Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фирдәвес Зариф: Дуслык бәясе югары – Барсыннан кыйммәт тора...

Ниләр таптым, ниләр югалттым? Күптән инде санын югалттым?

МИН ЯЗЛАРГА ГАШЫЙК

Мин язларга гашыйк, алып кайта
Еракларда калган яшьлеккә.
Юксындырып искә төшкән чакта,
Кайтмады ул, күпме дәшеп тә.

Мин язларга гашыйк, юкса инде
Гомер күптән кергән кышларга.
Синсез үткән еллар агышында
Йөрәгемне кысам учларга.

Мин язларга гашыйк, өмет өсти
Сагыш тулы моңсу төннәр дә.
Син яшәргә әле тиеш, диеп,
Алып керә яңа көннәргә.


АК РОЗАЛАР – ЯШЬЛЕГЕМ ТӨСЕ
     (Җыр)

Битарафлык белән карый алмыйм
Син яраткан ак розаларга.
Яшьлектәге тәүге сөюемнән
Татлы газап калган аларда.

Кушымта:
Ак розалар – яшьлегем төсе,
Тартып тора мәхәббәт көче.
Ак розалар – хисләр сафлыгы,
Синең алда йөзем аклыгы.

Икәү бергә йөргән юллардан
Килә тагын бер кат үтәсе.
Жанда – хатирәләр бураны,
Үткәннәрдән килми китәсе.

Кушымта.

Искәртә күк синең барлыгыңны
Тәрәз төбемдәге розалар.
Гомерләр бик кыска, калган көннәр
Синнән башка гына узалар.

Кушымта.


ЛАНДЫШЛАР
    (Җыр)

Язларны мин ел да көтеп алам,
Язлар бүләк итә ландышлар.
Төренгәнгә чәчәкле язларга,
Ямьләнәдер безнең тормышлар.

Кушымта:
Энҗе чәчәк – мәхәббәт күзе,
Чарасызга өсти ул түзем.
Энҗе чәчәк – ап-ак ландышлар,
Читләп үтсә иде ялгышлар.

Ак чәчкәне һәрчак якын күрдем,
Сафландыра бит ул күңелне.
Бер күрүдә үз(е)нә гашыйк итеп,
Биләп ала йөрәк түреңне.

Кушымта.

Энҗе чәчәк вәгъдәләргә шаһит,
Яшьлек төсе калган аңарда.
Чынга ашмый калган хыял булып,
Язлар саен сөю яңара.

Кушымта.


ШӨКЕР ИТЕП ЯШИК
     (Җыр)

Яктылык өстәп яшәргә
Бирелгән бит гомерләр.
Йөрәкләрне моңга төреп,
Яңа язлар килерләр.

Кушымта:
Һәр көн – үзе бер могҗиза
Шөкер итә белгәнгә.
Җан биргәнгә җүн бирер, ди
Бу дөньяга килгәнгә.

Елмаеп эндәш һәркемгә,
Күңеленә нур иңсен.
Өмет һәм җылылык өстәп,
Бәхет кояшы керсен.

Кушымта.

Игелек кыл чит-ятка да,
Җирдә ятмас игелек.
Һәркемдә дә күркәм якны
Күрә белик иң элек.

Кушымта.

 

ЧЫН ДУС ЭЗЛИМ

Чын дус берәү генә була –
Намуслы, сыналганы.
Андый дуска таянганның
Юк әле югалганы.

Чын дус эзлим,  тик табалмыйм,
Җае чыкса, саталар.
Файдаң тиярлек булганда,
Дус булганнар күп алар.

Дуслыгын беләсең килсә,
Син аннан ярдәм сора.
Дуслык бәясе югары –
Барсыннан кыйммәт тора.


ҖЫЛЫ ҖИТМИ
    (Җыр)

Җылы караш җитми кешеләргә,
Ялгызлыктан йолып алырлык;
Бер җылы сүз җитми юатырга,
Хәтереңә кереп калырлык.

Кушымта:
Кайгылыга түземлелек телим,
Иман нуры сорыйм Аллаһтан.
Ятимлектә йөргән күпме җаннар
Җылы тапмый безнең тарафтан.

Өмет уты җитми кешеләргә,
Кемнәргәдер җитми иркә-наз.
Янда йөргән якын кешегә дә
Игътибарны бирәбез шул аз.

Кушымта.

Авырлыкны дөньяга сылтыйбыз –
Сынау булып килә авырлык.
Игелекләр кылып яшик җирдә,
Сорыйм сезгә күркәм сабырлык.

Кушымта.


ТУГАННАР

Ходай насыйп иткән күбебезгә
Ышанычлы якын туганнар.
Бер итәктә үскән ул һәм кызлар
Күптән инде гаилә корганнар.

Әнкәй тигез карый иде безгә,
Шелтәләде кайчак үз итеп:
«Бер карында яткан балалар сез,
Әрләшмәгез, тирәнгә китеп».

Аралашып, хәл белешеп торыйк,
Әле дә бар, диеп, туганнар.
Беркайчан да читкә тибәрмәсләр
Туганлыкның хакын тойганнар.

Бер-беренә һәрчак ныклы терәк
Авырлык килгәндә туганнар:
Уртак уй-теләкләр белән яшәп,
Шатлыкны бүлешә торганнар.


САБАН ТУЕ
    (Җыр)

Сабан туен көтеп ала
Олысы-кечесе дә.
Сый-хөрмәтләр ташып тора –
Әчесе-төчесе дә.

Кушымта:
Сабан туена җыела
Дус-иш, туган-тумача,–
Җыр-биюдән читтә калма,
Син дә кушыл, кодача.

Дөньяга сибелгән татар
Күң(е)ленә тансык бит ул;
Дуслаштыра, берләштерә –
Бик олы шатлык бит ул.

Кушымта.

Сөлгене салып билләргә,
Батырлар көч сынаша;
Кызлар күзләгән егетнең
Хыялы чынга аша.

Кушымта.

Уйнап-көлеп бәйрәм итик,
Бер күрешү – бер гомер.
Бер картлыкта, бер яшьлектә –
Кайчан шундый җай килер?!.

Кушымта.

ТӨШЛӘРЕҢӘ СИНЕҢ КЕРӘМ ӘЛЕ..
      (Җыр)

Төшләреңә синең керәм әле,
Син бит минем яшәү мәгънәсе.
Онытылып сине сөям әле,
Тормышыңны синең бизәсен.

Кушымта:
Төш булса да, синең янда, диеп,
Юатырга калдымы инде?!
Үткән белән яшәгән чагымда
Карашыңнан якты нур иңде.

Төшләреңә синең керәм әле,
Шашып сөяр өчен хыялда.
Тормышымны яңабаштан башлап
Калыр өчен икәү бер ярда.

Кушымта.

Төшләреңә синең керәм әле,
Берәү әйтер: «Нишлисең, юләр.
Югалтулар аша килгән бәхет,
Кирәкме соң бәһасез түләү».

Кушымта.


НИЛӘР ТАПТЫМ, НИЛӘР ЮГАЛТТЫМ?

Уйларымның очын югалттым:
Ниләр таптым, ниләр югалттым?
Үтәселәр инде үтелгән,
Көтәселәр инде көтелгән.

Үтте-китте инде гомерләр,
Калды аннан бары күмерләр.
Ниләр таптым, ниләр югалттым?
Тормыш йөген җигелеп тарттым.

Күпме гомер калган? Билгесез...
Яшәү җиңел түгел өлгесез.
Мин  күрәсен башкалар күрмәс,
Сынау килсә, рәхәткә төрмәс...

Ниләр таптым, ниләр югалттым?
Дусларны да күпме югалттым,
Яхшылыкка атты алар таш,
Түзсен генә минем газиз баш!

Ниләр таптым, ниләр югалттым?
Күптән инде санын югалттым?
Алдагысы билгесез – томан,
Җирдә мин дә мәңгегә тормам...


САБАКТАШЛАР
     (Җыр)

Дистә еллар ята араларда,
Каршы ала авыл, якташлар.
Еллар узган саен якыная
Чал мәктәбем һәм сабакташлар.

Кушымта:
Истәлеккә калган фотосурәт –
Ваемсыз һәм көләч-шат йөзләр.
Ул чаклардан үзгәрешсез калган,
Яшьлек эзен саклап, тик күзләр.

Хатирәләр алгысыта җанны,
Юксындыра киткән остазлар.
Алышынган буын арты буын,
Хәтерлиләр безне бик азлар.

Кушымта.

Исеңдәме, газиз сабакташым,
Тәүге сөю, яну-көюләр,
Күңел тулы ымсындыргыч хыял,
Дөнья үзгәртергә йөрүләр.

Кушымта.

Дистә еллар ята араларда,
Кайту юк шул инде үткәнгә.
Көтеп аласың да очрашуны,
Моңланасың үтеп киткәнгә.

Кушымта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев