Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Галия Гайнетдинова: Акны ак дип өйрәнгәнгә микән, Караны ак дия алмадым...

Яклар өчен телебезне Кузгалыйк, агай-эне.

ТУКАЙ РУХЫ РӘНҖЕМӘСЕН

Тукай иҗатыннан илһам алган 
Шигырь язмый яши аламы? 
Үзен шагыйрь иткән остазына 
Бер багышлау язмый каламы?

Языйм әле, хакым бар, дип уйлыйм 
Бер багышлау кыска булса да.
Бүгенгене тартып бара, диеп, 
Йөз кырыгы тиздән тулса да.

Күпме җаннар киткән бу дөньядан 
Аркылыны буйга салмыйча? 
Мирас итеп изге туган телен 
Баласына бирә алмыйча.

Бүген дә күп андый битарафлар 
Илен, телен яклый белмәгән. 
Әрәм үтә гомер, беркем дә бит 
Ике яшәр өчен килмәгән.

Күпме икән телебезнең гомере? 
Күпме икән милләт гомере? 
Җуйсак телне, кунмасмы йөзебезгә 
Бу дөньяның кара сөреме?
 
Әйтер сүзебезне йотып эчкә, 
Милләттәшләр, тормыйк, калтырап. 
Рәнҗемәсен Бөек Тукай рухы 
Бүгенгене күреп, аптырап.


ГАРМУН УЙНЫЙ  БЕРӘҮ

Хискә чумып, гармун уйный берәү, 
Җитез бармаклары төймәдә.
Бер кушылып җырлыйсылар килә 
Ул уйнаган таныш көйләргә.

Гармун уйный, тынмый,
Кемдер туктап тыңлый.
Эшләпәгә төшә ун тәңкә.
Кемдер хәтта ишетмичә үтә,
Аның хәле яхшы бик күпкә.

Битарафлар белән дөнья тулган, 
Гармуннарны заман оныткан. 
Кемдер әйтер эчтән, кулын селтәп:
– Гармун уйнап кем соң баеккан?

Гармун уйнап беркем баекмаган, 
Теләге дә андый булмаган.
Уйнаган ул, чөнки халкы аның 
Гармун моңнарыннан туймаган.

Кемдер яши кәеф-сафа корып,
Тел ни аңа, иҗат, сәнгать – ни.
Алпан-тилпән кайтып ава көн дә,
Көн башламый башын төзәтми.

Ул – кызганыч, ә гармунчы түгел, 
Көне үтсә дә уйнап урамда.
Шәп уйный бит, тик уйнасын гына, 
Күңелле ул уйнап торганда.

Тыңлап торам туктап, 
Һич жәл түгел вакыт.
Эшләпәгә төшә йөз тәңкә.
Афәрин! дип меңне бирер идем 
Гармунчыга мин шушы мәлдә.


КАРАНЫ АК ДИЯ АЛМАДЫМ

Җигелсәм дә төпкә, күрмәделәр, 
Тырышсам да мактый белмәделәр. 
Хак булса да, әйткән сүзләремне 
Никтер колакка да элмәделәр.

Аз эшләп тә кемдер күп каерды, 
Башлыкларга ярый белгәнгәдер. 
Гайбәт сатып, кеше хезмәтеннән 
Файдаланып гомер сөргәнгәдер.

Яшибез шул гаделлек һәм намус 
Җитенкерәмәгән заманнарда. 
Шулар җитми безнең яшәешнең 
Тишек урыннарын ямауларга.

«Яхшы» диеп хисап бирү кирәк, 
Шуны сорый бүген заманасы. 
Өстәп куярга да өйрәнгән без, 
Чыга калса эшнең яманаты.

Акны ак дип өйрәнгәнгә микән,
Караны ак дия алмадым.
Безнең урамда да кояш чыгар,
Диеп күңелне һаман алдадым.


АГЫМНАРГА КЕРӘМ

Алга барып булмый, 
Язмыш киртә корса. 
Барыр юлың бүлеп 
«Айсберг»лар торса.

Адым саен «айсберг» 
Бәгырьгә таш элә. 
Гел каршыга чыга, 
Юлны бүлә-бүлә.

Җилгә каршы бару 
Җиңел түгел, беләм.
Каршы йөзәр өчен
Агымнарга керәм.

Агымнарга керәм 
Инде ничәнче кат. 
Андый чакта була 
Дус-ишләрең дә ят.

«Айсберг»лар алар – 
Бездән өстәгеләр.
Дөнья алар өчен 
Алсу төстә генә.

Ялагае йөзә 
Әнә, балда, майда.
Кара көнчеләре 
Гайбәт сата янда.

Нишләр алар ахыр 
Тәкъдир кызганмаса. 
Күргән дөньялары 
Алсулыгын җуйса?

Сөзеп яшәгәннән 
Чыкмый башка «мөгез». 
Соңгы юлга җиткәч, 
Бөтен кеше тигез.


ҮТӘЛЕРГӘ ТИЕШ ӘМАНӘТ
 
Әби-баба элек-электән үк 
Телгә битарафлык кылмаган. 
Туган телнең моңын, кадерен ул 
Сабый чагыннан ук аңлаган.

Сәяхәттә, диңгез, далаларда, 
Чүлдә татар телен җуймаган, 
Һәм кемнәндер таптатырга аны, 
Кимсетергә ирек куймаган.

Теле барның үз милләте булган, 
Милләтленең иле, дәүләте.
Телен яклаганның даны арткан, 
Саклаганның арткан кодрәте.

Ирексезләп, сине биздерергә

Теләсәләр туган телеңнән,
Теләсәләр читтә яхшырак дип 
Биздерергә туган илеңнән,    

Кендек каның тамган изге җиргә, 
Ана сөте белән иңгән телгә 
Беркайчан да итмә хыянәт.
Сакла телең, татар баласы, бу –

Үтәлергә тиеш әманәт.


ЯКЛЫЙК ТУКАЙ ХАКЫНА

Кыйналды тел, кимсетелде 
Ябылды зинданнарга. 
Куймыйк ирек аны кабат 
Хаксызга яраларга.

Ана телебез яшәргә 
Тиеш саф, бөтен килеш. 
Үзебез сакламый аны 
Кем соң сакларга тиеш?

Кыскартырга тырышалар 
Мөмкинлекләрен күптән. 
Телебезнең ирке, имеш, 
«Тиеш»тән узып киткән.

Яклар өчен телебезне 
Кузгалыйк, агай-эне. 
Чүпләнеп һәм гарипләнеп 
Бара бит татар теле.

Кадерсезләнгәнгә күрә 
Тел өстенә мүк үсә. 
Яшьләнер иде Тукайның
Күзләре, моны күрсә. 

Бәлки, һуштан язар иде,
Гаделсезлекне күреп. 
Чөнки татар үзе яши 
Туган телгә төкереп.
 
Киләчәк кичермәс безне 
Телгә зыян китерсәк.
Яңа буын сабыйларын 
Туган телсез үстерсәк.

Югалмас, газиз телебез 
Сеңеп калса алтыда.
Телебезне тел тидерми 
Яклыйк Тукай хакына!
Яклыйк милләт хакына!


КЫЛДЫҢМЫ СИН ҖИРДӘ ИЗГЕЛЕК?
 
Ходай сиңа яшәр гомер биргән, 
Биргән суын, биргән җимешен.
Үсеп җитешеңә көткән сине 
Өлешеңә тияр көмешең.

Сине көткән кырлар, озын юллар, 
Чикләвекле таулар көткәннәр. 
Чишмә чыккан бәреп җир астыннан, 
Бакчаларда гөлләр үскәннәр.

Сукмакларда бәбкә үлән үскән, 
Ап-ак чәчәк аткан алмагач. 
Иркәләнеп син йоклаган чакта, 
Җырын бүләк иткән сандугач.

Җил-давылдан, салкын бураннардан
Әткәң-әнкәң сине саклаган. 
Ялгыш гамәлләрең гел кичереп, 
Бөтенесе сине яклаган.

Һәр әзергә бәзер булып шулай 
Үстердең син акыл, буеңны. 
Җиңел ашырдың син тормышка да 
Һәр хыялың, һәрбер уеңны.

Гамьсезлектә сине гаепләмим, 
Яшьлегендә күпләр ваемсыз.
Әйтер сүзем: кылма дуамаллык, 
Булма харап, булма син сансыз!

Уйлап кара, үзең шушы җирдә 
Кылдың микән берәр изгелек.
Кем өчендер ихлас күңел белән 
Күрсәттеңме берәр игелек?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев