Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гали Хуҗи: Җил-давылны күбрәк күргән саен, Ныгый гына бара имәннәр...

Ялкын белән һаман тулы алар; Һәркем мине дөрес аңласын: Пыскып сүнәр булсаң ярты юлда, Кабынудан нинди файда соң?

(Танылган шагыйрь Гали  Хуҗинең тууына 110 ел)

ТУГАН ТУФРАК

Күп узгансың, илем, сынауларны,
Баш имичә һичбер офтанып.
Тап төшермәс өчен намусыңа,
Синең һәр уч көлең, туфрагың
Миллионнарның тир һәм каны белән,
Ут һәм металл белән кушылган.
Яктылыкка үрләп, яшәргә, дип
Чыктык шытып барыбыз шушыннын.

Һәм аңарга күңел тамырларын
Бик тирәнгә җәйдек аннары.
Һичбер вакыт нинди давыллар да
Ала алмас каерып аларны.            

ФӘРИДӘ КУДАШЕВА КОНЦЕРТЫНДА

Җырлады безгә Фәридә,
Моңайтты, уйландырды;
Төшерде язны хәтергә:
Чишмәләр уянуны,
Уҗымнар борын төртүен,
Ташкыннар басылуын,
Тууын чыклы иртәнең,
Бөреләр ачылуын –
Һәммәсен искә төшерде,
Уятты азмы дәрт, моң,
Килгәндәй безгә ул үзе
Илчесе булып язның.

Җырлады җырчы җан атып,
Үз, кардәш күреп безне,
Язмышы белән халыкның
Яктыртып күңелебезне.

Тирбәлде, гүя, якында
Агыйдел камышлары.
Юксынып куйдым янымда
Дусларны, танышларны;
Сугышта бергә йөргән,
Таяныч була белгән
Дусларны куйдым юксынып –
Салават оныкларын,
Торганга сизеп һәрвакыт
Аларның онытмавын. 
Дәште җыр Димгә, Сакмарга,
Яшьлекне сагындырды;
Унҗиде яшьлек чаклардай
Сөйдерде, кабындырды.

Тыңладык Сәйдәш моңнарын
Йотылып барыбыз да;
Әйтерсең, үзе елмаеп
Утырды яныбызда.

Нигә соң безгә җыр кирәк,
Күңелне тибрәтмәсә,
Тормышны күбрәк, көчлерәк
Сөяргә өйрәтмәсә!?

Җырлады аннан Фәридә:
– Безгә дә килегез, – дип,
Эндәште аңа йөрәкләр:
– Киң икән күңлегез, – дип. 


* * *
Ничә еллар әйтер сүз тапмадым,
Газаплады шушы хис кенә;
Онытырга күпме тырышсам да,
Оныта алмадым сине һич кенә.
Син хыялым булып әверелдең, –
Гомерем буе, димәк, янарга.
Күргән саен сине
Йөрәгемдә
Иске яра әрнеп яңара.

Аңлыйм ләкин күңел тетрәүләре
Синдә инде кабат тумавын;
Бер йөрәкнең җылысын, мәхәббәтен
Өч өлешкә бүлеп булмавын.

Хыялымда, гүя, ак каен син...
Тормыш җиле каршы иссә дә,
Сыгылмаска тырыш.
                            Һәм башыңа
Нинди генә кайгы төшсә дә,
Болай диген:
Бозлы яңгыр уза,
Язын эри салкын кар, диген;
Гомерендә дә
Мине онытмаучы,
Оныта алмаучы кеше бар, диген.

Ә мин җуйдым, кабат тапмам сине,
Көтмим синнән хәтта бер сүз дә.
Калсын күңел охшап кояш нурын,
Давыл көчен җыйган диңгезгә.
Онытма син
Кайгы елмаймавын,
Уйлама да аның турында.
Син яшәрсең йөрәк сагышым булып,
Кабатланып һәрбер җырымда. 


КҮҢЕЛЕМ ҺАМАН УНСИГЕЗДӘ

Узмас картлык читләп безне генә;
Тик кирәкми әрнеп йөдәвем;
Күңелем әле
                 һаман унсигездә,
Унсигездә һаман йөрәгем.
Ялкын белән һаман тулы алар;
Һәркем мине дөрес аңласын:
Пыскып сүнәр булсаң ярты юлда,
Кабынудан нинди файда соң?
Сүрелми ян –
                      яшәү мәгънәсе шул;
Көчлерәк ян, «сүнә» дисәләр.
Җырлар үлми, әгәр йөрәкләргә
Дәрт һәм ялкын өстәп керсәләр.

Еллар үтәр; арткы эшелонга
Күчмәм ләкин юлда – походта.
Яраксыз бер буш обойма булып
Калмас күңелем һичбер вакытта.
Сизә күңелем
                   безнең арсеналга
Нинди җырлар күбрәк кирәген,
Һәм ышанам:
                   гомерем соңынача
Унсигездә булыр йөрәгем. 


ТИРӘН СУЛАР  ТЫН АГАЛАР...

                        Ләбибә Ихсановага.

Тирән сулар, беләм, тын агалар,
Төпләрендә кала комнары.
Беләм, уза авыр кайгылар да,
Тик күңелдән китми моңнары.

Син болай да бераз уйчан идең,
Беләм сине шактый яшь чактан.
Чәчләреңә иртә чал кунуы
Түгел, сеңелем, бер дә һич юктан.
«Үтми тормыш баштан сыйпап кына...» –
Барысын шулай искә төшердең,
Йөрәкләрне озак сулкылдаткан
Чакларны син ничә кичердең.

Яшьли җуйдың шагыйрь-юлдашыңны,
Әле янып яшәр көннәрдә.
Күтәрербез, –
                       авыр кайгы йөген
Күбрәк төшсен безнең иңнәргә.

Күтәрербез...
                      Кем аңламас икән
Мондый чакта кеше кайгысын?
Шундый бәндә булса, сора аннан:
– Әйт, йөрәгең синең бармы соң?

Очрый әле бездә туң күңелләр, –
Уйлаучылар бары үзләрен.
Ә беләсең, язлар юып китә
Кышның ямьсез, соңгы эзләрен.

Чын җыр белми сүнү-сүрелүне,
Аңа бары кабыну хас, диям;
Солдат дусның якты истәлеген
Хөрмәт итеп, ихлас баш иям.

Уртак безнең иҗат омтылышы;
«Зур сәнгатьтә урыным таптыммы?»
Китапларың аша һәр яшь буын
Тояр синең күңел яктыңны.

Тирән сулар, беләм, тын агалар,
Кипми алар ерак юлда да.
Синекедәй олы, саф күңелләр
Охшый шундый тирән елгага.


КӨЗЛӘР ҖИТСӘ...

Көзләр җитсә, китә кошлар
Суларын ташлап.
Төшә тәүге кырпак карлар
Үрләргә – башлап.

Үз законы табигатьнең,
Ул – хуҗа үзе.
Берәүне дә үтми читләп
Гомернең көзе. 

Инде безнең үрләргә дә
Кырпак кар төшә;
Ул, яшьлектән көнләгәндәй,
Чәчләргә күчә.
Ә гомернең җимешләре
Ник соңлап пешә? 


БЕР УЧ ТУФРАК

Җәйләрен дә, кышларын да
Гел беренче эшелонда
Иңләп үттем Кобзарь җирен
Фронтташларым белән бергә.
Походларда тозлы тирем
Азмы тамды шушы җиргә.

Узып кургаш бураннарын,
Безне көткән туганнарның
Тоеп күңеле сулкылдавын,
Карпатларны иңләп үттем.
Гади поход сумкамда мин
Бер уч изге туфрак йөрттем.

Васыять итеп туганымнан,
Бөек Кобзарь туфрагыннан
Алдым аны ерак юлга.
Утта янып-көйгәнгәме,
Анда нәфрәт йөргәнгәме,
Хиросима көле кебек
Чиксез кайнар иде ул да,
Авыр иде, Хиросима
Кайгысы да кушылганга.
Уттай көйдереп алды сыман,
Йөрәгемә кысылганда.

Ут-су аша уздык ерак,
Эльбагача җитте туфрак.
Походлардан илгә кайткач,
Туганнарым Тукай, Такташ
Каберенә сиптем аны,
Күрмәсен, дип, дөнья тагын
Утлы хәтәр циклоннарны.
Күтәрелеп күмер-көлдән,
Тормыш кабат яңарганда,
Олы дуслык чәчәкләре
Шытсын, дидем, аңардан да... 

КАРТАЯСЫЗ, ДИЛӘР

             1
– Картаясыз,– диләр безгә яшьләр,
Дөреслек тә бар бит бу сүздә.
Әмма
Давыл көчен, язгы кояш нурын
Бергә җыйган тынмас диңгезгә
Охшый, әле һаман безнең күңел,
Бирешмәскә уйлый тиз генә.
Чал булуы чәчнең берни түгел,
Хәер, чал бит диңгез үзе дә...

             2
Картаясыз, имеш... Гадәтемме,
Исем китми болай дигәнгә,
Һәркем белә, гади хакыйкатьне:
Тамырлары булса тирәндә,
Җил-давылны күбрәк күргән саен,
Ныгый гына бара имәннәр.

ИХ, ЯҢАРСА ГОМЕР ДИГӘНЕҢ...

Шытып үсте имән орлыгы
Уңдырышлы әйбәт туфракта;
Җил-давыллар күреп ныгыды,
Тамырларын җәеп еракка.
Хәтәр хәлләр якын, дигәндә,
Тормыш көчен тоеп тирәндә,
Горур чайкап башын чак кына,
Үсте имән күзгә күренеп;
Үсте имән һаман яктыга –
Гел югары таба үрелеп.

Ә бер төнне имән-гүзәлне
Яшен сугып кара яндырган.
Ярый әле, алдан сизгәндәй,
Орлыкларын коеп калдырган.
Яшь имәннәр шыткан алардан
Һәм тормышы аның яңарган.
Их, яңарса гомер дигәнең,
Яшәведәй шушы имәннең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев