерле бит аның. Төшемдә
Шул ташларны, болын, үрләр күрәм,
Ялгыз имән – Чат тау өстендә.
Кайтам әле, кайтам, җан җылытып,
Болыннарда килә ауныйсым.
Кадерләрен туып-үскән җирнең
Читтә өзгәләнгәч аңлыйсың.
АРУМЫСЕЗ, АВЫЛДАШЛАР?
Арумысез, авылдашлар,
Нинди хәлләр авылда?
Күмелгәндер юл, тыкрык
Кышның бураннарында.
Кар түшәлеп, Сон чишмәсе
Күмелгәндер көртләргә.
Әллә нишләп куя җаным,
Гомерем читтә үткәнгә.
Каз-үрдәктән, хуш ис бөркеп,
Бәлеш пешәдер мичтә.
Бер кайтып керәсе иде
Бәлешле тыныч кичтә.
Гөр килеп утырыр идек, –
Мин бит авыл баласы.
Авылдан... Яшим шәһәрдә,
Сызлый йөрәк ярасы.
Шәһәрдә дару юк аңа,
Бары авылда гына.
Йөрәгем җырлый шатлыктан,
Кайтсам туган авылга.
Арумысез, авылдашлар?
Бар җаным белән сезгә
Бәхет телим. Борчу-сагыш
Кермәсен өегезгә.
ИЗГЕ АҺӘҢ ИТЕП
Минем эзләр калыр микән җирдә,
Моңым калыр микән сибелеп?
Бәлки якты хыялларым минем
Чынга ашар нурга күмелеп.
Минем эзләр адаштырмас сине,
Ят чатларда ялгыз калсаң да.
Мин җыр булып аваз бирермен дә,
Чакырырмын туган якларга.
Өрфиядәй җиңел япма булып,
Йөрәк җырым тибрәр үрләрдә.
Тормыш баткаклыгы суырганда,
Йә җаныңа курку иңгәндә.
Нурга тулып балкырмын да, кинәт
Яктыртырмын барыр юлыңны.
Җан җылытыр изге аһәң итеп
Калдырырмын җирдә җырымны.
РӘШӘ ЧЫҢЫ
Анда ерак офыкларга
Тау битләре тиеп тора.
Әйтерсең шул үр өстеннән
Чың чишмәсе агып чыга.
Анда шундый җиңел, йомшак,
Уйнап торган рәшә назы.
Күгелҗем нур белән тулып,
Аның зыңлап торган чагы.
Йөгерәсе килә шунда,
Коенырга шушы нурда.
Шигырь белән рәшә чыңы
Шунда бергә кушылыр да,
Тургайларның челтерәп торган
Кыңгыраулы җырын алып,
Тау битеннән кылганнарның
Ефәк, йомшак шавын салып,
Һәм туар күк гаҗәеп саф,
Моң рәшәсе дулкын булып.
Рәшә чыңы шулай туа,
Матурлыктан нурга тулып.
Үзем эчтән сизәм аның
Нинди затлы җыр буласын.
Рәшә чыңы чыңлап торган
Җырга җаным кушыласын.
КӨЗГЕ ИРТӘ
Үтә күренмәле көзге иртә,
Алтын төстә яна яфраклар,
Шундый чиста, җиңел кырпак кырау.
Лепер-лепер шаулап усаклар,
Нидер сөйлиләр күк очкын чәчеп.
Яфрак кына, яфрак юл өсте –
Көзләр исе сеңгән затлы келәм, –
Алтын җептән сугылган төсле.
Ерактагы офыклар да балкып,
Җиңел элпә белән төрелгән.
Соңгы җылы сулыш булып, җиргә
Көз кояшы назы сибелгән.
Тынып, оеп калган өрәңгеләр,
Ут капкандай, ялкын эчендә.
Күңел сизә, соңгы алтын көннәр, –
Китә казлар, кошлар күченә.
Әллә нишли җаным... Көзге иртә
Елмая күк җылы нур аша.
Басу өсләрендә соңгы рәшә
Тибрәп уйнап, җемелдәп ята.
ТАҢ АТКАНДА
Сибелде бөтен дөньяны
Тере итүче якты.
Һәрбер нур, җирне иркәләп,
Җылылык булып акты.
Әйтерсең, кемдер тылсымлы,
Назлы тавышы белән
Уята иде гөлләрне,
Үпкәләп күзләреннән.
Ерак офыклар яктырып
Балкып кабынды кебек.
Тугайлар, нурга күмелеп,
Яталар сыман көлеп.
Басу, болыннар өстендә
Җылы рәшә кузгалды.
Тамчыга тамчы кагылып,
Кыңгыраудай чыңлады.
Әйтерсең, шушы җылы чың
Хәбәре иде таңның.
Җир уятып күккә чөйде,
Җыр итеп тургайларын.
ТОРНАЛАРНЫ ҖЫРЛАП ОЗАТТЫМ
Көтмәсәң дә килеп җитәсең бит,
Алтын толымнарга уралып.
Нигә болай уйга калдым әле,
Офыкларга карап моңаеп.
Торналарның моңсу тавышлары
Чакырамы әллә? Алданма!
Алар мине яшьлегемә илтмәс,
Алып кайтмас кабат язларга.
Күкләр иңләп, тезем-тезем булып,
Төркем-төркем оча торналар.
Күңелемдә торналардан откан
Минем шундый моңлы җырым бар.
Сизмәдем дә, көзләр кочагында,
Төсләр арасында адаштым.
Офыклардан күзем алалмыйча,
Торналарны җырлап озаттым.
НАЗЛЫ ТӨН
Куе эңгер үзәннәргә сарылган инде,
Күктә беренче йолдызлар кабынган инде.
Офык белән җир кушылып, бар дөнья тынган,
Оеган бөтен тирә-як, йокы алдыннан.
Нишли соң бу шашкын күңел? Каядыр оча,
Сизәр-сизмәс дулкынланган төн назын коча.
Шундый тынлык, тулган ае нур сибә күктән,
Каеннарның толымнарын бәллүр нур үпкән.
Син үзең дә әкрен генә шул тынлыкта
Эрисең, югаласың күк. Җан күккә оча,
Кушылырга шушы сихри төнге тынлыкка,
Серле серенада булып, әйләнеп моңга.
ҮТКӘННӘРНЕ БАРЛЫЙ КҮҢЕЛ
Исеңдәме, икәү бергә
Үткән идек бу юлдан.
Тимгел-тимгел алтын яфрак
Коелды каеннардан.
Җылы иде, әйтерсең лә
Көз түгел, җәй уртасы.
Алтын сипкән каеннарны
Килгән иде кочасы.
Нәрсәдәндер җан ашкына,
Ярсына иде йөрәк.
Очып китәр иде, ләкин
Иңгә канатлар кирәк.
Исеңдәме, бит без икәү
Бу юлдан киткән идек.
Юл аерылды, очрашуны
Ышанып көткән идек.
Безнең юлга каеннардан
Коела тагын яфрак.
Бер кайт әле. Яфрак көрте
Юлларда – кочак-кочак.
Үткәннәрне барлый-барлый,
Сагынып яшәгән чак...
ГҮЗӘЛ СИМФОНИЯ
Үзәннәрдә тибри томан
Өрфиядәй җиңел, юка.
Чишмәләрдән, челтер-челтер,
Агып ята саф музыка.
Офык сүнә, үзәннәргә
Ага татлы, салкын һава.
Бар тирә-як шул вакытта
Күмелеп кала музыкага.
Көмеш, чиста айның нуры
Затлы арфа кылы сыман.
Сандугачлар чүт-чүт килеп,
Чиртеп арфа кылларыннан,
Көй язалар, үзләренә
Таңга кадәр җырлар өчен.
Йолдызлардан энҗе тама, –
Таң тугач та чыңлар өчен,
Җем-җем килеп, болын, тугай,
Үзәннәрне нурга төреп,
Гөл таҗыңда балкыр өчен,
Бәллүр сыман нурлар сибеп.
Ә хәзергә бар да тыныч,
Төнге серле моң эчендә,
Нурлы сихри төннең гүзәл
Симфониясе ишетелә.
БӨРКЕТ ИДЕҢ
Зиннур Нурмөхөммәтовка
Нәрсә булды? Бөркет сыман
Күк иңләп очкан чакта,
Горур канатларың җилпеп,
Болытлар кочкан чакта,.
Көтмәгәндә кинәт яшен
Үтте дә күкне сызып,
Җырдан торган йөрәгеңә
Килеп керде ут булып.
Ничек итеп моңнан торган
Йөрәкне ут алалсын?!
Очты бөркет, сиздермәде
Йөрәктәге ярасын.
Кинәт шунда кычкырды ул:
«Мин тормышны яраттым.
Җыр-моң итеп, тирә-якка
Нур, изгелек тараттым».
Син җырда да бөркет идең,
Биектә оча алдың.
Кабатланмас аһәң булып,
Күңелгә сеңеп калдың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев