Флёра Гыйззәтуллина: Үрләргә ага Агыйдел, Тарих хәтерен ачып...
Бие син, Агыйдел, көйләп Тукайның «Су анасы»н.
ГАЛӘМИ ГАМЬ
Галәми гамь – моң кыйбласы татарның,
Сыза кайнар күз яшендә нечкәреп.
Иделләрдәй тулып ташкан кан-яшьләр
Сөенбикә ханбикәдән истәлек!
Ә аяусыз хаталары гавәмнең
Тау-ташыдай тора өскә ишелеп.
Әмма һәрбер пароходы Иделнең
Туктап тора шунда якорь төшереп.
Шушы зурлык-хозурлыкка дан даулап
Тау-түбәгә төшеп куна ай шары.
Җитәкләшеп ай багарга юл чыга
Актанышы,
Әнәк,
Әләм,
Байсары!
Үз зурлыгын, үз муллыгын тәкърарлап
Аваз сала чияле тау итәге:
Чияләрем... Чияләрем өлгерде!!! –
Зиңһар, моңдаш, авыз итеп кит әле?!
Шигырь сөйлә әле безгә, шагыйрь дус,
Туган якның гүзәллеге турында...
Хәтер энҗеләрем калды чәчелеп,
Оныкларым чия җыйган урында.
Хаклап Агыйделнең аклык йоласын
Калды шунда шигьриятем – ак чардак!..
Таң батыры сыйпап үтте Иделне:
Тәкъдиреңне акчарлактан акшарлат?!
Кер чайкаучы уңган шагыйрәләрдән
Кояшына сафлык юллат Чатырның... –
Чатыр чабып шигъри аргамакларда
Рухы үсте шунда ничә батырның...
Узды шуннан Батыршалар, Канкайлар
Коллык козгынына утлы ук атып,
Тауга тоташ күперләрне яндырган
Канкоешлы сугышларны туктатып.
ТАРИХ СИРАТЛАРЫН КИЧКӘНДӘ
Бәгырь ите – бавыр ите – Коръән бите!
Коръәннән дә калынрак китап бармы?
Коръәненә күз дә төшермәгән килеш,
Ничек итеп кичәсең ул сиратларны?..
Тарихчыны, шагыйрьне дә бу җиргә
Мәрхәмәтле Ана йөкләп тудырган.
Ак корабка вәгазь көйли Агыйдел
«Чыдамлыгың чыкмасын... – дип, – чыгырдан».
Коръән моңын үзләштергән бу вәгазь
Әлдә нинди изгелекләр майтара:
Искә алсаң Гамил Афзал иҗатын,
Урал үзе җырлап җавап кайтара.
«Шахта көе»н җырласалар күмәкләп,
Әҗәл шахтасына чума Имамов! –
Төпкә баткан милли ирек кыйбласын
Эзләп табарына тәмам инанып.
Табышлардан баш җуймаган асыл зат,
Давылланып шауласа да йөрәге...
Йөрәк белән ул гасырлар көрәде!
Уч төбендә чиный тарих өрәге!
– Харап итмә, җибәр мине, батыр! – ди, –
Изгелеген савап булып кайтыр, – ди –
Син бит тумышыңнан патша – аксөяк!..
Нигә сиңа минем ише вак-төяк?!
Син бит инде тарих язып, болай да
Милләт өчен күп изгелек кылгансың
Учын йомып, ирегемне кысмасаң,
Табаныңны ялар идем моннан соң...
Фәрештәңә әверелер идем мин,
Бөек Тәңре юлым илгә ялгаса...
Кан әрнеше куба шулчак татарның:
– Һай, пәһлеван! Алдаша ул, алдаша!
Таянычы була күрмә ышанып,
Татар халкын яндырганның, суйганның...
Шаһгалинең сөяркәсе ләса ул!
Димче, сихерчесе Явыз Иванның!..
– Хак мәгълүмат!.. Килешәм!.. – ди тарихчы. –
Типик вәхшәт-өрәк кылган тамаша...
Хыянәтнең, вәхшилекнең барысы да
Һөҗүм итә кешелеккә кан аша.
Эчәр суларыңны утка ашырып,
Соңра сөрген, зиндан баса арага.
Йогышлы чир дөнья буйлап тарала:
Гөнаһ өсләрендә гөнаһ ярала.
Һәм төшенә шуны сатлык, ялагай,
Кемдер үзен тотып суйганда гына.
Бу мәхшәрдән без котыла алмыйбыз
Сылтап барын Явыз Иванга гына!..
КЫЙБЛА ҮРЕНДӘ
Чал тарих та, киләчәк тә йөзен ача,
Гаделлекне син акларга кереш кенә!..
«Азатлык» дип, милләт тел тибрәткән саен,
Талир тәңкә ява башлый җир өстенә.
Милли рухны яктылыкта тоткан өчен,
Сөембикә гасырлардан үрә толым. –
Һәркем үз ихтыярыннан чыгып күрә
Хөр милләтнең көр акыллы Гераклын.
Тоеп Илнең яхшы якка яңарасын,
Коча Кояш Сөембикә манарасын.
Өлкән агай безне хурлап, түбәнсетеп,
Каш җыерып җәһәннәмнән карамасын!
СИН ДӘ БИЕ, АГЫЙДЕЛ!
Агыйдел, йөрәк җырым син! –
Тылсымга күмелгәнсең.
Син бөек татар моңыннан
Тулышып түгелгәнсең.
Сөрмәле таңнар кичкәнсең
Ничәмә-ничә чорлык!
Ватанның көрәш аһәңе
Чорлардан тора ургып.
Бу аһәң кайнар кан белән,
Дан белән сугарылган.
Без җиңү даны дәгьвалап
Йөрмәдек шома юлдан.
Татарны утка салдылар,
Иреген, телен өзеп...
Ялгадык өзек язмышны
Агыйделләрдә йөзеп...
* * *
Агыйдел, шигьри нурым син,
Актан күчергән нурым...
Бакыйлык йолдызнамәңә
Карама берүк кырын!
Санама узган елларның
Тетрәүле минутларын!
Елларын минутлап санап,
Коллыкта сулыкканын.
Бие син, бие, Агыйдел,
Коллык богавын чишеп,
Керсез сөюдән ирешкән
Саф җилләр булып исеп.
Бие, билеңә таянып,
«Хәләл! – дип – утым-суым...»
Шушы биюдән хезмәткә
Дәрт салды безнең буын.
Шуңадыр әйләнде хезмәт
Шигърият ширбәтенә.
Шул ширбәт үрчем китерсен
Мөхәммәд өммәтенә.
Шул ширбәт аклык йоласын
Ялгасын хакыйкатькә.
Ялгану авыр булса да,
Ябышмыйк ят итәккә!
Мандырмыйк акны карага,
Караны да «ак» димик.
Каудырлык карачкысына
Имик башларны, имик!
* * *
Үрләргә ага Агыйдел,
Тарих хәтерен ачып.
Күрсеннәр безне, биибез,
Кылыч йөзенә басып.
Тауларга сәфәр чыгабыз
Ватанның ак атында.
Галәмнән йолдыз урабыз
Ихтыяр канатында.
Биибез, җырлап йөрәктән,
Сөюгә сөйкем сабып...
Җырсыз, сөйкемсез милләттән
Булмый таяныч табып.
Ул милләт явыз ерткычка,
Корткычка әверелә,
Кайтарып сине бакыйлык,
Канкоеш дәверенә.
Ышанам, көйләр дәверне
Агыйдел – җырлы бишек!
Кайта милләтнең асылы,
Мәхшәр давылы кичеп.
...Кайтсаң, китсәң дә бу мәхшәр
Моңын Иделгә түгә –
Янудан чарасыз калып,
Урал тарихка чүгә.
Әрнешкә урала Урал,
Сабырын суга салып...
Без – бөтен җиһан әрнешен
Йөрәккә салган халык!
Хакның нәкъ үзенә охшаш
Безнең бу килеш-килбәт.
Хәерхаһлыктан калыгып,
Таңга сыена милләт.
Әмма чигенми золымның
Таңны яралаганы...
Ярдәм чакырып чайкала,
Иман манаралары.
* * *
Бие син, бие, Агыйдел,
Изге манара кочып,
Урал таулары өстендә
Аккошлар булып очып!
Бие син, Агыйдел, көйләп
Тукайның «Су анасы»н.
«Шагыйрен оныттылар» дип,
Су кызы еламасын!
Мусаның «Алтынчәч»ен дә
Тарап ур толымнарга.
Толымлы хатирәләрнең
Хакы зур бу моңнарда.
Җыр-бию һәрчак янәшә!..
Янәшә ак һәм кара.
Дөм кара урманнарында
Ак каен яфрак яра.
Уңдыра Кояш төсләрнең
Агын да, карасын да...
Керә дә адаша тәкъдир
Каеннар арасына.
Кайгылы каен канаты
Тора өзлексез канап:
«Сикереп суларга төшкәндә,
Утларга пешмә кабат!»
Таралма, татар, таркалма,
Телеңә төйнәп төен!..
Бие, Агыйдел! Көйләп син
Киле һәм иләк көен,
Киленле киле янына
Куй гасыр кисабын да.
Иләнә, көйләнә җиһан
Гасырлар кочагында.
Сызылып таң аткан офыкта
Меңләгән йолдыз сүнә.
Вакытын сыный Җир шары,
Як-якка ява-түнә.
Ә бәндә тартыша, шушы
Сынауны үтмәс өчен,
Күрәчәгенә бер тамчы
Йөз суын түкмәс өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев