Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Флёра Гыйззәтуллина: Арча дастаны

Арча көен җанда тибрәтеп, Таулар гизәм туган ягымда. Таң нурына терәп күкрәген, Тора Арча хезмәт сагында.

        I

АРЧА ГИМНЫ
    
            Флёра Гыйззәтуллина шигыре
            Риф Гатауллин көе

Илһам нуры җанны чорнап ала,
Ак каеннар шаулап яфрак яра.
Изге манаралар күккә ашып,
Азан әйтеп таңны каршы ала.

Кушымта:
Ак каеннар Ватаны син, Арча!
Илһамият Ватаны син, Арча!
Изге моңнар Ватаны син, Арча!
Ватанымның ал таңы син, Арча!

Һәр юлчыга яшел яфрак изәп,
Арча җырын җырлый аккаен –
Мөхәммәттәй затлы туган телем,
Халкым кебек тугры Тукаем!

Кушымта:
Бөек Тукай Ватаны син, Арча!
Мөхәммәтләр Ватаны син, Арча!
Ай-йолдызлар Ватаны син, Арча!
Ватанымның ал таңы син, Арча!

Җидегән чишмәләрдән ургылган моң
Яшьлегеңә, Арча, кыйбла ача!
Мәрҗаниләр, Курсавилар рухы
Гыйлем тавы булып алга баса.

Кушымта:
Рухи таулар Ватаны син, Арча!
Сулмас яшьлек Ватаны син, Арча!
Дан-шөһрәтләр Ватаны син, Арча!
Ватанымның ал таңы син, Арча!

         
        II
             
КАЙТУ  

...Пар атлымы, рухи канатлымы – 
Юлдашларым нинди булмасын,
Гел Арчага тоташтыра мине
Азнакайдан сузган юл башым.

Изге азан моңын хуш күрепме,
Мин гел куш офыкка табынам.
– Азнакаем!!! – дисәм, кайтавазым
Ишетелә Арча ягыннан.

Әйе... Әйе, Арча минем өчен
Аклык хаклыгына әйләнде.
Адым саен тоям иҗат нуры
Йөрәгемә тамыр җәйгәнне!

Әйе, тоям: йөрәк тибешемдәй
Якын миңа монда барча моң...
...Моң таҗында – Арча!..
Бөек Тукай!!!... – 
Ай-йолдызлы күге Арчаның.

Юл өстендә җидегән чишмәләре:
Ургыла су җиде улактан.
Чишмә фалын җирле халык һәрчак
Сафлык-инсафлыкка юраткан.

Халык, әйе:
– Иминлеккә! – дигән
Чишмә буен күлләр биләсә...
Һәркем монда ил язмышы белән,
Тукай тавышы белән сөйләшә.

Пар аккошлар шигъри наз сугара
Төнбоеклы күлләр читендә – 
Бу тылсымлы милли гүзәллекне
Әйләндереп булмый чит телгә.

Яла ягып булмый туган якның 
Ак кошына, кара кошына...
Кайтам Арчага мин,
Җир шарыдай
Өмет элеп керфек очыма.


        III                                                                                                

ЧАТЫРЛАРГА ТӨЯП ТАРТЫР МОҢ...

    Арчалардан искән таң җиле
    Кылганына кагылып алса да,
    Чал гасырлар аша баш иеп,
    Сәлам юллый Чатыр Арчага.

Арча көен җанда тибрәтеп,
Таулар гизәм туган ягымда.
Таң нурына терәп күкрәген,
Тора Арча хезмәт сагында.

Әйе, тора карап туп-туры
Кансыраулы тарих күзенә – 
Ил өстенә килгән яуларның
Бар кайгысын каплап үзенә.

Канда йөзеп Казан... Уфасын
Өмет белән Арча сугарган.
Богаулардан арыну өмете
Уралларга барып уралган.

...Бу халыкка туа-тумыштан
Көрәш дәрте дөртләп кабынган:
Маңгайларга... камыш билләргә
Балта, кылыч белән чабылган.

Бөек җиңүләргә ыргылган
Арча халкы шушы килеш тә...
Шушы хакта сөйли Чатырга
Себерләрдән алган «белешмә».

Сиблә башкаема моң салып
Кылганнары мәшһүр Чатырның.
Мәңге бетмәс... бетмәс татарда
Чатырларга төяп тартыр моң!

Азнакайдан Арча ягына   
Мин дә шушы моңнан авыштым.
Ялкыннары дөрли җанымда
«Себер тракты»ндагы сагышның.

Сөрген моңын – богау чыңнарын
Аз ишеттемени бу яклар?
Сагыш тулы үксез күкрәктә
Күкрәп тора корыч тояклар.

Шул тояклар корта тамырдан
Халыкларның гомер гөлләрен...
Мин гел сыкрау-сыктау ишетәм
Үрләгәндә иҗат үрләрем.

Адым саен читкә сөреләм:
Әйтерсең мин илсез каторжан!
Йөрәкләргә мәкер тырнагын
«Иванчы»лар тирән батырган.

Шуңамы соң йөрәк җырымның
Һәр иҗеге сыкрап моңлана: 
«Күкрәк көче – мин! – дип,         
                                     – Арчаның»,
Апуш бага ятим дөньяга.
Ятименнән өркеп, чирканып
Әмма Арча читкә йөгерми – 
Камыш билен бөгеп җиргәчә,
Гөлзадәләр анда җыр эрли.

Хезмәт аһәңнәрен Арчаның
Мин шул җырлар аша отамын –
Һәрбер нур бөртеген үз күреп,
Аттырганда чорның бу таңын.

Хәйран калып газиз милләтнең
Җырга ашкан һәрбер сүзенә,
Җиргә ямьле язлар кайтканда, 
Җыя безне Арча үзенә. 

Туфаннарның гомер юллары
Тукай моңнарына тиңләшә...
Шул моңнарның саклап кадерен,
Мең яшә син, Арча! Мең яшә!

Ерак киләчәге милләтнең
Бүген дә бит шомлы моңга бай!..
...Күзен алмый Урал, Чатырдан
Калымада үксеп тулган ай...

Тома ятимлегем ягыннан – 
Мин дә тиңдәше бит бу айның.
Чорлар буе үксим кочаклап
«Апуш» кына чагын Тукайның.


        IV

МИН – ТУКАЙНЫҢ СЕҢЕЛКӘШЕ

    Бишек җыры көйлим,
                    шигырь көйлим,
    Ятимлектән иңгән тәмугта...– 
    Гыйбрәт өчен 
                               берсен-берсе тотып
    Ашар чиккә җиткән халыкка.

Бай баласы балда-майда коенганда,
Ятим-җилпе борчак-борчак күз яшь түгә.
Күңелем тулды... Ике яшьлек Апуш миңа
Көтмәгәдә «сеңелкәш...» дип эндәште дә.
Аңа – ике!.. Миңа инде биш тулганда
Очраштык без шыр ятимлек кочагында,
Ул ашамый минем өчен саклап тоткан
Шешәдәге өч-дүрт бөртек борчагын да!
Безнең арадагы охшашлыкны тәкъдир
Ачлык, ялангачлык белән бәйләндергән.
Очрашканда зар елатмас өчен, ахры,
Сак-Сокларга соңра безне әйләндергән. 
Тукай язын дүрт-биш гасыр алдан тоеп,          
Шөкер кылып иманнары исән-сауга,
Арча халкы, Грозныйдан качып китеп,
Нәсел типкән безнең мәгърур Чатыр-тауга.

Әнкәм яклы әбкәм, ахры, Арчадандыр:
Шәмсекамәр – Ай-Кояш бит исем-аты!..
Исемнәре җисеменә туры килгән
Якташларның моңы тирән, йөзе якты.
Елдан-елга үрчи Сак-Сок күрәчәге, 
Кол-качакның юл өстенә тау игә дә...
Мәмдүдәнең моңлы гаме, рифмалашып,
Дәвам иткән минем әнкәм Мәүгыйдәдә.

    * * * 
Ятимлеккә тарган сабый баланыңмы,
Ананыңмы бакыйлыкта җаны тына?!
Габдулланың күз яшьләре тама сыман
Борчак ашы бүлеп куйган савытыма.
...Яшь бөртеге исәбеннән саный китсәң,
Мин – Тукайның мең гасырлык  сеңелкәше!
Әмма исрафлыкта узган ул вакытны
Нинди назлар түгеп кабат терелтәсең?!
Ни әйтәсең тук чырайлы әзмәвергә,
Үзен «Тукай токымы!» дип танытканда,
Борчак бөртегедәй ымсындыргыч
Өметеңә синең каныкканда?! 
Ут казаларыннан аралаган булып,
Суд җәзаларына кабат тарттырганда?!
Бер гөнаһсыз Сак-Сок чагымнан ук
Мин адашып калдым мәллә ят урманда?
Уралдан да, Җаектан да ары китеп,
Шәфкатьсездән рәхим-шәфкать, ирек көтеп,
Көтекләндем, китекләндем, теткәләндем... 
Белгән Тукай: көткән ирке буылмаса,       
Тыны бетми үпкәләрнең.
Еламасаң, күрер күзләр сукыраймый!..
Ил авазын ишетмәсәң, тонмый колак.
Картаеп һәм кибеп-корып, сукыраеп
Хатирәләр гөрелтесен тыңлый Болак.
Кара-каршы ярларыннан Илне күзли
Гасырларның чарасызлык шәрәлеге...
Шыбырдашып төптән типкән
                             бу фонтаннар
Шагыйрьләргә тиеш шампан
                                шәрабеме?»
Әллә ауган дәверләрнең күз-яшеме
Хаклык даулап Ил иңенә күтәрелә?
Коточыргыч даулы-гаулы бу кыргый мәл
Үтә генә күрсен иде. Үтә генә!... 

Насыйп булсын иде безгә чал тарихның
Фал китабы төсле ачык чынбарлыгы...– 
Ил язмышын хәл итәргә кирәк чакта
Сөю океаннарын айкап чыгарлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев